Кешелек тарихындагы иң куркыныч җиде эпидемия

Коронавирус турында берсеннән берсе куркыныч хәбәрләр тарала, аны кешелекнең башына җитәргә мөмкин чир дип атыйлар. Әмма хәтта Интернетта таралган имеш-мимешләр чын дип карасак та, кешелекнең моннан да зуррак бәла-казалар күргәне бар. «Интертат» кешелек тарихында булган эпидемияләргә күзәтү ясый.

Коронавирус дигән вируслар төркеменә кырыклап чир керә. Алар - сулыш алу системасын зарарлый торган вируслар. Коронавируслар кешеләрдә генә түгел, хайваннарда һәм кошларда да була. Беренче коронавирус 1965 елда теркәлгән.

Декабрь аенда Кытайның Ухань шәһәрендә башланган коронара вирусы 106 кешенең гомерен өзде. 2019-nCoV дип исемләнгән яңа вирус белән 4000 артык кеше зарарланган.

Коронавирус эзләре диңгез продуктлары һәм кыргый хайван итләре сатылган базарда табыла. Сулыш юлларына зарар китерүче вирус АКШ, Таиланд, Төньяк Корея, Вьетнам, Япония, Франция территориясенә үтеп кергән. Эпидемия нәтиҗәсендә Ухань шәһәре карантинга ябылган. Вирус кешедән кешегә һава тамчылары аша күчә.

Кешелек тарихындагы иң куркыныч эпидемияләр белән чагыштырганда, коронавирусның нәтиҗәләрен һич кенә дә коточкыч дип атап булмый.

Испанка, Испан гриппы

Үлгән кешеләр саны: 100 млн дип санала - Җир шарындагы халыкның биш проценттан артыграгы. Рәсми теркәлгән мәгълүматлар буенча 41 835 697 кеше үлгән, бу Җир шарындагы халыкның 2,8 процентын тәшкил итә.

Вакыт аралыгы: 1918-1919.

Территория: Европа, Америка.

Авыруның таралу юлы: "Испанка" гадәти грипп кебек үк һава-су тамчылары аша, ягъни төчкерү һәм йөткерү нәтиҗәсендә йога.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: артист Вера Холодная, немец социологы Макс Вебер, рәссам Эгон Шиле. Совет дәүләтенең беренче җитәкчеләреннән Яков Свердлов та испанкадан үлгән дигән мәгълүмат бар.

Фактлар: Беренче бөтендөнья сугышындагы антисанитария нәтиҗәсендә гриппның бу төре тиз таралган. Өстәвенә Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан илләрнең башлыклары афәтнең масштабларын яшереп калырга тырыша һәм шул сәбәпле, нәтиҗәле чаралар күрелми.

Эпидемия турында яңалыклар Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмаган Испаниядә генә языла, шул сәбәпле, авыру "испанка" дип атала.

Грипп ничек тиз башланса, шулай ук тиз юкка да чыга. Мәсәлән, Филадельфиядә 1918 елның октябрь аенда атнасына 5 меңгә якын кеше үлсә, ноябрь аенда инде яңа грипп йоктыручылар булмаган.

Рәссам Эгон Шиле «Гаилә» дип исемләнгән картинасында үләр алдыннан үзен, үлгән хатынын һәм тумаган баласын ясап калдырган.

Бүгенге көндә: грипптан елына 300-650 мең кеше үлә.

Кара үлем — Үләт чире (чума)

Үлүчеләр саны: 100 млн.

Вакыт аралыгы: 1346-1353.

Территория: Азиядә - Алтын Урда җирендә башланып, сәүдәгәрләр Аша Генуяга үтеп керә дип санала.

Авыруның таралу юлы - бацилланы йөрткән бетләр. Алар күселәрдә булган һәм кимерүчеләр авыруны кешеләргә тараткан. Чума бацилласы лимфаны, үпкәне һәм барлык эчке органнарны зарарлый.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: Рим императоры Марк Аврелий һәм Клавдий ll, Византия императоры Константин lX Мономах, рәссам Андрей Рублев.

Фактлар: Чуманың "Бубон чумасы" төре дә билгеле, аның нәтиҗәсендә Рим империясендә шулай ук 100 миллион кеше үлгән дип санала.

«Чума» – рус теленә Шәрык телләреннән кергән, «йогышлы авыру» мәгънәсендә булса кирәк.

Үлгән кешеләрнең тәннәре кара төскә кергән, шул сәбәпле, авыруга да шушы исем бирелә.

Немец галимнәре фикеренчә, чуманың нәкъ шушы төре Кама буенда - хәзерге Лаеш районы урынында мутацияләнгән.

Алтын Урда таркалу сәбәпләренең берсе чума эпидемиясе дип санала - илнең үзәк өлешендәге күпчелек халык үлеп бетә.

Чуманы дәвалаучы табиблар махсус битлек кигән - "томшык" өлешендә хуш исле үләннәр була, алар авыруны кертми дип уйлаганнар.

«Кара үлем»гә таралу белән карантин төшенчәсе кулланыла башлый.

Бүгенге көндә: йоктыручылар саны елына якынча 2,5 мең кеше, аларның 7% үлә.

Чәчәк авыруы

Үлүчеләр саны: 500 млн.

Вакыт аралыгы: беренче эпидемия lV гасырда теркәлә, 1796 елда тәмамлана.

Территория: Европа, Россия, Америка.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: Франция короле Людовик XV, Испания короле Луис l.

Авыруның таралу юлы: кешеләргә дөяләрдән күчкән дип санала, аның нәтиҗәсендә тәндә үлек белән тулган куыклар барлыкка килә

Фактлар: Чәчәк авыруыннан Моцарт, Сталин, Глинка исән калалар. "Шадра" дигән сүз (рябой) чәчәк авыруы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип санала.

Америка индеецларының күпчелеге чәчәк авыруыннан үлеп беткән - аларның бу чиргә иммунитетлары бөтенләй булмаган.

Чәчәк авыруының соңгы очрагы 1977 елда Сомалида теркәлгән.

Чәчәк авыруы белән сыер савучы хатын-кызлар авырмаганын ачыклыйлар, нәтиҗәдә сыер җиленендә бу авырудан вакцина табыла. Авыруны булдырмас өчен балаларга прививка ясала.

Бүгенге көндә: Чәчәк авыруы вирусы бары тик АКШның Атланта шәһәрендә һәм Россиядә «Вектор» тикшеренү үзәгендә саклана.

Ваба авыруы (холера)

Үлүчеләр саны: 100 млн.

Вакыт аралыгы: 1816-1975 елларда җиде пандемия.

Территория: Америка, Россия, Япония, Европа, Африка.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: композитор Петр Чайковский, биюче Евдокия Истомина, рәссам Андрей Иванов. Өч яшендә Максим Горький ваба белән авырый.

Авыруның таралу юлы: пычрак су белән кергән бактерия ашказаны-эчәк юлларын зарарлый.

Фактлар: 1883 елда Роберт Кох тарафыннан ваба вибрионы табыла, вибрионны «Кох өтере» дип атыйлар.

Ваба авыруын "пычрак куллар" авыруы дип тә йөртәләр.

Бүгенге көндә: елына 1,3-4 млн йоктыру очрагы, үлүчеләр саны 100 меңдән артып китә.

Туберкулез

Үлүчеләр саны: 100 млн.

Вакыт аралыгы: XX гасыр.

Территория: Китай, Индия, Россия, Африка.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: В. Г. Белинский, Н. А. Добролюбов, А. П. Чехов, Ф. Шопен, Г.Тукай.

Авыруның таралу юлы: бактерия кешегә һава аша күчә һәм сулыш юлларын зарарлый.

Фактлар: Каткан халәттә Кох таякчыгы минус 269 °C тузә, китапларда 6 ай яши ала, сөт продуктларында -1 ел.

Клод Моне 1879 елда туберкулездан үлгән 32 яшьлек хатынының рәсемен ясый ул «Камилла үлем үҗәтендә» дип атала.

Бүгенге көндә: ел саен дөньяда 9 млн кеше зарарлана, 2 млн кеше үлә.

Махау (лепра)

Вакыт аралыгы: XII–XIV гасыр

Территория: Европа

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: Генрих XIV (герцог Баварии), язучы Жан Бодель,

Авыруның таралу юлы: борыннан һәм авыздан бүленеп чыккан матдә аша күчә, периферия нерв системасын һәм тәнне зарарлый

Фактлар: Махау дөньядагы иң борынгы авыру булып санала. Махау авыруы кешелеккә безнең эрага кадәр 600 елдан башлап билгеле.

Рус телендәге

Бүгенге көндә: ел саен 200 мең яңа авыручылар теркәлә.

ВИЧ-СПИД

Вакыт аралыгы: 1970 еллардан хәзергә кадәр. Пик - 1990 елга кадәр.

Үлүчеләр саны: 60 млн кеше зарарланган, 25 млн үлгән.

Территоория: башлангыч чорда АКШ, Төньяк Европа, Көньяк Африка илләре, хәзер - бөтен дөньяда.

Авырудан үлгән күренекле кешеләр: фантаст язучы Айзек Азимов, җырчы Фредди Меркьюри, балетмейстер Рудольф Нуриев.

Авыруның таралу юлы: авыру кешедән кешегә җенси юл белән, кан аша һәм анадан балага күчә һәм иммун системасын юкка чыгара.

Фактлар: Кайнаткан вакытта вирус 1 минуттан соң һәлак була, әмма кояш нурларына һәм салкында катыруга каршы тора.

ВИЧ — иң күп өйрәнелгән вирус, аның турында 200 меңнән артык фәнни статья язылган.

Вируска каршы нәтиҗәле дәвалау ысулы уйлап табылмаган, әмма интенсив терапия булганда ВИЧ үлемгә сәбәпче булмый.

Бүгенге көндә: 2018 елда зарарланучылар саны 32–44 млн кеше, 770 мең кеше үлгән.