Криминалист Айрат Галләмов: «Балалар үлемен күрү — иң авыры»

Без криминалистика, җинаятьне тикшерү, ачыклау, гаепле кешене кулга алу турында фильмнар карарга яратабыз. Ә чынбарлык тормыш бер дә кинолардан ким түгел: аяусыз, коточкыч явызлыклар бер-бер артлы эшләнеп кенә тора. Мондый очракларны үзебез күрмичә, бу турыда уйланмыйбыз, күрергә, кичерергә дә Ходай язмасын!

Һөнәрләре кушуы буенча, һәр көнне җинаять эшләрен ачыклау, даими негатив вакыйгалар белән очрашучылар ничек яши, ниләр кичерә? 19 октябрь — тикшерүче-криминалистлар үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән көнне шушы хакта уйландым.

Криминалистлар турында легендалар, кино һәм сериаллар төшерәләр. Аларның төркеме иң өметсез эшләрне ачып сала. Ә тормышта ничек соң? Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе Айрат Фәгыйм улы Галләмов белән әңгәмәм шушы хакта барды.

 Айрат әфәнде, криминалист булганчыга кадәр тормыш юлыгыз турында сөйләп үтсәгез иде. Сезне бу һөнәрне сайларга нәрсә этәрде?

 Мин чыгышым белән гади авыл малае, Иске Эсләк авылында туып үстем. Туган авылымда 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, бераз авылда шофер, комбайнер ярәмчесе булып эшләдем, тракторда да хезмәт куйдым Аннары хәрби комиссариат кушуы буенча Кукмарага укырга киттем. 6 ай укыганнан соң, 3нче класслы машина йөртүче таныклыгы алдым, озакламый армия хезмәтенә киттем. Хезмәтем Венгриядә Көньяк гаскәрләр төркемендә хезмәт иттем. Армиядә хезмәт иткәндә югары белем алу теләге уянды. Бигрәк тә хокук саклау, тикшерүче булып эшлисем килде. Кайту белән, бер ай да ял итмәдем, юристлыкка укырга керергә әзерләнә башладым. УдДУга юридик факультетка укырга кердем.

 Хезмәт юлыгыз ничек башланып китте?

 Башта прокуратурада белгеч булып эшләгән идем, аннары прокурор-криминалист вазифасын башкардым. Прокуратурадан аерым тикшерү комитеты барлыкка килгәч, 2007 елны тикшерү комитетына күчерделәр. Менә шушы вакыттан бирле 13 ел биредә тикшерүче-криминалист булып эшлим.

 Эш көнегез ничегрәк уза, сөйләп үтсәгез иде?

 Төрлечә була инде. Элек, 90нчы елларда, җинаять эшләүчеләр бик күп булды. Көне-төне тикшерү эшләренә йөрдек. Тәүлегенә 2-3 атыш, үтереш була иде.

Минем эш көнем ничек үтә? Иртән эшкә киләсең — яңа җинаять очрагы, күп вакыт төнлә дә чакыралар. Җинаять булган урынга барасың, кешеләрдән сораштырасың, дәлилләр эзлисең, безнең һөнәр ияләре аны «вещдок» дип атый. Кирәк икән, экспертиза билгелисең.

Хәзер үтереш очраклары элекке елларга караганда азрак. Әмма булгалый. Хәзер күбрәк вазифаи җинаятьләр артты. Шулай булса да, эше бик күп аның.

 Криминалист булу - һәрвакыт җинаятьчеләр арасында кайнау дигән сүз. Үзегезнең тормышыгызга куркыныч янамыймы?

 90нчы елларда куркынычрак иде. Ул вакытларда хәтта үзебез белән күпмедер вакыт табель коралы да йөрттек. Хәзер бераз тынычрак.

 Җинаять булган җиргә кем беренче барып җитә?

 Төрлечә була. Кайчакта полиция бара да, җинаять булган урынны кеше кертмәскә бүлеп куялар. Әгәр безнең эшкә кагыла торган булса, иң беренче тикшерүче-криминалист кына керергә тиеш. Чөнки полициядә тикшерүчеләр күбесе яшьрәк, үзләре генә бөтен нәрсәне белеп бетермиләр. Катлаулы эшләр булса, криминалист-тикшерүче һичшиксез чыга.

 Кримимналистка җинаятьне уңышлы ачыклау өчен нәрсәләр киртә булырга мөмкин?

 Чит кешеләр җинаять булган урынга кагылуы эшне катлауландыра. Шуңа аларны кертмәскә тырышабыз. Аннары «вещдок» табу бик кыен. Хәзерге заманда техника алга китте. Хәзер генотип, ис «эзе» алабыз. Үзебез дә үлгән кеше җәсәде янына кергәндә маскалар, перчаткалар киеп керәбез. Чөнки үзебезнең генотип та кушылырга мөмкин. Бик сак булмасаң, эшне ачыклау кыенрак булырга мөмкин. Техника бик сизгер хәзер.

 Аллаһ сакласын, әлбәттә, мондый күңелсез очракка тап булган кешегә үзен ничек тотарга киңәш итәр идегез?

 Иң башта 112 номерына шалтыратырга, урындагы әйберләрне, мәетне тотмаска, кузгалтмаска. Ишекне ябып, кеше кертмичә торырга.

 Хәзер зәңгәр экраннардан криминалистик фильмнар, сериалларны бик күп күрсәтәләр. Алар чынбарлыкка туры киләме?

 Карыйм мин аларны, тормыш иптәшем дә караштыра. Киноларда аларның эшләре бик җиңелдән ачыла. Ә тормышта тикшерүче эшне ачыклау белән генә шөгыльләнми, бүтән эшләрне дә алып бара. Кеше төрмәдә утыра, аны озак утыртырга ярамый бит, аның бит эше күп. Тизрәк ачыклап судка җибәрергә тырыша. Кинода җинаятьне ачыклау белән генә шөгыльләнәләр. Шулай ук киноларда бер җирдә бар тикшерү чаралары, кнопкага гына басасы. Ә тормышта җинаятьне ачу белән бер генә оешма эшләми. Экспертиза билгелибез, я Эчке эшләр бүлегенә, я Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итәбез. Хәзер безнең тикшерү комитетында да бар эксперт учреждениеләр. Аерым эксперт үзәге ясадылар. Икътисади җинаятьләр буенча эксперт, полиграф бар. Ул, икенче төрле әйткәндә, «детектор лжи» дип атала.

 Эшегез гел җинаять, начар күренешләр белән бәйле. Стресслардан ничек чыгасыз?

 Яшь чагында кыенрак була торган иде инде, эшли-эшли күнегәсең. 28 ел криминалист һөнәрен башкарам бит инде. Мин кайтып киткәндә эшне хезмәт урынында калдырырга, гаиләгә алып кайтмаска тырышам. Автоспорт белән шөгыльләнәм, балыкка йөрим яки гаилә белән табигать кочагында ял итәбез. Мин балаларны бик яратам. Балалар белән аралашканда барысы да онытыла.

 Балаларыгыз сезнең эш белән кызыксынамы?

 Кызыксына, әлбәттә. Кызым шулай ук минем эшне дәвам итә. Ул судта судья ярдәмчесе булып эшли. Икенче кызым әнисе кебек икътисад юлын сайлады, бүгенге көндә һөнәр үзләштерә. Өченчесе — малай. Ул әле 6 яшьтә генә, балалар бакчасына гына йөри. Олы кызым бик кызыксына минем эш белән. Берзаман хәтта: «Моргка алып бар әле мине», — дип сорый. Әлбәттә, каршы килдем. Гомумән, үзем күргән куркыныч вакыйгаларны гаиләдә балаларга сөйләмәскә тырышам. Яшьләр күңелен нигә яраларга?! Ярый ла без, криминалистлар, бик озак еллар эшләү барышында мәеткә биологик материал кебек карарга күнектек.

 Шулай да күңелегезгә бик нык авыр булып уелып калган вакыйгалар бармы?

 Балаларның үлеме бик авыр. Аларга күнегеп булмый. Аларның 20 ел элек булганнары да онытылмый. Андый очракларны аз күрмәдем. Суга ташланган балаларны да, үтереп җиргә күмгәннәрен дә, кыйнап үтергәннәрен дә, янып үлгәннәрен дә… Балалар үлгән очракларга, җинаять эше булмаса да, бармыйча калмыйбыз. Иң кыены — балалар мәетен күрү. Аннары үз балаларың турында уйлый башлыйсың.

Күп кеше бу балалар үлемнәрен күрми, тыныч яши, бу турыда уйламый. Ә без боларны даими күреп торгач, балаларга башка төрле карыйбыз.

 Димәк, криминалист булып эшләү сезне үзгәртте?

 Бик үзгәртте. Тәрәзәләрне ябып йөрү, утларны карап тору дисеңме... Хәзер дә, балалар зур булсалар да, тәрәзә ябыкмы, куркыныч янамыймы дип, карап кына торам әле. Улымны ялгызын өйдә калдырмаска, кызларны үзләрен генә караңгыда йөртмәскә тырышам. Хатынга да: «Сак бул, карадыңмы?» — дип кисәтеп кенә торам. Ни генә булса да, эшемдә күргән берәр вакыйга искә килеп төшә, шунысы авыр.

Әлбәттә, моңа гына түгел, һөнәрем мине яхшы сыйфатларга да өйрәтте. Дисциплинага, җыйнаклыкка, җитдилеккә, кешеләр белән уртак тел табарга, аларны аңларга, тыныч холыкка…

 Хезмәт коллективыгызны ничек бәялисез?

 Элек мин прокуратурада эшләдем, коллективта өч кенә кеше идек. Комитетка күчкәч тә шушы 3 кеше бергә күчтек, калганнар бар да яшьләр. Яшь булсалар да, званиеләр белән, тәҗрибә туплаган кешеләр эшли. Артык яшьләр юк.

 Зур тизлек белән үзгәреп торган тормышта белемегезне ничек тулыландырасыз?

 Әле һаман укыйм. Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка барып та курслар үтәм. Чөнки техника яңарып тора, заман үзгәрә, җинаятьләр дә үзгәрә. Техниканы дөрес куллана белергә кирәк.

Безнең эштә бар нәрсәне игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйча, җинаять урынын әйбәтләп тикшерергә кирәк, 50 процент җинаятьне ачу шуннан тора.

Карамыйча, тикшермичә, яздың да киттең икән, анда ике-өч тапкыр яңадан килергә туры килә. Әле беренче килгәндә карамасаң, дәлилләр югалып бетәргә дә мөмкин. Шуңа авыррак җинаять эше булса, һичшиксез, криминалистлар чыга.

Ә тикшерүчеләр өчен укулар үткәрәбез, ничек эшләргә кирәген күрсәтәбез. Моннан тыш, комитетта тикшерүчеләр өчен ел саен ике-өч тапкыр укыту үткәрәбез. Биредә махсус укыту классы бар. Ул «Кабинет криминалистики» дип атала.

 Әгәр үткәнгә кайтырга мөмкинлек булса, сез криминалист һөнәрен сайлар идегезме, сезгә ошыймы ул?

 Сайлар идем, миңа үз һөнәрем бик ошый. Ошамаса, 28 ел эшләр идемме соң?! Әлегә үземдә көч сизәм. Монда — барысы яшьләр (мин коллективта иң олысы инде), үземнең белгәнне яшьләргә өйрәтеп калдырасым килә. Мин китсәм, күбесен белмәскә мөмкиннәр, әйтик, 20 ел булган вакыйгаларны. «Расскрытие прошлых лет» дип атала. Кайсыбер эшкә 20 ел вакыт үткәннән соң да кире кайтырга туры килә. Ә мин ул вакытта булганнарның бөтенесен беләм. Бер сүз әйтсәләр дә, менә шундый-шундый дип, минем шундук искә килеп төшә, Аллага шөкер, хәтер әйбәт. Мин эшләгән эшләр булса, хәтта исем-фамилияләре дә искә төшә.

 Газета укучыларга нәрсә әйтер идегез?

 Иминлек, сабырлык телим. Быел дөньяда вирус белән бәйле авырлык килде. Авырмыйча эшләргә язсын, имин булсыннар милләттәшләрем. Һәр кеше үз һөнәрендә кирәкле. Үземнең хезмәттәшләремә уңышлар телим, криминалистика институты эшләтергә кирәк, ул халыкка ярдәм итә.