Татар журналистларының Төркиядәге хәрби бәрелешләрдә роле нинди булган? — галим Камил Әхсәнов фикере

Төрекләр һәм татарлар. Төркия һәм Татарстан. Терле географик киңлекләрдә яшәсәләр дә, әлеге милләтләрне бер нәрсә берләштерә — дин. Канкарлдәш булган бу ике халык һәрчак бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. Сәясәттә ни генә булмасын, гади халык барыбер-бер-берсенә тартылган. Доцент, тарих фәннәре кандидаты Камил Әхсәновның “Беренче Балкан сугышы һәм Истанбулда татар журналистлары” лекциясе дә шуңа багышланган иде.

“Татар журналистлары үз казаннарында гына кайнамый”

-Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә этноконфиссональ азчылык мөһим роль уйнаган. Ике империя дә ул халыкларны үзләренең максатларында кулланырга омтылган. 1912 ел азагындагы I Балкан сугышы вакытында да әлеге халыклар мөселман җәмгыяте вәкилләрен бик нык кызыксындырган. Гомумән алганда, Идел буе һәм Урал  татарлары белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр тарихи тирәнлеккә барып тоташа. Казан ханлыгы, татарларның башка ханлыклары басып алынганнан соң, Госманлы империясе алар өчен Рус дәүләтеннән коткаручы маяк булып саналган, - ди Камил Әхсәнов.

Аның сүзләренчә, вакыт узу белән, Идел буе һәм Уралда яшәүче татарларның белемле һәм зирәкләре Госманлы империясендә бар да “шома” гына бармавын аңлый башлый һәм бу вакыйгаларга аек акыл белән карый.

Бу вакытта Госманлы империясендә реформалар башлана, аларның үз матбугат чаралары, дөньяви белем бирү учреждениеләре барлыкка килә. Билгеле инде, бу татарларда кызыксыну уята. Чөнки Россиядәге дөньяви белем бирү учреждениеләре татарлар өчен ябык була. Аларны анда укытмаганнар. Дини билгеләр буенча гына түгел, ә катламнарга бүлү аркасында да татарлар дөньяви белем алудан мәхрүм була.

-ХХ гасыр башында Төркиядәге вакыйгалар татарлар өчен бу бөтен юнәлештә дә күтәрелешне аңлата. Милли капиталның ныгуы, реформалар уздырыр өчен хәрәкәтләр булдырыла. Иң мөһиме исә - үзләренең матбугат чаралары барлыкка килә. Моңа кадәр Россия империясендә мөселманнарга матбугат чарасын чыгару  рөхсәт ителмәгән. 1905 елдан исә татар телендәге  газета-журналлар бастырыла башлаган.

"Татар басмалары арасында иң зур кызыксыну уятканы Госманлы империясе белән бәйле"

Татар басмалары эчке проблемаларына гына тукталмаган. Аларның кызыксыну даирәсе шактый киң була. Халыкара хәлләргә аеруча да зур урын бирелә. Алар арасында иң зур кызыксыну уятканы —Госманлы империясе белән бәйле.

ХХ гасыр башында күпчелек татар интеллегенциясе Төркия белән ныклы элемтәләр урнаштыра.

Шуларның берсе — Йосыф Акчура. Бала вакытыннан ул Төркиягә яши башлый, биредә хәрби белем ала. Аннан соң Россиягә кайта. 1908 елда Төркиягә “Вакыт” газетасы корреспонденты буларак килә.

Икенче шәхес — Фатих Кәрими. Язучы  1892-1896 елларда Госманлы империясендә чиновниклар әзерли торган уку йортында белем алган. Ул университет түгел, ә урта һөнәри белем бирү учреждениесе булган булса кирәк. Әмма Төркия өчен бу иң яхшы уку йортларының берсе санала. Аннары Фатих Кәрими Россиягә кайта. 1906 елда “Вакыт” газетасы баш мөхәррире вазыйфасын үти башлый. 1912-1913 елларда ул Истанбулда корреспондент булып эшли.

"Россия читтә кала, ә татарлар юк"

Балкан сугышы башланганнан соң, моңа кадәр һәрвакыт үз фикерен “җиткерә” торган Россия бу юлы читтә кала, ягъни нейтраль позиция ала.

Әмма алар Төркиягә каршы сугышучыларның җиңелүләре өчен бик борчыла.

Татар матбугаты исә бөтенләй башка нәрсәләр хакында язган. Ул барысы хакында да тетрәнеп яза. Башта рус басмаларындагы мәгълүматларны татарчага тәрҗемә итеп бастыралар. Вакыйгалар куерганнан соң, күп укыла торган басмалар Төркиягә үз корреспондентларын җибәрергә карар кыла.

Бу сугыш дөньяда бер булса да басып алынмаган мөселман дәүләте калачакмы, дигән сорауга җавап бирергә тиеш була. Әллә инде ул дәүләтләр барысы да европалылар тарафыннан басып алыначакмы?

Мөселманнар бу сугышта ничек катнаша? Алар, хәзерге тел белән әйткәндә, гуманитар ярдәм җыя: юрганнар, дарулар, хәтта кроватьлар туплый, медицина хезмәткәрләрен яллый. Яралыларны дәвалау өчен Төркиягә китүчеләр дә була. Мисал өчен, Санкт-Петербургтан, Чистайдан, Казаннан өч татар кызы Истанбулга шәфкать туташлары булып китә.

Госманлылар гаскәрләре рәтендә дошманга каршы сугышырга теләүчеләр дә булмый түгел. Мисал өчен, Фатих Кәримнең энекәше. Гомумән алганда, Россия мөселманнарының 100 дән артыгы үз теләкләре белән Төркиягә сугышка китә. Аларның күбесе Кавказ ягыннан була.

Төрле төбәкләрдә гуманитар ярдәм җыюга төрлечә карыйлар. Мисал өчен, Кырымда моңа ярдәм итүчеләр күп булса, Казанда, киресенчә, гуманитар ярдәм җыюга хакимият каршы төшә һәм моны бик нык контрольдә тота.

Мисалга, Фатих Кәрими матди ярдәм җыя дип, аның өстеннән “донос” язалар. Полиция хезмәткәрләре аның өенә килеп тентү уздыра. Нәтиҗәдә, Кәриминең кесәсеннән 100 сумлап акча табыла. Ул заман өчен бу шактый зур сумма була. Тик Фатих Кәрими әсәрем өчен яңа гына гонорар алдым дип котыла.

Фатих Кәриминең Төркиядән язган матераилларына аеруча да игътибар итәргә кирәк. Чөнки алар ул чордагы вакыйгаларны мөмкин кадәр тулырак чагылдыра. Оренбургка кайткач та, материалларын бергә туплап, “Истанбул мәктүпләре” дигән китап бастырып чыгара.

Татар журналистларын, сугыштагы вакыйгалардан тыш, илдәге гуманитар хәл кызыксындыра.  Балкан гаскәрләре Госман империясе территорияләрен басып алганнан соң, мөселманнарның мөлкәтләрен тартып алып, җирләреннән куалар, хатын-кызларны көчлиләр, мөселманнарны үтерәләр дигән хәбәр тарала. Тик Европа дәүләтләре моңа игътибар итми.

“Татар журналистлары сугыш баруга чын күңелдән кайгыра”

-Татар журналистлары бу сугыш  баруга чын күңелдән кайгырган. Алар өчен Төркияне Балкан дәүләтләре басып алу бер фаҗига саналган. “Шура” журналының баш мөхәррире Ризаэтдин Фахретдин: “Хәзер Корбан бәйрәме. Йолаларны гына үтик. Әмма бәйрәм итмик. Безнең канкардәшләребезне Төркиядә үтерәләр, кисәләр, суялар, аларның җирләрен басып алалар. Без ничек бәйрәм итик?” - дип яза.

Татар журналистлары Истанбулга килеп җиткәндә, сугыш беткән була. Шуңа да журналистлар илдәге эчке хәлләр, сәясәт хакында яза башлый, - диде лектор intertat.ru хәбәрчесе соравына җавап биреп.

-Тагын бер проблема — гуманитар хәл белән бәйле. Россия мөселманнары сугыштан соң яралы кешеләр күп дип уйлый, тик яралылар аның кадәр булмый. Ә менә качкыннар, аларның мешкел хәлләре язу өчен тагын бер тема була. Бу хакта Галиәскәр Камал да, Фатих Кәрим дә бик күп яза.