Татар телен фәнни өйрәнү бетүгә таба бара: Диссертацияләр саны унике тапкырга кимегән | intertat.tatar

Татар телен фәнни өйрәнү бетүгә таба бара: Диссертацияләр саны унике тапкырга кимегән

2012 елда Татарстанда татар тел белеме һәм әдәбияты буенча 23 диссертация якланган булса, 2017 елда якланган диссертацияләрнең саны икегә калган. Ни өчен диссертацияләр яклау кискен рәвештә кимегән? Бу сорауларга җавап табар өчен “Татар-информ” галимнәргә мөрәҗәгать итте.
  • Якланган диссертацияләр исемлеге Югары аттестацияләү комиссиясе сайтыннан http://vak.ed.gov.ru/ алып төзелде. КФУ ның татар теле буенча диссертацион совет шифры – Д 212.081.12, тел белеме коды – 10.02.02 (Языки народов РФ), әдәбиятныкы - 10.01.02 (Литература народов РФ). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертацион совет шифры - Д 022.001.01. Төзелгән исемлеккә 2012–2017 еллар аралыгында якланган диссертацияләр керде.


    “Диссертациягә таләпләр артты, фәннең абруе төште”

    Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев диссертацияләр яклавы кимүенең берничә сәбәбен атады.

    - Диссертацияләрнең кимүе фәннең саегаюы белән бәйле түгел. Таләпләр бик нык артты. Югары аттестацияләү комиссиясе мәкаләләрен бастыру, формаль якларына туры китерү кыенлашты. Шуңа күрә яклауларның сирәгәюе – табигый күренеш. Ул татар диссертацияләре белән генә бәйле түгел.

    Тагын бер сәбәп – фәннең абруе төште. Фәнгә яшьләр килүе кимеде.

    “Татфак калса, яклаулар кимемәс иде”



    Фәннәр академиясе Шәрык институтының гыйльми хезмәткәре Илшат Сәетов фикеренчә, татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең сәбәбе – татфакның бетерелүендә.

    - Аерым факультет бетерелде, кафедралар берләштерелде. Татфак галимнәре моны сизә, үзләренең профессиональ яктан кирәк булмауларын аңлый. Күңел төшенкелеге дә бардыр. Россия буенча диссертацияләрнең кимүе күзәтелсә дә, андый ук динамика белән түгелдер. Югары аттестацияләү комиссиясе таләпләре үзгәрде, ләкин анда “татар теле булырга тиеш түгел” дигән сүз юк бит. Анда таләпләр бюрократик яктан катлауланган – журналларда мәкаләләрнең саны артуы һ.б. белән бәйле. Университетта татфакны сакласалар, аңа игътибар итсәләр, яклаулар кимемәс иде. Бу күренешнең туксан процент сәбәбе татар институты хәле белән бәйле, калган ун проценты – башка факторлар.

    "Техник сәбәп"

    Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең доценты, диссертацион киңәшнең гыйльми сәркатибе Айрат Йосыпов якланган диссертацияләрнең кимүен “2012 елдан аспирантларны алу мөмкинлеге шактый чикләнгән” булуы белән бәйләде.

    "Татар телен, әдәбиятен фән итеп тикшерүче калмады"



    Фәннәр академиясенең техник фәннәре докоры, профессор Әхмәт Мәзһәров диссертация яклауларның унике тапкырга кимүен “аянычлы” дип атый.

    - Яклаулар кимүенең сәбәбе - татфакны бетерүдә. Кимүе бик аяныч хәл. Тел өчен бик авыр заманалар. Татар телен, әдәбиятен фән итеп тикшерүче калмады. Галимнәр күбрәк отчет һәм программа язу белән мәшгуль. Бу бөтен гуманитар фәннәргә карый. Аны бер академик президент каршында да әйтте: “Безнең фән белән шөгыльләнергә вакытыбыз юк. Көне-төне отчет һәм программалар язабыз”, - диде.

    Аннары унбер класс уку бетте, тугызынчы класстан китеп бетәләр. БДИ русча. Мәктәптә дә әзерләмәгәч, югары уку йортында да татар телен укытмыйлар. Туксанынчы еллар башында төзелеш институтында да татар телендә укыган төркемнәр бар иде. Хәзер аларның берсе дә юк. Минтимер Шәрип улы вакытында бик дөрес эшләде – Фәннәр Академиясен оештырды. Телне саклау утары шунда. Археология институты, энциклопедия институты, ИЯЛИ бер-берсе белән элемтәдә торып эш итәләр.

    Өмет Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гына. Анда алар белән бергә Дания Фатыйховна эшли. Тагын өметләрем Энциклопедия институты һәм аның җитәкчесе Гыйләҗев Искәндәр белән бәйле. Аларның хәзер болганыш, оештыру чоры узды. Коллективлары яхшы.

    Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертацион советы булмавына ышанырлык түгел. Татар рухы, татар җанлы кешеләр шунда гына.

    Университетта отчет-программа, престижларын күтәрү белән бәйле эш итәләр – аларның юнәлешләре башка. Алар сан, акча артыннан куадыр.

    "Яклаулар бетүгә таба бара дигән сүз түгел"

    КФУ профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина фикеренчә, яклауларның кимүе тюркология юнәлешендә эзләнүләрнең азаюын күрсәтә.

    - 2012 елга хәтле якланучыларның саннары күбрәк булуы кафедраларның күп булуы, кеше саны күп булуы белән бәйле. Диссертацион советларга куелган таләпләргә бәйле, 2012 нче еллардан соң меңләгән совет ябылырга мәҗбүр булды. Кабат аттестация алу нәкъ шушы елларда булды. Рус филологиясеннән дә яклаулар кимегәндер.

    Бүген, үзгәрешләргә бәйле рәвештә, аспирантлар белән генә эшләп утыру мөмкинлеге юк. Университетта укыту шартлары да үзгәрде. Аспирантурада дәресләр саны артты. Аспирантларны әзерләү – катлаулы эш. Докторларның һәрберсенең өчәр-дүртәр аспирант бар иде, хәзерге вакытта кафедраларда докторларның саны да кимеде. Саннар үзләре сөйли. Киләчәктә белгеч фән белән эшләү мөмкинлеген күрмиме, перспективасын күрмиме – бер-берсенә бәйле рәвештә әлеге мәсьәләләр килеп чыга.

    Бүген безнең кафедрада биш аспирант бар. Әле киләчәктә дә ВАК системасында үзгәрешләр керергә тиеш. Андый вакытта көтеп тору, адаптация узу чоры булырга тиеш. Ләкин яклаулар бетүгә таба бара дигән сүз түгел. Казахлар белән уртак ике аспирантыбыз бар, үзебезнең биш аспирантыбыз яклар дип көтәбез. Өметсез карамыйбыз. Буыннар алышыну, институтлар берләшү – үзгәрешләр чорында төпле эшләр тукталып тора ул. Икегә калды, киләсе елга бер диссертация, аннары ноль булыр дип уйламыйм. Июньдә тел белеме буенча Башкорстаннан килеп якларга торалар. Былтыр гына Тобольскидан япь-яшь ханым тел белеме буенча докторлык диссертациясен яклады. Адаптация чоры кичерәбез дип аңлыйм бу очракта.

    "Бары тик татар теле белән генә шөгыльләнүчеләр юк"



    Казан дәүләт педагогика институтында озак еллар укыткан доцент, хәзерге көндә лаеклы ялга чыккан Роза Асылгәрәева фикеренчә, фәнгә кызыксыну кимеде.

    - Үзе теләгәнчә эшләү мөмкинлеге аз. Беренчедән, фән эшлеклеләре саны кимеде, аларга булган әһәмият, игътибар да кимеде. Бөтен нәрсә бизнеска, акчага корылган. Гуманитар фәннәрдә акча эшләү юлларын табарга кыен. Чынлап яраткан, тормыш юнәлешен үз иткәннәр генә гуманитар фәннәргә бара. Элек гуманитар фәннәргә игътибар күбрәк иде. Техник фәннәрдә ачыш ясый ала икән, ул аспирантурага бара. Гуманитар фәннәрдә ул яктан ниндидер ачыш ясау кыен.

    Икенче яктан, хәзер диссертацияләрне бик нык тикшерәләр.

    Элегрәк заказ биреп яздыру, кешенекен күчерү, җөмләләрне алыштыру бар иде. Хәзер фәнни хезмәтләрне аспирант үзе булдырырга бурычлы. Яшьләрнең моңа барасы килми. Заказ белән язылырга мөмкинлекләр азая бара. Нәтиҗәдә, кешеләрнең кызыксынганнары гына эшли.

    Гуманитар фәннәрдә эшләнмәгән шул кадәр күп байлык ята – архив, сирәк китап бүлекләрендәге материаллар. Гарәпчә өйрәтү кими, бүлекләр ябыла. Күз алдына китерегез, без 2005 елга хәтле 90-120 кеше чыгара идек. Бүген тел белгечләреннән бары-югы илле кеше чыгарыла микән. Туксан кешедән уны булса да фәнгә кереп китә, ә татар факультетына беренче курска кергән егермесенең ничәсе фәнгә китә? Аның укытучылыкка да китүчеләре юк. Татар-гарәп, татар-кытай, татар-инглиз бүлекләре бар, ә бары тик татар теле белән генә шөгыльләнүчеләр юк.

    "Студентлар Дәүләт Советы каршына чыгып карады бит инде, нәрсә булды?" 


    Фото: kpfu.ru/

    КФУ профессоры Фираз Харисов яклау процедурасы гел прогресс буенча гына бара алмый, диде.

    - Масштаблы үзгәртү процессы булды һәм әле булачак. Соңгы вакытта барган процесслар безнең файдага түгел. Диссертация яклау гына түгел, әле абитуриентлар җыю проблемасы бар. Мәсьәлә кискенләшә. Галимнәрнең фәнгә омтылуы кимүе алга таба фәннең тоткарлыгына китерәчәк. Акыллы кызлар-егетләребез юк түгел, ләкин ул филология кандидаты булгач, кайда эшли ала? Мәктәпләрдә татар дәресләрен кыскарту үзеннән үзе югары уку йортларына йогынты ясый. Университетлар кушылганчы, алты кафедра бар иде. Менә биш ел эчендә бер кафедрага калдык.

    Ә нәрсә эшли алабыз? Флаг күтәреп урамга чыгаргамы? Безнең студентлар Дәүләт Советы каршына чыгып карады бит инде. Нәрсә булды алар белән? Балалар бик кызганыч. Гомуми сәясәт бу. Телевизордан чыгышларда да әйтеп карыйм, мәкаләләр дә язам – тик тормыйбыз без дә. Сез уйлап карагыз, Россиядә 170 милләт, шуларның берсе генә тулы хокуклы. Мәктәп планнары ике өлештән тора. 169 тел факультатив өлешкә кергән булып чыга бит, татар телен дәүләт теле итеп өйрәнү турында сүз дә юк. Нәтиҗәдә, кирәген тапмыйча, утыз процент ата-ана “балама татар теле кирәкми” дип татар теленнән баш тартып кул куйды. Безгә - шушы өлкәдә гомер буе эшләп килгән кешеләргә моны күзәтү бик кызганыч. Укытучылар егерме-утыз ел татар әдәбиятын укыткан, методик программалар булдырган, хәзер ул башка фәнгә күчәргә мәҗбүр, чөнки аны кыскартканнар. Уйлап карагыз шушыны, бу бит коточкыч трагедия.

    Мәскәү кушмый аны, безнең урыннардагы кайбер милләттәшләр эше бу!

    Татар журналистикасы беткән! Уйлап карагыз, җиде миллионга җиткән халыкның башкаласында, Россиянең төп ВУЗларының берсендә татар журналистларын әзерләүдән туктаганнар. Мәскәү әйтми аны, безнең урыннардагы кайбер милләттәшләр эше бу!

    “Яшь галимнәрнең фән өчен әзерлекләре җитеп бетми”

    Китерелгән графикадан күренгәнчә, 2014 елдан диссертацион киңәш ябылу сәбәпле Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында яклаучылар юк.

    Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин диссертацион киңәшенең ябылу сәбәпләренә тукталды.

    - Институтта соңгы җиде-сигез елда буыннар алышынуы күзәтелә. Өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Авыр булса да, яшьләр килә. Үзебезнең бүлекне алып карасак та, һәр бүлектә яшьләр утыра. Өлкән яшьтәгеләр бармак белән санарлык. Күбесе кырыкка кадәр бүлек җитәкчеләре. Институтта андый күренеш моңарчы булганмы икән.

    Шулай да бу артык шатлана торган күренешләрдән түгел. Яшьләр килүен килә, ләкин аларның фән өчен әзерлекләре җитеп бетми. Ни өчен? Җитмеш яшьлекләр бар, ә урта буын - илле-алтмыш яшьлек галимнәр юк. “Преемственность” - күчүчәнлек тиешле дәрәҗәдә бармады. Туксанынчы елларда җибәргән зур хаталарның берсе – татар дөньясында фән дөньясын без өмет иткән, без уйлаган, теләгән дәрәҗәгә җиткерә алмадык. Кадрларны сан ягыннан әзерләдек, әмма сыйфат ягы аксый. Безнең 50-60 яшьлекләр буыны бик сыек. Бүген кырыккача яшьлекләр җитәкче булып утыра, ләкин үрнәк алырлык, алар иярерлек буын юк. Бу иң катлаулы проблемаларның берсе.

    Кадрлар әзерләүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы үзеннән соң килгән буынга игътибар җитмәү белән бәйле. “Үзебездән соң кемне калдырабыз” дигән сорау куймаганбыз. Беренчедән, дәүләтнең үз сәясәте булырга тиеш булган. Икенчедән, без, зыялылар, шушы фән эчендә кайнашып яшәүчеләр, “үзебездән соң кемнәр килә” дигән сорауга шәхси җавап бирергә тиеш идек. Безнең шәкертләребез бармы? Шушы оешмаларны җитәкләр өчен кеше калдырабызмы? Шундый сорауларга җавап эзләргә тиеш идек.


    "Туксанынчы елларда вәзгыятьнең озакка бармавы билгеле иде"

    - Туксанынчы еллар башында илдә зур үзгәрешләр булу сәбәпле, кадрлар әзерләү, Россиянең башка төбәкләрендә милли телне укыту мәсьәләләре киңәеп, активлашып китте. Татарстанда гына түгел, Уфада, Бөредә, Ульяновскта, Ижевскида, Себердә татар теле, әдәбияте бүлекләре гөрләп эшләде, ягъни кадрларга ихтыяҗ артты. Югары уку йортларында тел, әдәбият бүлекләре ачылу шул кадрларга ихтыяҗ арту белән бәйле булды. Шуңа бәйле рәвештә Фәннәр академиясендә дә аспирантларны кабул итү шактый артты. Бездә диссертация киңәше фольклор юнәлеше буенча да эшләгәнгә Идел-Урал төбәкләреннән генә түгел, Алтай якларыннан, Мордовиядән килеп яклаучылар шактый булды. Диссоветның дәрәҗәсе үсүе, яклаучыларның саны күп булуы шуның белән бәйле иде. Ул вакытта әле Казан дәүләт университетында да, Педагогик институтта да диссоветлар параллель рәвештә эшләде. Бер үк белгечлек буенча өч диссертацион совет эшләп килсә дә, без тиешле дәрәҗәдә эшли алдык. Шулай да кемдер өчен тел мәсьәләсе хәл ителгән дип тоелса да, билгеле, болай озак дәвам итә алмавы ачык иде.

    2013 елдан башлап Фәннәр Академиясенең оештыручылары үзгәрде. Элек Фәннәр Академиясе үзебезнең оештыручы булса, яңа норматив нигезләмә буенча Фәннәр Академиясе үзе оештыручы була алмый. Без Фәннәр академиясенең составына кереп, аерым юридик оешма булудан туктап, академиянең аерым структурасына әйләндек. Диссоветка да үзгәрешләр керде. Бездә булган диссоветны болай гына академиянең диссоветына күчереп куймыйлар. Юридик статус үзгәрү сәбәпле безнең институт карамагында булган диссовет алга таба яши алмас булды.

    Икенчедән, таләпләргә туры килми торган диссертацион советлар 2010 елларга таба Россия күләмендә кыскартуга таба бардылар. Туксанынчы еллардан фәнгә кагылышы булмаган кешеләрнең диссертация яклавы киң таралды. Плагиат дигәннәре тулып ята иде. Безнең институтта ул яктан аспирантурада укымыйча, фәнни оешмада укытмаган, әзерлексез, фәнгә бернинди катнашы булмаган кеше диссертация якламады.

    Өченчедән, элек аспирантура – ул фәнни кадрлар әзерләүче иде. Соңгы елларда Россия законнары буенча бакалавриат, магистратурага керү белән аспирантура әзерлеге шушы бердәм механизмга кушылды һәм ул югары укуның дәвамы буларак күзалланды. Элек аспирантларга дәрескә йөрү, экзамен-зачет бирү чикләнгән иде. Аспирантлар кергәндә өч имтихан биреп, консультацияләргә йөрде. Дәрескә йөреп уку дигән әйбер булмады. Читтән торып укучылар да, көндезге бүлектә укучылар да иркен рәвештә китапханәләрдә укып, эшләү мөмкинлегенә ия булды. Хәзер аспирантның әллә ничә зачет, имтихан бирәсе бар, атнасына әллә ничә тапкыр дәрескә йөрергә мәҗбүр ул. Бу сәбәпләр аспирантурага килүчеләрне чикли. Кабул ителгән таләпләр аспиратларны әзерләүдә файда китерерлек чара түгел. Яшәргә кирәк, тормыш алып барырга кирәк, ә утызга җиткән аспирант эшен ташлап дәрескә йөреп укырга мәҗбүр.

    "Татар теле буенча диссертацияләрне Чувашиядә якларга мөмкин..."

    - 2014 елдан бирле диссертацион киңәш булмаса да аспирантларыбыз башка оешмаларда яклый. Университеттагы диссертацион киңәштән дә файдаланабыз, Мордовиядә дә якланалар. Музыка һәм сәнгать юнәлешләре буенча безнең 2014 елда Казан консерваториясендә яклаулар булды. 2017 елда гамәли сәнгать буенча Мордовиядә якландылар. Быел февральдә тел буенча Чабаксарда докторлык диссертациясен якладылар. Хәзер менә бер белгеч Мәскәүгә барып сәнгать юнәлеше буенча докторлык диссертациясен якларга тора. Якларга теләп торган кеше саны аз, ләкин бар. Без әкренләп докторлык диссертацияләренә күчәбез. Кем әзер, университет советына бара да яклый – анда проблема юк.

    “Гамәли сәнгать яисә театр буенча безнең Казанда белгечлекләр юк”

    Бездә тел, әдәбият буенча, музыка, театр, фольклорстика һәм гамәли сәнгать юнәлешләре буенча эшлиләр. Моңарчы эшләп килгән совет өч белгечлек буенча гына эшләп килде – тел белеме, әдәбият һәм фольклористика. Бүгенге нигезләмәне карасак, ике белгечлек икән, диссоветның һәрберсендә җидешәр доктор булырга тиеш. Җиде докторның бишесе – шул оешманыкы булырга, чакырылып советка алынганнарның саны икедән артмаска тиеш дигән әйбер бар. Милли республикаларда фольклористика буенча бер җирдә дә ача алмаулары шушы шартны үтә алмаудан килде. Фольклор буенча диссертацияләр бездә генә яклана иде. 2014 елда диссовет ябылды. Бездә гамәли сәнгать, музыка-театр буенча диссовет болай да юк иде. Институтта беркайчан ул санда, ул дәрәҗәдә эшләгән белгечләр булмады. Музыкадан соңгы берничә елда гына консерваториядә диссертацион киңәш эшли башлады. Төп эшләре турыдан-туры музыка була торып та аларның һәрваквыт диссоветы булмады. Гамәли сәнгать яисә театр буенча безнең Казанда белгечлекләр юк. Фольклор буенча яклаулар белән мәсьәлә әлегә ачык...

    Проблема ничек хәл ителергә мөмкин? Ким Миңнуллин яңа диссертацион киңәш булдыру мөмкинлеген әйтә

    Узган елдан без Федераль университетының Шәрыкне өйрәнү һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән яңа диссертацион советын ачу мәсьәләсе юнәлешендә эшлибез. Анда өч оешма өчен бердәм булган диссертацион киңәш барлыкка китерү фикере бар. Әлеге киңәш эшли башлый икән безнең фольклористика шунда керә торган була. Мәскәү белән, Югары аттестацион комиссия белән эшчәнлек дәвам итә. Озакка сузмыйча эшләнеп, шушы белгечлек була икән без кабат тел теориясе буенча Идел-Урал регионында гына түгел, Себер яклары, башка милли республикаларны фольклор юнәлешенә тарту мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз. Кадрлар әзерләү мөмкинлегенә кабат чыгабыз.