Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: Баланың теле "әти, әни" дип ачыла икән, бу халыкның киләчәге бар дигән сүз!

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында мәктәпләрдә туган телне укытуның киләчәге, татар теле укытучыларының өстәмә квалификация үтүе, милли педагогика институты һәм БДИ турында фикерләре белән уртаклашты.

- Татар телен белү дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә нәрсәләр эшләнә? "Туган телне белү нигезе - гаиләдә" дию белән килешәсезме?

- Татар милләте дөньяның бар төбәкләренә чәчелеп яши. Россия Федерациясенең күп кенә районнарында телебезне мәктәпләрдә укыту оештырылган. Әмма чит илләргә баргач, милләттәшләребезнең саф татарча сөйләшүен куреп сокланабыз. Каян килә соң бу?! Билгеле, гаиләдән! Күренекле галим Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас». Туган телнең «ана теле» дип аталуы да очраклы гына түгел. Әгәр баланың теле әти, әни – дип ачыла икән, гаиләдә туган телең, милләтең, илең белән горурлану хисе тәрбияләнә икән, билгеле бу халыкның киләчәге, һичшиксез, бар дигән сүз!

Татар телен белү дәрәҗәсен арттыру юнәлешенә килгәндә исә, хөкүмәтнең беренче бурычы – телне өйрәнү, куллану, үстерү өчен шартлар тудыру. Әлбәттә, беренче чиратта мәгариф системасы күздә тотыла.

Агымдагы елда республикабызда барлыгы 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 824 ендә белем һәм тәрбия бирү процессы ике дәүләт телендә оештырыла. Моннан тыш республика буенча 1008 татар төркеме эшләп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, балаларны балалар бакчасына электрон теркәү системасына да тиешле үзгәрешләр кертелде. Хәзер ата-аналар милли балалар бакчаларына аңлы рәвештә, аның тел статусын белеп теркәлә ала.   

Республика мәктәпләрендә, статистик мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 173 меңнән артык татар баласы белем ала. Әлеге укучыларның 35%ы (60913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 705 (8,5%).

Татар телендә уку әсбаплары булдырылган, кадрлар буенча да бүгенге көндә проблемалар юк. Милли мәктәпләр алдына уку йортының конкурентлылыгын арттыру, эш төрләрен киңәйтү максаты куелган. Әмма, кызганыч, күпчелек әти-әни баласына белемне рус телендә бирүне кулай күрә. Тагы да гаиләгә әйләнеп кайтабыз... Югары сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханын киртә итсәк, балалар бакчаларында, башлангыч һәм урта сыйныфларда, югыйсә, каршылык та юк....

Моннан тыш «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кысаларында гаятъ күләмле эш башкарыла: бәйге-конкурслар, олимпиадалар, җәйге ял лагерьлары, татар телендә мультфильмнар, әдәби әсбаплар чыгару һәм башка бик күпләр.

- Татар теле укытуның яңа методикаларын кертү барамы? Нинди программалар, дәреслекләр кертү планлаштырыла?

- 2017 нче елның октябре вакыйгаларыннан соң татар теле дәреслекләренә, уку әсбапларына, укыту методикаларына янәдән бер анализ ясалды.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар узып федераль исемлеккә кертелгән. 49 уку әсбабына шулай ук уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар. Укыту программалын камилләштерү һәм гамәлдә булган татар теле дәреслекләрен куллануны бүгенге көн шартларына туры китерү максатыннан Мәгарифне үстерү институты дәреслек авторлары белән берлектә методик ярдәмлекләр булдыру өстендә эшлиләр.

КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә татар телен ана теле буларак һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан төп гомуми белем программаларының үрнәк варианты эшләнә. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнү һәм милли методикаларга нигезләнү күздә тотыла.

Алдагы елларда заман таләпләренә туры китереп татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру өстендә эш башланган инде. 1-2 сыйныфлар өчен дәреслекләргә апробация үткәрелгән. 2018-2019 уку елында 3-4 нче сыйныф дәреслекләрен сынап карыйбыз.

Әмма, дәреслек язу күп хезмәт, вакыт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шул сәбәпле, менә бүгеннән яңа дәреслекләр була, дип әйтү мөмкин түгел.

Билгеле булганча, укытучыларны әзерләү, яңа алымнарга өйрәтү дә - заман таләбе. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында яңа технологияләрне үзләштерү, шул исәптән коммуникатив технологияләрне дәресләрдә куллану, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максат итеп куела.

- Күпме татар теле укытучысы квалификация арттыру курсларын узды?

- Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да.

Укытучыларның квалификацияләрен үзгәртү курсларына килгәндә, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә татар теле укытучыларын башка белгечлек буенча бюджет кысаларында укыту юнәлешләре билгеләнде. Барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза бирде. Шул исәптән:

393 – рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча;

327 – башлангыч сыйныф;

118 – мәктәпкәчә тәрбия;

78 – тарих һәм җәмгыять белеме;

43 – география;

36 – логопедия;

229 – башка юнәлешләр (технология, рәсем, ОБЖ һәм башкалар).

Әлеге эш 2018 елда да дәвам итәчәк.

- Сез Бердәм дәүләт имтиханнары камилләшкән дип әйттегез. Халыкның күпчелеге БДИ тест рәвешендә генә уза, балалар кнопкага басарга гына өйрәнә дип уйлый. Җәмгыятьтәге бу ялгыш фикерне үзгәртү өчен нишләргә кирәк?

- Әйе, бүген бердәм дәүләт имтиханнары тест форматыннан киткән һәм балалардан белем дәрәҗәсенең югары булуын таләп итә. Ягъни биремнәрдә анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясауга игътибар күп бирелә. Логик фикерли белү, фән-ара бәйләнеш зур урын ала. Өстәвенә баланың имтихан нәтиҗәләре белән берничә уку йортына кереп карау мөмкинлеге дә бар. Югары уку йортларында да бүген модуль системасы һәм ул нәкъ менә әлеге форматта уздырыла. Ягъни бала өчен бу көтелмәгән форма булмый.

Күпчелек критика белән мәгариф ситемасыннан ерак торган, балалары инде күптән укып бетергән һәм БДИ ны якыннан белмәгән кеше чыгыш ясый. Ел дәвамында әти-әниләр өчен имтихан биреп карау мөмкинлеге тудырыла, файдаланырга гына кала.

- Укытучыларның күбесе хатын-кыз, өлкән яшьтәгеләр шактый. Мәктәпкә яшьләр, ир-егетләр килсен өчен нишләргә кирәк?

- Мәктәпкә яшьләр килми дип әйтмәс идем. Яшьләребез, өметле яшьләребез шактый. Көчле укытучыларыбыз да күп. Укытучының матди хәлен яхшырту буенча да хөкүмәт тарафыннан шактый эш башкарылды. Кызыксындыру чаралары да кулланыла.

Билгеле, укытучы хезмәте зур җаваплылык, әзерлек таләп итә. Җәмгыятьтә булган сәяси, икътисади проблемалар, интернет челтәрендәге чикләнмәгән информация, кызганычка каршы, балаларда да чагылыш таба.

Мәктәпкә ир-егетләр килсен өчен укытучының җәмгыяттә тоткан урыны югары булырга, хезмәте дә тиешле бәяләнергә тиеш.


- Президент Дәүләт Советына юлламасында татар милли педагогика институты кирәк дигән иде. Сез бу уку йортын ничек күзаллыйсыз, аны тормышка ашыру өчен нишләргә кирәк?

- Килешәм, бүген милли, шул исәптән педагогик кадрлар әзерләү мәсәләсе килеп туды. Укытучыларга булган ихтыяҗның 20% - билингваль даирәдә эшләүгә сәләтле, ике дәүләт телен дә камил белгән укытучыларга ихтыяҗ. Бүген милли институт булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Төрле вариантлар карала. Социологик тикшеренүләр үткәрелә. Чөнки институтны ачу белән генә түгел, анда югары сыйфатлы белем бирелергә һәм әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ да югары булырга тиеш.

2016 елдан Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында министрлык Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә татар мәктәпләре өчен берьюлы ике белгечлек буенча педагогик кадрлар әзерләү эшен башлап җибәрде. Мисал өчен, «татар теле, әдәбияты укытучысы – башлангыч сыйныф укытучысы», «татар теле, әдәбияты укытучысы, балалар бакчасы тәрбиячесе». Югары уку йортлары алдына педагогик кадрлар әзерләүгә таләпләрне көчәйтү, программаларны камилләштерү максаты да куелды.

- Татарстанда берничә педагогик уку йорты бар. Алар югары белем бирми, әмма мәктәпләрдә югары белем сорала. Арча педагогика көллияте кебек уку йортларында ихтыяҗ бармы? Аларда укыган кешеләр эшкә урнаша аламы?

- Педагогия көллиятләренә, һичшиксез, ихтыяҗ бар. Өстәвенә Арча һәм Минзәлә көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булып торалар. Бу уку йортларына ел саен 320 укучы кабул ителә. Икесендә дә төп мәктәп программасы нигезендә 7-9 педагогия сыйныфлары ачылган.

Көллиятләр белән Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты арасында уртак программалар булдырылган. Бу исә читтән торып уку программасын 5 елдан 3 елга кыскарта.

Һәм билгеле, милли институт кысаларында әлеге көллиятләр шулай ук ресурс үзәге булыр дип көтелә.