Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Унике» сериалы нәтиҗәләре: артистлар рольдән баш тарткан, министрлык үпкә белдергән

Ел башында «Интертат» редакциясе «Унике» сатирик сторис сериалын тәкъдим итте. 12 сериядә бүгенге көндә актуаль булган проблемалар күтәрелде. Кем сериалда үзен таныган? Кем рольләрдән баш тарткан? Кем чын көрәшче булып чыккан? Сериалның дәвамы булырмы?

news_top_970_100
«Унике» сериалы нәтиҗәләре: артистлар рольдән баш тарткан, министрлык үпкә белдергән
Абдул Фархан

Сериалның авторы — «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. Төп герой — журналистыбыз Рифат Каюмов. Сериалда барлык редакция катнашты дип әйтеп була. Аннан кала сериалда артистлар, блогерлар һәм Рәмис Латыйповның тәкъдименнән баш тарта алмаган геройларны күрергә була.

Барлык серияләр дә укучылар тарафыннан каралгач, нәтиҗәләр турында сөйләштек. Идея авторы, төп герой, сериалда төшкән блогер Рәфис Атаказ, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин барлык серләрне чиштеләр. Нәтиҗә ясаганчы башлангычы турында да әйтеп узарга кирәк: идея ничек барлыкка килгән, ни өчен сторис сериал форматы сайланган?

«Мәгариф министрлыгыннан үпкәләп шалтыраттылар»

Рәмис Латыйпов:

Инстаграм өчен татарда булмаган әйбер төшерәсе килде. «Ева» дигән сторис сериалны карагач, форматы миңа ошады. Айсылу Хафизова «Маңкорт» дигән сторис сериал төшергән иде. Юмористик сериал төшерәсе килмәде, Ул, бәлки, күбрәк укучыны җәлеп итәр иде. Сатира жанры миңа якын, ошый. Күпмедер дәрәҗәдә сатира онытылып та бара. Тирә-яктагы проблемаларга тәнкыйди караш эшлисе килде. Сторис сериалны, беренче чиратта, үзебезнең журналистлар белән эшлисе килде. Редакциядәге журналистларның күбесе катнашты һәм алар безнең өчен икенче яктан ачылды, талантларын күрдек.

Ни өчен Рифат дигәндә, мин күптән ул ниндидер роль уйный алыр иде дип уйлап йөрдем. Бу роликтан соң күзаллавыма ышандым. Ни өчен унике дигәндә, ул — Яңа ел саны һәм «Татмедиа»да 12 кат бар, герой һәр катта бер проблема белән очраша.

Роликтагы кайбер кешеләр үзләрен күрде. Рәфис Атаказ уйнаган рольне шунда ук таныдылар. Бер сериядән соң Мәгариф министрлыгыннан үпкәләп шалтыраттылар. Нигә алай төшердегез, диләр. Кеше сатираны шулай кабул иткән икән, ниндидер нәтиҗә булган дип уйлыйм.

Сериал төрле мәйданда төрлечә каралды: Ютубта пенсия реформасы турындагы ролик күп каралды, Телеграмда депутат темасы, Инстаграмда Рәфис Атаказ һәм Рөстәм Гайзуллин катнашындагы роликларны күп карадылар. Уңышлы булды дип саныйм, — дип сөйләде ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рифатның үзенә шалтыратканнар.

Матбугат очрашуын залның икенче ягыннан күзәткәч, монда утыру уңайсызрак, — дип сүз башлады төп герой Рифат Каюмов. — Бу сериал үземә ошады, минем беренче тәҗрибәм. Гомеремдә дә андый рольләрдә катнашканым булмады. Актерлык осталыгын бәяләү дип карамагыз. Без — журналистлар үз позициябезне белдердек, тормыштагы проблемалардан көлү инде бу. Шалтыратучылар, үпкәләүләр булды. Аларның исемнәрен әйтеп булмый, чөнки киләчәктә безгә алар белән матур итеп эшләргә кирәк. Мәгариф министрлыгыннан шалтыраттылар. Бу көннәрдә яңа төрле дәреслекләр чыгарганнар. Алар күпкә җиңелрәк, диләр. Аларның эшләрен күрсәтербез дип өметләнәм. Вазгыять яхшы якка үзгәрсә, нигә күрсәтмәскә?! Таныштырырбыз.

«Театрда да сатирага сак карыйлар»

Блогер Рәфис Атаказ «Продюсер» дип аталган сериядә атаклы продюсер ролен башкарган иде. Кире элемтә дә булган.

Видеоны куйгач, «Сез бу кешене уйнар өчен аны алдан өйрәндегезме?» — дип сорадылар. Фамилиясен дә яздылар. Сер түгел инде, Рифат Фәттахов күз уңында иде. Мин наданрак бит инде: «Кем ул Фәттахов?» — дип язып җибәрдем. Миңа: «Шул-шул бит инде, җырчылары белән шулай итә», — дип язып җибәрделәр. Мин бик күп мәгълүмат җыйдым. Әйе, безнең халыкка ошады. «Нигә тагын уйнамыйсыз?» — дип тә яздылар. Эстрадагы тагын бер продюсер язды. «Нигә нәкъ аңа гына пародия күрсәттегез, менә мин дә продюсер, минем турында берни дә юк», — диде. Үпкәләде. «Син әле Фәттахов дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән, аннан соң төшерерләр», — дидем. Бик күп яздылар. Бигрәк әйбәт артист икән, диделәр, Шамкай белән чагыштыручылар да булды. Анысын Фәнис Җиһанша язды, — дип сөйләде Рәфис Атаказ.

Битлек режимы турындагы сериядә Рөстәм Гайзуллин полиция хезмәткәре иде.

Рәмис әфәнде миңа шалтыраткач, башта продюсер ролен тәкъдим иткән иде. Утыз секунд тынлыктан соң: «Радиода эшли торган кешегә килешеп бетмәс, дөрес аңламаслар», — дип җавап бирдем. Аннары ул шунда ук полиция ролен тәкъдим итте. Мондый инициатива, теләк, дәрт булу бик әйбәт. Хәзер хәтта театрда да сатирага сак белән тотыналар яки бөтенләй алынмыйлар. Чөнки сатира — ниндидер көлкеле ситуация аша дөреслекне маңгайга бәреп әйтү. Сериал булгач, бәлки, дәвамы булыр. Без әзме-күпме ярдәм күрсәтеп, киләчәктә дә катнашырга әзер.

Рәфис Атказ:

Беренче дип язылган, димәк, икенчесе, өченчесе булырга тиеш дип саныйм.

«Рәфис уйнаган рольдән дүрт кеше баш тартты»

Әйткәнемчә, һәр серия бер проблемага багышланган. Ни өчен нәкъ шул проблемалар күтәрелгән? Рәмис Латыйпов сүзләренчә, ул — күз алдында булган темалар.

Шул ук вакцинация, маска режимы. «Интертат» шоу-бизнесны да күп яза, проблемаларны күреп торабыз. Депутат, продюсер дигәндә тәгаен бер генә кеше турында сүз бармый. Бөтенебез дә депутатларның биргән вәгъдәләрен тотмавын беләбез, җиңел генә итеп әйткәндә. Конкрет кешене күрсәтим әле дигән әйбер юк, геройлар — җыелма образ. Мәгариф министрлыгыннан бер җитәкче ханым аны үзенә кабул иткән. Мин ул кешене күз алдында тотмадым. Темалар буенча киңәшләшү булды, алдан уйлаган темаларның кайберсен төшереп калдырдык. Шунысы кызык: кайбер кешеләр рольләрдән баш тартты, Мәсәлән, Рәфис уйнаган рольдән дүрт кеше баш тартты. Башка блогерларга, артистларга тәкъдим итеп карадык. Башта уйныйбыз, диләр, нинди роль икәнен әйткәч, баш тарталар.

Мәсәлән, челтәрле бизнес темасыннан җырчылар, блогерлар баш тартты. Бер юморист риза булган иде, текстны күргәч: «Хатыным өйгә кертми аннары», — диде.

Рәфис Атаказ:

Блогерлар: «Ничек курыкмыйча шуны уйнадың? Сиңа Казанда, Татарстанда яшәргә кирәк бит әле. Сиңа басым булачак, уйлап эшләдеңме, курыкмыйсыңмы?» — дип яздылар. Сәхифәне карап барсагыз, бернәрсәдән дә курыкмыйм кебек. Депутатларга да, сайлау буенча да сүз әйтәм, дип яздым. «Барыбер сакланып йөр әле», — дип кисәтү ясадылар. Андый-мондый хәл булса, бу кеше гаепле була, — дип Рәмис абый ягына төртеп күрсәтте.

Рәмис Латыйпов:

Кешеләрнең рольләрдән баш тартуына карата шуны да әйтеп узам. Бу ролик кыска вакыт аралыгында төшерелде, ике атна тирәсендә. Яңа ел алды булганга күрә, кайбер кешеләр уйный алмады. Хәзер инде икенче төрлерәк эшләр идем дигән уй да бар, җитешмәгән җирләре күзгә күренә.

«Иң авыры 12 каттан борчак җыю булды» 

Билгеле, Яңа ел алды булгач, актерлар белән генә түгел, реквизитлар белән дә проблемалар булды. Кыш бабай киемен табу да җиңел бирелмәгән.

Рәмис Латыйпов:

Иң авыры 12 каттан борчак җыю булды. Бик озаклап борчакны җыйдык. Һәр серияне төшергәндә кызыклы моментлар булды. Без төшерәбез, ә лифтта кешеләр йөреп тора. Милиция киемендәге Рөстәм белән Алмазны күргәч, шаккатып карап торалар. Китеп тә бармыйлар, басып торалар. Рөстәм дә туйды бугай, бер кызга «Стоять!» дип кычкырган иде, ул кызның коты чыкты. Уйнап инде, билгеле. Арба табу да кыен булып чыкты.

Рәфис Атаказ:

Менә, Рәмиснең сүзен дәвам итәм. Ул миңа сценарийны язып җибәргән иде инде, мин аны өйрәндем, ә төшергәндә икенче төрле килеп чыкты. Егылу, арбага минем «шикарный» тунны җәеп салу да юк иде. Кайбер урыннарны процесста уйлап чыгардык. Дөресен әйткәндә, Рәмис текстының бер сүзе дә юк роликта. Мин мәгънәсен беләм, башыма нәрсә килә, шуны сөйләдем, — диде.

Сериалның дәвамына килгәндә, «төшерергә кирәк» дигән нәтиҗә булды. Журналистларның рольләрдән баш тарткан кешеләрнең исемнәрен беләсе килде.

Рәмис Латыйпов:

Аларның исемнәрен әйтү дөрес булырмы соң? Мине төшермәгез, хатыным үтерә дигән кешенең исемен әйтсәм, хатыны үтерсә, аннары мин җаваплы булып калам бит. Кем юморист һәм хатыны NLда икәнен аңлагансыздыр инде болай да. Әйтү дөрес булмас бу очракта. Кеше баш тарткан икән, бәлки, башка сәбәбе булгандыр, шулай дип шаярган гынадыр. Темаларга килгәндә, миңа яшьләр темасы да кызык. Хәзерге яшьләрнең ял итүе, яшьләр һәм өлкәннәрнең үзара аралашуы.

Рифат Каюмов:

Медицинада бик күп проблемалар бар, диделәр. Аның турында уйларга мөмкин.

Рәфис Атаказ:

РКБ кирәк.

«Профессиональлек булмаган дип әйтмәс идем»

Очрашуны төшереп торучы оператор Шамил абый Хәлиуллов журналист үз эше белән шөгыльләнергә, артист уйнарга тиеш, дигән мәгънә белән соравын яңгырата башлады. «Примитивлык барлыкка килә. 12 серия урынына сыйфатлы алты серия төшерергә булгандыр, бәлки», — диде ул.

Рәмис Латыйпов:

Алты проблема бик аз булыр иде. Әйе, мин килешәм, шедевр димим. Татар телендә андый сериал юк, шуңа эшләп карарга булдык. Без төшермәгәч, кем төшерсен дигән сорау туа. Без бөтен кеше шулай эшләргә тиеш димибез, ул шундый тәҗрибә иде.

Рөстәм Гайзуллин:

Рольләрне артистлар гына башкарырга тиеш дигән сүз белән килешмим. Артистлар болай да күп: сәхнәдә, Инстаграмда, телеэкранда. Бу журналист карашы булгач, журналистларның катнашуы һәм төп рольне уйнау бик урынлы дип саныйм.

Рифат Каюмов:

Нәрсә дисәгез дә, бу видеоларны халык кабул итте. Аларны карау көн саен арта. Гадәттә, видео бер-ике көн эчендә карау җыя да туктый. Димәк, кеше махсус керә һәм эзләп табып карый. Кеше кабул иткәч, профессиональлек булмаган дип әйтмәс идем.

Рәфис Атаказ:

Бик еш «Кайдан карап була?» дип язалар, мин һәр кешегә аерым сылтама җибәрәм. Сораган саен сториска куеп та булмый. Ярар әле профессиональ актерларны чакырмаганнар, әгәр чакырсалар, бу инде «Интертат»ныкы итеп түгел, ә артистлар эше итеп кабул ителгән булыр иде.

Рәмис Латыйпов:

Аңлавымча, Рәфис төп рольләр турында әйтә, безнең профессиональ актерлар булды. Аны миңа да әйттеләр. Билгеле актерлар белән генә төшәр идек, әмма кызык булмас иде дип уйлыйм.

Рөстәм Гайзуллин:

Шактый танылган каналда, танылган сериалның берсе телефонга төшерелә башлаган иде һәм зур уңышка иреште, дәвамлы булды.

Рәмис Латыйпов:

Сатираны бөтен кеше дә кабул итеп бетерми. Бер укытучы: «Моны карагач елыйсы килә, бу нинди юмор булсын», — дип язган. Ул юмор түгел, сатира дигәч, игътибар итмәгәнмен икән, ди. «Дөрес әйткәнсез», — дигән фикерләр булды. Тагын да кискенрәк итеп эшләргә кирәк иде, кешеләр үзләрен танырлык булсын, дип әйтүчеләр булды. Әйтүемчә, депутат — җыелма образ иде. Аерым кешеләр үзләрен тәгаен танырлык булсын иде, дип яздылар. Мин аны теманы кысу булыр дип кабул иттем.

Рөстәм Гайзуллин:

Эксперимент уңышлы булды дияргә кирәк!

«Әти, катнашма инде, миннән бөтен мәктәп көләчәк бит»

Рифатның төп рольне башкаруына якыннары нәрсә дигән соң?

Рифат Каюмов:

Мин башта үзем дә бераз каушадым, ахырга таба ул каушау кимеде, сизелгәндер инде.

Рәфис Атаказ:

Син унике серия буе каушадың.

Рифат Каюмов:

Юк, башта катырак иде, аннары кимеде. Минем 10 яшьлек кызым бар. Беренче серия өйдә төшерелде бит инде. Карады да: «И, әти, катнашма инде, миннән бөтен мәктәп көләчәк бит», — диде кызым. «Көлмәсләр, синең әтиең икәнен белмәсләр», — дидем кызыма. Аннары үзе кызыксынып карый башлады. «Кызым, көләрлекме соң?» — дип сорадым. «Юк, әти, ошый», — ди. Мин бит серияләрне башкалар кебек үк инстаграмнан карап бардым, алдан күрмәдем. Уникенче серия тәмамлангач, кызым: «Беттемени инде?» — ди. Шәхсән миңа Расих абыйның уйнавы бик ошады, ул министрны һәм коммуналь хезмәт җитәкчесен искиткеч уйнады, — диде ул.

Безнең фотограф Расих абый Фәсхетдинов бу зур бәягә рәхмәт әйтте. «Рәмискә „отказ“ биреп булмый. Редакция дә битараф булмады, барысы да күңел биреп уйнады. Журналист буларак кеше бер төрле, рольдә икенче төрле иде. Миңа Рузилә Мөхәммәтованың уйнавы ошады, артист инде, театрга йөреп тәҗрибәне әйбәт җыйган», — диде Расих абый.

«Рольдән көрәшчеләр дә баш тартты»

Рәмис абый сүзләренчә, күп кешенең матур рольне генә уйныйсы килә. «Кеше тискәре рольдә уйнарга теләми икән, ул минем өчен бер күрсәткеч. Димәк, ул кеше начар уйный. Рифат төрле рәвештә төште. Сериалда күпмедер дәрәҗәдә үз-үзебездән көлү бар. Үзеңә тәнкыйди рәвештә карый аласың икән, димәк, син — тулы канлы кеше», — ди ул.

Беренче сериядә көрәшче Булат Мусин катнашты. Рифатны күтәрә алырлык көрәшчене табуы да җиңел булмаган.

Рифат Каюмов:

Мин үзем 80 кг. Булат суырып алды да җилкәсенә салды.

Рөстәм Гайзуллин:

Күпләрне шулай иткән егет ул.

Рәмис Латыйпов:

Юкка алай дисез, көрәшчеләр дә баш тартты. Башта «Ул ничә кг?» — дип сорыйлар. Аннан соң баш тарталар, ә менә Булат ризалашты. «Сез көрәшкәндә хәйләләп ятмыйсызмы соң? 80 кг авырлыктагы кешедән дә куркасыз икән», — дим. Хәзер Булат чынлап күтәрә дип әйтеп була.

Рифат Каюмов:

Ул төрле кадрлар төшергәндә мине 10-15 тапкыр күтәргәндер, чыннан да көчле егет.

Рөстәм Гайзуллин:

Монда Рифатны күтәрүдән баш тартканнар, ярый мине тәкъдим итмәгәнсез әле.

Матбугат конференциясе тәмамланганда, соңыннан Рөстәм Гайзуллин үзен телефонга видео төшерүне сорады. «Реклама ясый инде», — дип куйды блогерлар.

«Поле чудес» тапшыруына килгән кешеләр форсаттан файдаланып сәлам юллаган кебек, минем дә сүзем бар. Бүген әниемнең туган көне, юбилее. Мөмкинлек булганда котлыйсым килә. Әнием, чын күңелдән котлыйбыз, без сине яратабыз, мең ел яшә, тормышның һәр мизгеленең рәхәтен той, — диде ул. 

Барыбыз да аның матур теләкләренә кушылдык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100