Илдус Садыйк. Соңгы юл | intertat.tatar

Илдус Садыйк. Соңгы юл

«Интертат» КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Ильяс Хаҗиев татар милли активисты Илдус Садыйкны соңгы юлга озату мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.

Казан. 26 ноябрь. Яңа Татар бистәсе зираты.

Сәгать 12:30. Шундый тын. Зират эченнән һаваны кара төтенгә күмә-күмә килгән кар җыештыручы трактор, ә аннан соң каяндыр килеп чыккан урам этләре бертуктаусыз өрә-өрә, бу тынлыкны кинәт бозды.

Сәгать 12:40. Иң беренче булып зират капкасынан Илдус аганы яхшы белгән Әнвәр Солтан керде. Зират эчендә кеше юклыгын күргәч, ул татар халкының бөек шәхесләре каберләре янына атлады. Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Сара Садыйкова каберләре янына килеп, озак кына аларның ташларына карап тын гына басып торды. 

Сәгать 12:50. Машина тавышлары ишетелде. Әнвар Солтан зиратның капка ишеге янына юнәлде. Мин дә иярдем. Зират янына килгән машиналардан ашыгып кешеләр чыкты. Танышларын танып, Әнвар абый аны сәламләргә китте.

 Сәгать 13:00. Кара Мерседес микроавтобусы зират каршысындагы мәйданга килеп туктады. Ишеге автомат рәвештә ачылгач, аннан берничә кеше чыкты. Алар машина эчен бушаткач, Илдус абыйның җәсәде күренде… 

«Бу кешенең бурычы бармы?»

Җеназа алдыннан имам җыелган кешеләрдән: «Бу кешенең бурычлары бар идеме?» — дип сорады. Җыелган кешеләр бер тавыш белән: «Юк!» — дип җавап кайтарды. 

Бу сорау һәр кеше өчен бик фәлсәфәле яңгырады. Чыннан да Илдус абыйның безнең алда бурычы бармы, әллә без аңа бурычлы булып калдыкмы? Минемчә, Илдус абыйның җәсәденә караган кешеләрнең күзләрендә: «Аның алдында без бурычлы»! — дигән сүзләр укыла иде. «Ул милләткә иң зур һәм иң кыйммәтле байлыгын: тормышын һәм җанын бирде». «Милләт өчен тырышты». «Милләт өчен яшәде». Бу фикерләр бу көнне бик күп яңгырады. 

Җеназа укылып беткәч, Илдус ага булышкан «Әхмәтһади Максуди исемендәге пансионат» шәкертләре һәм мәрһүмнең якын туганнары кабер янына атлады. Юл тайгак булганга күрә, мәрхүмнең җәсәден дүрт кенә кеше түгел — дистәгә якын кеше күтәреп барды.

Бар да уйчан. Алда яшьләр, ә Дамир Исхаков, Фәрит Закиев кебек шәхесләребез арттарак барды. 

Кабер янына барганда өстебездән ике җиңел моторлы самолет очып китте. Карны шыгыртатып атлап барган аяк тавышлары берничә секундка бүленде — кешеләр, туктап, башларынын күтәреп озатып калды. Зиратта озын агачлар үскәнгә, самолет шундый түбәннән генә очкан кебек тоелды безгә…

Илдус абыйны кабергә якын туганнары һәм пансионат шәкертләре төшерде. Шәкертләрнең кешене беренче генә озатулары ахры, бераз югалып калдылар…

Көрәк тавышлары… Яныма Илдус абый белән бер мәктәптә укыган Йосыф Әҗемов килде. Аның кулында Илдус Садыйкның егерме беренче елда чыккан «Йөрсәң күрерсең, күрсәң белерсең» исемле китабы. Йосыф абый китапны ачып, фотосурәтләрне күрсәтергә тотынды. Вил Мирзаянов, Минтимер Шәймиев, Камил Исхаков, Камил Сәмигуллин, Америка, Төркия, Кытай татарлары белән бик күп фотолар. Нинди генә фотосурәткә карасаң да, Илдус абый янында һәр нәрсә (диңгез буенда ял итеп яткан моржлар, Сан-Франциско күпере, хәтта бүтән милләт кешеләре дә) татар төсләрендә күренгән кебек тоелды миңа. Милләткә зур йогынты ясаган, милләтнең барлык якты төсләрен үзенә алган Илдус абыйның көче шунда сизелде дә инде…

«Вәзгыять бүген шундый ки, бөек татар эшлеклесен бик тыйнак, посып, халыктан качырып кына күмәләр» 

«Кызганыч, хушлашу мәрасименә дәүләт ягыннан бер кеше килмәде», — дигән сүзләр җыелган кешеләрнең күбесендә яңгырады. Фәрит Зәкиев әйтүенчә, Илдус Садыйкның якыннарына хәтта рәсми кайгы уртаклашу кәгазе дә килмәгән. Бик моңсу күренеш… Бик моңсу…

«Вазгыять бүген шундый, бөек татар дәүләт эшлеклесен бик тыйнак, посып, халыктан качырып кына җирлиләр», — диде Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев җеназа алдыннан.

Хушлашуга килүчеләр арасында Илдус Садыйк белән бер мәктәптә укыган Әнвәр Солтан бар иде. «Әгәр дә бүгенге көрәштә „Президент“ исеме „Глава“ булып кына калса, бу безнең Конституциябезгә бик зур зыян салачак. Кызганыч, бу көрәштә Илдус ага Садыйков безгә бик нык ярдәм итә алган булыр иде», — диде.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: «Илдус абый Республика карамагына радио һәм телевидениене кайтарды».

Иң соңгы булып зираттан Илдус абыйның сеңлесе чыкты. (Илдус абыйның, кызганыч, балалары юк).

Илдус Садыйк гомеренең соңгы елларында дин әһелләре белән еш аралашкан. Шуларның берсе - Гомәр хәзрәт.

Кешеләр таралыша. Килгән кешеләр белән сөйләшеп бетергәч, редакцияга кайтырга чыкканчы Илдус абый кабере янына кабат барасы килде. Анда инде бер кеше дә юк иде. Мин анда килгәндә, җиргә әкрен генә караңгылык төшеп, ниндидер могҗизалы тынлык урнаша башлаган иде. 

Шундый тын… Кабер өстендә күтәрелгән җирнең кайбер балчыклары гына шуа, шуа җиргә тәгәри… Тавышсыз гына шуып төшәләр… Аларда татар милләтенең кемне югалтканын аңлый…

«Соңгы юл» гел иң авыры, диләр. Ләкин бу юл безнең өчен бигрәк тә авыр… Чөнки без бу юлны дәвам итергә тиеш… Алда безнең милләтне яңа, төрле кискен борылышлы юллар көтә, безгә кайда борылырга Илдус абый? Кайда безне дөрес, ә иң мөһиме яктылыкка алып баручы юл көтә? Кайсы юлның ахырында безне сезнең җылы елмаюыгыз, җылы кочагыгыз көтәр? 

Илдус абый?!..

Зиннур Әглиуллин (1993 елда БТИҮ рәисе).

Без танышканда миңа 40 яшь тә юк иде әле. Беренче тапкыр Илдус абыйны 1987-1988 елларда курдем. Чын интеллигент инде. Бервакытта да бер кем белән дә талашмады. Татар җанлы кеше иде. Галимнәр белән, төрле ил җитәкчеләре белән аралашты. Бик итагатьле, ләкин шул ук вакытта бик принципиаль кеше иде. Урыс мәктәбен бетергән булса да, принципиаль рәвештә урысча сөйләшмәде.

Милли хәрәкәтнең алдында булса да, ул гел кырыйда калды. Митингларга, демонстрацияләргә бик сирәк йөрде. Илдус аганың бәясен хәзер генә аңладым. Кем кемне бәяләсен инде исән чакта. Кеше киткәч кенә исебезгә төшә… Икенче яктан үзенең яшен яшәде. Бәхетле яшәде…

Безнең җитәкчеләребез шундый кешеләрдән торса, без бик алга киткән булыр идек. Милләт ул алга карый. Алгы рәтләргә. Интеллегенция нинди — шундый халык. Халыкны интеллигенция өйрәтергә тиеш. 

Соңгы вакытта элемтәдә булмадык. Яшьләр дә төрле, арабыз да ерак иде… 

Фәүзия Бәйрәмова (татар язучысы, тарих фәннәре кандидаты, татар милли хәрәкәтенең танылган эшлеклесе).

Илдус абый татар милли хәрәкәтенә ничек килеп кергәнен белмим, ләкин ул анда, мин ул хәрәкәт турында белә башлаган көннән бирле шунда иде инде. Мин аның милли хәрәкәт эшчәнлегенә зыян салганын әйтә алмыйм. Ә файдалы эшләре бик күп булды.

Аның беренче зур эше: Америкага барып күзәтүчеләр алып кайту. Бу ул вакыт өчен, Татарстан дәүләтчелеген таныту өчен бик мөһим эш иде.

Икенче эше: ул Вил Мирзаянов китапларын тәрҗемә итеп, Казанда бастырды һәм кешегә таратты. Милләтнең тарихи аның ачуга бик зур өлеш кертте.

Өченче эше. Хәзерге вакыттагы эше. Ятим, талантлы татар балалары яши торган пансионатка ярдәм итүе. Бу эше турында бик сөйләмәде, алдына карап кына эшләде.

Соңгы вакытта интернетны өйрәнә башлады. Фейсбукта үз битен ясап, аны актив алып барды. Аның белән милли азатлык хәрәкәте чорыннан калган төрле фотолар белән бер беребез белән алыша идек. 

Минем Казаннан киткәнемә инде 30 ел булды. Шуңа күрә соңгы вакытларда аның белән митингларда, милли хәрәкәт җыелышларында гына очраша ала идек. Бик авыр булды аңа соңгы вакытта милләтнең язмышы, хәле өчен, ләкин күз яшьләрен күрсәтмәде.

 Фәрит Шәкуров (татар милли хәрәкәте активистларының берсе). 

Габдулла Тукайның 110 еллык юбилеенда без бер өстәл артында утырдык. Ничек шулай килеп чыккандыр, белмим. Хәтта аның белән бик тыгыз аралашкан кешеләрне дә читкәрәк утырттылар. Ул юбилейда, Илдус ага Австралиядән килгән татарларны ияртеп йөри иде. Вакытында бик күп эшләр эшләде инде ул чит илдәге татарлар белән элемтә тотыр өчен. Кызганыч, без аның белән тыгыз аралашмадык. Чөнки мин 90 елларда Чаллы шәһәрендә эшләдем, яшәдем.