«Телегез шундый баллы»: Башкортстан блогерлары «Татмедиа»да кунакта булды | intertat.tatar

«Телегез шундый баллы»: Башкортстан блогерлары «Татмедиа»да кунакта булды

Башкортстан блогерлары «Татмедиа»да кунакта булды. Алар бу бина эчендә кайнаган тормыш, проектлар белән танышты. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков блогерлар өчен экскурсия оештырды.

Кунаклар чәй эчеп алганнан соң, беренче тукталыш матбугат очрашулары уза торган зал булды. Шамил Садыйков бүгенге көндә социаль челтәрләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. «Бүгенге журналистның төп кыйммәте — социаль челтәрләрдә эшли белү», — ди ул. Блогерлар, әлбәттә, ни күргәннәрен, ишеткәннәрен төшереп барырга тырыша. Ул аларның «эше» дип әйтеп була.

«Минем открытка булса…»

Икенче тукталыш әдәби кафеда булды. Анда блогерлар игътибарына кесә форматындагы китаплар һәм «Хатлар йорты”ның татар телендәге тәбрикләмәләре тәкъдим ителде. Анда Башкортстанда иҗат итүче авторларның да китаплары бар. Тәбрикләмәләр исә аеруча ошады дип аңладым. Бигрәк тә Минтимер Шәрипович ясалганы кызыктырды. Аларда «кешеләрне яратырга кирәк» һәм «без булдырабыз» дип язылган. «Ниеңнең ниен нитәсем килә» язмасы булган открытка да кунакларның кәефен күтәрде.

«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова: «Дуслар, карагыз, нинди открыткалар. Мин моны үзем белән алып китәм», — дип шунда ук сторис та яздырып алды.

«Бу проект миңа бик ошады. Минем открытка булса, үземнең диалектта „Сәләм, бөтәгезгәлә“ яки „Кутараһыңа ашагың килһә, миңә кил“, — дип язар идем», — ди блогер.

«Сез шундый матур сөйлисез»

Аннан соң кунаклар 12 катта «Татар-информ» агентлыгында булды. Анда, әлбәттә, Казан күренеше шаккатырды. Бездә чыннан да Казан белән хозурлану өчен бик уңайлы урын бар. Менә «Гаилә» үзәге, менә Кремль, әнә Идел, әнә утраулар... «Искиткеч урын», — дигән сүзләр ишетелде тәрәзәдән карап торганда.

Аннан соң журналистлар утыра торган залга уздык. Шамил Садыйков эш тәртибе белән таныштырды.

«Сез шундый матур сөйлисез, телегез шундый баллы. Бер рус сүзен дә кыстырмыйча сөйлисез», — дип шаккатты Миләүшә Шәйхисламова.

«Без тел гигиенасын сакларга дигән бурыч куйдык. Без туган телдә сөйләшәбез һәм рус сүзләрен куллансак, бер-беребезгә шелтә белдерәбез», — дип аңлатты җитәкче.

Тагын бер тапкыр тәрәзәдән ачылган манзара белән хозурланып алгач, «Тәртип» радиосына юл тоттык. Анда кунакта филология фәннәре докторы Рүзәл абый Йосыпов иде. «Ул татар телендә дөрес итеп сөйләшү һәм язу буенча иң зур белгеч. Аның бик күп китаплары чыкты. Безнең бурыч — туган телдә дөрес сөйләшү. Блогер булсаң да, туган телдә дөрес сөйләшергә кирәк. Телнең камиллеге бик мөһим әйбер», — ди Шамил Садыйков.

Ул көнне Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көне иде. Иртәнге тапшыру да аның иҗатына багышланган булган. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева тиздән «Тәртип”не Туймазыда һәм аннан 100 чакрым ераклыкта ишетү мөмкинлеге булачагын әйтте. «Блогерлар булсагыз да, сез үзегезнең тамырдан аерылырга тиеш түгел», — дигән үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп җибәрде Ризәлә апа.

«Юл буе радионы тыңларбыз», — дип ышандырды блогер Варис Мөксинов.

«Яшьләрнең яңа карашы, идеяләре югары бәяләнә»

Киләсе тукталыш «Сабантуй» журналы булды. Анда «СалаваTik”лар белән таныштылар. Журналдагы QR-код ярдәмендә «җанлана» торган рәсемнәр дә игътибарны җәлеп итте.

Блогер Назгөл Баймөхәммәтовага балалар өчен журналлар ошаган.

«Балалар өчен журналлар кызыклы эшләнгән, алар бик матур, балалар өчен аңлаешлы, рәсемнәргә бай. Мин кечкенә вакытта андый журналлар юк иде. Шунысы игътибарга лаек: ул эшкә яшьләр җәлеп ителгән. Димәк, алардагы яңа караш, идеяләр бәяләнә. Башкортстанда нинди проектлар булуын белмим. Мине алай чакырганнары юк, бәлки, ул вакытта мине белмәгәннәрдер. Бу проектлар, экскурсия миңа ошады», — дип сөйләде блогер кыз.

Назгөл дүрт ай элек Казанга күченгән. «Мин Башкортстанны яратам, ул һәрвакыт минем күңелемдә. Ун ел Уфада яшәдем, колледжны тәмамладым. Блогерлык бер җиргә генә бәйле булудан азат итә һәм төрле шәһәрләрдә яшәү мөмкинлеге барлыкка килә. Мин Казаннан башларга булдым. Ул, әлбәттә, яңа кешеләр, яңа танышлар. Ул мохит яңа төрле уйларга ярдәм итә, яңа идеяләр барлыкка килә. Казанда инфраструктура аерыла. Кешеләргә килгәндә, мин аерма сизмәдем. Татарлар һәм башкортлар бик охшаш бит — ихлас кешеләр», — ди ул.

«Тиктокерлар белән бергә эшләү миңа бик ошады»

Күрше бүлмәдә диярлек кунакларны «Китап» радиосы көтеп тора иде. Анда актриса Гөлчәчәк Хафизова әсәр яздыра иде. Шулай итеп төп эш процессын күрү мөмкинлеге булды. Анда безне радиода эшләүче ике кыз Лилия һәм Гөлинә каршы алды.

«Без махсус рәвештә чибәр кызларны гына сайлап алабыз, чөнки матурлык, гүзәллек, ихласлык — барысы да мөһим», — дип куйды Шамил Садыйков. «Шул исәптән акыл да», — дип елмайды кызлар.

Блогер Варис Мөксинов Казанга беренче тапкыр килгән. Иң ошаган урын Бауман урамы булган.

«Туган телне популярлаштыруда һәм үстерүдә тиктокерлар белән бергә эшләү миңа бик ошады. Ул бик кызыклы юнәлеш дип уйлыйм. Балалар өчен журналлардагы QR кодлар да бик кызыклы идея. Башкорт язучылары яки шагыйрьләре белән открыткалар кызыклы булыр иде», — ди ул.

«Башкорт телендә дә шундый проектлар булырга тиеш дип уйлыйм. Менә сез үзегезнең аудиториягә, җитәкчеләргә шуны җиткерергә тиеш. Милләтнең, телнең киләчәге хәзерге яшь буын кулында. Яшь буын социаль челтәрләр белән туган телдә, уңайлы рәвештә куллана алса, киләчәк бар. Башкорт милләте аудиториясе безнең өчен дә кызыклы, чөнки татар телендәге җырларны тыңлый, әсәрләр укый, спектакль карый ала. Безнең мәдәният бер. Блогерлар белән аралашу аудиторияне киңәйтергә ярдәм итә. Башкорт телендә шундый проектлар барлыкка килсә, безгә дә бик кызыклы булыр иде», — дип йомгаклады Шамил Садыйков.

Блогерлар «Татмедиа» эшчәнлеге белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. «Безгә нык ошады, шаккаттык», — ди блогер Миләүшә Шәйхисламова.