Авыру бала тәрбияләүче Люзия Якупова: «Гаиләнең бәхете — балаларда»

Язмыш… Сиңа язылганнан котылып калып буламы ул? Юктыр, «язмышларны булмый урап» дип белми әйтмәгәннәр. Теләче районында яшәүче Люзия Якуповага шактый сынаулар аша узарга туры килә. Үзәк өзгеч югалтулар, авыру баласы янында йокысыз төннәр, кешеләрнең мәрхәмәте белән беррәттән кырыс карашларын да кичерә ул.

Күп газаплар китергән катлаулы тормышына рәхмәтле булуы, кешеләрне, гомумән, дөньяны яратуы белән ул мине хәйран калдырды. Каршыма елмаеп килеп чыккан кечкенә генә гәүдәле ханымның никадәр көчле рухлы булуына сокландым. «Күрәчәкне күрми, гүргә күреп булмый шул. Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләрен авырлыклар биреп сыный ди. Мин дә Аның бер сөекле бәндәседер инде. Мин тормышка гашыйк, шөкерана кылып яшим», — ди Люзия.

«Ирем мине бәрәңге басуыннан урлап алып кайтты»

Гаиләнең бәхете — балаларда, дип саный әңгәмәдәшем. Ул үзе дә Саба районы Иләбәр авылында, күп балалы гаиләдә үсә. 10 сыйныфны тәмамлагач, Казан педагогика көллиятенә укырга керә. Шул вакытта булачак тормыш иптәше белән таныша. Һәркемнең язмышы үз кулында дисәләр дә, хатын-кызның бәхете барыбер иренә барып тоташа. Артында көчле тыл булмаса, тормыш арбасын тарту авыр: гаилә башлыгы Айдар хатыны өчен ныклы терәк булып тора.

Ир белән хатынның танышуы — аерым бер тарих. 19 яшьлек Люзияне Түбән-Саурыш егете Айдар урлап алып кайта.

 — Ул чакта минем тормышка чыгарга исәбем юк, теләгем читтә эшләп, дөнья күреп кайту иде. Тик Айдар мине бәрәңге басуыннан урлап алып кайтты. Әдәби әсәрләрдә генә укып белгән «кыз урлау» йоласын мин үземнең баштан кичердем. Уңышлы урлаган, күрәсең — әлегә кадәр бергә яшибез, — дип сөйли башлады Люзия. — Җәйге ялда авылга кайттым. Күрше кызлары белән капка төбендә кич утырганда, яныбызга егетләр килде. Алар арасында Айдар да бар иде. Шулай танышып, аралашып киттек. Яшь булуына да карамастан, ул инде армия сафларында булып кайтып, полиция хезмәткәре булып эшли иде. Мине берничә тапкыр клубтан озата кайтты. Тик бергә булырбыз, аның белән гаилә корырбыз дип күз алдыма да китермәгән идем.

Сентябрьдә мин Казанга укырга киттем, Айдар белән юлларыбыз аерылды. Безне, яңа гына студент булган яшьләрне, Арча районы Орнашбаш авылына бәрәңге алырга җибәрделәр. Элек хуҗалыкларда күмәкләшеп бәрәңге алуны күпләр хәтерлидер. Көндезен колхоз эшендә булсак, кичләрен күрше авылда урнашкан клубта үткәрә идек. Язмыш дими ни дисең! Көтмәгәндә, уйламаганда Айдар белән янәдән очраштык. Шул күрешүдән соң гомерлеккә кавыштык.

 — Иптәш егетләр белән клубка концерт карарга килгән идек. Люзия белән бер-беребезне таныдык. Телгә бик оста, җитез, чая кызны беренче күрүдә үк ошаттым, үземнеке итәчәкмен дип үз-үземә сүз бирдем. Башта укуын тәмамларга, аннары гына кияүгә чыгарга җыенуын ишеткәч, вакыйгаларны тизләтергә булдым. Урлап өйләнергә туры килде. Аннан соң, авылга кайткан саен әти-әни колак итен ашый: кайчан өйләнәсең, диләр иде», — дип искә ала ул чакларын Айдар.

 — Башкага кияүгә китәр дип курыккандыр. Хәзер генә көлеп искә алам, ә ул вакытта бик нык курыктым. Өч егет клуб алдында машинага төртеп керттеләр. «Алып киткән җиргә кире илтеп куегыз!» — дип юл буе еладым. «Әти белсә, кирәгегезне бирә, ул мине барыбер килеп алачак», — дидем. Хәтерлим: чокыр-чакырлы, пычрак юл. Машина авыл эченә керә алмый. Айдар мине капка төбенә кадәр күтәреп кайтты. Ул әниләренә кыз алып кайтам дип әйтеп киткән, алар әзерләнеп көтеп торалар иде. Ул төнне мин урындыкта үткәрдем, утырган җирдән изрәп йоклап киткәнмен. Иртә белән Айдар әти белән әнине алып кайткан. Никах уку өчен мулла да чакырдылар. Әти: «Каласыңмы, өйгә кайтасыңмы?» — дип сорады. Урланган кыз кире кайтса, адәм рисвае була бит инде ул. Шуның өчен калдым, — ди Люзия.

«Көтеп алынган кызыбыз унсигез көннән соң үлде»

Яшьләр ике арада, авыл һәм шәһәр арасында яши башлый. Люзия укуын читтән торып тәмамлый. 1998 елны укып бетереп кулына диплом алгач, Теләче районына өстәмә белем бирү укытучысы булып эшкә кайта ул.

Гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана, йорт салу өчен төзелеш эшләрен башлыйлар. Дөньяларын тагын да түгәрәкләндереп, кызлары туа. Тик һич көтмәгәндә, иң бәхетле мизгелләрендә Якуповларның капкасын кайгы җиле кага. Бала кайгысын дошманыңа да күрсәтмәсен, ди безнең халык. Кайгыларны да вакыт юа дибез, тик ана кайгысы, бала кайгысы юыла микән? Нарасые хакында сөйләгәндә әңгәмәдәшемнең күзләре тулы әйтеп бетергесез сагыш һәм яшь иде. «Истәлекләр яңарган саен җаным сулкылдый», — ди Люзия.

 — Гаилә корып яши башлаганнан бирле сабый сөю турында хыялланган булсак та, Аллаһы Тәгалә безгә бу көнне бик көттереп кенә бирде. Барлык медицина күрсәткечләре буенча сау-сәламәт булсак та, мин озак вакыт йөккә уза алмадым. Ярый әле Айдар: «Булыр, борчылма», — дип, гел тынычландырып килде үземне. Чынлап та, бераздан ата-ана булу бәхетенә ирештек. Бик татлы, көтеп алынган кызыбыз туды. Тик унсигез көннән соң балабыз үлде. «Внутриутробная инфекция» дигән диагноз куйдылар. Бу сабый киләчәккә корган планнарны, бәхетле, мәхәббәтле тормышыбызны алып киткән кебек булды», — ди Люзия.

«Айрат утырмый, гәүдәсен тота алмый иде»

Хәсрәт бер ишек шакыса, түргә үк узмый китми, диләр. Гаилә өчен бу әле сынауларның башы гына була.

 — 2000 елда Айдарны контракт буенча Чечняга эшкә җибәрделәр. Бу айлар икебез өчен дә бик зур сынау булды. Шул вакытта кабаттан балага узганымны белдем. Тик табиблар бала төшү куркынычы зур булуы хакында әйттеләр. Көмәнем җиде айлык чакта хастаханәдә саклануда ятып чыгарга, тиешле дәвалану алырга туры килде. 2003 елның апрель аенда Айрат улыбыз җитлекми, сигез айда туды. Сөенечемнән еладым, әмма безне алда тагын нинди авырлыклар көтәсен әле күз алдыма да китерә алмый идем, — дип, булган вакыйгаларны күңелендә яңартты Люзия.

 — Җиде айга кадәр балада әллә ни тайпылышлар сизмәдек. Җитлекмичә туган сабый булгач, үсеш этаплары вакытында туган балаларныкына караганда соңара бит, без дә шуңа сылтадык. Тик ана буларак, тора-бара мин борчыла башладым. Айрат башка балалар кебек утырмый, гәүдәсен тота алмый иде. Әмма табиблар да бала үсешендәге тоткарлыкларны җитлекмичә тууга бәйләп аңлатты. «Егыласымны белгән булсам, алдан салам түшәп куйган булыр идем», — дибез бит. Без дә алдан белгән булсак, нинди дә булса чарасын күргән һәм дәвалаган булыр идек. Тик табиблар балама 1,3 яшендә генә ДЦП диагнозы куйдылар.

Күңел төшенкелеге булды, баштарак югалып калдык һәм моңа ышанырга теләмәдек. Яшермим, бик авыр булды. Тик Айратның яшәргә омтылышын күрдем. Җырлар җырлый, шигырьләр ятлый башлады. Тормышка теше-тырнагы белән ябышуын аңладым. Шуннан соң мин дә айнып киткәндәй булдым. Туктале, мин әйтәм, нигә шул кадәр төшенкелеккә биреләм соң? Улым исән, акылы эшли. Бу халәт белән килешергә кирәклеген аңладым. Тормышны гөрләтеп алып барырлык көч таба алдым үземдә. Ярый әле ирем Айдар, туганнарым терәк булдылар, — ди Люзия.

«Улымның театр артисты буласы килә»

Ана кеше өчен үз баласыннан да газиз җан иясе юктыр ул бу дөньяда. Сау-сәламәтме, я булмаса язмыш сынавына дучар ителгәнме, нинди генә булмасын, бар йөрәге белән ярата, саклап һәм тәрбияләп яши ул аны. Физик мөмкинлеге чикле улын сабый баладай тәрбияләп, аның өчен җан атып тора Люзия.

Айратның ярат­кан өлкәсе — музыка. Кәефе бул­ганда, сәгатьләр буе җырлап утырырга мөмкин ул. Татар эстрадасы артистлары репертуарында булган барлык җырларны яттан белә. Бик күп концертларда, бәйгеләрдә, хәйрия акцияләрендә һәм спорт чараларында катнаша. Җиңү яулаган өчен бирелгән медаль һәм грамоталарының иге-чиге юк. «Улыбыз музыканы бик яхшы тоемлый. Шуның өчен аны концерт­ларга алып барырга тырышабыз. Бик бирелеп тыңлый. Ул аннан канатланып, сөенә-сөенә кайта», — ди Люзия.

Айрат бисердан матур эшләнмәләр ясарга да ярата.

Ана кешенең иң зур хыялы — улы Айратның йөреп китүен күрү. Гаиләнең бөтен тырышлыгы, көче, акчалар шушы максатка ирешүгә тотыла. Сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дисәк тә, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Улларына ярдәм итәр өчен иң заманча технологияләр, иң тәҗрибәле белгечләрне эзли Якуповлар. Уңай үзгәрешләргә өметләнәләр.

 — Хәзер Айрат зур егет, минем аның белән шөгыльләнергә көчем җитми. Шуның өчен атнага ике тапкыр дәвалау физик культурасы кабинетына (ДФК) йөрибез. Безнең Теләче районында ДЦП диагнозы белән авыручы балалар саны 13кә җитә. Авыру балаларга уңай шартлар тудырырга тырышсалар да, проблемалар да юк түгел. Шуларның иң мөһиме — тренер һәм инструкторларга кытлык. Районда спорт объектлары да, бу объектларга йөрүче физик мөмкинлекләре чикле балалар да бар, тик алар белән шөгыльләнергә теләүчеләр генә юк. Айрат белән атнага бер тапкыр бассейнга йөзәргә йөрибез. Үземә генә кыенга туры килә шул, — ди Люзия.

 — Район җитәкчелеге ярдәм итәме? Бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткәнегез бармы? — дип сорадым Люзиядән.

 — Нәрсәдер эшләделәр дип, өзеп кенә әйтә алмыйм. Социаль яклау хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар гел ярдәм итә. Җиденче сыйныфка кадәр Айратны өйгә килеп укыттылар, аннан соң укуны коррекцион класста тәмамладык. Улым киләчәк тормышын сәнгать өлкәсе белән бәйләргә тели. Театр артисты буласы килә, — ди Люзия.

Айратның әнисенә булган яратуына сокланып утырдым. Гаилә архивыннан фотолар караганда, «Карале, яшь вакытта һинд киносындагы кызлар кебек чибәр булганмын икән», — ди Люзия. «Әни, син минем әле дә бик матур, бик чибәр», — дип Айрат аны кочаклап алды.

«Табиблар авыру бала туачак диде»

Уллары җиде яшькә җиткәндә Якуповлар тагын бер сабый сөю теләге белән яна башлый, Айрат та сеңлекәш кирәклеге хакында әйтә. «Ясалма юл белән, ягъни ЭКО ярдәмендә балага уздым. Тик 12 атнадан УЗИдагы белгеч коточкыч яңалык әйтте: „Балагыз үсүдән туктаган“, — ди. Бу хәсрәтне дә эчкә йотып, уздырып җибәрдек. Айдар белән төрле белгечләргә йөрдек, кабаттан анализлар тапшырдык. Нәтиҗәдә, безнең кан төркемнәренең туры килмәве билгеле булды. Табиблар: „Балага уза калсаң, ул барыбер авыру булып туачак яки үләчәк“, — диделәр. Сәламәт бала табуга 40 процент кына гарантия бирделәр», — дип искә ала Люзия.

Якуповлар тәрбиягә бала алырга карар кылалар. Чит балага әти-әни булу өчен түземлек, сабырлык кирәк, моны булдырырбызмы, уртак тел таба алырбызмы дигән уйлар булуы бик табигый. Ләкин Айдар белән Люзия барлык икеләнүләрне читкә куялар, чөнки аларның бу теләкләрен туганнары да хуплый.

 — Айрат бик еш уйнарга иптәш юклыктан зарлана, «Энекәш яки сеңелкәш алып кайтыгыз миңа», - дия башлады. Үземнең дә кыз бала яратасым килә иде. Талны яшьли бөгү җиңелрәк диләр бит, шуның өчен яңа туган, кечкенә бала алырга теләдек. Туганнар да гаилә тәрбиясен кечкенәдән сеңдереп үстерү яхшырак булачак, диделәр. Тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар өчен махсус курслар да уздык. Якын-тирә приютларга анкеталар юлладык, тик җавап хатлары килмәде. Берничә тапкыр приютка үзебез дә бардык, ләкин безгә һәрвакыт катлаулы авыруы булган балаларны тәкъдим иттеләр. Шулай йөри торгач, өметебезне өзеп, бу эшкә кул селтәгән идек, — ди Люзия.

«Диләрә безгә гомерлеккә кайтты»

Ике елдан соң Якуповларга приюттан шалтыратып, биш яшьлек кызны тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр. Диләрә яңа гаиләгә бик тиз ияләшә. Кайткан көнне үк «әти-әни» дип эндәшә башлый, кире приютка кайтырга теләмәвен әйтә һәм абыйсы Айрат белән дә уртак телне тиз табалар.

 — Диләрәне безгә «кыргый кыз» һәм барлык кеше белән дә ачылып сөйләшми, диделәр. Бездән алдарак бер гаилә килгән булган, ул аларны үзенең янына якын җибәрмәгән. Мин дә борчылдым, безнең белән аралашмас дип уйладым. Без документлар тутырган арада кызымны алып килделәр. Үзе матур, үзе чәнечкеле. Нәкъ керпе баласы кебек. Күзләребез очрашты, мин аны кулыннан җитәкләп, хәлләрен сораштым. Диләрә кырын гына карап, башын чайкап кына җавап бирде. Татар телен бик белми, русча гына аралаша. Безгә озак ияләште дип әйтмәс идем. Икенче тапкыр приютка килгәч, ул безгә кунакка кайтырга ризалык бирде. Шунда тәрбияче апайлары аңа берничә күлмәген, кирәк-яракларың алып чыгарга кушты. Тик ул барлык әйберләрен җыеп куйган да: «Мин бит аларга гомерлеккә кайтам» — диде. Менә шуннан соң бу бала безнеке булачагын аңладык, — ди Люзия.

«Ул кәгазьдә генә тәрбиягә алынган бала, ә чынлыкта, үзебезнеке кебек якын»

 — Күтәреп алып чыгып, машинага утырттык. Бала бер миңа, бер Айдарга карап алды да, берни эндәшмичә туп-туры утырып кайтты. Безнең гаиләгә килүенең икенче көнендә үк Диләрә безгә «әти-әни» дип әйтергә теләвен белдерде. «Мине беркая да җибәрмәячәксезме?» — дип сорый иде. Шул вакытта елый идем. Ул кәгазьдә генә тәрбиягә алынган бала, ә чынлыкта, үзебезнеке кебек якын һәм кадерле. Айратны да, Диләрәне дә тигез яратабыз. Балаларым икесе дә туган җанлы булып үсә, бер-берсе өчен җан атып торалар. Диләрәгә бераз катырак эндәшсәк яки кисәтү ясаганда Айрат аны яклап чыга. Диләрәсе дә «абыем» дип кенә тора. Кибеттә аңа берәр тәмле әйбер ала калсак, ул аны абыйсына да алырга куша. Балалар бакчасында сок, печенье, алма биргән вакытта да яртысын Айратка күтәреп кайта, — ди Люзия.

Якуповлар Диләрәне саф татар телендә аралашырга өйрәткән. «Безгә кайтканда кызым татарча бик начар сөйләшә иде. Тик тора-бара без аны татарчага өйрәттек. Хәзер татар телендәге китапларны яратып укый», — ди Люзия.

 — Җаваплылык зур бит, Диләрәне тәрбиягә алырга курыкмадыгызмы? — дип сорадым.

 — Җаваплылык зур, сүз дә юк. «Үкенмисеңме? Ул бала үскәч нинди була бит әле» — дип тә әйтүчеләр табылды. Беркайчан да үкенгәнем булмады һәм булмасын иде. Балаларым бик тәртипле, сүзне тыңлыйлар. Аларны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләп үстерергә насыйп булсын иде.

Төрле сүзләр ишетергә туры килде. Без кызыбызны нәрсәгәдер өмет итеп, дәүләттән ярдәм сорар өчен алмадык. Ярдәм көтеп яшәмибез. Барысын да үз тырышлыгыбыз белән булдырырга тырышабыз. Балаларны да эшкә өйрәтеп үстерәбез. Бакчада да эшлиләр. Гел безнең янда кайнашалар. Ашарга пешергәндә, савыт-саба юганда, өй җыештырганда минем төп ярдәмчеләрем алар, — дип елмая ул.

Аллаһы Тәгалә көчле кешегә генә мондый авырлыклар җибәрәдер, тормыш юлын узганда кискен борылышлар ясыйдыр. «Мин күп нәрсәгә өйрәндем. Тормышка башкача карый башладым. Хәзер һәр көннең кадерен беләм. Нинди генә авыр вакыт булса да югалып калмаска, иң мөһиме — тормышны яратырга кирәк», — ди Люзия Якупова.