Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

57 ел бергә гомер итүче Нуриевлар: «Хатын-кыз тиз кыза торган булмаса, әйбәт»

Тигез картлык нинди икәнен күрәсем килде. Шул нияттән, Байлар Сабасында илле җиде ел бергә гомер итүче Зәкия апа һәм Госман абый Нуриевлар белән күрештем. Мин килеп керүгә бабай әбинең колак аппаратын кидереп куйды. «Яшь килеш ишетмим дип йөргән була», — дип шаяртып алырга да өлгерде.

news_top_970_100
57 ел бергә гомер итүче Нуриевлар: «Хатын-кыз тиз кыза торган булмаса, әйбәт»
Ләйсән Мусина фотосы

«Сугыштан кайтты да, юкка да чыкты»

Госман абый — Саба районы Бигәнәй авылыннан, Зәкия апа — күршедәге Чәбки-Саба авылында үскән. Балачакларының бәхетен сугыш урлаган…

Госман бабай үткәннәрен искә алып, болай дип сөйләде:

— Әти сугыштан кайтты да, юкка да чыкты. Безнең белән тормады, аны Юлбатка авыл советы председателе итеп куйдылар, аннары Сабага алдылар. Берсендә кемгәдер урман буеннан печән чабарга рөхсәт иткән булган, шуның аркасында кулга да эләккән. Соңрак Сабада икенче хатынга өйләнде дә, Әлмәткә күченделәр, баласы туды. Мин гаиләдә иң олысы, әтисез үскәч, үзең буласың инде хуҗа. Укырга бишенче класстан соң йөрмәдем, сеңлекәш тә бәләкәй, аны да карарга кирәк. Әни дә эшләмәсә, бөтенләй ачтан үләргә генә кала. Авылларга йөреп тегү тегеп, бабай ярдәм итте безгә. Өйләр дә бик бәләкәй иде ул чакта, кысынкы. Элеккеге йортлар белән чагыштырсаң, хәзер оҗмах, моннан да артык була алмый. Ул чагында ипи дә юк, кычыткан, алабута ашап үстек, басудан черек бәрәңге җыйдык. Кеше барыбер чыдаган, хәзер зарланучылар, авыручылар күп. Күрәсең, безнең сәламәтлеккә элек кычыткан ашауларның файдасы булгандыр. Печәнчеләргә шушының хәтле (Госман абый уч төбен күрсәтә) ипи алып төшәләр, шуны су белән ашап, көнозын челләдә печән әзерләдек, — диде ул.

«25 яшьтә миңа „карт“ дигән мөһер сугылды»

Авырлык булса да, яшьлек белән күңелле булган. Госман абый да хыялланып ат көтүе көткән, уракка йөргән, көч керә башлагач, тимерчелектә эшләгән. Юкә агачыннан чабата үрергә өйрәнгән. Өйрәнми булмый, аякка кияргә дә юк заманнар!

— Тотынсам, хәзер дә үрәм инде мин аны. Армиядә Польша белән ике арага, чиккә эләктем. Биш елга якын йөрелде читтә. Красноярскийга комбинат төзергә җибәрделәр, шоферлыкка да шунда укыдым, — дип солдат чакларын да искә алды ул. — Армиядән кайтып егерме көн үткәч, сельпога шофер булып эшкә кердем. Элек сельпо бар иде бит, хәзер юк инде, бетте ул.

Кибетләргә товар ташучы егетнең Бигәнәй авылы кибетендә эшләүче Зәкия исемле чибәр кызга күзе төшә. Башкалар эләктергәнче, кулын сорый сөйгәненең. Бу вакытта кызга — унтугыз, егеткә егерме биш яшь. «Ай, иртә чыккан ул кияүгә, бераз йөреп каласың булган дип үзенә дә хәзер әйтәм», — дип шаярта Госман абый.

Яшь арасындагы аерма сизелмәдеме?

— Сизелмәде, кыз кеше егеттән өч-дүрт яшькә яшьрәк булырга тиеш ул. Хәзер дә әйтәләр бит аны. Хатын-кыз тел ягына да, аң ягына да иртәрәк җитешә. Бөтен кешенеке дә алай да түгелдер, бу холыкка да карый. Элек утызда да өйләнмәгән егетләрдән «карт», дип көләләр иде. Әле мине дә карт диделәр, армиядән егерме биш яшьтә кайтуым булды, «карт» дигән мөһер сугылды, –ди Госман абый.

Зәкия апа сүзгә кушыла:

— И-и-и мине аптырап бетерделәр, ник йөрисең аның белән, карт бит ул, дип.

Менә элек ничек булган! Егерме бишнең өске ягына чыккан егет картка саналган. Хәзерге заманда утыз бишләр тирәсендә дә ыспай, өйләнмәгән «яшь» егетләр бар әле. Һәр заманның үз таләпләре шул.

«Туйларда рәхәтләнеп җырлаучы да юк»

Госман абый, сезнең чорда туйлар ничек уза иде?

— Ул чагында аракы юк, бал әчеттек. Колхоз акчаны алтмыш икенче елны гына бирә башлады бит, аңа хәтле хезмәт көненә таяк кына куйдылар. Өстәлдә аш, бәлеш, чәй ризыклары. Гармунга кушылып җырладык, ишегалдына чыгып биеп кердек. Таңга кадәр дәвам итә иде туйлар. Балны күпме эчкәнне чамалап булмый бит аны, өстәлгә башын куеп йоклап калучылар да булгалады. Идәнгә тезелешеп тә йоклыйлар иде. Туй дигәннән, тагын бер тарих искә төште. Бервакытны дуслар белән бик күңелле итеп Яңа елны каршыладык. Сәгать дүрткә савымга барасы терлекче кызлар Яңа ел каршылаудан туп-туры фермага киттеләр. Нинди күңелле чаклар булган! Хәзер бит заказ биреп, акча түлисең дә бетте-китте. Билгеләнгән урыныңда тик утырасың да, вакыт уздырып кайтып китәсең, туйларда рәхәтләнеп җырлаучы да юк анда. Оныгыбызның туена барган идек, ямен тапмадым мин аның.

Әле тагын бәрәңгеләр утыртып бетергәч, чәчү эшеннән соң, «Җомга уеннары”на төшә идек болынга. Егетләр, кызлар таныша, кавыша торган уен бу. Юлбат, Тенеки, Бигәнәй, Җөри, Тиләҗедән, әллә ничә чакрым ераклыктагы авыллардан җәяүләп киләләр иде. Яшьләр бик күп була. Сугышулар булмасын, дип районнан милиция дә төшә, кибет тә килә. Менә шушы май айларында башлана иде уеннар.

Егерме биш ел кайнана белән яши Зәкия апа.

— Мин күбрәк урамдагы эшләрне карарга тырыштым, әни өйдәге эшләрне карады, балаларны үстереште. Нәрсә эшләсәң дә гаеп итеп, әйбер әйтмәде, үзе дә бик тырыш иде. Үз әнием янында унтугыз ел, кияүгә чыкканчы гына яшәдем, ә монда егерме биш ел. Кайнанам да үз әниемә әйләнеп беткән иде, — ди Зәкия апа.

Өч бала үстергәннәр Нуриевлар. Егерме биш ел тирәсе авыл тормышы белән гөрләтеп яшәгәннән соң, Госман абыйга эш урыныннан Сабада йорт бирәләр. Шуннан соң гаилә Сабага күченә. Бүгенге көндә Бигәнәйдәге төп нигездә уллары Фидәил абый гаиләсе белән яши. Фидәил абый - туган авылында имам.

— Дингә ныклап Фидәил әйтүе буенча кереп киттек. Ул үзе яшьтән, егерме биш яше тулганчы ук дин белән кызыксынды. Дүрт кызлары бар, барысын да «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укытты. Дини егетләр белән танышып, кайберләре кияүгә дә чыкты, — ди Госман абый оныклары өчен сөенеп.

Намаз укуның рәхәте нидә? — дип сорыйм үзләреннән.

— И-и-и рәхәт инде, рәхәт булмыйча, тегенди-мондый уйлар онытыла, рәхәтләнеп шуңа кереп китәсең. Аллаһы Тәгалә ишетә бит Ул, минем теләкләрем гел кабул булып тора. Балалар өчен сорыйм, безнең әти-әниләр дә безнең өчен шулай сораганнардыр дип уйлыйм, — ди Зәкия апа. — Минем әни дә бик дини, абыйлары да мулла булган. Әле дә күз алдымда, ураза вакытларында әни урактан кайта да, хәл алырга базга төшә иде. Авыр елларда да ураза тотучылар, намаз укучылар күп булган.

— Бер уйлаганда физзарядка шикелле дә бит әле ул, бил дә авыртмаска әйбәт. Намаз укыгач, күңел тыныч, кайчан җитә икән, дип сәгатьне гел карап торабыз, — дип бабай да әбинең сүзен җөпли.

«Ошыймы дип сорамый бит ул синнән, ашыйсың»

Илле алты ел бергә гомер итеп, тигезлектә балалар үстергән пардан, тормыш иптәше сайлаганда кайсы ягына игътибар итәргә икән, дип тә кызыксындым.

— Балам, атасын-анасын да карарга кирәк. Эчми, акыллы дип, үзем шунысына карап чыктым инде кияүгә, — дип, яшь буынның киләчәге өчен борчылып җавап бирде Зәкия апа. — Үзебезнең кызлар кич чыкканда баштан яулыгыгызны салмагыз дип әйтеп кенә тора идем. Алар көләләр дә, чыгып китәләр иде инде, яшьлек бит.

— Хатын-кыз акыллы, сабыр, тиз кыза торган булмаса әйбәт. Кайбер кеше зерәгә кызып китә торган була, — дип киңәш бирде Госман абый егетләргә. — Хәзерге яшьләр безнең шикелле түгел шул инде, икенче төрле, синең әйткән керми аларга, көләләр генә.

Иргә хатыны пешергән ризык ошамаган очракта нишләргә, Госман абый?

— Ошамый дип, ошый инде ул. Ошыймы дип сорамый бит ул синнән, ашыйсың. Без бит юктан күтәрелгән. Калайны кадак белән тишеп, үзем угыч ясадым, шуннан бәрәңгене уып ашый идек. Куллар калмый, тирене ертып бетерә. Кечкенәдән үк шул бәрәңгегә он кушып ипи пешердек.

Хәзер заман икенче төрле шул, дип еш кабатлады бабай.

— Элек кеше бердәмрәк иде. Бозау суйгач, бөтен урамны чакыра идек, башкалар да шулай. Авылларда капка төбендә утыру гадәте дә юкка чыкты. Хәзер телевизорлар бик куәтле. Бигәнәйдә вакытта беренчеләрдән булып телевизор алдык, бөтен авыл җыела иде карарга. Үзебезнең өйдә үзебезгә басып торырга да урын булмый иде хәтта. Хәзер авыл үлгән тек үлгән. Кеше бай, бөтенесе менә шушы нәрсәдә. (Госман абый телефоныма төртеп күрсәтә) Шунысы шөкер, хәзер кеше тук яши, хәерчеләр юк, элек өй саен кереп соранып йөрделәр, гел нәрсә дә булса да биреп чыгардык.

Балаларны тормышта югалып калмаслык итеп ничек тәрбияләргә?

— Яшьтән иркә булса, бала үскәч тә шуны ук эшли. Вакытында таләп итү дә, мактау да кирәк. Бәләкәй вакытта улым абзар себереп куйган. Матур итеп себергәнсең икән, дип мактагач, и, аңа сөенүләре. Бала эшләгәннең артыннан сиздерми генә үзең эшләп алсаң да, үсендереп, мактап торырга кирәк, — ди зирәк карт.

Тигез, бәхетле картлыкка җитү өчен дөнья малы өчен артык борчылмаска, эшләргә дә эшләргә, аракы эчмәскә, намаз укырга киңәш бирде Госман абый белән Зәкия апа. Юклыктан күтәрелгән, ашарга булмаган заманнарда да гаиләдә татулык саклап калып яши алган парлар һәркемгә үрнәк. Хәзерге заман яшьләренә дә өлкәннәрнең фикерләренә, үрнәкләренә таянып, үзләренчә булдырып, ныклы, бәхетле гаиләләр корырга насыйп булсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100