Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Мәләкәстәге фаҗига, Төхвәтуллин үпкәсе, «Казан феномены»н җиңү тарихы

Бу атнада «Интертат»та чыккан иң кызыклы, иң укылышлы, иң шәп язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Мәләкәстәге фаҗига, Төхвәтуллин үпкәсе, «Казан феномены»н җиңү тарихы

Мәләкәстән репортаж: фаҗига булган йорт, пар кабердә туңган чәчәкләр… Кем гаепле?

24 гыйнвар иртәсендә бөтен республиканы Тукай районы Мәләкәс авылында булган коточкыч фаҗига тетрәндерде. «Интертат» хәбәрчесе канлы вакыйга булган авылда булып кайтты, мәрхүмнәрнең якыннары һәм авылдашлары белән аралашты.

Мәләкәс авылының бер йортында якыннары 21 яшьлек Алсу Собашникова һәм аның якын туган — 18 яшьлек Сабринаның пычак белән чәнчеп үтерелгән җансыз гәүдәләренә тап булалар дип язган идек. Бу җинаятьтә Алсуның ике көн алдан гына язылышкан законлы ире — 25 яшьлек Тимур Прохоров төп гаепле кеше дип фаразланды. Тикшерү комитеты сүзләренчә, Тимур якыннарын үтергәннән соң өсләреннән бикләп чыгып киткән. Чаллыга барып массаж ясаучыга кергән. Хезмәтләре өчен түләргә теләмичә, аңа карата көч кулланган (көчләгән дип тә язалар), аңыннан яздырганчы кыйнаган. Соңыннан М-7 трассасының Алабуга тирәсендә әтисенең ау мылтыгыннан үзен үзе атып үтергән… 

Бу тикшерүчеләр версиясе. Ләкин авыл халкы әлеге фаразлар белән килешергә теләми. Чөнки алар Тимур һәм Алсу белән бер авылда яшәгән, аралашкан. Мәләкәс халкы Алсуны кулларында гына күтәреп йөртмәгән, әдәпле Тимурның бу коточкыч җинаятьне кыла алуына ышанмый. Авылдашларының бүген теләге бер — чын җинаятьчене тапсыннар, ә Тимурны акласыннар иде. «Инде арабызда булмаса да, аның исемен пычратуларын теләмибез», — ди халык. Мәләкәслеләр, аеруча мәрхүмнәрнең якыннары, яшьләрне җирләгән көнне бирегә килеп комментарийлар җыеп йөргән интернет-басмалар һәм телевидениегә дә үпкәле. Халык журналистларны яшь парны якыннан белмәгән, «аек көне аз булган» геройлардан ялган мәгълүмат җыеп, шуны таратуда гаеплиләр.

Мондый аяныч хәлләр вакытында мәрхүмнәрнең якыннары белән сөйләшү мөмкин түгел диярлек. Шулай да батырлыгымны җыеп, Тимурның әнисенең бертуганы Зинаида апаның фатир ишеген шакыйм. Ике катлы күп фатирлы йортта торалар. Журналист икәнемне белү белән ул фатир ишеген яба башлый:

— Китегез, йөрмәгез. Чын күңелемнән рәнҗим барыгызга да. Әллә нәрсәләр язасыз. Юк! Юк! Безнең бала түгел! Чебенгә дә тия торган бала түгел ул. Тапсыннар җинаятьчене, тиешле җәзасын бирсеннәр, безнең бала түгел. Башка сүз әйтә алмыйбыз, — дип ул, үксеп елый-елый…

Ул арада безнең тавышка Зинаида ханымның ире чыгып, әңгәмәдәшемне алып кереп китә. «Кереп китмәгез, зинһар, сөйләшик», — дип ялваруларым җавапсыз кала. «Безнең бала түгел!» — ди йорт хуҗасы, ишекне шапылдатып ябып. 

Тимурның бертуган абыйсы Артур белән телефон аша элемтәгә керә алдык. Ул гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Бердәнбер туганын фаҗигале төстә югалткан Артур күз яшьләрен тыеп тора алмады.

— Мин энемә үз-үземә караганда да күбрәк ышана идем. Хәзер мин дөреслекне эзләү юлында. Үзем дә МВД системасында эшлим, ничек булса да Тимурның гаебе юклыгын исбатларга тырышачакмын. 

Тимур гадел егет булды. Акчаны да бары тик гадел юл белән генә эшләде. Бер генә тискәре сыйфатын да атый алмыйм… Аның кебек олы йөрәкле кеше беркемгә дә кул күтәрә алмый. 

Алсуын күз карасыдай саклады. Хастаханәләргә барырга кирәк вакытта эшеннән сорап, иртәнге 3ләрдә чыгып китәләр иде Казанга. Әле бу өйләнешкәнче. Бер сүз белән әйткәндә, кадерләде һәм кайгыртты ул аны. Интернетта Тимур турында күпме пычрак нәрсәләр язалар. Минем моңа күңелем әрни. Энемнең чиста исемен пычраталар, — ди Артур.

Яшьләр язылышып кайткан көнне барлык туганнары белән җыелышып утырганнар. Ә икенче көнне авылда бергә уйнап үскән дус-ишләре җыелган. Әле ул көнне дә тормыш иптәшенең авылыннан Чаллыга килешли Артур гаиләсе белән Мәләкәскә кереп чыккан.  

— Алсу күз ачып йомганчы өстәлләр әзерләде, бергәләп чәйләр эчтек. Бөтенесе дә әйбәт иде, елмаеп озатып калдылар. Ә иртән…

Мәләкәскә үз өебезгә кайткан кебек кайтып керә идек. Әни үлгәннән соң өйнең буш тормавы, Тимурның өйләнеп, туган нигезебездә тормыш куоруы бик сөендергән иде. Икесе дә тырыштылар. Аларның бакчаларында ниләр генә үсми иде… Барлык яшь парлар үрнәк алырлык пар иде бит, — дип өзгәләнде Артур. 

Әлеге язма чыгар алдыннан суд-медицина экспертизасының беренчел нәтиҗәләре билгеле булды. «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итүенчә, экспертлар Тимурның башында күпләгән гематомалар булуын ачыклаган, аның башта кыйналган булуын, аннары исә урамда башына мылтыктан атканнарын әйткән. Соңыннан егетнең мәетен машинасына утыртып калдырганнар. Экспертлар автомобиль эчендә исә бер тамчы да кан булмавын сөйләгән, дип яза газета.

Мәрхүмнәрнең туганнары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз! Нинди булуына карамастан, чын дөреслек тизрәк ачылсын иде.

Ришат Төхвәтуллинның Камал театрына карата өч ел дәвам иткән үпкәсе: кем хаклы?

Җырчы Ришат Төхвәтуллин туры эфир вакытында Камал театрын тәнкыйтьләп чыкты. Телеграм-каналлар язуынча, җырчы театр турында «авыл клубыннан да хуже» дип сөйләгән. Татарның символы булган театр турында шундый кискен нәтиҗә ясарга нинди сәбәп булган?

Ришат Төхвәтуллин Камал театрында Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган «Тормышмы бу?» спектаклен караган. 2019 елда! Биредә сүзне нәкъ шуннан башларга кирәктер. Үткәндәге вакыйгаларның нәрсәдән чыгып бүген генә яңартылуы аңлашылмый һәм сораулар тудыра.

Җырчының күңелсезлекләре театрга килү белән үк башланып киткән. Артист билет алган урыннарның буш булмавы, анда башка тамашачылар утыруы ачыкланган. Ә Ришатка спектакльне балконнан карарга кушканнар. Гардеробтагы апа танып кына залда буш урыннар юнәткән. Дөрес, спектакльнең икенче бүлеген җырчы үз урынына утырып карап бетергән. Чөнки театрның директоры чыгып, Ришатның урынын алган тамашачылардан гафу үтенгән (аннан үтенмәгән!) һәм аларны башка җиргә күчереп утырткан.

Спектакльнең куелышы да театрларга сирәк йөрүче Ришатны гаҗәпкә калдырган. Татар сәхнәсендә андый нәрсәләр күрерермен дип уйламаган җырчы спектакльдәге шәрә күренешләрне тәнкыйтьләп чыкты.  Ләкин нәрсә генә булмасын, татарның милли-мәдәни үзәге булган Камал театрын авыл клубы белән чагыштыру бернинди кысаларга да сыймый кебек. Бу сүзләре белән нинди тарихы булган Камал театрын да, тырышып-тырмашып яшәп яткан авыл клубларын да рәнҗетмәдеме икән Ришат? Аннан, мондый конфликтларда бер як кына гаепле була алмый.

Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов әйтүенчә, биредә сүз 2019 елның көзендә булган вакыйга турында бара. 

— Театр хезмәткәрләре, каршы алучылар танылган артист белән килеп чыккан әлеге очракны бүген дә бик яхшы хәтерли. Ришат Төхвәтуллинның аның урынын кемдер алган дип балконга сылтап калдыру сәбәбе ул түгел. Андый очракларда администратор билетларны тикшерә һәм проблеманы хәл итә. Эш Ришат Төхвәтуллинның спектакльгә соңга калып килүендә. Өченче кыңгыраудан соң тамаша залына керү тыела. 

Татар эстрадасы вәкилләренең Камал театрына йөрүе безне куандыра. Әмма кагыйдәләр барлык тамашачылар өчен дә бер үк. Хәтта популяр артистларга да искәрмәләр ясамыйбыз. Биш минутка соңга калса, тамашачы залга бары тик антракт вакытында гына уза ала. Өченче кыңгыраудан соң тамашачы театрдан антрактка кадәр билетта билгеләнгән урынны бирүләрен таләп итә алмый. Бу һәркемгә билгеле булган Бөтенроссия театрлары тәҗрибәсе. Нәкъ менә шушы кагыйдәләр ярдәмендә театрлар үзара хөрмәт атмосферасын саклап кала ала.

Шулай ук Ришат Төхвәтуллинның Айдар Җаббаров куйган, үз вакытында 6 номинациядә «Алтын битлек» Милли театраль премиясенә номинацияләнгән «Тормышмы бу?» спектаклендә мантыйкка нигезләнеп күрсәтелгән ялангач тәнгә генә игътибар итүе бик кызганыч. 

Кызганыч, кунагыбыз спектакльдә күтәрелгән башка тирән һәм мөһим мәсьәләрне күрмәгән, актерларның уены белән мавыкмаган, әлеге «идеаль һәм реаль чынбарлык арасындагы мәңгелек каршылыклар турындагы» нечкә театраль тарихның чын атмосферасын тоя алмаган. 

Ришат, сезне яңадан спектакльләребездә күрергә шат булачакбыз. Башка соңга калмавыгызны гына үтенәбез, — диде Илшат Латыйпов.

Равил Шәрәфиев: «Минем авантюраларга да сәләтем бар»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, мөгаен, иң популяр татар артистыдыр. Аның белән әңгәмәнең тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга була.

Равил абый, үзегезгә карата җитәкчеләрнең уңай мөнәсәбәтен сизесезме? Бу нәрсәдә чагыла?

ТАССРның Министрлар Советы рәисе булганда Гомәр Исмәгыйлевич Усманов машинасын туктатып төшеп исәнләшә, җылы мөнәсәбәте бар иде. Аның вафаты алдыннан бер мәҗлестә очраштык та: «Син миңа үпкәләп йөрмисеңме?» — ди. «Гомәр Исмәгыйлевич, минем сезгә ихтирамнан башка хисем юк», — дим. Бервакыт ул Мәскәүдән гастрольләрдән кайткач ничек үткәнен чакырып сораштырды. Мин шунда аңа: «Артистларның фатирларын шәһәр үзәгендәрәк итеп булмасмы икән?» — дип үтенеч белән мөрәҗәгать иттем. Чөнки ул вакытта авылларга гастрольләр бик күп иде, төнлә артистларны шәһәр буйлап тарата-тарата өйгә бик соң кайтып керә идек.

Гомәр Исмәгыйлевич: «Проблема түгел бу. Язып бирегез», — ди. Әмма ул вакытта фатирларны беркемгә дә эшләмәделәр, бер Наилә Ибраһимова үзенең үткенлеге белән Татарстан урамында фатир алып калды. Башкалар өчен кыл да кыймылдатмадылар, чөнки Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллин җитәкчеләрдән куркалар иде, ә мин курыкмадым, бөтенесе белән нормаль сөйләшәм. Безнең татарда шундый әйбер бар — рәхәт яшәмәсеннәр әле, интегеп йөрсеннәр, янәсе. Марсельнең оештыру сәләте юк иде аның. Бервакыт әйтәм моңа: «Театрлар чит илләргә чыга, без ник чыкмыйбыз?» — дим. «Чыгармыйлар», — ди. «Чыга белергә кирәк. Тик ятсаң, кем чыгарсын!» — дим. Шуннан кыймылдый башлады. Ганс Сәйфуллинның ниндидер танышлыгы булган да: «Әлдермештән Әлмәндәр» белән Германиягә алып барам», — ди. Спектакльне видеога төшереп җибәрергә генә кирәк иде, кыймылдамадылар. Барырга була иде бит, без чит ил күргән кеше түгел идек.

Чаллыда Рәшит Сәетович дигән башлык бар иде (Рәшит Хәмәдиев — авт.), ул унике кешегә «Ока» бирәм, дигән. Исемлектә мин дә булганмындыр инде, чөнки миңа мөнәсәбәте яхшы иде. Әмма артистларга бирмәделәр, Туфан белән Марсель генә алды, бөтенесенә бирсәң нәрсә була ул аннары, янәсе. Бу — кешенең тар күңеллелеге. Безгә ярап тора иде бит ул.

Вәгъдә ителгән әйбер артыннан сез үзегез кат-кат сорап йөреп бетермисез, әйеме?

Юк. Бервакыт Гомәр Исмәгыйлевичтан фатирны алыштырырга сорап бардым, төнлә еракка кайту рәхәт түгел бит. Кремльдә көтеп торам шулай. Килде бу, мине күргәч: «Мансур Хәсәновичка килдегезме?» — ди. Юк, мин әйтәм, сезгә керәм, дим, сездән түбән кешегә керсәм, барыбер сезгә менеп җитмичә хәл итмиләр аны, дим. Фатирны үзәккәрәк күчерәсе иде дип сорагач, Вишневский урамына күчерде. Әмма шул фатирны миңа бирмиләр генә бит, әлеге фатирны бер сугыш ветераны үзенә сорый икән, котыртканнар тегене. Аптырагач, Усмановның идарәчесенең кем икәнен белдем дә, аның исеменнән Вахитов районы администрациясенә шалтыраттым. «Тиз генә хәл итегез, хәл итмәсәгез, «будут приняты оргмеры», дидем. Сәгать 10да сөйләштем, 12дә местком рәисе Флера Хәмитова: «Шәрәфи, нишләп торасың, бар, тизрәк ордерыңны ал», — ди. Минем шундый авантюра сәләтләрем дә бар. Тагын бер авантюраны сөйлимме?

Кызык! Сөйләгез әле.

Театр белән Үзбәкстаннан гастрольләрдән кайтып киләбез. Коллектив поезд белән кайта, без — Рузия Мотыйгуллина һәм бер сәхнә эшчесе белән самолетка билет алдык. Самолет иртәнге 7дә очарга тиеш. Әмма техник сәбәпләр аркасында самолет очмый дип белдерү ясадылар. Ә икенче самолет кичке 7дә генә була, ди. Мәдәният министры Илтөзәр Алиев вакыты иде, ул гастрольләр ачылышына да килде. Ачылышка Үзбәкстан Үзәк Комитетының беренче секретаре Шәрәф Рәшитов та килгән иде. Аэропорттан 09 номерын җыйдым да, Үзбәкстан обком секретареның номерын сорадым. Рәшитовның приемныен бирделәр. Җыйдым. «Приемная Рашитова слушает», — диләр. «Здравствуйте, это министр культуры Татарстана Алиев», — дим. «Шәрәф Рәшитов белән сөйләшкәндә кайбер артистларның самолетта кайтуы килешенгән иде, тоткарлыклар булмас, диелгән иде. Мин хәзер очам, халык артисты Шәрәфиевны үз урыныма калдырам», — дим. Берзаман «Товарища Шарафиева к начальнику аэропорта», — дип чакыралар. Кыскасы, җиде кеше өч салонлы самолетта Казанга очтык.

Камил Исхаков: «Казаннан җинаятьчеләрне берничә ай эчендә кудык»

Гыйнвар ае республикабызның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее белән тарихка кереп кала. Шуңа бу айда Шәймиев белән тыгыз эшләгән, якын аралашкан шәхесләрдән фикер җыйдык. Бер көнне 1989-2005 елларда Казан мэры булып эшләгән Камил Исхаковка шалтыраттык. «Минтимер Шәрипович турында телефоннан гына сөйләп буламыни?! Мин аның белән эшләгән елларны берничек тә берничә җөмләгә генә сыйдыра алмыйм», — дип, очрашып сөйләшергә теләк белдерде ул.

Ярты сәгатьлек булыр дигән сөйләшү ике сәгатькә сузылды. Бүген Камил Исхаков Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе булып эшли. Ә мэр булган еллары эшчәнлегендәге иң якты еллар дип хәтеренә сеңгән.

— «Казан феномены» дигән төшенчә бар иде. Бездә җинаятьчелек югары дәрәҗәдә иде бит. Җинаятьчел бизнес, акча, караклык, үтерүләр… Түзәрлек түгел иде, нәрсә эшләргә белмәдек. Казан эчке эшләр идарәсе җитәкчесе көчле кеше иде. Алар безгә һәр иртә вазгыятьне җиткерә… «Камил Шамилевич, ниндидер чаралар кирәк, ул кеше икәнен төгәл беләбез, ләкин тоткарласак та, судсыз өч тәүлеккә генә ябарга ярый бит», — диләр. Законда аларга эшләргә комачаулаган әйберләр күп иде, ә җинаятьчеләргә шул гына кирәк тә. Ул миңа: «Суд һәм тикшерүсез 3 тәүлек урынына 15 тәүлеккә ябыйк», — ди. Ә мин: «Әйдә, 1 айга», — дим. Ул шаккатты. Шул чараларны эшләдек.

Мин Минтимер Шәриповичка кердем, берәү булса, куып чыгарыр иде, «Син нәрсә, закон бозасың бит», — дияр иде. Бүтән субъектларда шулай булды да ул, беркем берни эшләмәде. Ә ул дөрес аңлый белде һәм аның ярдәме белән Югары Советка чыгып, җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча чаралар турында закон кабул иттек. Россия законнарын да бозып бит ул…

Нәтиҗәдә, Казаннан җинаятьчеләрне берничә ай эчендә кудык. Алар башка шәһәрләргә таралышты. Аннары безне Россия җитәкчелеге: «Сез нәрсә эшлисез, нинди башбаштаклык бу?!» — дип сүгеп тә карады. Без түздек һәм шушы фикердә каты тордык. Чөнки бүтән чарасы юк иде. Аннары бер елдан Россия җитәкчелеге нәкъ шуны кабул итте. Күз алдыгызга китерәсезме?! Минтимер Шәрипович ничек алдан күреп эшли белгән! Бөтен авырлыкны үз өстенә алды. Аннары Ельцин да указ имзалады. Россиядә чәчәк аткан җинаятьчелекне шулай баса башладык.

СССРда катгый кагыйдә бар иде: метро турында 1 млн кешесе булган шәһәрләр генә хыяллана ала. 1977 елда бездә миллионынчы кеше пәйда булды. Уфада да халык 1 млн га җитте. Без Уфа белән бергә китеп баручы поездның соңгы вагонына сикереп мендек — 10, 11нче шәһәрләр булып. Шуның белән шөгыльләнә башладык. Бездә проектантлар да, подряд оешмасы да, метро узарык җиһазлар да юк. Җир астында проектлау зур эш бит. Түбән Новгород безгә проектлап бирде, ләкин ул проектны чүпкә ташларлык кына булды, чөнки шәһәр өчен чит кешеләр транспорт схемасын проектлап, троллейбус, трамвай, автобус маршрутлары белән чагышмаслык итеп эшләгәннәр. Безнең шәһәрнең үз генераль планы бар, төрле нокталарны бергә бәйләргә кирәк, аны шәһәрне белгән проект оешмалары гына эшли ала. Шул рәвешле, бөтен станцияләрне үзгәртергә туры килде.

Тоннель уздырырга кирәк бит. Чиләбегә бардым, анда 70 метр тирәнлектә тауларны ватып ясыйлар. Ә бездә кайда казысаң да — су. Үзебезнең үзенчәлекләрне исәпкә алып, Канададан махсус машинага заказ бирдек. Аның җир астында эшләү нечкәлекләре искиткеч күп. Берсендә ул машина эшләгәндә, су басымы астында күмелеп тә калган иде… Могҗизалар күп булды инде. Мәшәкате бик күп, ләкин Минтимер Шәрипович нәрсә икәнен аңлый иде. Кешеләр: «Нәрсә сез акчаны җиргә тыгасыз? Безгә ипигә, ризыкка бирегез», — дип безгә ташланды. Түзәргә, акланырга туры килде, аның каравы, хәзер көн саен 100 меңләп кеше шул метрода рәхәтләнеп йөри.

Рөстәм Нургалиевич та каршы иде, чөнки бик күп акча табырга кирәк. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов финанс министры иде. Без «әйдә, төзик» дибез, ә ул: «Нәрсәгә кирәк инде?» — ди. Президент булгач, киңәшмәләрнең берсендә: «Финанс министры, Премьер-министр булганда да метрога каршы идем, ләкин безнең үҗәт мэрыбыз бар иде. Ул Минтимер Шәриповичка юлын табып, инандырып, мине көчләп шушыны эшләргә мәҗбүр иткән иделәр. Хәзер Президент булгач, метро булмаса, нишләр идек икән дип уйлыйм… Бөкеләр тагын да күбрәк булыр иде, халыкка уңайсыз булыр иде бит инде», — дип сөйләде Рөстәм Нургалиевич.

Минтимер Шәрипович белән яшь буынга дип капсула салдык. Шул ук көнне Мортаза Рәхимов һәм Борис Ельцин Уфада үз капсулаларын салдылар. Анда бүгенгә кадәр капсула селкенмичә дә ята, бер метр метро да эшләнмәде. Ә без көн саен 100 мең кеше йөртәбез. Ә бер үк көнне башлаган идек. Минтимер Шәрипович булмаса, эшләнмәс иде болар. Хәлиткеч карарлар бу.

Минтимер Шәрипович миңа әти шикелле. 40 яшьтән башлап, 57 яшькә кадәр һәр көнне бергә эшләдек. Ул укытучым булмаса, шәһәр беркайчан мондый булмас иде. Мине аңлап, булышып, күп нәрсәгә өйрәтте ул. 17 ел бергә эшләп, мине Путин алып киткәндә күз яшьләре белән аерылыштык. Минтимер Шәрипович мине якын күрә, зур бәя бирә, тәрбияли, өйрәтә иде, — дип сөйләде Камил Исхаков.

Шәһәр халкы кардан зарлана: «Бистә урамнарын кем чистартырга тиеш?»

Урам җыештыручылар да, кар чистарта торган техника да карны көрәп өлгерә алмый — ул һаман явып тора. Кар көртләре белән бергә чистартылмаган юллар, ишегалларыннан зарланып язылган шикаятьләр саны да үсә.

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов үзе яши торган Вознесенское бистәсендәге карны килеп чистартып киткәннәрен хәтерләми дә. «Беркайчан да кемнеңдер килеп, тиешле булса да, урамны җыештырганы булмады. Мин монда 15нче ел яшим инде. 12 ел элек бер тапкыр чистартканнар иде. Без ел саен урам белән кыш башында ук акча җыешып, машина башыннан 1 мең тракторчыга түлибез. Аллага шөкер, ул безнең урамда яши, аның шәхси тракторы бар. Кар яуган саен чистарта.

Авыл советы бар вакытта анда барып карадым. 2011-2012 елларда кар күп яуганда барган идем: «Минем синеке кебек 100дән артык урам бар, трактор каян җиткереп бетерим», — дип җавап бирде. Шуннан соң йөрмәдем башка. «Безнең урамны кем чистартырга тиеш икән?» — дигән сорау белән фотоларга төшереп, «Халык контроле»нә дә язып карадым. Бер 7-8 ел элек иде бу. Аннан бу эшкә дә кул селтәдем, чөнки файдасы булмады. Тракторчыбыз каядыр киткән иде, урамны кар басты, йөрерлек түгел. Хатыгызны кабул иттек, тегендә, монда җибәрдек, дип торып, бер ун көн вакыт үтте. Без шул вакыт эчендә трактор табып, урамны чистарттык. Шуннан соң алар килеп карап киткәннәр дә, «Ялган таратасыз, урамыгыз чистартылган, көрәлгән», — дигән җавап килде. Шуннан бирле анда да язганым юк.

Үзәк урамны быел, күз тимәсен, кар яуган саен чистарталар, ялап куялар. Киң итеп ачалар. Калган урамнар үзебезгә инде. Акча җыеп чистарттыру әле җайлырак та, кемнедер көтеп утырганчы.

Безнең урамны чистартырга тиешләрдерме, юктырмы, белмим. Салым түлим һәм шәһәр булып саналам икән, урамны да чистартырга тиешләрдер инде дигән фикер дә бар», — диде Алмаз Миргаязов.

«Бистәләрдәге урамнардагы карны чистартырга тиешләрме? Моны кем эшләргә тиеш?» — дигән сорау белән Казанның Авиатөзелеш районы төзекләндерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

«Шәһәр бистәләрендәге карны район администрациясе белән контракт төзелгән оешма чистартырга тиеш. Аларны белгечләр чыгып тикшереп тора.

Кыш буена бер урамга билгеле күләмдә акча бүленеп бирелә. Күлле бистәсендәге бер урамга 6 айга 18 мең сум. Бу айга 3 мең сум дигән сүз. Ул һәр урамга аерым исәпләнә, квадрат метрлардан чыгып. Өченче категорияле урамнар өчен 1 квадрат метр — 13 тиеннән санала, ягъни бу асфальт салынмаган урамнар. Тракторның бер тапкыр чыгып керүе — 2 мең сум тирәсе. Быел кышы да бик карлы бит аның, без бюджеттан артык сикерә алмыйбыз. Бистә урамнарын да вакытында җыештырырга тырышабыз. Моның өчен бүлеп бирелгән акча бик аз, әлбәттә. Кар явып торганда 3-4 көнгә бер көрәлергә тиеш алар. Шәһәр халкының гаризалары (заявка) 5 көн эчендә карала.

Узган елны «Буран» дигән план игълан иттеләр. Моңа бүлеп бирелгән өстәмә акчалар бәрабәренә кар көрәлде, урамнар чистартылды. Техника да җитәрлек, тик механизаторлар, машина йөртүчеләр җитми», — дип аңлатты төзекләндерү бүлеге башлыгы Юлия Князева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100