Биш бала ятим калган: «Мин сезне ташламыйм, балакайларым» | intertat.tatar

Биш бала ятим калган: «Мин сезне ташламыйм, балакайларым»

Азнакай районындагы ишле Васиковлар гаиләсе башлыгы Эдуард командировкадан кире әйләнеп кайта алмый, вафат була. Аның биш баласы ятим кала. 

Татарстаннан Пермь өлкәсенә эшкә дип киткән өч вахтовик көнкүреш вагонында һәлак булган. Шуларның берсе — 43 яшьлек Эдуард Васиков.

Җизнәсе турында Илназ Хөрмәтуллин сөйләде. «Эдуард абый минем җизни — әнинең мәрхүм сеңлесе Флора апаның ире була ул.

Җизни гомер буе эшкә бик батыр булды, кулыннан килмәгән эше юк иде. Эшләде дә, урын өстендә яткан әтисен дә карады. Беренче хатыны үлгәннән соң матур гына Лениза апа белән яшәп киткәннәр иде. Икесенә биш бала аларның, төпчекләре — уртак балаларына әле яшь ярым гына. Җизни Азнакайда Яңа Юл авылында йорт күтәрде, ишле гаилә шунда яшәде.

Җизнинең ике малай: Руслан — ул гаиләдәге иң зур бала һәм 8 сыйныф укучысы Марат. Руслан быел гына Казанга Туполев исемендәге техник университетка укырга керде. Түләүле бүлектә укый, елына 100 меңнән артык акча кирәк. Лениза апаның кызы Алия Чаллыда башлангыч сыйныфлар укытучы белгечлегенә укый, энесе Альберт 7 сыйныфта.

Эдуард җизни белән без бергә эшли идек. Мине үз янына чакырып алды, бар эшкә дә үзе өйрәтте, мастерлыкка чыгарга ярдәм итте. Элек без икәү Башкортстанда вахта юлы белән ике атна эшләп, ике атна ял итә идек. Анда эшләребез беткәч, җизни ике ай эшсез ятты.

Шунда менә бу эш килеп чыкты. «1-2 атнага гына булса да барып кил», — дип Пермь якларына җибәрделәр. Үз бригадасы түгел иде ул аның. Бик җаваплы кеше ул безнең. Җизни сөенә-сөенә эшкә чыгып китте һәм кайтмады…» — ди Илназ.

Матур гына яши башлаганда...

Хәзерге вакытта Илназ бөтен җаваплы эшләрне үз өстенә алган, җизнәсе гаиләсенә булышып йөри. 24 февральдә Эдуардка 44 яшь тулган булыр иде… Эшчеләр тора торган вагонда ут булмаган, аны җылыту өчен бензин генераторын кабызып, йокларга кереп киткәннәр. Болар йоклаганда вагонга ис кергән...

Беренче булып аларны машина йөртүче тапкан.

Эдуард Васиков эшкә китәр алдыннан нәрсәдер сизенгән кебек, гаиләсенә күп нәрсәләрне өйрәтеп калдырган.

«Җизни миңа шалтыратып: «Малай 8 класста укый, Илназ, әйдә уйлашыйк әле, аны берәр кая укырга кертергә кирәк. Вакыт тиз килеп җитә, уйлый башларга кирәк», — дип шалтыратты. Олы улы Русланга машинаны гаражга кертергә өйрәтеп киткән. Лениза апага да өйдәге газ мичен ничек итеп яндырырга, сүндерергә икәнен күрсәткән. Моңа кадәр бер дә алай эшләгәне юк иде.

Җизни 1998 елда ук эшли башлаган. Башта шофер булган, соңгы елларда нефть скважиналарын капиталь ремонтлау буенча мастер булып йөри иде.

Шушындый авыр минутларга Эдуард абыйның гаиләсенә булышкан һәммә кешегә — дуслар, туганнар, хезмәттәшләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Үзебез эшләгән «КРС-Сервис» оешмасы директоры матди ярдәм күрсәтте, аннары профком оешмасы рәисе дә акча җыюны оештырды», — дип сөйләде Илназ.

«Икесе дә ис тиюдән вафат булдылар»

Эдуард Васиковның тормыш юлы тигез генә булмый. Дүрт ел элек янгын вакытында беренче хатыны — Флорасы үлеп китә. Бу фаҗига 8 февральнең төнендә була. Флора да ире кебек угарлы газ тиюдән үлгән.

«Аралары да бик якын бит. Икесе дә ис тиеп вафат булдылар шул», — дип сөйли башлады Флораның апасы Диләрә Солтанова. Аннары тынып калды. Бу мизгелдә күз яшьләрен тыеп, алга таба сөйләргә көч табар өчен аңа вакыт кирәк булды.

«Эдуард миңа кияү тиешле кеше. Аның беренче мәрхүм хатыны минем бертуган сеңлем иде. Дүрт ел элек ул да нәкъ шулай ук ис тиеп үлеп китте. Ике малаен кочаклап, Эдуард ялгыз калды. Янгын йокларга яткач, төнлә чыга. Кияү бу вакытта читтә эштә була. Русланга ул вакытта 15 яшьләр чамасы булгандыр. Балалар беренче булып уяналар, ишекне ачып әниләре янына да чыкмакчы булалар, тик ул якка инде үтә алмыйлар. Руслан ишекләрне мендәр белән томалый да, энесен юрганга төреп, тәрәзә төбенә утырта. Тәрәзәне ачып, „янгын“ дип кычкырганны күршеләре ишетә. Алар янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Коткаручылар килеп, балаларны дүртенче каттан төшергәндә, аларның кулларына хәтле өшегән иде. Ул төн бик салкын булды шул. Әниләрен коткарып кала алмадылар…» — диде Диләрә апа.

Бу вакытта Эдуард абыйның урын өстендә яткан әтисе исән була. Әнисез калган гаилә бабалары янына күченә. Фатирны ремонтлаганнан соң да, әниле чакларын хәтерләткән бу өйдә балалар инде яши алмый.

«Апа, нишлим икән, читкә китеп эшләсәм, акчасы күбрәк инде, монда калсам, аның хәтле юк. Балаларны да карарга кирәк», — дип киңәшләшә иде ул минем белән. Кияү эштә булганда балаларны карап, ашатып тордык. Чаллыдан апа да килеп булыша иде.

Эдуард балаларына әти дә, әни дә булырга тырышты. Кибеттән камыр алып кереп, пирогларга хәтле пешерә иде бит ул. Эшләде дә, урын өстендә яткан әтисен дә карады, мәктәбенә дә чапты — бар җиргә җитешергә тырышты.

Сеңлемнең кырыгын үткәргәндә ашка минем әти ягыннан туган тиешле киленне — Ленизаны да чакырдык. Ул да тол калган. Бик тырыш, уңган, булган хатын, ике баласын берүзе үстерә. Икесен бергә күрдем дә, башка кавыштырып булмасмы икән дигән ният килде. Бер белмәгән кеше Эдуардка кияүгә чыкса, кем белсен балаларга нинди мөнәсәбәт буласын. Сеңлемнең кырыгы гына булуына карамастан, кияүгә өстәл башында утырган Ленизаны караштырырга киңәш иттем», — ди Диләрә апа.

Шуннан соң Эдуард та, Лениза да социаль челтәрләр аркылы аралаша башлыйлар. Бер тапкыр эшеннән кайтканда Эдуард аларга кунакка да кереп чыга. Бер ел дигәндә Лениза Азнакайга күченә.

«Бу баламны булса да әтиле итеп үстерермен дигән идем»

«Килен берәүне дә чит-ят итмәде, урын өстендә яткан коданы да карашты. Ул вакытта әле Эдуардның атасы исән иде. Сеңлем белән өй сала башлаганнар иде, аны эшләп бетереп, шунда күченделәр аннары. Икесенә биш бала, яшәргә урын күп кирәк. Эдуардның ике малай. Лениза кыз алып кайткач, бик куанды ул, бик каты кыз бала булуын теләгән иде шул. Шул шатлыктан хатынына машина да алып бирде.

Балалар да бик тиз ияләшеп киттеләр Ленизага. Читтән генә үзләре өчен сөенеп күзәтә идем. Руслан Ленизаның авызына гына карап тора. Килен дә барысына да тигез карады, синеке, минеке диюләр булмады. Эдуардның эштән кайтканын бармакларын бөгеп санап, көтеп яшиләр иде. Барлык бәйрәмнәрне матур итеп үткәрәләр… Өр-яңадан яшәп киткән кеше бит ул Эдуард.

Ленизаның балалары да Эдуардны үз иттеләр. «Үз аталарыннан да катырак яраттылар бит аны. Бу баламны гына булса да әтиле итеп үстерермен дигән идем», — дип елый Лениза. Бер-берсенең кадерен белеп яшәгән тулы гаилә иде…» — дип сызлана Диләрә апа.

Гаилә өчен кайгылы хәбәрне 21 гыйнвар көнне кичке сәгать бишләрдә башта Илназга хәбәр итәләр. Диләрә апа белгәч, шәфкать туташына да әйтеп куя. Барысы бергә җыелгач кына Лениза янына баралар. Алар барып җиткәндә сәгать төнге уннар тирәсе була.

«Без килеп җиткәнче Русланның иптәш малайлары җыелып килеп: «Аңа ярдәм итәргә барабыз», — дип Ленизага килеп әйтәләр. «Имтихан вакытындамы?» — дип аптырый Лениза. Аның әле бернәрсә дә белмәгәнен күргәч, егетләр чыгып китә. Менә шул вакытта без килеп кердек тә инде. Ленизага мондый хәбәрне телефоннан әйтергә курыктык.

Руслан икенче көнне кайтып кергәч, Лениза килен белән икәү кочаклашып еладылар. «Мин сезне ташламыйм, балакайларым, ташламыйм», — дип елый Лениза. Барысы да кара кайгыда, күз яшендә. Балалар, әти интекмичә киткәнме, берни тоймаганмы, дип борчылганнар иде башта. Аннары интернетта әнә нинди видео таралып куйды», — ди Диләрә апа, үзе дә күз яшьләрен тыя алмыйча.

Әлеге видеода Эдуард һәм аның белән тагын ике кеше үлгән вагон күрсәтелә. Яткан урыннарын, генераторның кайда торганнарын төшергәннәр.

Балалары да, хатыны Лениза да сөйләшерлек хәлдә түгел. Аларның тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Васиковлар гаиләсенең кайгысын берни дә баса алмый. Ленизаның хәзер берүзенә биш бала. Икесе инде студент - берсе түләүле бүлектә укый, ике малай мәктәп укучысы. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

4276 6200 2370 67 51 (Сбербанк)

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89377761616 (Хурматуллин Ильназ Ильхамович)

5469 6200 1089 4168 (Сбербанк)

Карта әлеге телефон номерына беркетелгән: 89874077313 (Васиков Руслан Эдуардович)