«Илүсәм җитми»: Башкортстанның Хәйбулла районында фаҗига корбанын якыннары искә ала

Ни кызганыч, ашыгулар, юл кагыйдәләрен бозу һәлакәтләргә китерә. Машиналар яньчелү генә бер хәл, кеше гомерләре өзелү аяныч...

Күрше Башкортстан Республикасында гыйнвар аенда коточкыч фаҗига булды. Өч кеше вафат, дүрт кеше имгәнде. Хәйбулла районы Подольск авылында яшәүче Әминовлар гаиләсенең 10 яшьлек уллары Ленар әнисез калды.

Авария Сибай-Акъяр юлында килеп чыга. Акъяр авылында яшәүче 37 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Калина» машинасы белән руль артында 28 яшьлек ир булган “Mitsubishi ASX” автомобиле бәрелешә. «Лада Калина» йөртүчесе һәлакәт урынында ук җан бирә. Икенче йөртүче ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә илткәндә вафат була. «Лада Калина» машинасындагы пассажир хатын кыз — йөртүченең бертуган абыйсының хатыны хастаханәдә үлеп китә. Аның ире һәм 10 яшьлек улы бүген табиблар кулында, алар авыр имгәнүләр алган. «Mitsubishi ASX» автомобиле руле артында булган мәрхүм ирнең Магнитогорскидан килгән 21 яшьлек пассажиры, шулай ук, хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде «Башинформ» агентлыгы.

«Шушы яшемә җитеп, мондый күрше күргәнем юк иде»

«Татар-информ» хәбәрчесе авариядә гомере өзелгән 38 яшьлек Илүсә Әминованың күршесе Райлә ханым Галиева белән элемтәгә керде. Подольск авылында Райлә апа белән мәрхүмә Илүсә бер подъездда кара-каршы фатирларда тату күршеләр булып гомер кичергән.

«Менә бүген күршем Илүсәне соңгы юлга озаттык. Синең эшләнмәгән эшләрең калды, шундый мәрхәмәтле, сөйкемле ир хатыны, яраткан әни, килен, яшәргә дә яшәргә иде, ләкин синең гомерең өзелде, кызганыч, кыска булды.

Җәй көне иртән торуга йөгереп су ташып куя иде, чәчәкләре, җимеш, җиләкләре күкрәп чәчкә атар инде, шул гөл-чәчкәгә тиңләр идем сине, шиңдең, сүндең, күршем. Минем шушы яшемә җитеп, мондый күрше күргәнем юк иде. Урының җәннәттә, яткан җирләрең йомшак булсын», — дип язып калдырган Райлә Галиева социаль челтәрдә авария турында фикер алышуларда.

Баланы мәктәпкә илтешләре иде…

Фаҗига көнне Әминовларның уллары Ленарны сәламәтлеге чикле балалар өчен ярдәмче мәктәпкә илтешләре булган.

— Бездән 10 километр да китеп өлгермәгәннәр, каршыларына исерек кеше чыгып, бәрелешкәннәр. Теге машина гаепле, ул йөртүче дә үлде, — дип сөйләде Райлә апа «Татар-информ»га.

Аның сүзләренчә, Илүсәне соңгы юлга озатканда, саубуллашу өчен җәсәден йорт каршына урамга алып килгәч, кайнанасы бик борчылып елаган.

— Тиен шикелле машинага сикереп менеп, кочаклап, үбеп-үбеп, иңрәп елады. Бик ярата иде шул киленен, — ди Райлә апа.

«Мин аны гомердә дә оныта алмам»

Илүсә ире Рөстәм белән 11 ел бергә яшәгән, мәктәптә техничка булып эшләгән. Әңгәмәдәшебез Илүсәнең бакча хуҗалыгын алып баруда осталыгы турында бик җылы искә алды.

— Илүсә шундый акыллы, уңган иде. Иртәнге алтыдан бакчага чыгып, ике кулында ике бидрә белән су ташыр иде. Акыллы хатын. Мин аны гомердә дә оныта алмам. Чәчкәләре матурлыгын әйтеп бетерергә сүз җитми, яшелчәләре дә уңа иде. Шундый мөлаем, гел көлеп кенә сөйләшер иде. Сүз җитми, күңел әрни, сыкрый, эшкә барсам да, күз алдында тора. Хәзер подъездда ялгызым калдым. Илүсәм җитми, — ди ул.

«Мама, мама» дип, әнисен сагынып сорый

Райлә Галиева Илүсәнең ире дә, улы Ленар да Сибайда хастаханәдә авыр хәлдә дип хәбәр иткән иде.

— Больницага барган идем, Рөстәм реанимациядә. Ә баланың баш мие селкенгән, «Мама, мама» дип, әнисен сагынып сорый. Бергә елаштык. «Безгә машина бәрелде» дип әйтә, ди. Әле балага әнисе үлеме турында әйтмәгәннәр. Шулхәтле кыен хәл, — ди ул.

Ленар янәшәсендә бүген хастаханәдә әбисе.

Рөстәм Әминовның туганы Әнвәр әфәнде белән дә элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, кичә Рөстәм реанимациядә аңына килгән, ләкин әле хәле бик авыр дип бәяләнә.

— Илүсәнең үлеме турында берни белми әле. Аллаһы Тәгаләдән Рөстәмнең тернәкләнүен бик телибез, ялварабыз. Фәүзия апаның ике малае үлде бит инде. Берсе 11 ел элек Армиядә үлгән иде, Рамил шушы авариядә, Рөстәм авыр хәлдә ята, — диде.

Әнвәр әфәнде администрация башлыгы да гаиләгә матди ярдәм җыюда актив катнашуын билгеләп үтте.

«Серләребез икебезгә уртак иде…»

Илүсәнең иң якын дусты, Салават шәһәрендә яшәүче Анастасия Пономаренко Илүсә белән алты яшеннән үк таныш булуын әйтте.

— Илүсә, кадерлем, иң якын дустым! Бу дөньяда инде булмавың бик кызганыч. Соңгы сулышыма кадәр бу яра минем күңелемдә төзәлмәс.

Мәктәптә укыганда, һәр җәйне Маканда уздырганымны хәтерлим. Анда әбием яши иде. Син мине авырлыклардан курыкмаска өйрәткән дустым. Кичләрен бергә елга буена кояш баюы белән хозурланырга бара идек.

Серләребез дә икебезгә уртак иде, еш кына син минем фикерләремне укыйсың кебек тоела иде миңа. Борчылганда, мине ничек юатасын белә идең. Ә кышларын бер-беребезгә язган хатларны мин кат-кат укый идем.

Хәтерлисеңме, эскәмиядә утырып, киләчәк тормышыбыз турында, иң яхшы егетләргә кияүгә чыгарбыз, дип хыялландык. Балаларыбыз туар да, күрше йортларда яшәрбез, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, чәйләр эчеп, чөкердәшеп утырырбыз, дип уйладык.

Икәү бергә китапханәгә йөреп, маҗаралар турында китаплар ала идек. Икебез дә укырга яраттык, аннары тауларга менеп, чәчәк, җиләк бәйләмнәре җыеп озаклап йөри идек.

Син мине кыю һәм горур булырга өйрәттең. Бөтен серләремне белә идең. Әмма хәзер инде син бу тормышта юк, тик анда, күктә, мине онытмассың, миңа төшләремдә генә булса да килерсең дип ышанасы килә… — дигән якты хатирәләре белән уртаклашты Анастасия.

Илүсәне үзенең туган авылында — Хәйбулла районының Макан авылында җирләгәннәр.

«Татар-информ» редакциясе Әминовлар гаиләсе, туганнары, дусларының тирәк кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Илүсәнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булуын телибез! Тормыш иптәше Рөстәм һәм улы Ленар тизрәк тернәкләнсен!