Төркия радиосына интервью биргән татар егете Линар Хөсәенов: "Төркиядәге клубыбызга татар телен өйрәнергә төрекләр дә килә"

Измир губерниясендәге “Әгәпостасы” (Әгәй почтасы) радиосының “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” исемле тапшыруының берсендә сүз Татарстан турында барды. Бер сәгатьлек тапшыруның кунагы - Башкортстанда туып үскән татар егете Линар Хөсәенов иде. Линар Әгәй университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә III курста укый. Аңа 21 яшь.

Линар радиотыңлаучыларны Татарстан тарихы, мәдәнияте, мәгариф системасы белән таныштырды. Шулай ук сәнәгать тармаклары, икътисадый потенциалы турында сөйләде. Тарихи объектлар турында аңлатты. Тапшыруда шулай ук татар бәйрәмнәре, милли ризыклар, гореф-гадәтләр, социаль тормыш хакында да сүз барды. Тапшыруда Линар Хөсәенов башкаруында татарча һәм төрекчә җырлар да яңгырады. Турыдан-туры барган “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” тапшыруына килгән сорауларга җаваплар бирелде. Тапшыруның авторы - казакъ кызы Айка әйтүенчә, алдагы тапшыруларның берсе тагын Татарстанга багышланачак һәм башка кунаклар чакырылачак. 

Әлеге тапшыруның татарчага тәрҗемәсен Интертат укучыларына да тәкъдим итәбез:

- Линар, башта үзегез турында сөйләп китсәгез иде.

- Мин - Линар Хөсәенов. 2014 елдан Әгәй университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә III курста укыйм. Төркиягә мин дәүләт стипедиясе программасы нигезендә килдем. Бу минем өчен башка дөнья, башка милләтнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дип әйтер идем. Шуны әйтергә кирәк: Төркиягә килгәндә, төрекчә белми идем. 2-3 ай эчендә төрек телендә аралаша башладым. Татар теле белән төрек теле бик охшаш, татар телен белгәнгә күрә төрек телен тиз өйрәндем.

- Безнең радиотыңлаучыларыбызны Татарстан белән таныштырып үтегез әле.

- Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә урнашкан җөмһүрият. Ул күпмилләтле республика. Монда руслар да, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә, мөселманнар да, христианнар да бергә яши. Башкаласы - Казан. "Рубин" футбол командасы аша бәлки ишетеп беләсездер. Төрек футболчысы Гекдениз Карадениз анда уенчы. Республикабыз матур. Татарлар турында Төркиядә яхшы беләләр. Татарлар белән төрекләр тугандаш халыклар.

- Татарстан Россия Федерациясендә урнашкан. Шунлыктан анда ике тел - татар теле һәм рус теле дә бар. Татарстанда ике телдә дә уку бармы?

- Татарстанда рус мәктәпләре дә, татар мәктәпләре дә бар. Рус телен анда бөтен кеше дә белә. Гадәттә, рус мәктәпләрендә дә татар теле дәресләре бар. Теләкләре булса, 11 ел буена укучылар татар телен өйрәнә ала.

- Тарихи биналарга килгәндә, әлбәттә, Казан Кремлен әйтеп үтәргә кирәк. Кремль эчендә Россиядәге иң зур мәчет - Кол Шәриф мәчете барлыгын беләбез. Шулар турында да мәгълүмат биреп үтегез әле.

Казан Кремле – Татарстан тарихы һәм мәдәниятенең уникаль һәйкәле. Ул үзендә борынгылыкны һәм заманчалыкны, төрле халыклар мәдәниятләрен, риваятьләрне һәм фактларны берләштергән. Казанның меңъеллыгына Кол Шәриф мәчете төзелде. Ул мәчет бик матур, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Сөембикә манарасы да Казан Кремлендә урнашкан. Ул татар халкының ханбикәсе Сөембикә исеме белән аталган.

- Казанның иң танылган Бауман һәм Университет урамнарын беләбез. Аларда төрек кафелары һәм рестораннары да бар. Төркия белән чагыштырып карасак, бәяләр кайда кыйммәтрәк?

- Татарстанда, Төркия белән чагыштырганда, рестораннарда, кафеларда бәяләр кыйммәтрәк. Төркиядә 10 лирага ашарга мөмкин булса, Казанда, Төркия акчасы белән әйтсәк, ким дигәндә, 20 лира кирәк. Техника, телефоннар Татарстанда очсызрак.

- Татарстанга кайчан килергә тәкъдим итәр идегез?

- Татарстанда һәр ел фасылы да үзенчә матур. Мин шәхсән үзем җәен барыгыз дип әйтер идем.

- Һава торышына килгәндә, кышларын кар 60 сантиметрга кадәр җирне каплый дип ишеткән бар. Бу дөресме?

- Татарстанда һәр дүрт ел фасылы да бар. Кышын, әлбәттә, суык, кар төшкән була. Кар күп була. Җәен суык дип әйтмәс идем, кызу.

- Кышларын нинди спорт төре белән шөгыльләнәләр?

- Хоккей, тимераякларда шуалар. Татарстанда "Ак барс" хоккей командасы бар. "Ак барс" КХЛ лигасында биш тапкыр чемпион булды.

- Үзегез дә кышкы спорт төре белән шөгыльләндегезме?

- Әйе. Кечкенә чагымда хоккей белән шөгыльләндем. Үсә төшкәч туктадым.

- Дәвам итү теләге бармы?

- Хәзер шөгыльләнмим, монда боз сарайлары юк. Спортның зыяны юк дип уйлыйм. Бәлки киләчәктә балаларым бу спорт төре белән шөгыльләнер.


- Аңлавымча, Татарстан Россиянең икътисади яктан алдынгы төбәкләренең берсе. Ул алдынгы үзәкләр рәтендә дип беләм. Шулаймы?

- Татарстан - бай төбәк. Иң беренче, ул нефть һәм газга бай төбәк булып санала. Сәнәгать тә үсә. Татарстанда зур заводлар бар. Мәсәлән, КАМАЗ заводы. Ул Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Әлеге зур машиналарны бәлки күргәнегез дә бардыр. Чөнки ул машиналар Европа ярышларында да катнаша.

Белүебезчә, Татарстан белән Төркия арасында да икътисади бәйләнешләр бар. Хәзерге вакытта әлеге мөнәсәбәтләр җайга салынды, элемтәләр кабат урнаштырыла һәм шул җәһәттән Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар, элемтәләр дә тагын да күбәер дип ышанып калабыз.

- Төркия белән Татарстандагы уртаклыкларга килсәк, нинди охшаш яклары бар?

- Әлбәттә, охшаш. Безнең мәдәниятебездә, телебездә, хәтта ризыкларыбызда да охшашлык бар.

- Сөйләшүебез хәзер Татарстан кухнясы, ризыклары турында булыр. Һәр төбәкнең үз ризыклары булган кебек, Татарстан кухнясы да үзенчәлекле. Белүебезчә, ул шундый бай. Төркиядә дә татар ризыклары әзерли торган ресторан бар.

- Әйе, бу ресторан Искешәһәрдә урнашкан. Искешәһәргә үз вакытында бик күп татарлар күчеп килгән. Алар үз ризыкларын, үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга тырыша.

Минем Искешәһәр халкы янына барып, алар белән аралашасым килә. Аларның Төркиядә төпләнеп калуларының сәбәпләрен беләсем килә. Шундагы халык белән аралашасым килә. Алар минем ватандашлар.

- Татарстан Россия белән тыгыз элемтәдә булса да, аның ризыклары рус ашларыннан аерылып тора. Мәсәлән, гөбәдия нәрсә ул? Баллы ризыкмы?

- Баллы ризык. Камырдан әзерләнә.Татар халкының баллы ризыкларыннан иң танылганы - чәкчәк. Ул бәйрәм ризыгы. Камырдан ясала, баллап катырыла. Минем дусларым аны бик ярата. Урта Азия ризыкларыннан мантый бар. Бу да камыр ризыгы. Татар пылавы пешерергә яратабыз.

- Татарстанда ат ите дә ашыйлар дип беләбез. Бу дөресме?

- Дөрес, ләкин бу күбрәк башкортларга карый. Башкортлар күпләп ат асрый, ат фермалары да бар. Татарстанда, белүемчә, аерым кешеләр генә ат итен җитештерү белән шөныльләнә.

- Башка ризыкларга килгәндә, мәсәлән, пилмән.

- Пилмән бар, әлбәттә. Пилмән ул кечкенә мантый кебек. Ул рус кухнясыннан безгә күчкән. Мин үзебезнең татар ризыкларын яратам һәм сагынам.

- Катык нәрсә ул?

- Катык - ул милли эчемлек. Сөттән ясала. Ул шикәрсез йогурт кебек. Бераз төрек әйрәненә охшаган. Ләкин куерак.

- Белүебезчә, Татарстанда зур фестивальләр дә үтә. Шундыйларның берсе - "Болгар" фестивале. Әлеге фестивальнең үзенчәлеге нәрсәдә? Анда ниләр эшлиләр?

-  Болгар фестивале Сабантуй кебек зур бәйрәм. Ул халкыбызның изге урыны саналган Болгар җирендә уза. Ә Сабантуйга килгәндә, ул безнең милләтнең иң зур мәдәни бәйрәме. Элек-электән чәчү эшләре беткәч, бәйрәм ителеп килгән. Монда төрле ярышлар үтә: ат чабышы, мәсәлән, кызыклы; мендәрләр белән сугышу, бил көрәше, уеннар бар. Һәр татарның күңеленә үтеп кергән бәйрәм бу.


- Туйлар, никахлар сезнең якта ничек уза?

- Туйлар Төркиядәге яисә Казахстандагы кебек зурдан кубып уздырылмый. Татарстанда, Башкортстанда туйларга бик якын туганнар һәм дуслар гына чакырыла. Башта кызны сорарга киләләр, аннан никах уздырыла һәм туй уздырыла. Минем өйләнеп караганым юк, шуңа тәңгәлләп сөйли алмыйм бу турыда.

- Татар халкының бөтен дөньяга танылган затлары бармы? Мәсәлән, композиторлары, дипломатлары, спортчылары, философлары.

- Алар бездә бик күп. Мәсәлән, Марат Сафин - теннис уенчысы, Динияр Билялетдинов - футболчы, Марат Измайлов - футболист, Рудольф Нуриев - балет артисты. Рус эстрадасында бик популяр җырчы - Тимати. Бәлки җырларын ишеткәнегез дә бардыр. Төркиядә яшәгәннәрдән Садри Максуди, Йосыф Акчураны әйтеп китү кирәк. Алар тарихта билгеле кешеләр.

- Татарларга нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

- Татарлар - кызу канлылар, шул ук вакытта кунакчыл да. Әмма, төрекләрдәге кебек үк, кызулык бар.

- Татар-хатын кызларының кыяфәтләре нинди? Бәйрәмнәрдә алар ничек киенә?

- Бәлки, интернетта күргәнегез бардыр. Татар хатын-кызларының милли киемнәре бар - милли күлмәк һәм калфак. Милли киемле кызларыбызны бәйрәмнәр вакытында, сәхнәдә милли биюләр башкарганда, Сабантуйларда, театрда күрергә мөмкин. Мондый киемнәр кызларныкы да, ирләрнеке дә бар. Ир-атлар башларына милли шапка, ягъни түбәтәй кия. Әлеге киемнәрдә яшел төс өстенлек итә, ул татарларның яраткан төсе санала.

- Сез туган якларыгызга кайткач, төрекләр нинди дип сорагач, ни дип җавап бирер идегез? Сез Татарстан татарлары турында әйттегез бит, кызу канлы дип, төрекләр нинди?

- Мин монда уку дәверендә шуны аңладым: төрекләр ярдәмчел халык, күркәм халык. Миңа төрекләр күңелемә якын. Монда ниндидер җылылык бар.

- Сезнең киләчәктә, укуны бетергәч, туган якларыгызга кайтасы киләме, әллә монда, Төркиядә калырга уйлыйсызмы? Планнарыгыз нинди?

- Тормышта алдан ни буласын әйтеп булмый бит. Иң элек укуны бетерергә кирәк. Алга таба кайда яхшырак эш була, перспектива ничек була - мин шул юлны сайлаячакмын. Мөмкинлекне ычкындырмаячакмын.

- Монда килгәч, сезнең белән нинди көлкеле хәлләр булды?

- Мин монда укырга килгәч, бергә укучы дусларым минем кайдан килгәнне аңламадылар. "Кайда соң ул Татарстан?" - дип сорыйлар иде. Ә Татарстан ул Урта Азиямы дип тә сорыйлар иде. Татарстан белән Казахстанны да бутадылар, чөнки әйтелеше бик охшаш. Шул беренче вакытта миңа бик кызык һәм көлке тоела иде.

- Төркиягә килгәч, ник килдем дип, Татарстанда калган булсам иде дип, үкенгән чакларыгыз булдымы? Авыр булдымы килгәч тә?

- Беренче вакытта миңа төрекчә сөйләшеп китәргә авыррак булды. Кибетләрдә минем сөйләмне баштарак бик аңлап бетермиләр иде. 2-3 ай эчендә мин тәмам сөйләшергә өйрәндем.

- Измирда Татарстаннан ничә кеше укый? Күпме?

- Бик күп түгел. 10-15ләп кеше бардыр. Без бергә җыелабыз, чәй эчәбез, җырлар җырлыйбыз, Татарстан турында сөйләшәбез. Хәтта Садри Максуди истәлегенә конференция дә үткәрдек. Безнең бу клуб формасында эшли. Безнең әлеге клубыбызга, татарча өйрәнергә дип, төрекләр дә килә. Бәлки, Татарстан турында күбрәк белергә теләүче төрекләр бардыр, татарча өйрәнергә теләүче кешеләр бардыр - аларга мин ярдәм итәргә әзер. Ышанып әйтә алам: сез минем кебек 2-3 ай төрекчә сөйләшә алмыйча йөрмәячәксез, бик тиз өйрәнергә була.


- Әлеге клубны оештыру кемнең фикере иде?

- Безнең Ленар Хаҗиев дигән дустыбыз бар. Бу аның фикере иде. Аның идеясе белән без татарлар бергә берләштек, аралашып яшибез. Бу аралашу клубы кебек. Төрекчә, татарча өйрәнергә теләүчеләрне без монда көтеп калабыз. 

Безнең телләр бер-берсенә охшаш, төрек телен белгән кешегә татар телен өйрәнү авыр түгел, татар телен белгәнгә төрек теле җиңел бирелер. Әгәр казах, төрек, татар яисә башка кыпчак телләрен, тугандаш телләрнең берсен генә белсәң дә, калганнарын өйрәнү бик җиңел.

- Әлбәттә, кыска гына вакыт эчендә Татарстан турында әллә ни күп сөйләп булмас, шулай да безгә бүгенге кунагыбыз Линар Хөсәенов кыскача гына республиканың мәдәнияте, сәнәгате, икътисады, милли ризыклары, бәйрәмнәре белән таныштырып китте. Безнең радиотыңлачыларыбыз да Татарстан турында хәбәрдар булды. Безнең мондый әңгәмәләребез, Татарстан турында сөйләшүләребез алдагы тапшыруларда да булачак. Сезгә килүегез өчен рәхмәт!