«Әни, нигә миңа рус исеме куштың»: Елена, Марина, Эмма исемле татар кызлары ни уйлый? | intertat.tatar

«Әни, нигә миңа рус исеме куштың»: Елена, Марина, Эмма исемле татар кызлары ни уйлый?

«Татар яшьләре көннәре» форумында рус исемле делегатлар да бар иде. Алар татар телендә сөйләшми диярлек, әмма үзаң — көчле. Кем катнаш никахтан, ә кемгәдер әти-әнисе, татарлыктан кыенсынып, үзе күргән кыенлыкларны күрмәсен дип, рус исеме кушкан.

Елена Бинеева Ростовта туып үскән, хәзер Мәскәүдә яши. Ул татар телен белми диярлек, әмма өйрәнергә һәм аңларга тырыша. Ул туган төбәгендәге «Якташлар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы эшендә катнаша.

Елена үзенең шәҗәрәсен инәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. Нәселендәге кешеләрнең исем-фамилиясен генә түгел, аларның яшәү рәвешен, шөгыльләрен, кемнәр белән бәйле булуын — барысын да өйрәнгән. Елена белән сөйләшкәндә үк, аның көчле рухлы булуы сизелде, ул үзе дә «мин танк кебек алга барам», ди һәм бу сыйфатын үзендә татар каны булу белән аңлата.

«Кызым, Ростовта үземнең татар исемем белән күпме күрдем»

Мин кечкенәдән ышанам: татарларга лидерлык хас. Әйе, әлбәттә, һәр милләттә лидерлар бар, әмма татарларда ул аеруча сизелә. Мин белгән татарлар бик актив. Алар өчен «Алга!» гына бар, һәм аларны туктатып булмый.

Минем әнием татар, ә әтием — рус. Әнидән миңа мишәр каны килгән. Мин — катнаш канлы беренче буын. Мин әтиемне, аның гаиләсен белмәдем, гаиләмнең татар өлешен генә беләм. Гомумән, минем туу таныклыгында әти урынына чит кеше исеме язылган. Әни озак вакыт кияүгә чыга алмый, соңыннан инде үзе өчен мине табарга була. Мин татар гаиләсендә үстем, әмма миндә һәм туганнан туган энемдә рус исеме.

Мин әнидән: «Нигә миңа рус исеме куштың?» дип сорадым. Матур татар исемнәре күп бит, ә ул Лена дип исем кушкан. Әни аңлатты - әнисе белән, минем әби инде, киңәшләшкәннәр һәм рус исеме кушарга булганнар. «Кызым, Ростовта мин үземнең татар исемем белән күпме күрдем! Синең тыныч яшәвеңне теләдем», — ди ул. Әнинең исеме — Ильмира. Ростовта төрле халыклар яши һәм буллинг та булгандыр. Дөресен генә әйткәндә, мин төбәкләрдә яшәгән татарлар белән аралашам, һәм аларның да исем аркасында авырлыкларга юлыгуын беләм.

Ә минем холкым — танк кебек, ә максатлар ай-һай. Әни минем шундый булачагымны белгәндер һәм үзенчә саклагандыр.

Исемемне үзгәртү теләге булмады, мин бабамның әтисенең фамилиясен йөртәм. Ул Ростовта мөфти булган. «Безнең нәселдә Лена исеме юк», — дигән, каршы чыккан. Ә теге ике хатын, әни белән әби «Леноча» дип йөри бит инде. Бабамның әтисе миңа Лия дип исем кушкан. Минем әбинең исеме — Алия, Лия шуннан килеп чыккан дип уйлыйм.

Мин үземне йөз процентка татар дип хис итәм. Мәктәптә укыганда, тарих дәресендә славяннар турында сөйләгәннәрен хәтерлим, шунда мин аларның да татар булуына ышана идем, бары тик татар дип атарга гына онытканнар дип уйлый идем, — дип сөйләде ул.

«Татарга татар белән гаилә корырга кирәк»

Елена рус милләтеннән булган егеткә кияүгә чыккан булган. Үзендә күпмедер дәрәҗәдә рус каны булгач, бернинди авырлык та булмас дип уйлаган, тик барысы да аерылышу белән төгәлләнгән. «Алай булмый икән. Татарга татар белән гаилә корырга кирәк», — ди ул.

Аның фикеренчә, хатын-кызның «танк кебек» көчле характерлы булуы да ир-атларны куркыта. «Минем әни бик көчле хатын, әби дә шундый иде. Минем шундый каты, көчле булуымнан уңайсыз да булып куя, әмма шул ук вакытта әни белән әби дәрәҗәсенә җитмәвемне аңлыйм.

Бер ел элек мин дин юлына бастым. Әнием һәм аның игезәге, минем апам инде, каршы булдылар. Мин аларга каршы чыктым диярлек. Эчке „алга!“ миндә бик көчле. Минем диндә һәм шундый көчле булуым нәтиҗәсендә тирә-ягымда ир-атлар саны кимеде, әмма алар — сыйфатлы. Татар кызы янында көчле рухлы ир-ат кына була ала», — ди ул.

Хәзер Елена татар милләтеннән тормыш иптәше табу турында хыяллана, булачак балаларына да телне өйрәтергә тели, үзе дә телне өйрәнергә тели. «34 яшьтә телне өйрәне бик җиңелдән булмаса да, теләк көчле», — ди ул.

«Милләт өчен ике төп аспект — тел һәм үзаң бар. Мин телне белмим, тик эчтәге үзаң бик көчле, һәм миндәге энергия „космоска ракеталар җибәрергә“ җитә. Минем очракта үзаң төп рольне уйный, шуның хисабына үземне татар дип атыйм. Кемдер телне генә белә торып та үзен татар, ди, кемгәдер икесе дә кирәк — төрле очраклар бар. Хәзерге яшемдә телнең дә кирәк булуын аңлыйм. Минем гаиләмдә татар мохите, татар мәдәнияте булырга тиеш, башкача була алмый», — ди ул.

Еленаның беренче иреннән Елизавета исемле кызы бар.

«Ирем рус булгач, башка чара юк иде. Мин кызыма телне бирә алмадым, әмма ул нәселен белә. Мөмкинлек булган саен, мин татарлыкка басым ясарга тырышам. Бу — Сәйфетдин, бу — Алия, дип бергә әби-бабайларның фотоларын карыйбыз. Ул үзендә татар каны булуын белсен. Әлегә балама үзем бирә алган кадәресен бирергә тырышам, шәҗәрә — бик көчле инструмент. Кияүгә чыгып, бала тапсам, һичшиксез, балама татар исемен кушачакмын», — ди ул.

«Әнине гомер буе русчалатып Раиса Тимофеевна дип йөрткәннәр»

Екатеринбург кызы Марина Уразаевага да әнисе үз башыннан кичкәнне исәпкә алып рус исемен кушкан.

«Минем әниемнең исеме — Рәфисә Тимерхан кызы. Әнине гомер буе русчалатып Раиса Тимофеевна дип йөрткәннәр, чөнки «Рәфисә Тимерхановнаны әйтүе авыр», ә әнигә, әлбәттә, бу ошамаган. Безнең белән дә шундый хәл булмасын һәм җиңелрәк булсын өчен, миңа һәм энемә рус исемнәрен кушканнар. Минем мулла кушкан исемем дә бар — Мәдинә. Әни һәм туганнар кайвакыт миңа Мәдинә дип эндәшә, әмма ешрак мин — Марина. Соңгы вакытта әни ешрак Мәдинә дип эндәшә башлады. Ул минем татар дөньясына якынаю белән бәйледер, әни дә сизә. Ике ел элек мин «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы уздырган чараларда актив катнаша башладым.

Мин гаиләдә телне өйрәнә алмадым. Әти-әни безнең белән татарча сөйләшмәде. Гәрчә үзләре авылда татарча гына сөйләшеп үскән кешеләр инде. Мин дә әби-бабай белән татарча сөйләшә идем. Екатеринбургта руслар арасында яшәгәч, рус теленә күчкәннәрдер. Хәзер әни миндәге кызыксынуны күрә, чараларда акцент белән булса да, татарча шигырьләр сөйләргә тырышам. Минем татар булуым канга сеңгән инде, мин татар мохитендә үстем, ә исем берничек тә тәэсир итми», — дип сөйләде ул.

Маринаның йөргән егете дә татар икән, алар «Яшен»дә танышканнар.

«Балаларым татар телен белсен иде, чөнки туган телдә аралашканда дөньяга караш та икенче төрле. Мин аңлыйм: балалар телне белсен өчен, башта үземә өйрәнергә кирәк. Мин — Марина Альфредовна, исем фамилияне ишеткәч, кайсы милләттән икән дигән сорау туа. Ә балаларда алай булмасын иде, исем-фамилиясен ишетүгә милләте шик тудырмасын иде. Миңа татар исемнәре бик ошый, алар йомшак», — дип сөйләде Марина.

 «Миндә руслардан берни дә юк, бары тик әтиемнең исеме»

Новосибирск шәһәрендә туып үскән Эмма Кочетова инде өч ел Казанда яши. Аның әнисе — татар, ә әтисе — рус. Эммага исемен әбисе сайлаган.

«Минем әнинең исеме — Эльза, ул татарлар арасында да таралган исем, тик ул немец исеме. Нигәдер дәү әнием немец исемнәрен сайлаган, миңа да исемне ул кушкан. Абыемның исеме — Владислав. Аның икенче исеме бар — Батыр, ә минем икенче исемем юк. Бала вакытта нигә минем дә икенче исемем юк, дип йөри идем.

Эмма булсам да йөземнән үк татар булуым күренеп тора бит. Мин үземдә татар каны булуын һәрвакыт сиздем, мин беркайчан үземне рус димәс идем. Бер тапкыр әти: «Син бит гади рус кызы», — дигән иде. «Әти, нинди рус булыйм инде, миндә руслардан берни дә юк, бары тик — әтиемнең исеме», — дидем.

Әни балалар бакчасында булган хәлне сөйли иде. Тәрбияче кемгә кияүгә чыгарга телисез, дип сораган булган. Кызлар «принцка», «бай кешегә», «ак аттагы принцка» дип җавап биргәннәр инде, ә мин: «Казанга китәм дә, татарга кияүгә чыгам», — дип җавап биргәнмен. Әлегә мин Казанга гына килдем (көлә). Әтием рус булгач, әни безнең белән татар телендә сөйләшмәде. Ул безгә «кызым», «улым» дип эндәшә, әлбәттә.

Минем ирем татар булсын иде, никах укытасым килә. Кайвакыт: ярар инде, иң мөһиме — әйбәт кеше булсын, дип уйлыйм. Аннан соң: юк инде, татар кирәк, чөнки минем балалар татар телен белергә тиеш, мин дә өйрәнермен, дим. Максат шундый», — дип сөйләде ул.

Кызларның татар мохитенә тартылуы, киләчәккә карашы сокландырды. Аларда үзаң көчле. телне белмәү әйбәт димим, әмма теләк бар һәм ул теләк булып кына калмасын иде. Алар күп кеше өчен үрнәк булырлар иде.