«Йортның мәйданын күбрәк итеп язганнар»: документ хатасын ничек төзәтергә?

«Милекне теркәгәндә документта хата килеп чыкса, нишләргә?» Мөслимдә яшәүче Рәйхана һәм Рафак Шәяхмәтовлар безгә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Санны күктән алып язганнар»

Рәйхана һәм Рафак Шәяхмәтовлар 1993 елда Мөслимдә яңа йортка күчәләр. 1995 елда йортны приватизацияләп, 1998 елда йортка да, җиргә дә техник паспорт ясаталар. 2019 елның июлендә Шәяхмәтовлар гаиләсенә «җирне закон буенча рәсмиләштерегез» дигән эчтәлектәге хат килеп төшә. Тик йортны терки башлагач, 94 квадрат метр урынына 135,4 квадрат метр дигән сан язылуын күреп алалар.

— 1998 елда притавизация ясаганда өйне килеп үлчәделәр. Ә хәзер килеп үлчәүче дә булмады. Күктән алып язган кебек. Без бит әллә нәрсә сорамыйбыз. Приватизация кәгазендә нинди сан, шулай итеп язсыннар иде. Былтыр җир белән йортны рәсмиләштерү өчен 11 мең сум акча түләп, әллә никадәр белешмә җыйдык, яңа документлар ясаттык. Белешмәләр арасында «94 урынына 135 дип ялгыш язылган» дигәне дә бар иде. Ярты ел шул документлар артыннан йөрдек. Карасак, яңа кәгазьләрдә кабат 135 квадрат метр дип кукраеп тора.

Берәүнең дә ялгышын төзәтәсе килми, инде нишләргә, кая барырга аптырадык. Компьютерда үзгәртеп кенә куй инде шуны, югыйсә. «Безгә кулга дөрес документ кирәк», — дигәч, «Безнең компьютерда барысы да бар», — диделәр. Аларның компьютерындагы документ - минем кулдагы документ түгел бит. Ул аларда. Өй булгач, аның документы да булырга тиеш, - дип уфтана Рәйхана апа.

Шәяхмәтовлар күршеләренең дә йорт документларын карап чыкканнар. Барысыныкы да тәртиптә икән - киметмәгәннәр дә, арттырмаганнар да. Приватизация кәгазендә нинди сан язылган, хәзерге документка да шул санны теркәгәннәр аларга.

Безнеке каян 135кә әйләнгән ул, шуны гына аңламыйбыз, анда андый сан бөтенләй юк бит. Кәгазьдә «гомуми мәйдан 94 квадрат метр» дип чатнап тора. Әллә безнекенә охшаш фамилия булып, ялгыш теркәгәннәрме аны, кем белә инде, - дип сүзгә кушыла Рафак Шәяхмәтов.

Хәзерге көндә лаеклы ялда булучы Рафак белән Рәйхана Шәяхмәтовларның ике балалары бар. Йорт исә киләчәктә балалар кулына калачак. Шуңа өстәп, йортның мәйданы күбрәк булган саен салым бәясе дә арта.

Санын дөресләп бирсәләр, җан тынычланыр иде. Хәзер 70 яшьтә шуның артыннан йөрергә мәҗбүрбез, — ди Рәйхана апа, авыр сулап. — Алар ялгыш язганга безнең гаеп юк, ә төзәттерү өчен безне йөртәләр.

Ничек төзәтергә?

Без әлеге сорау белән Татарстан риэлторлар гильдиясе вәкиле Андрей Савельевка мөрәҗәгать иттек.

— Беренчедән, йортның техник документларын тупларга кирәк. Алар — техник паспорт, техник план һәм төзелеш эшләрен алып барырга рөхсәт бирүче документ. Икенчедән, БТИ хезмәткәрләрен чакыртып, йортның мәйданын кабат үлчәтергә кирәк. Шул үлчәү кәгазьләре белән кеше росреестрга гариза яза. Әгәр чыннан да 94 урынына 135 дигән санны бутап язганнар икән, ул кадастр хатасы гына булып санала. Ә андый хаталарны тиз арада төзәтәләр.

Приватизация вакытында йортның мәйданы 94 булган икән, шул ук сан росреестрга да теркәлә. Ә росреестрдагы санны бары тик хуҗалар үзләре генә үзгәртә ала. Шуңа күрә моның кадастр хатасы гына булуы да ихтимал, — диде ул.