Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек Амалиягә ярдәм кирәк: «Өй һәм машинабызны сатсак та, операциягә акча җитми»

Авыру балалар язмышлары турында ишетү генә дә авыр. Сабыйлар үзләре ничек чыдый икән? Амалия Саттаровага әле өч кенә яшь булуына карамастан, ул инде биш операция кичерергә өлгергән.

news_top_970_100
Өч яшьлек Амалиягә ярдәм кирәк: «Өй һәм машинабызны сатсак та, операциягә акча җитми»

Амалиянең әнисе Алия Саттарова белән сөйләштек. Кызының авыруы турында менә ниләр сөйләде ул.

«Безнең зәгыйфь йөрәк (порок сердца) — йөрәгенең яртысы юк. Йөрәкнең бит уң һәм сул як карынчыгы (правый и левый желудочек) була. Безнең сул ягы юк. Ә ул иң төп өлеше булып санала. Мәсәлән, сул ягы булып, уң ягы булмаса, тормышка яраклырак саналыр иде.

Безгә операция өч этапта ясалырга тиеш иде. 12 сентябрьдә мин бала таптым. Шунда ук УЗИ ясадылар һәм авырлы булган вакытта куелган диагноз расланды. 13 сентябрь көнне кызымны кардиохирургия бүлегенә күчереп, операция ясадылар.

Икенче операция кызым Амалиягә 6 ай булганда үтте. Зондирование ясадылар, тик йөрәге кирәкле ритмны ала алмады башта. Төнлә ашыгыч рәвештә хирургларыбыз аңа 6 сәгать буе операция ясады. 7 март көнне булды бу. Ике көн буе түше гомумән ачык булды, текмәделәр. Бу вакытта тәннең башка әгъзаларын туктатып тордылар. 21 көн буе, бәлки, ритм нормага килер дип көттеләр. Ләкин килеп чыкмады. Аннары аңа кардиостимулятор куеп калдырдылар.

Операцияләрдән соң өйгә кайтып 7-10 көн дә тормадык, балага инсульт булды. Шулай итеп, неврология бүлегендә ятып чыктык, бала нормага килде. Каны бик куе. Әлбәттә, бу елларда без гел дарулар эчеп торырга мәҗбүрбез. Башта кан сыеклатыр өчен аспирин эчеп тордык. Инсульт булып ярты ел үткәннән соң ярыйсы гына яшәп киттек, хастаханәләрсез диюем инде», — ди Амалиянең әнисе Алия.

Сынаулар бер-бер артлы килеп кенә тора...

Сынаулар әле моның белән генә төгәлләнми. Балага 1,5-2 яшьләр чамасында аягында тромб барлыкка килә. Балалар Республика клиник хастаханәсендә тромбтан котылалар.

«Амалия ике яшеннән бирле варфарин эчә. Бу инде безнең гомер буе эчә торган дару булачак. Канның куелыгын өй шартларында һәрдаим үлчәп, тикшереп тору өчен галәмәт кенә кыйммәтле аппарат та сатып алырга туры килде. Бармактан гына кан алып, махсус тест тасмасына тамызып алабыз. Беренче айда өйрәнгәндә бик кыен булды. 24 атнага җитәргә тиешле тест тасмаларын бер ай эчендә бетердем. Дөрес итеп эшли белергә өйрәнү өчен вакыт кирәк булды. Хәзер җайлаштым инде.

Безнең УЗИ табибы Нидерландка да хат язып карады. Үзем дә Россиядәге төрле клиникаларга мөрәҗәгать иттем. Амалиянең фракциясе (организмдагы кан әйләнеше) кечкенә — бары 30 процент кына. Безгә Фонтен (кан әйләнешен яхшы циркуляциясен тәэмин итүче чара) дип атала торган операция кирәк, ләкин мондый кечкенә кан әйләнеше белән кызыма беркайда да операция ясый алмыйлар.

Кан әйләнеше кардиостимулятор аркасында шундый. Нидерландта исә безгә шул кардиостимуляторга тагын чыбыклар (проводы) өстәргә тәкъдим иттеләр. Ул операциядән соң да кан әйләнеше бары 43 процентка кадәр генә артты. Фонтенны үткәрү өчен кан әйләнеше кимендә 60 процент булырга тиеш.

«Операциягә 15 миллион сум акча кирәк»

Американың Бостон шәһәрендә менә шушындый кечкенә фракцияле балаларга да операция ясаучы хирург барлыгын белдек», — ди Алия.

Саттаровлар барлык документларын да инглиз теленә тәрҗемә итеп җибәрәләр. Хастаханә аларны операциягә кабул итәргә әзер икәнлекләрен белдереп, хат юллый. Бу операция кан әйләнешен яхшырту өчен эшләнәчәк һәм аларны Фонтенга чиратка куячаклар. Моның өчен Саттаровлар гаиләсенә ким дигәндә 15 млн сум акча кирәк.

«Бу суммага алар безгә Россиядә булмаган кардиостимулятор куячаклар һәм баланың сулыш алулары җайланып китәргә тиеш. Болары барып чыкса, операциянең соңгы этабын аннары Казанда да ясый алачаклар.

Фатирыбыз, машинабызны сатсак та, бу акчаның бер өлеше генә дә җыелмаячак. Мондый зур сумманы фондларсыз һәм иганәчеләрсез җыеп булырмы икән? Хәзерге вакытта миңа ике фонд җавап бирде: «Помогать легко» һәм «Алеша». Беренчесендә бер атна эчендә 6 мең сум акча күчерделәр, бик ышанып та бетмим аларга. Икенче фонд белән дә килешү төзелгән, ләкин әле акча җыю ачылмаган, чөнки башка балаларга акча җыю төгәлләнмәгән. Бүген, иртәгә дип көтәм инде. Аларга өметем бик зур. Акча әле бик аз җыелган шул. Бары дуслар, туганнар булышкан килеш.

Мин Бостонга барып кайткан әниләр белән дә сөйләштем. Анда аларның реанимацияләре бик көчле икән. Реанимациянең икенче көнендә үк балаларны әниләренә бирәләр, 9нчы көнгә палатадан да чыгаралар, ди.

Әле үзең белән дә ким дигәндә 1,5 млн сум акча булырга тиеш, диләр. Болары турында уйлаганым да юк. Иң мөһиме - Амалиягә операциягә акча җыелсын иде», — ди Алия бердәнбер баласының терелүенә өметләнеп.

«Миңа баламны тапмаска киңәш иткәннәр иде»

Амалия - Айрат белән Алиянең бик озак көтеп алган сабыйлары. Озак еллар балалары булмаган парның беренче ЭКО да уңышсыз тәмамлана. Ә икенче ЭКО аларга кыз бала бүләк итә. Авырлы вакытта Алиянең бер генә җире дә авыртмый, анализлары да яхшы була. Тик соңгы УЗИда баланың йөрәге сау түгеллеген күрәләр.

«Моңа кадәр барысы да бик әйбәт иде. Әти-әниләр, әби-бабайлар да сәламәт. Консилиум җыйдылар хәтта. Миңа баланы тапмаска киңәш иттеләр. Ул вакытта түккән күз яшьләрем… Карынымдагы балага сигез ай, ул тибенә, үзенең барлыгын белгертә иде...

Дөресен генә әйткәндә, диагнозлары туры килмәс дигән өмет яшәде. Аннары, ул сүзләрне чынлап торып кабул итеп бетерә алмадым, ахры.

Хәзер кызыма карыйм да, үкенәм шул чакта елаганыма. Амалия шундый шат күңелле бала, ул үсә, үзгәрә, яшәргә тырыша. Авыр вакытларыбызда шушы кечкенә генә бала безгә көч-куәт бирә», — ди Алия.

Амалия әле балалар бакчасына йөрми, чөнки аңа һич кенә дә авырырга ярамый. Иптәшләре белән йөгереп тә уйный алмый: аңа һава җитми башлый, хәле тиз бетә. Урамга да ул я чанага, я балалар арбасына гына утырып чыга. Амалия күбрәк өстәл уеннарын үз итә: рәсем ясый, пластилин белән уйный, пазллар җыя. Әлегә җөмләләр төзеп сөйләшә алмаса да, аерым сүзләрне күп әйтә. Үзенә нәрсә кирәген аңлатып бирә белә.

«Ул гади бала, башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Бит алмаларында цианоз, ягъни зәңгәрләнеп тора. Миңа бөтенесе: «Баллыны күп ашый, диатез», — дип бәйләнә. Метеосизгер ул безнең.

Амалиянең тәнендә теккән җирләре дә күп: түшеннән буеннан буена, аркылыга да кискән эзләре бар. Буранлы көннәрдә бик борчыла, начар йоклый, сызлыйдыр инде ул җөйләре», — ди әнисе.

Тамчыдан күл җыела

Саттаровлар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ. Аларга операциягә 15 млн сум акча кирәк. Фотодагы шушы моңсу елмаюлы кызга да әти-әнисен җитәкләп урам-парклардан атларга насыйп булсын иде. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгүлүмат:

2202 2007 3983 3349 (Сбербанк)

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89178959269 (Саттарова Алия Фанилевна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100