«Мисс Татарстан -2020»: Матур кызларны чишендереп сайлыйлар

XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2020» бәйгесе быел егерме икенче тапкыр «Пирамида» комплексында узды. Моцарт белән Сальериның кайсысы җиңгән? Бердәнбер татарча чыгыш ясаучы кем? Ялангач ботлар — матур күренешме? Болар хакында «Татар-информ» хәбәрчесе репортажында.

Киләчәккә хыяллар һәм бердәнбер татарча сөйләшүче Айгөл Нуруллина

Конкурсантларның дефиле өчен сайланган костюмнары шактый уңышлы булган дип бәяләргә була: кызлар металлаштырылган пластиктан ясалган корсетлы көмеш төсендәге костюм киеп, зур булмаган платформадагы кроссовкалардан чыкты. Биек үкчәле туфлиләрдә басып торуга караганда, кроссовки кию яхшырак анысы. Шигем юк, конкурсантлар моның өчен оештыручыларга рәхмәтле булгандыр.

Көмеш костюмдагы кызлар бер-бер артлы солдатлар кебек марш атлады, яннарында ачык төстәге яктырткычлы шлемнар кигән егетләр биеде, SYSTEMDO дигән ди-джей залга яшел лазер нурлары җибәреп торды, компьютер графикасы белән эш итте. Кыскасы, барысы да чит ил киносындагы бер күренешне хәтерләтте.

Беренче өлештә һәр конкурсантның үзе турында сөйләгәне егерме секундлык видеода күрсәтелде. Кызлар полиция хезмәткәрләре булырга, блондинкалар санын арттырырга, Россиядә сәяси вакыйгаларны объектив яктыртырга, шулай ук лингвистик мәктәп ачарга теләүләре турында сөйләде.

Утыз конкурсант арасыннан үзе белән бердәнбер саф татарча таныштыручы да булды. Аны аерым «Афәрин!» дип билгеләп үтәсе килә. Ул — Яңа Чишмә районы Зирекле авылы кызы — 23 яшьлек Айгөл Нуруллина иде. «Мин шәфкать туташы булып эшлим. Киләчәктә авылларда медицина ярдәмен сыйфатлы һәм уңайлы оештырырга кирәк. Илебезнең авыл халкы өчен бу бик тә мөһим», — диде ул, матур итеп, үз туган телендә.

Аннары кызлар музыка фонында купальниклардан, зәңгәр париклардан һәм үкчәле туфлиләрдән күзлекләр киеп чыкты. Иң кызыгы — шушы әйберләр бөтен кызда да бертөрле иде, шуңа күрә конкурсантларның йөзләрен күреп булмады, алар бары тик номерларын гына күрсәтте. Сыланып торучы ялтырап торган ак төстәге су костюмнары һәр кызның фигурасын аермачык белгертте.

Тәнәфестә ике кызның татарча сөйләшүен ишеттем: «Син купальник киеп чыгар идеңме?». «Юк, мин гомумән катнашмас идем…», — ди бер кыз икенчесенә. Нигә дип сорагач, ул: «Әнием белән әтием рөхсәт итми. Монда бит бөтен ярыгына кадәр күренә, син нәрсә! Татар башым белән шунда катнашыйммы?» — диде ул. Менә шулай, дусларым, һәркем конкурсны үзенчә кабул итә.

«Егыла гына күрмә!»: абындыра торган кабарынкы күлмәкле финалчылар

Алга таба тромбонда халыкара конкурслар лауреаты Элиас Файнгерш чыгыш ясады. Соңыннан финалга чыккан ун кызның исемнәре аталды. Унлыкка Нәзилә Фәләхова, Ания Газизова, Снежана Корнева, Анна Семеновых, Айгөл Нуруллина, Алинә Хәсәнова, Ольга Акчурина, Екатерина Якуш, Кристина Давыдова, Лилия Айнетдинова керде.

Татарстанның ун иң матур кызы киемнәрен алыштырды һәм бер-бер артлы металл корсетлы кабарынкы күлмәкләрен киеп чыкты. Гаҗәп, күлмәкләр идәндә өстерәлде, шуңа күрә кайбер кызлар абынып егыла язды. Кайберәүләре итәкләрен күтәребрәк йөрде. «Егыла гына күрмә», — дип көч биреп утырдым хәтта.

«Әйдәгез сөйләшик!» дип аталган блиц-сораштыруда финалчы кызларга бердән алып унга кадәр саннар сайларга яисә иҗади номер күрсәтергә (җырлау, бию, оригиналь жанр) тәкъдим ителде.

«А-а, молодец!»: французча таң калдырган Снежана Корнева

Җиденче номердан Снежана Корнева чыкты һәм унынчы сорауны сайлады. Алып баручы шунда ук бик җиңел, музыкаль сорау бу дип, кызны тынычландырырга ашыкты. «Сез җырлыйсызмы? —  дигән сорауга, кыз: «Булгалый», — диде. «Конкурс катнашучыларына кайсы җырны багышлар идегез?» — дип, сорауны укыды һәм шунда ук җавап вариантларын да тәкъдим итте. Әйтик, Андрей Губинның 2002 елда чыккан «Девушки как звезды» җырын көйләде. «Җырчысын беләсезме?» — дип сорагач, кыз аптырап калмады, «Ул җырчы — хатын-кыз», — дип әйтеп салды. Зал эче катканчы, рәхәтләнеп көлде.

«Әйе, мөгаен шулайдыр, мин аны ир-ат җырчы дип кенә белә идем. Хәзер барысы да үзгәрә… Мин хәтта, күзәтеп барырга да өлгермим. Сез — блондинка, бернинди зарар да булмас. Аны сары чәчле кызлар гына онытмады, ул инде эстрадада күптән күренми», — диде, уены-чыны белән алып баручы Михаил Волкоданский.

Аннан соң икенче җавап варианты да ишетелде: «Девушки бывают разные: черные, белые». «Красные!» — дигән каршы җавап ишетелде, ниһаять. «А-а, молодец!» — дип кәефләре генә күтәрелгән иде алып баручының, шушы җырны кайсы төркем җырлаганын сорагач, кыз: «Яхшы группа җырлый», — дип кенә әйтеп котылды.

Өченче җавап варианты Лободаның «Все люди — как люди, а я — суперзвезда» дигән җыры булып чыкты. Кыз анысына җавапны белде. «Бу — репетиция генә иде, ә кызларга нинди җыр бүләк итәрсез?» — дип кызыксынды алып баручы.

Снежана югалып калмады, мин сиңа әйтим, тотты да, французча гына а-капеллога җырлады да бирде! Бөтен кешенең авызы ябылды. Блондинкабыз акыллы кыз булып чыкты.

«Әйтәм аны, гел Яңа Чишмәгә тарта»: иң матур кызлар кайда туа?

Башта ук 30 кыз арасыннан үз туган телендә матур итеп сәламләве белән тамашачылар күңеленә кереп калган киләсе конкурсант — унынчы номер астында чыгыш ясаган Айгөл Нуруллина иде. Ул бирелгән ун блиц-сораштыру арасыннан тугызынчы сорауга тукталырга булды.

Яңа Чишмә районы кызына «Киләчәктә матурлык конкурсында кем катнашыр?» дигән сорау эләкте. «Катнашучыларның голограммасы», «Алисә тавыш ярдәмчесе», «Толерант ир-атлар» кебек җавап вариантлары да укып үтелде. «Бу дөньяда һәр заманның үз матур хатын-кызлары һәрвакытта да күп булачак», — дип, үз җавабын тәкъдим итте Айгөл.

«Ә иң матур кызлар кайда туа?» — диелгәч, кыз аптырап калмады, «Татарстанда!» — диде. Ә төгәл кайсы җирдә, дип кызыксынгач, зур горурлык белән: «Яңа Чишмә районында», — дип, чатнатып әйткән җавап ишетелде. «Әйтәм аны, күңел гел Яңа Чишмәгә тарта», — диде алып баручы да, уенын-чынга кушып.

Ир-ат, белем, климат, спорт мәсьәләләре. Интернет-мемга әйләнмәү һәм ничек итеп миллион подписчик җыярга?

Унҗиденче номер белән чыгыш ясаган Алинә Хәсәновага сигезенче сорау эләкте. «Ир-ат турында кайсы билгеләмә якын һәм ни өчен?» диелгән иде анда. «Миңа калса, чын ир-ат минем әтием кебек гадел, ачык һәм үз-үзенә ышанучан булырга тиеш. Әти миңа тулысынча ышана һәм шуның өчен мин аңа рәхмәтле дә», — диде ул, зур ярату хисе белән.

Сигезенче номерлы сан астындагы Анна Семеновых исә, бишенче сорауны сайлап алды. Аңа илдә белем дәрәҗәсен ничек күтәреп була, дигән сорау туры килде. «Мәктәп яшен күтәрергә», «студент яшен арттырырга», «пенсионерларны яңадан укырга мәҗбүр итәргә» дигән ярдәмче җаваплар укылды. «Минемчә, кеше үзе шуны теләмәсә, аның белем дәрәҗәсенә йогынты ясап булмый. Шуңа күрә белем дәрәҗәсе һәр кешенең үзеннән, аның үз-үзен камилләштерүеннән һәм үзлегеннән белем алудан торачак», — диде кыз.

Егерме җиденче номердагы Ольга Акчурина дүртенче сорауны сайларга булды. Аңа әйләнә-тирә дөнья темасына уйланырга туры килде. «Күбесе Россиядә климатны яхшы дип бәяли. Сезгә кайсы ел фасылы күбрәк ошый һәм ни өчен?» — дип сорады алып баручы. Шуна бәйле җаваплар да укып күрсәтте: «Яңгырлы гыйнвар, җан өшеткеч июнь яисә ягымлы маймы?». «Мин язны ошатам, чөнки бар табигать чәчәк ата, шушы айда әниемнең туган көне дә!» — диде кыз.

Егерме сигезенче сандагы Екатерина Якуш өченче сорау булсын, диде. Алып баручы тарафыннан «Сез спортны яратасызмы? Россия җыелма командаларын дисквалификацияләүгә ничек карыйсыз?» дигән сораулар яңгырады. «Әгәр дә Россия җыелма командасы әгъзасы кагыйдәләрне боза калса, мин дисквалификацияләүгә тыныч карыйм. Әмма бозмаган булса, бу бер дә дөрес булмаячак», — диде Якуш.

Екатерина шунда ук профессиональ дәрәҗәдә шәрык һәм бал биюләре белән шөгыльләнгәнен әйтте. «Һәм син?» — дип дәвам итүне сорады алып баручы. «Дөнья чемпионкасы», — диде, елмаеп кыз.

Бишенче номердагы кыз Ания Газизова чыгуга ук, алып баручыга сорау саннарын оныттым, ярдәм итегезче, дип мөрәҗәгать итте. Конферансье үзе дә югалып калды, залда утыручы тамашачылардан ярдәм итүләрен үтенде. Шулай итеп, кызыбыз алтынчы сорауны сайлаган булып чыкты. «Сез танылдыгыз, модель булдыгыз ди. Интернет-мемга әйләнмәс өчен, камералар каршында үзегезне ничек тотарга кирәк?» — дигән сорау яңгырады. «Нәрсә әйткәнеңне һәм эшләгәнеңне белеп эшләргә кирәк. Иң мөһиме — үзең булып калу», — диде кыз, бер дә аптырап тормыйча.

Утызынчы номердагы Лилия Айнетдиновага сайлау мөмкинлеге бөтенләй калмады. Аңа интернетта бер миллион подписчик җыяр өчен, нишләргә кирәк, дигән сорау бирелде. «Минем уйлавымча, иң элек кызыклы идея булырга тиеш. Алга таба аны үстерергә кирәк. Әгәр кешенең сәләте бар икән, иртәме-соңмы, ул подписчиклар җыячак. Идея булмаса, буш рәсемнәргә карау гына кызык булмас», — диде кыз үзенең җавабында.

«Белгән кешеләр хәл итәр»: волонтерлык, матурлык һәм гаделлек министрлыгы турында

Блиц-сораштыру моның белән генә чикләнмәде. Күрәмсең, Михаил Волкоданский кызыклы сораулар уйлап таба алмаган, шуңа да жюри әгъзаларына карап: «Бәлки, сезнең сорауларыгыз бардыр?» — дип мөрәҗәгать итте. Жюри шул сүзне генә көтеп торган кебек, конкурсантларны үзләренең сораулары белән сынарга тотынды. Монда иң хәйләкәрләре генә җавап бирде дисәм, дөресрәк булыр.

«Күптән түгел Яшьләр министрлыгы барлыкка килде. Ә сез нинди яңа министрлык уйлап табар идегез һәм ни өчен?» — дигән сорау булды. Бер кыз: «Мин волонтерлык министрлыгын булдырыр идем, чөнки илебезнең киләчәге актив яшьләрдән тора», — диде. Икенчесе: «Матурлык министрлыгын төзер идем. Хәзер бик күп матурлык конкурслары уздырыла. Матурлык — кеше сәламәтлегенең көзгесе, ә сәламәтлек — иң мөһиме ул», — дип җавап бирде. Өченче конкурсант кызның «Мин гаделлек министрлыгын кертер идем. Миңа калса, ул җәмгыятебезнең төрле сфераларында булган актуаль проблема», дигән җавабына каршы: «Гаделлекне кайдан табарга соң?» — дигән тагын бер сорау яңгырады. Ул, югалып калмыйча, тиз генә: «Белгән кешеләр хәл итәр», — дип котылды.

Янә бер сорау бирелде: «Без быел «Desert adventures» дигән гарәп партнерларыбызны тәкъдим итәбез. Берәр кем «desert» сүзенең нәрсә аңлатканын әйтә аламы?». «Миңа калса, ул баллы маҗара дип тәрҗемә ителә», — дип әйтеп карады бер кыз. «Яхшы вариант әйттегез. «Desert» — чүл дигәнне аңлата», — диде жюри әгъзасы, канәгать булганын белдереп. «Шулай булгач, чүлдәге баллы маҗара дип әйтсәк тә була», — дип өстәде Михаил Волкоданский.

Галәмдә кем-кемне җиңгән: Моцартмы, Сальеримы?

Сорау алуны дәвам итеп, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов: «Әгәр дә Моцарт һәм Сальери космик корабльдә булсалар, кем-кемне җиңәр иде?» — дип сорап карады кызлардан. Гади генә сорау булмады бу. Аңа җавап бирер өчен XVIII гасырда яшәгән классик композитор Вольфганг Амадей Моцартның биографиясен азмы-күпме булса да белергә һәм мантыйкны «кабызырга» кирәк иде. Әлеге дә баягы бу сорауга җавап легендага кайтып кала. Имеш, көнләшүдән, Антонио Сальери исемле композитор Моцартка агу биреп, аны үтерә.

Әмма, чынлыкта, Сальериның Моцартны үтермәгәне күптән исбат ителде. Шуны искә төшердем дә, кызлар ничек җавап бирер икән дип, түземсезлек белән тыңлап утырдым.

«Алар бер-берсе белән көрәшмәс иде, ә киресенчә ярдәм итәрләр иде, чөнки бу бит галәм! Монда бер-береңә көч биреп торырга кирәк», — диде Ольга Акчурина. «Ә сез Моцарт белән Сальери арасында нинди вакыйга булганын беләсезме?» — дип сорады Михаил Волкоданский. «Мин хәзер төгәл җавап бирә алмыйм», — дип югалып калды кыз. «Беркем дә әйтә алмый аны. Нәтиҗәдә, берсе мәет була. Кайсысы?» — дип яңадан сорауны кайтарды алып баручы. «Мин бит аларны белмим», — диде Ольга.

«Дөрес, беркем дә аларны белми бит!» — дип җаваплады Волкоданский, һәм аның куркыныч тарих икәнен әйтеп, берәр кем белә калса, кул күтәрергә кушты. Яңа Чишмәдән татар кызыбыз җавап бирергә булды. «Ул дуэль булгандыр. Галәмдә авырлык юк, атылган пуля беркемгә дә эләгә алмас иде, эленеп калыр иде», — диде ул һәм бу сорауга шуның белән нокта куелды.

Инстаграмдагы кумирлар: Путин, Миңнеханов һәм Хакамада

«ТНВ» каналының генераль директоры урынбасары Мәдинә Тимерҗановадан «Инстаграмда кумирыгыз кем?» — дигән, бер карашка гади генә сорау яңгырады. «Мин Владимир Путинның аккаунтына язылдым, ул минем өчен кумир», — диде горурлык белән Лилия Айнетдинова. «Аның Инстаграмы юк бит», — дип каршы төште жюри әгьзасы. «Аны сез генә шулай дип уйлыйсыз. Ә ул Путинның аккаунтына язылган!» — диде шаяртып, алып баручы.

«Медицина университетында укыганга күрә, минем Инстаграмда утырырга вакытым юк. Әмма бер мәгълуматны мин һәр иртәдә күрәм. Ул — Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның эш урыныннан төшергән фотосы», — диде Ольга Акчурина. «Әлбәттә, барлык кеше аның фотосыннан тыштагы һава торышын, вакытны белә», — диде Михаил Волкоданский.

«Ә мин Ирина Хакамаданың битенә язылырга киңәш итәр идем. Миңа аның видеороликлары ошый, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген «чәйнәп бирә», — диде Анна Семеновых.

«Минем Инстаграмда кумирым юк, әмма Дарья Лебедеваның битен карап бару сәбәпле, мин әлеге конкурста катнашырга җөрьәт иттем», — диде Айгөл Нуруллина.

«Мисс Татарстан — 2020» иясен ачыклау

Икенче өлеш тулаем конкурсантларны бүләкләүгә һәм җиңүчеләрне ачыклауга багышланды.

«Быел конкурс егерме икенче тапкыр уза, һәм шундый саннар уены: 22-2020 — безне киләчәк темасы турында уйларга мәҗбүр итте. Аның якты булачагына ышанабыз, аны матурлык бизи», — дип ассызыклады конкурсның алыштыргысыз президенты Изольда Сахарова.

Шулай итеп, «Мисс бикини — 2020» дип Ания Газизова һәм «Мисс талант — 2020» дип Ольга Акчурина, «Мисс симпатия» һәм «Мисс телевидение» номинацияләрендә Снежана Корнева җиңүче дип табылды.

«Хатын-кыз, үз-үзеңне ярат!» һәм «Мисс балкыш» махсус номинациясендә Айгөл Нуруллина җиңү яулады.

Нәзилә Фәләхова «Тамашачылар симпатиясе»ндә җиңүче булды, ул сигезенче мартта Грузиянең Батуми шәһәренә сәяхәткә барачак.

«Мисс фото»да Екатерина Якуш, «Икенче вице-мисс Татарстан»да Ольга Акчурина, «Беренче вице-мисс Татарстан»да Алинә Хәсәнова җиңде.

XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2020» конкурсы җиңүчесе дип 19 яшьлек Анна Семеновых, «Мисс Казан — 2020» исеменә лаек дип. 19 яшьлек Снежана Корнева табылды. Алар икесе дә Казан кызлары. Барлык катнашучыларга «Мисс Татарстан» конкурсының дипломнары һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде.

Кичке җидедә башланырга тиешле фестиваль ярты сәгатькә соңарса да, алдан язып куелган программага сыешты. «Әмма»сыз була алмый бит. Төнге унбердә генә тәмамланган чара күпләрне ялыктырды, булса кирәк. Дүрт сәгатькә сузылган «матурлык конкурсы»н ике сәгатьтә дә оештырырга мөмкин иде, диде пульт артында утыручылар.

Мең кешедән артык урынлы «Пирамида» залы тулы булмады, балалары белән килгән әниләр, арган нарасыйларын ничек тынычландырырга белмәде, ә инде тәнгә сыланып торган купальник кигән яшь кызларның ялангач ботларын күреп, хатын-кыздан бигрәк, залдагы ир-атлар күзләрен майландырып утырды…