Саба остасы үз куллары белән "Хаммер" җыйган

Байлар Сабасында яшәүче Рәфыйк Һадиев иске хәрби техникадан заманча машина җыйган. Һәм аңа Саба исемен биргән. SABA исемен матурлап ябыштырып та куйган, әллә каян күренеп тора. 

Саба “Хаммер”ының двигателе “ЗИЛ” машинасыннан, тәгәрмәчләре иске комбайннан. 

– Өч ел элек бер абзыйның ашында булдым. Гадәттә, ир-атлар йә техника, йә хатын-кыз турында сөйләшә. Ә ашка килгәч, мулла абзыйлар килгәнче хатын-кыз турында сөйләшеп булмый бит инде. Шунда ике егеттән кайсыдыр төбәктә “ГАЗ-66”дан “Хаммер-по русски” җыйганнар, дип ишетеп калдым. Бу шулай узып китте инде, бер-ике көннән генә искә төште. Кызыксына башладым, интернетка кереп эзләндем. Мин дә ярты ел уйладым да, тотындым. 

“ГАЗ-66” машинасына алып кайттым. Ул хәрби машина, хәзер алар чыкмый инде. Шуны сүтеп атып, алыштырасы детальләрен алыштырып, җыеп чыктым, – ди автомеханик.

Гап-гади гаражда Саба “Хаммер”ын җыйган. Туганнар, дуслар да ярдәмгә килгән аңа.

– Эретеп ябыштыру эшләрендә Азат Хәлиуллин булышты. Кайбер запас частьларны Рәшит абый Гарипов бирде. Ул үзе элек ипи ташыган, шулай ук техника белән кызыксынучы кеше. Тәрәзәләрне ясарга автокибет тотучы Марат абый Иванов ярдәм итте. Аның пыяласын теләсә кайда кисеп булмый. Түбән Новгородтан автозаводтан кистереп алып кайтырга менә шул Марат абый булышты, – дип сөйли Рафик.

Яхшсынмый гына шушы урында бүлдереп, күпмегә төшкәнен сорыйсы иттем.

– Пыяла кисү алай ат бәясенә төште дип әйтмәс идем. Марат абый ул үзе дә техника яратучы, үзе дә машиналар җыйган кеше. Без малай чакта узып киткәндә шаккатып кала идек. Ул вакытта болгарка да, сварка да юк. Союз вакытында бик кулыннан килгән кеше генә ясый алгандыр техниканы. Ару кереп китте, кесәгә карап торып булмый бит. Нәрсәдер экономия ясап, жәлләп торсаң, булмый. Эшләсәң эшлисең, эшләмәсәң юк, – дип җавап бирде Рафик Хадиев.

Үз шөгыленең чын фанаты бу! Иске “ЗИЛ” машинасын да запас частьлап сата ул шушы техниканы җыю өчен.

– Бу машина белән акча эшләп буламы?

– Мин моны акча эшләр өчен түгел, үземне сынап карар өчен җыйдым. Башка региноннарда яшәүчеләр булдырганнар бит, менә мин булдыра алам микән, юк микән. Әгәр дә булдыра алмаган булсам, үземә карата үземнең хөрмәтем кими иде. Шуңа күрә ярты ел уйландым. Чыктың да тотындың түгел ул, өй төзүдән дә катлаулырак бу. Акчаң булса хәзер, проектын бирәсең дә, өйне төзеп тә бирәләр. Монда татарның җиде кат үлчә, бер кат кис дигәне кайбер очракларда туры да килми. Җитмеш тапкыр уйлап киссәң дә таманга туры килә.

Рәфыйк үз иленең, туган җиренең патриоты.

– Ясый башлаганчы ук, әгәр яхшы чыкса, "Саба" исемен кушарга дигән теләгем бар иде. Беренчедән, дүрт хәрефтән генә тора сүзе, яңгырашы матур. Аннан соң, район бик матур бит. Бөтен җирдә яшеллек, иске агачлардан арындык. Тротуарларга брусчатка җәелгән, Аллаһка шөкер. Стадион, бассейннар Европа стандартларына туры китереп эшләнгән. Яшәргә дә уңайлы, кешеләре дә яхшы, – ди Рәфыйк. "Район башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәт яз әле, районыбыз ничек матурланды бит", – дип тә өстәде. 

Тагын районда эшләп килүче телерадиокомпания җитәкчесе Әлфия Мөбарәковга да рәхмәт юллады. Менә шундый рәхмәтле дә булып чыкты әле ул. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китү кирәк. Рәфыйк хатыны Әлфия белән малай үстерә. Улларына да рәхәтләнеп, тел сындырмый әйтә торган саф татарча Хөрмәт исемен кушканнар. 

Әнисе, сеңлесе белән бергә матур гына яшиләр алар. Техника арасында кайнашып та, туган җиренең матурлыгын күреп, бәяләргә дә онытмаган, авылын, кешеләрен яратучы Рәфыйкның сүзләрен тыңлагач, күңелләр тулды.

Хәтта аның чит ил машиналары алыр мөмкинлеге булса да, үзебезнең машиналарга гына өстенлек бирә ул. Аның ишегалдында менә шушы “Хаммер”ы һәм ретро “Волга”сы, чит ил машиналары юк. Үзе бер романтика. Машинаны тышкы яктан каретага ошаттым.

– Бу көндәлек йөри торган машина түгел. Быел гөмбәгә, җиләккә баргалап кайттык. Көндәлеккә йөрергә “Волга” бар. Хәзер печән ташымыйбыз инде, мал асраган кешегә китереп бирәләр. “Хаммер” белән быел Җиңү парадына чыктым, абый “Волга” белән чыкты. “Волга”ны Юдинодан бер бабайдан сатып алып кайткан идем. Малай вакытта күреп, кызыгып кала идем “Волга” машинасына. Сабада мондый машиналар юк иде инде. Ул елларда Сабантуйга биш-алты машина җыела иде инде. Алтмышынчы елгы машина бу, – дип зәңгәр “Волга” турында да сөйләп алды.

Саба “Хаммер”ы дүрт урынлы, чиста, иркен. Кәләш алып кайтырга да була бу машинада. “Лимузин”нар бер якта торсын. Кызыл-сары төскә буялган, ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә.

– Бу техника белән йөрергә рөхсәт бармы, – дип сорыйм шикләнеп кенә.

– Документлар тәртиптә, тиешле кәгазьләр булмаса, 50 метр да ары китеп булмый. ЮХИДИ хезмәткәрләре үз эшләрен яхшы башкара, бар да тәртип бездә, –дип юл инспекторларын да мактап алды.

Саба кадәр Сабага барып та, ничек “Хаммер”га утырып карамый китәсең инде. Без дә әйләндек Сабаны. Юлда очраган балалар, ир-атлар сәлам бирә, елмаешып, шәп дип баш бармакларын күрсәтә.

– Кибет тирәсендә озак туктап торып булмый, тиз арада әйләндереп алалар, сорашалар, кызыксыналар. Кайбер вакытта Кытайдан алып кайттым, дим. Кайберләре, кара, Россиядә җыелган кебек, дип аптырап та калалар, – ди оста.

Менә шундый кызыклы кеше белән таныштык Сабада. Ә андый “Хаммер” җыючы Сабада гына түгел, республикада да бердәнбер.