«Ранияне асрамага алыгыз әле, зинһар, монда яши алмый ул»  | intertat.tatar

«Ранияне асрамага алыгыз әле, зинһар, монда яши алмый ул» 

Күп авырлыклар күргән, дигән сүзне ишетсәк, күз алдына олы яшьтәге кешеләр килә. Чөнки кеше гомер йомгагын сүтә-сүтә нинди дә булса вакыйгаларга юлыга. Нигә дә булса өйрәнә, ялгыша, хаталана. Тик күпне күргәннәр олылар арасында гына түгел.

Яп-яшь килеш дә әллә ниләр кичергән кешеләр бар. Алар ялгышмаган да, абынмаган да. Бары тик күрәчәкләре, язмышлары шундый булган. Чирмешән кызы Рания Минһаҗева да балачагыннан ук күп авырлыклар белән очраша. Авыру әнисен карау, аны һәм апасын соңгы юлга озату, туганнарының акылга зәгыйфь булуы сәбәпле яшьтәшләренең көлеп каравы — барысын да бала һәм үсмер вакытларда күңеле аша үткәрә ул. Кимсенүләр кичерсә дә, тормышта гел матурлык кына күрергә омтыла Рания. Аның сөйләгәнен тыңлаганда кискен сюжетлы фильм карагандай булдым. Фильм гына булса ярар иде дә бит, чөнки анда актерлар язылган сценарий буенча уйный. Ә Рания язмышында тормыш үзе язган «сценарий». Аның аша узу күпкә авыр. Монда һәр нәрсә үз йөрәгең аша уза. 

«Әбинең балалары акылга зәгыйфь иде»

Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа Рания. Аңа ике яшь булганда юл һәлакәтенә очрап, әтисе Хәлил вафат була. Бу кайгылы хәлдән соң әнисе Фәния апа белән әнисенең туган йорты — Чирмешән районы Утыз Имәни авылына яшәргә кайталар. 

— Төп йортта Факия әби, Минтаһир бабай, әнинең бертуганнары — Фәрит абый, Әлфия апа һәм минем бертуган апам Рәсимә яши. Минем әтигә кияүгә чыкканчы, әнинең бер кызы булган. Ул — Рәсимә апа. Әтигә кияүгә барганда әни апамны үзе белән алмаган. Әбинең үз балалары акылга зәгыйфь.

Абый, апа, әни — өчесенең дә акыл ягыннан тайпылышлары бар. Зур гаиләгә әни белән без дә өстәлдек. Кечкенә генә йортта бик авырдан гына яшәп киттек. Һәрберсенең үз холкы. Фәрит абый үзенең нәрсә эшләгәнен, нәрсә сөйләгәнен дә аңламаска мөмкин. Кычкырышулар, талашлар да күп булды. Бик авырга туры килде ул вакытлар. Ярый әле апам Рәсимә бар. Яшь булса да, үз кызы кебек карый иде мине. Бакчага илтә, алып кайта, киемнәремне чиста-пөхтә йөртә, ашата-эчертә. Шушы зур гаиләбезгә ашарга әзерләүгә апам Рәсимә җаваплы. Чөнки әбинең балаларына күз-колак буласы бар. Берзаман әни яңадан кияүгә чыкты, мине дә үзе белән алды. Тик минем барасым килми, апам янында калырга телим, зур терәгем иде ул минем. Тик әни белән китәргә туры килде. Андагы тормышны бик хәтерләмим. Әбиемнең сүзләреннән генә чыгып әйтәм. «Салкын кышкы көн, сезгә төштем. Керсәм, өйалды идәннәре бозланып каткан. Син шул салкында, бер кат майкадан горшокта утырасың, үзең йөткерәсең. Ачуым килеп, өйгә алып кердем дә, чирләтәсез бит баланы, дип барысын да сүктем. Киендереп, үзебезгә алып кайтып киттем. Бабаң төшеп, киемнәреңне алып кайтты», — ди әбием. Шуннан соң әби Рәсимә апаны һәм мине опекага ала. Әби канаты астында яши башлыйм, — дип сөйли Рания.

Апасы Рәсимә янында булуына сөенә кыз. Бераз вакыт узгач, әнисе дә иреннән аерылып, кабат туган йортына кайта. Көннәрдән бер көнне кыз мәктәптән кайтышлый капка төпләрендә машина торганын күрә. 

— Ул машинаның төсенә хәтле хәтерлим. Безгә машиналы кешеләр әз килә иде. Шуңа исемдә калгандыр, соры машина иде ул. Керсәм, өй тулы кеше. Әнине сорарга, ярәшергә килгәннәр. Әниемнең яңа ире Тәлгать абый Аксубай районы Иске Кармәт авылыннан. Әни сөйләве буенча, ул туганнарына Иске Ибрайга барган. Ә анда аны, шундый яхшы ир-ат бар, әйдә таныштырам дип, Иске Кармәткә алып киткәннәр. Тәлгать абыйны күрүгә үк шатланып, муенына барып асылындым. «Син минем әтиемме?» — дим. «Әйе», — ди. Күзгә яшьләр килә исемә төшерсәм. Менә әтиең күчтәнәләр алып килгән, дип күрсәттеләр. «Әти, син миңа песи алып бирәсеңме?» — дип сорадым. Уенчык песи кирәк иде миңа. Бик ярата идем аларны, хәзер дә яратам. «Әйе, кызым», — ди. Бу вакытта алар әни белән китәргә җыеналар. Әби өйләнешергә ризалыгын биргән, бар да хәл ителгән. Аяк киеме кигән чакларында чыктым да: «Әти, синең исемең ничек?» — дим. «Тәлгать булам, каникулларың башлангач, үзебезгә алып китәрмен сине», — ди.

Шундый нык шатландым. Икенче көнне мәктәпкә баргач, укытучы апага, классташларга, хәзер минем дә әтием бар, кичә әтием кайтты, дип мактандым. Чөнки балалар бакчасына йөргәндә дә әтиең дә, әниең дә юк, дип кыерсытучалар булды. Бик күп елаганмын, әти кирәк, дип. Язгы каникуллар җиткәч, үзләренә алып китәргә килделәр. Әти кире килгәндә сүзендә торды, песи алып килгән иде. Васька исеме куштым, хәзер дә исән әле ул песи. Каникул саен Иске Кармәткә кайтып йөри башладым. Әни мине карамады, миңа карата начар мөнәсәбәттә иде, димим. Авыруы сәбәпле, әнигә үзен үзе карап йөртергә өйрәнергә кирәк иде башта. Әби шуңа да мине аңа бирмәде. Әни пенсиясеннән миңа акчалар бирде. Ел саен мәктәпкә әзерләнергә киемнәр, кирәк-яраклар алырга булышты. Нинди булса да, ул бит минем әнием, — дип сөйли Рания.

Бу хәлләрне күз яшьләрсез тыңлап та булмый. Әнисенең яхшы күңелле, ярдәмчел Тәлгать абыйга кияүгә чыгуына сөенеп кенә йөргәндә, тагын бер хәсрәт килә гаиләгә. Көтмәгәндә генә Раниянең бертуган апасы Рәсимә авырып китә. 

— Апам кинәт авырый башлады, башы әйләнә, коса. Чиршемән табиблары да берни әйтә алмый, ни икәнен белмиләр. Казанга алып баргач, баш миендә рак булуы ачыкланды. Операцияләр ясатты, химия алды. Дәвалану курслары да үтте. Айлар буе өйгә кайтмыйча дәваланды. Шул вакытларда бик сагындым үзен. Шунда әби мине догалар укырга өйрәтте. Бергәләшеп, апай исән кайтсын дип, бик нык көттек. Өч тапкыр башына операция ясадылар. Соңгысыннан бөтенләй хәле начарланып кайтты. Паралич сукты, сул ягы хәрәкәтләнә алмады. Соңрак бөтенләй урын өстендә калды. Без аны табакка салып юындыра идек әби белән. Бер юындырганда сөйләшми дә, селкенми дә бу. Шунда үлгәнен белдек. Үләр алдыннан, и, туганым, кемгә калырсың, ничек кенә яшәрсең инде, дип әйтә килде гел. Нык кайгырды минем өчен. Авылдагы бер апа: «Апаң үләр алдыннан миңа килеп, Ранияне асрамага алыгыз әле, зинһар, монда яши алмый бит ул», — дип әйтте, ди. Бик күңелгә тиде бу сүзләр, — ди Рания.

«Тагын шул тилеләр янына барасыңмы?»

Рәсимә 21 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома. Раниянең мөстәкыйль тормышы башлана. Тузганак кебек сары чәчле, шаян кызның дүртенче сыйныфта укыган чагы. Үз киемнәрен үзе юа, үзенчә пешереп ашый башлый. 

— Апа үлгәч, өй бушап калды. Тагын да авыррак тормыш башланды. Әбием бик усал иде. Усал булмаса, мондый тормышны алып та бара алмас иде, аны да аңлыйм. Өч авыру бала, бабай да күзе күрми башлап унбиш ел буена тора алмый ятты. Бөтенләй берни күрми иде. Бабайны да, Фәрит абыйны, Әлфия апаны да карарга кирәк. Җитмәсә, мин дә бик шук, көне буе уеннан кайтып кермим. Ә әби бик каты борчыла. Гаиләдә авыру кешеләр булгач, көлүчеләр дә булгалады. Кайбер әниләрнең балаларын безгә җибәрәселәре, минем белән уйнатасылары килмәде. «Тагын шул тилеләр янына бардыңмы?» — дип орыштылар. Ә без бакча артларыннан качып чыгып булса да уйнадык. Бу безгә киртә түгел иде. Белсәләр, калган балаларга әниләреннән эләкте. Өй эше итеп бирелгән шигырьләрне мунчада ятлаган чаклар да булды. Өйдә тавыш, абый үз-үзен белештерми, кычкыра. Өй эшләрен хәзерләп бетермичә килгән вакытларда укытучыларым хәлемә керде. Сыйныф җитәкчеләрем, укытучыларым шундый нык терәк булдылар. Рәхмәтем зур аларга. Тәрбия дә бирделәр, өйгә килеп әби белән дә сөйләшәләр, кыерсытсалар, мәктәптә дә якладылар, — дип искә төшерә Рания мәктәп елларын.

 Мәктәптә укыганда бик актив укучы була ул. Бәйгеләрдә актив катнаша, җырлый-бии, гел сәхнәдә була кыз.

— Тугызынчы сыйныфтан соң шәһәргә китәргә хыялландым. Бер дә авылда каласым килмәде. Әйдә, Рания, кал әле, унберне бетереп китсәң, үзеңә дә җайлы булыр, дип укытучыларым киңәш бирде. Шуннан унберенче сыйныфка кадәр укырга булдым. Казанга бер дә барганым юк иде. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга килдем. Әти туганнары белән сөйләшеп, беренче вакытларда яшәргә урын тапты. Башта КФУга керермен, дип уйлаган идем. Тик мәдәният һәм сәнгать институтында тукталдым. Тулай торакка урнаштым. Иптәш кызларым ял саен әниләрен сагынып кайтып китәләр, ә мин калам. Тулай торакта үземнең кечкенә генә почмагым булу шундый рәхәт иде миңа. Тыныч, беркем кычкырмый, рәхәт вакытлар башланды. Авылга бик сирәк, әбигә булышырга кирәк вакытларда гына кайттым, — ди Рания.

«Әни телефонын куйган да үлеп киткән»

Якыннарын югалтулар, сынаулар бер-бер артлы килеп кенә тора бу гаиләгә. Бабасы, икенче елны акылга зәгыйфь абыйсы Фәритне җирлиләр. Көтмәгәндә генә әнисе дә начар чир белән авырый башлый.

— Әни белән хастаханәдә бик озак яттым. Акыл ягыннан тайпылышлары булгач, хастаханәдә аңа авыр иде. Буш вакытым булуга әни янына киләм. Куна да калам, палатада ятарга урын да бирмиләр. Хастаханә эскәмияләренә утырып, төне буе имтиханга әзерләнәм дә, иртә белән елый-елый китәм. Имтиханнан соң туп-туры әни янына йөгерәм. Килеп кенә керәм, палатадагылар, табиблар, бөтенесе миңа зарлана. «Кайда йөрисең, ул бит анаң, сине караган, ә син аны карый да алмыйсың», — дип миңа кычкыралар.

Ул киреләнгән, шуңа табибларның ачуын китерә торган булган. Әни мине карамады, дип җавап бирә алмыйм бит. Менә шундый бер төрле үпкәм бар иде. Нишләп кечкенә вакытта мине әни менә шулай карамады, минем өчен шулай өзелеп тормады, дигән. Хәзер үзе минем кулыма калды, дип елаган чакларым булды ул вакытларда. Әле укуым да бар, имтиханнар, акча булсын, дип эшкә кергән идем ул чагында. Әни авырып киткәч, бер сөйләшеп утырганда: «Мин сиңа яхшырак булуын теләдем, шуңа үз яныма алмадым. Әбиең биргәннәрне мин сиңа бирә алмый идем», — дип әйтте.

Ике ел чамасы көрәштек бу чир белән, әти дә бик нык карады. Соңгы көннәрендә бик газапланды. Ул вакытларда ул бала кебек иде. «Нигә мине тыңламыйсың, үзеңә кыен бит, болай-тегеләй ит», — дип орышкаладым да. Соңгы көннәрендә шалтыратты да тагын орыштым. Бик каты ачуланмадым инде ул чакта. Шуннан ул трубканы куйды. Бәлки минем белән саубуллашырга шалтыратуы булгандыр. Телефонын куйган да, үлеп тә киткән. Бер сәгатьтән әби шалтыратып, әниең үлде, диде. Имтиханга барырга дип әзерләнеп йөри идем ул чакта. Әнине югалту тагын да кыен булды. Иң мөһиме — бу авырлыклар киләчәктә кабатланмасын, — ди Рания.

Тәлгать абый белән хәзер дә аралашасызмы?

Мин аңа кечкенәдән әти дип үстем, гел әти дип әйтәчәкмен. Чөнки ул әтиләр кебек кайгыртып, минем өчен борчылып яшәде, хәзер дә шулай. Әни үлгәннән соң өйләнмәде, үзе генә яши. Аралашалып торабыз, вакытым булганда кайтып йөрим. Кечкенәдән киңәшләр биреп, үсендереп торды. Аның үзенең балалары юк. Мине үз кызыдай якын күреп, «кызым-кызым» дип кенә тора. Мин аңа бик рәхмәтле. Бергә яшәмәсәк тә, минем өчен әти бик якын. Әбиемә дә бик рәхмәтлемен. Әбигә сиксән ике яшь тула. Хәзер элеккеге кебек җитезлеге юк. Әлфия апа белән бергә яшиләр.

Бәхет — нәрсә ул, Рания?

Бәхет минем өчен тулы гаилә һәм күп-күп балалар. Гаилә турында сөйләгәндә минем гел елыйсым килә. Кечкенәдән әти-әни янымда, сәламәт, исән булсыннар иде дип хыялландым. Ана назы, мәхәббәт, иркәләүләр булмады. Әбинең иркәләп утырырга вакыты юк. Үз балалары да инвалид булгач, аларның да көен көйләргә кирәк. Шуңа күрә үскәч үз гаиләмне булдырып, миңа эләкмәгән бөтен назны, мәхәббәтне үз балаларыма бирермен дип хыялландым. Бүген дә шул хыялларым белән яшим. Минем өчен бәхет акча да, сәхнәдә дә түгел, гаиләдә. Элек сәхнәгә чыгам, җырчы булам дигән уйлар булса да, хәзер инде аңлыйм, тулы, матур гаиләм булсын өчен күп әйбердән баш тарта алам. 

Кечкенәдән җырчы булам дип хыялланып үскән Раниянең шәһәргә китеп урнашкач башкарам, дип уйлаган эшләре, максатлары күп. Шуларның берсе — үзенең сольный концертын кую. Әбисенә дә, кечкенәдән үк, минем концертларыма килерсең, дип әйтә торган була кыз.

— Шәһәргә киткәч, авылга кайтып концерт куярга, дигән хыялым бар иде. Теләгемне үтәргә булдым. Авылга артист танышларымны, дусларымны җыеп кайтып концерт куйдык. Башта үзебезнең авылда ике ел рәттән концерт куйдык. Беренчесендә йөз иллегә якын кеше килгәнен хәтерлим. Ошап китте дә, күрше-тирә авылларга да гастрольләр белән чыгып киттек. Бик күңелле булды ул чаклар. Башка районнардагы авылларга да баргаладык. Якынча 8-9 концерт куйдык. 

«Син - таш астыннан да чәчәк атып чыга торган кыз»

Рания Минһаҗева быел «Татар кызы» бәйгесендә катнашып, «Иң максатчан кыз» номинациясендә җиңү яулый.

— Бәйгедә катнашырга Чирмешәннән тәкъдим иттеләр. Башта баш тарттым. Укуда да соңгы ел, эш тә бар бит, өлгерә алмам, дип уйладым. Шулай да райондагыларны кыен хәлдә калдырасым килмәде, катнашырга булдым. Финалга үтеп, уку-укыту программасы башлангач, әле ярый катнашканмын, дип сөендем. Бәйгедән соң күп нәрсәләргә карашым үзгәрде. Анда безне укыттылар, тәрбия бирделәр. Татар булуым белән тагын да ныграк горурлана башладым. 

Рания, «Инстаграм”да унҗиде меңнән артык язылучың бар. Блог алып баруга ничек алындың? Язылучыларны ничек җыйдың? 

Үз тормышымны язып, бер пост куйдым. Ул шундый күп комментарий җыйды. Язылучылар тагын үзем турында пост сорадылар, дәвамын яздым. Шул рәвешле кешеләрдә кызыксыну уянды. Гивта катнашып карыйм әле, дип уйладым. Дустым, блогер Искәндәр Гайсин: «Әйдә, Фирдүс Тямаев гив үткәрә, катнашасыңмы?» — ди. Риза булдым, берникадәр язылучым шулай килде. Бөтенесе дә калмады, тик кемгә блогым кызыклы, шулар минем белән. Аннары кайбер постларым топка чыкты. Шуннан күреп тә кызыксынып язылучылар булды.

Блог алып барып акча эшләгәнем юк, рекламаны сирәк куям. Беренчедән, хәләл булган әйберләргә генә реклама ясыйм. Багу, нумерология андый хәрәм әйберләрне рекламаламыйм. Икенчедән, кешенең тәкъдим итә торган товары үземдә ышаныч уятса гына. Өченчедән, «бит”ләрен яңа гына алып бара башлаган блогерларның рекламаларына сак карыйм. Әгәр блогы кызыклы булмаячагын, әле күп эшләргә кирәклеген күрсәм, әйтәм. Куям, ләкин язылучылар киләсен вәгъдә итмим. Миңа реклама биреп, акчагыз гына әрәм булырга мөмкин, дим. Шул сәбәпле күп рекламаларны кире кагам. 

Ни өчен аккаунтыңның исеме «100% мишәр кызы»?

Кызым, син бит таш астыннан да чәчәк атып чыга торган, көчле, югалып кала торган түгел, дип әйтә иде әби кечкенә чагымда. Барыбер үз дигәнеңә ирешәсең, диде. Шәһәргә киткәч тә, шундый икәнемне күреп алдылар. Бөтен җирдә үземне сынап карарга тырышам. Бөтен әйберне дә белергә кирәк, актив мин. Шундый сыйфатларымны күреп, мишәр инде, мишәрләр шундый була, дип әйтәләр иде. Тирә-ягымдагы кешеләр бу исемне үзләре «беркетте». Шуңа блогымның исемен «100% мишәр кызы» дип куйдым.

 Бик күп авырлыклар кичергәнсең, Рания. Киләчәгең кайгы-хәсрәтсез булсын.

Рәхмәт, Ләйсән.