Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Изге көнне өзелде гомерегез...» Актанышта ир белән хатын юл фаҗигасендә һәлак булды

Актаныш районының Сәфәр авылында җиңел машина белән КамАЗ йөк машинасы бәрелешә. Фаҗигадә ирле-хатынлы Кунафиевлар һәлак була. Һәлакәт турында — «Интертат».

news_top_970_100
«Изге көнне өзелде гомерегез...» Актанышта ир белән хатын юл фаҗигасендә һәлак булды

Актанышта 25 июнь көне күңелсез хәбәрдән башланып китә. Шаһитләр әйтүенчә, иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Актаныш районы Сәфәр авылы чатында прицеп таккан КамАЗ машинасы «ВАЗ-2110» маркалы автомобильгә юл бирми. Җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры - Сәфәр авылында яшәүче 1968 елгы Илнур һәм 1974 елгы Венера Кунафиевларның гомерләре һәлакәт урынында ук өзелә.

«Иртән, җомга белән котлап, хәлләр белеште»

— Фаҗига минем туган йорттан ерак түгел — авылдан Актанышка чыга торган юл чатында булган. Минем туган йортта әти-әнием белән яшәүче җиңгәчәем хәбәр итте. Шунда ук классташлар төркеменә дә яздым. Күп кенә классташлар авылда яши, алардан да белештек, — дип сөйләде һәлак булган Венера ханымның классташы Нәфисә ханым.

Нәфисә ханым классташы белән бәйле хатирәләрне дә яңартты. «Иртән җомга көне белән котлап язган иде бит ул», — дип сөйләде ул.

— Венера белән без 0 класстан - безнең заманда 0 класс бар иде - 9 нчы класска хәтле бергә укыдык. Венера кыюсыз гына кыз иде. Мин ноленче класска кергәндә укый белә идем. Шуңа күрә укытучыбыз: «Укырга өйрәнергә ярдәм итәрсең», — дип, Венераны минем янга утыртты.

Венера авыррак укыды, ләкин тыныч, басынкы, тәртипле кыз иде. Гаиләдә ике бала үстеләр, энесе Рушат бар. Тугызычны класстан соң Актанышта СПТУда тегүче булырга укыды. 1995 еллар тирәсендә Сәфәр авылы егете Илнур белән гаилә корып җибәрделәр. Бик зур итеп йорт салдылар, каралты-кура төзеделәр. Ике балалары — уллары Ильяс белән Айзирәне тәрбияләп үстерделәр. Искитмәле акыллы, тәрбияле балалар… Ильяска 24 яшь, Айзирә кечерәк.

Венера бик ачык кеше иде. Бөтен кеше белән уртак тел таба, һәрвакыт хәл-әхвәл сораша иде. Классташлар төркеменә дә иң беренче булып «Хәерле иртә», «тыныч төннәр» тели, хәлләребезне сораша иде. Бүген иртән дә 6:23тә хәерле имин җомга көннәре теләп, хәлләр белешкән иде. Изге җомга көннәрендә киттең, классташым. Урыннары җәннәттә булсын. Баларына, әти-әниләренә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен, — дип сөйләде Нәфисә ханым.

«Аерылышасы килми генә кереп киткән идек өйләргә…»

Актаныш халкы бүген бу кайгыны бергә кичерә. Сәфәр авылы халкы бер авыздан: «Шок хәлендә калдык. Уйламаганда гына булды», — дип әйтәләр.

— Бик акыллы, бик әйбәт гаилә иде. Илнур механизатор булып эшләде, кулыннан килмәгән эш юк иде. Таш эшен дә, агач эшен дә белә. Автосервис та ачып җибәргән иде. Алтын куллы кеше инде. Хатыны Венера ачык йөзле, бөтен кеше белән дә күрешеп, хәл белешеп йөри торган иде. Уйламаганда гына булды. Авыл халкы өчен олы кайгы, тетрәндергеч хәл булды бу, — ди сөйләделәр Кунафиевларның авылдашлары. 

Кайгы уртаклашу сүзләре, хатирәләр инстаграмдагы фаҗига турындагы постлар астына комментарийлар булып тезелгән.

— Эх, нигә тормыш шулай аяусыз соң син. Әле кичә кич 21:30га кадәр сөйләшеп утырдык бит. Бүген тагын чыгарбыз дип аерылыштык. Аерылышасы килми генә кереп киттек өйләргә… Бүген улың кайтырга тиеш иде, шимбә көнне кызың. Күңелең сизенгәнме, минем янга дүрт тапкыр килдең. Күңелең гел изгелектә иде, дусларың, танышларың күп иде. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле сиңа, Венера.

Изге җомга көннәрендә өзелде гомерләрегез. Илнур, Венера, урыннарыгыз оҗмахта, киң, якты, авыр туфракларыгыз җиңел булсын. Әниләрегезгә, ике балагызга Ходаем сабырлыклар бирсен. Тыныч йоклагыз, күршеләрем, — дип уртаклашкан һәлак булган Кунафиевларның күршеләре Мәфрүзә ханым.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та үзенең инстаграм битендә кайгы уртаклашу сүзләре язган. «Районда зур фаҗига. Сәфәр авылыннан ике райондашыбыз юл һәлакәтендә вафат булды. Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Юлларда исән-имин йөрегез», — дип язган район башлыгы.

«Сәфәр авылы алдынгы карашлы, үрнәк гаиләне югалтты»

Прицеплы КамАЗ машинасының рулендә Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете була. Актанышның Яхшый авылы аша Мөслимнең Сикия дигән авылына туры юл Сәфәр авылы аша үтә. Вәрәшбаш ягыннан кайтканда туры юлга чыгам дип борылган була йөк машинасы. Шаһитләр әйтүенчә, КамАЗның прицебы буш була.

Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Мансаф Газизҗанов ирле-хатынлы Кунафиевларны Чаллыга моргка алып китүләрен һәм иртәгә җирләячәкләре турында хәбәр итте.

— Бик кызганыч, бик аяныч хәлләр бу. Чаллыга моргка алып киттеләр. Сәфәр халкына зур рәхмәт, бик ярдәм иттеләр. Кызганыч, алар барып җиткәнче икеләр тулган иде инде. Минем туганнар да алар, сеңлекәшләр. Мин гаилә янында булдым.

Алла Боерса, иртәгә Чаллыдан алып кайтып, өйләренә кереп, мөселман тәртипләренә туры китереп, куярбыз. Бүген мәчеттә дә булдым, бабайлар белән сөйләштем. Әгәр дә кичке алтыларга кайтып җитсәләр, бүген җирләрбез дип тә уйлаган идек. Бүген барып чыкмады, — дип сөйләде ул.

Мансаф Инсаф улы һәлакәт турында җыелышта утырганда белеп ала.

— Иртәнге җиделәрдән соң булган хәл бу. Үзем Актанышка җыелышка киткән идем. Елап-елап кына шалтыраттылар. Нәрсә булды микән дигән идем, җыелыш вакытында белдем. Мин кайтып җиткәндә анда инде бик күп кеше кайнаша иде. Полиция хезмәткәрләре дә, ашыгыч ярдәм дә шунда иде.

Бик күркәм, бик үрнәк гаилә иде алар. Илнур бөтен эшкә дә кулы ята торган кеше иде. Үзе эретеп ябыштыручы, үзе бакчачы, үзе балта остасы иде. Венера, бераз авырып торса да, хуҗалыкта, терлекчелек өлкәсендә эшләде. Өйләрендә бик күп маллары калды. Сыерлары, ялгышмасам, алты-җиде үгез. Авылда мал асрап яши алган кеше берничек тә тискәре дә, юньсез дә була алмый. Алар — Сәфәр авылының бик юньле кешеләре иде. Авыл халкының хәтерендә шулай булып калачаклар да инде алар.

Илнур көтү башлыгы да иде. Авылга «электр көтүчесе» дигән нәрсәләрне дә ул кертте. Бик алдынгы карашлы, юл ярып баручы, инициатива белдерүче кеше иде. Менә шундый гаиләне югалтты Сәфәр. Шундый аяныч хәл-әхвәлләр Сәфәр авылында. Алла Сакласын инде, — дип сөйләде җирлек башлыгы.

Кунафиевларның балалары — Ильяс белән Айзирә икесе дә Чаллыда яшиләр. Ильяс проектирование белән тимер ангарлар төзи, кызлары «Чаллы икмәге»ндә кондитер. Балаларына ипотекага фатир алып биргән була Илнур белән Венера. «Шул ипотеканы түләр өчен малларын да арттырганнар иде. Шундыйрак планнар белән янып йөргән вакытта менә шундый хәл килеп чыкты. Берни дә эшләп булмый. Берни дә...» — дип уртаклашты Мансур Газизҗанов.

Тулы бер гаиләгә мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы алып килгән фаҗигане тикшерү эшләре башланган. Шаһитләр, әлбәттә, үз версияләрен дә тәкъдим итә. Йөк машинасы җиңел машинага юл бирмәгән, тизлеге зур булган диючеләр дә бар.

— Бөтенебез дә шофер кеше. Кемнең каян барырга тиеш икәнен бөтенебез дә аңлыйбыз. Әле: «Ниндидер машина үтеп киткән икән, шул комачаулаган», — дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Тикшерү эшләре башланды, Алла Боерса очына чыгарбыз дип уйлыйбыз, — диде авыл җирлеге башлыгы.

Догада булыйк...

«Сак йөрегез зур юлларда юлыкмый хәвефләргә», — дип җырлыйлар җырларда да. Кызганыч, юл хаталарны кичерми. Юлларда сак булып, өйләргә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Мәрхүм Илнур һәм Венера Кунафиевларның караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмах түләрендә булсын. Якыннарының, балаларының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100