Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнары белән саубуллашкан кебек булды» - Балык Бистәсе юлында дүрт кеше үлгән

Туганыңның үлеме — бер кайгы, хаталы хәбәр аркасында нахак сүзләр ишетү — икенче кайгы. Балык Бистәсе районындагы коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелә, тик кайсы машинада кем булуын бутап язылган хәбәр таратыла. Бу хакта «Татар-информ»га якын туганын югалткан журналист Данил Сәфәров сөйләде.

news_top_970_100
«Туганнары белән саубуллашкан кебек булды» - Балык Бистәсе юлында дүрт кеше үлгән
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

23 февральдә Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автоюлының 3нче километрында «Лада» һәм «КИА» бәрелешкәч, урында ук дүрт кеше үлә. «Лада» автомобилендә 69 яшьлек Вәнил Шәрәфиев, аның ирле-хатынлы юлдашлары була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «КИА» белән идарә иткән ир-ат каршы як полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешә. Соңрак фаҗига урыныннан видеолар да чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, ике машина да бик нык җимерелгән, машиналар янында кешеләр ята.

«Үлеме алдыннан бөтен кеше белән телефоннан сөйләшеп калды»

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте видеосы

Мәрхүмнәрне Балык Бистәсе зиратында җирләгәннәр.

Фаҗигадән соң «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе, журналист Данил Сәфәров белән сөйләштек.

— Вәнил Шәрәфиев — әниемнең бертуган абыйсы. 69 яшьтә китеп барды. Аның ирле-хатынлы бер гаилә белән Балык Бистәсе районы үзәген чыгып барышы булган. Ишетүемчә, ул гаилә танышлары булган, аларның үз машиналары кабынмаган булган дигән сүзләр дә булды…

23 февральдә бөтен кешегә шалтыратып чыккан ул котлап. Минем әле ул көнне туган көн дә иде, мине дә сәгать 9да котлап шалтыратты. Ә инде 11 тулып 50 минутта шушы хәл. Берәр атналап сөйләшмәгән булсак, алай аптырап та калмас идек. Ә монда шалтыратты да — ике сәгатьтән кайгылы хәбәр. Шунысы авыр булды, ышанып булмаслык. Туганнар белән барыбыз бергә җыелышкан чак иде ул.

Үлеме алдыннан бөтен кеше белән телефоннан сөйләшеп калды: әни белән, минем апай белән дә, энесе белән дә. Бөтен кеше: «Менә әле генә сөйләштек бит», — диде. Гадәттә, көн саен сөйләшеп тормыйбыз бит инде кеше белән, монда бәйрәм көненә туры килгәч, бөтен кешегә шалтыратып, саубуллашкан кебек булды, — дип сөйләде ул.

Вәнил Шәрәфиев Балык Бистәсенең районы үзәгендә гомер кичергән. Тормыш иптәше — тол, ике баласы — әтисез, оныклары бабайсыз калды. Әле шушы көннәрдә генә Вәнил абыйның дүртенче оныгы дөньяга килгән булган.

«Гомере буе рульдә булды»

Данил Сәфәров мәрхүм туганының гомере рульдә узганын әйтте.

— Ул бик тыныч, итагатьле кеше иде. Гомере буе рульдә булды. Зур «УРАЛ» машиналарын, өчәр арбалы йөк машиналарын йөртте. Ерак шәһәрләргә, Мәскәүләргә командировкаларга барды. Бензовозда эшләде, анысы да җаваплы эш бит инде. Йөк машиналарын йөртү стажы 50 елдан артык. Бик тәҗрибәле йөртүче.

Совет заманында озак еллар «КАвЗ» дигән автобуста эшләде. Аны бөтен район белә. Хәзер генә ул бөтен кешедә машина, ул вакытта берәрсенең йомышы төшми калмый иде: туй, мәет озату… Күп кешене шул автобусы белән соңгы юлга озатты. Гел юлда йөргәч, күп кешеләрне юлда туктап утыртты. Берәүне дә алмый китми иде, шуның белән дә күп савап эшләгәндер дип уйлыйм, — дип уртаклашты Данил.

«Бабайны ничек кенә каһәрләмиләр, аның бер гаебе дә юк»

Әңгәмәдәш безгә һәлакәт турында хаталы мәгълүмат таратылуына борчылуын әйтте.

— «КИА» машинасы каршы як полосага чыккан, һава торышы да шундыйрак иде, бераз буран да чыгып алган, күрәсең. Вәнил абый үз полосасыннан җайлап кына барган. Теге егет тә кызганыч… «Тегеләй, болай булса…» — дип, күпме генә сөйләшсәк тә, бу күрәчәк, гомерләре беткән. 50 ел эчендә, югыйсә, нәрсә генә булмаска мөмкин иде юлда. Вәнил абый бит аварияләрсез йөрде. Берничә автобус туздырды ул, яңаны бирәләр — туздырып бетергәнче йөри. Бик җайлап йөрде ул, бабайларча. 

Ялган пресс-релиз таратып, харап иттеләр. «Гранта» каршысына «КИА» чыккан дип дөрес язганнар, ләкин «КИА» рулендә 69 яшьлек бабай, «Лада»да яшь егет дип язганнар. Нәтиҗәсе — комментарийларда кеше бабайны каһәрли. Анда: «Карт бабай, кая обгонга чыктың?» — дигәнрәк ямьсез сүзләр дә язганнар. Судка да биреп булыр иде аны.

Бабайны ничек кенә каһәрләмиләр, аның бер гаебе дә юк, каһәрләүчеләр нахак сүзләре өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкләр. Менә бит нинди гаделсезлек. «Татар-информ”га әйттем — төзәттеләр. «Объектив» ММЧ дип саналган «Бизнес-онлайн» әйткәч тә үзгәртмәде. «Сез бит журналистлар, белешегез дөресен», — дидем, барыбер шулай эленеп тора. Беркем бернинди төзәтмәләр дә кертмәде.

Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, ЮХИДИ — ничәмә-ничә хезмәт вәкилләре, Татарстаның ЮХИДИ башлыгы да килгән, шунда дөрес пресс-релиз әзерләп бирә алмаганнар.

Мин прокуратурага шалтыраттым — трубканы алмыйлар, Эчке эшләр министрлыгына шалтыраттым — «безгә нәрсә килде, шуны бирдек» диләр. Бөтен кешегә барыбер, — дип сөйләде Данил Сәфәров.

«Лада» машинасында булган ирле-хатынлы Хашыймовларның кызлары Чулпан белән дә элемтәгә кергән идек. Әлегә ул үзендә бер сүз белән уртаклашырга да көч тапмады.

«Татар-информ» агентлыгы редакциясе барлык мәрхүмнәрнең гаиләләренең, туган-тумачалары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Барлык гүр ияләренең авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын!


Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов комментарие
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100