Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Астролог Ләйсән Шаһиева: «Газетадагы йолдызнамәнең астрологиягә бер катнашы да юк»

Бүген көннән-көн эзотерика белән кызыксыну арта бара. Астролог белән планета-йолдызларның кеше тормышындагы роле турында сөйләштек.

news_top_970_100
Астролог Ләйсән Шаһиева: «Газетадагы йолдызнамәнең астрологиягә бер катнашы да юк»
Ләйсән Шагиеваның шәхси архивыннан

«Мин әйткән бөтен нәрсә дә чынга ашмаска мөмкин»

Ләйсән, нәрсә соң ул астрология? Аны гади кеше ничек аңларга тиеш?

Иң беренче чиратта, астрологиянең бик борынгы фән икәнен әйтер идем. Һәр басма газета яки журнал битләрендә, шулай ук телевизордан да йолдызнамә күреп була. Бу үзенә күрә бер күңел ачу чарасы гына, ә чын астрологиягә аның катнашы юк. Шуңа кешеләр аңа алдау итеп кенә карыйлар. Ә чынлыкта исә, астрология — үзеңне танып белүнең, аңлап кабул итүнең бер чарасы, талантыңны табарга да ярдәм итә ала.

Үзеңнең астрологиягә килү юлың ничек булды?

Астрология белән 3 елдан артык шөгыльләнәм. Кайсы өлкәдә файдалы була алырмын икән дигән сорау белән башта үзем астрологка мөрәҗәгать иттем. Күпмедер вакыттан соң аның нумерологка укытырга төркем җыюын белгәч, үземне сынап карарга булдым. Шулай итеп, нумеролог булып киттем. Астрологиягә бару юлында нумерология беренчел баскыч ролен үтәде дисәк тә дөрес.

Аннары астрологка укый башладым, әле хәзер дә укуымны дәвам итәм, чөнки ул шулхәтле киң, аны тиз генә колачлап бетерү мөмкин дә түгел. Шул ук вакытта консультацияләр дә үткәрәм: теория белән практиканы бәйләп барырга тырышам. Уку процессы өзелеп тормый, әле гомер буе укыйсы. Мин инде 3 укытучыда укыдым. Мәгълүмат күпмедер дәрәҗәдә охшаш, тик аның бирү манерасы төрле. Һәрберсеннән үзем өчен ниндидер файдалы әйберләр таптым, күзаллавым киңәйде.

Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамладым мин. Эшем дә бар иде. Аны ташлап, астролог булып киттем.

Әти-әниең бу гамәлеңне ничек кабул итте?

Эшләп карамыйча, синекеме бу, юкмы икәнен төгәл генә әйтеп булмый. Башта ул минем хобби кебек кенә иде. Иң мөһиме — алар миңа ышаналар. Бик шат булмасалар да, кабул иттеләр.

Хәзер эзотерика белән күп кеше кызыксына. Нумеролог, хиромант дигән реклама күзгә еш ташлана. Астрологиянең алардан төп аермасы нәрсәдә?

Нумерология — ул саннар. Ә астрологиядә конкрет физик җисем, ягъни планеталар белән эш итәләр.

Ләйсән, ә астролог үзе нинди булырга тиеш соң?

Астрологлар — кеше тормышы белән бәйле вакыйгаларның төп асылын аңларга тиешле кешеләр. Ни өчен теге яисә бу планета нәкъ менә шулай тәэсир итә? Аннары кешегә карап, аның нинди икәнен белеп, кирәкле сүзләр табып сөйләшә дә белүче ул астролог.

Йолдызнамәләргә килгәндә, аларда дөреслек бармы, ышанырга буламы?

Әйтеп үткәнемчә, бу вакыт уздыру, күпмедер күләмдә күңел ачу чарасы бит. Анда бирелгән мәгълүмат бары кояшка карап кенә төзелгән булырга мөмкин. Элек үзем дә укый идем, туры килгәләгән вакытлар да булды. Кеше иң ким дигәндә 13 планетадан тора, алар әле үзара бәйләнештә дә, шулай итеп һәрберебезгә уникальлек бирәләр. Бу йолдызнамәләр астрология түгел инде.

Сезнең янга күбрәк кемнәр һәм ниндирәк сораулар белән киләләр?

Күбрәк, әлбәттә, хатын-кызлар — 25-35 яшьләр арасындагылар. 60 яшьлекләр дә бар. Сораулар төрле, ләкин мин аларны төп 3 төркемгә аерып карыйм:

1. Үзен табарга теләүчеләр, үзләренең алдан билгеләнүләрен (предназначение) аңлар өчен килүчеләр.

2. Киләчәк тормышларын белү, фаразлау өчен дә мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Кешенең бөтен гомерен якынча күзаллап була, нәрсә буласын әйтеп түгел, ә аның ниндидер югары нокталарын, уңышсызрак вакытларны. Тик чынлап торып дөрес фараз бер елны гына үз эченә ала. Мин әйттем дә, ул чынга аша дигән сүз түгел. Монда кеше үзе эшләргә тиеш.

3. Миңа кем туры килә, дип ярларын эзләүчеләр. Проблема туа һәм алар аны чишү юлы буларак астрологка киләләр, ничегрәк яраклашып булуын карыйлар.

Канәгать калмаучылар буламы соң?

Юк, әлегә андыйлар булганы юк. Мин һәр консультация алдыннан кисәтеп куям: сез тормышыгызны үзегез корасыз, җайлыйсыз, төзәтәсез, мин түгел. Мин ачкычын гына бирә алам. Аннары һәркем юлын үзе сайлый. Тормышының нинди булуы һәр кешенең үзеннән тора.

Наталь карта — нәрсә ул?

Наталь карта ул — кешенең туганда ук барлыкка килгән космик паспорты. Кеше туганда планеталар билгеле бер урында була. Һәм менә шушы фактор кешене билгели: аның таланты, холкы нинди булуы һ.б. Ул картаны ясау өчен кешенең туган көнен, сәгатен, минутларын һәм туган урынын белергә кирәк. Туган вакытын белмәгән очракта ректификация дигән әйбер эшлим. Бу — үткәндә булган хәлләрне барлап, анализлап, кешенең туган моментын төгәл билгеләү. Соңыннан наталь карта ясала.

Шундый очрак булганы бар: тормышыннан нык зарланып бер кеше килде. Наталь картасын ачып караган идем, ул кешедәге мөмкинлекләр иксез-чиксез. Ә ул аның белән куллана белми. Минем белән очрашудан соң да тормышы әллә ни үзгәрмәде. Кабатлап әйтәм, астролог кына тормышыгызны үзгәртә алмый, үзегезгә эш итәргә кирәк булачак. Астролог сезнең проблеманы чишеп бирә алмый, ул бары әзрәк әйтеп, күрсәтеп кенә җибәрә ала.

Айның 21-22 көнне туган кешеләр кайсы йолдызлыкка карый соң?

Ул ел саен үзгәрә бит. Мәсәлән, 1988 елның 21 октябрьдә туган кеше Үлчәү йолдызлыгына керсә, быелгы елның шул ук көнендә туган кеше инде Чаян була ала. Аны без программа аша яисә махсус китапларыбыздан карап әйтә алабыз. Ике йолдызлык арасында торучы кешеләргә аны ачыклап бетерергә кирәк булачак.

Ләйсән, хәзер кешеләргә туган көндә энергия туплап калыр өчен, тегене-моны эшләгез дигән бик күп киңәшләр бирәләр. Астролог буларак сез нәрсә әйтер идегез?

Теге киемне киегез, монысын, туган көнегезне тауларда каршы алырга кирәк быел һ.б. — мондый сүзләргә ышанмыйм, дөрес түгел ул. Ә менә үткән елыгызга карап, әзрәк үзегезне мактап, яулаган үрләрегезне барлау яхшы булачак.

Һәр планета билгеле бер әйбер өчен җавап бирә, дидегез. Берничәсен булса да әйтеп китегез әле.

Кояш — безнең аңыбыз, бу тормышка үзебезне ничек билгеләвебез.

Ай — ачыкланып җитмәгән уй-фикерләр, аң асты (подсознание), күңелебез, борчу һәм эмоцияләребез. Безнең эчке дөнья.

Венера — хатын-кыз образы, матурлык дөньясы.

Марс — безнең эш итү алымы, энергиябезнең потенциалы.

Меркурий — сөйләмебездә чагыла, хәтер, логикабыз өчен җавап бирә.

Сезгә консультациягә килгән кешене нәрсә көтә?

Башта кешедән бөтен кирәкле мәгълүматларны алып, наталь картасын төзеп, әзерләп куям. Чөнки ул кимендә 6 сәгать ясала. Мин консультацияләрне кеше белән очрашып үткәрәм, күзгә күз карап сөйләшү мөһим.

Гомумән, бер-берсе белән берничек тә туры килмәгән йолдызлыклар бармы соң?

Тормышта очраклы кешеләр булмый дияр идем. Туры килү-килмәүне караганда, әлбәттә, катгый гына кистереп әйтеп булмый. Шулай да, теге яисә бу кешенең холкы белән охшашлыкларын, гадәтләре буенча җиңелрәк булачагын чамалап була. Һәр кеше бу дөньяга билгеле бер максат белән туа. Кавышкач, тагын бер — бу пар өчен уртак максат туа.

 «Астрология — ул фән түгел»

Рамил Гарифуллин, психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты доценты:

Кешедә һәрвакыт зур кызыксыну уята торган өлкәләр бар. Мәсәлән, фәлсәфи яки киләчәк турындагы сораулар. Бөтен сорауларга да химия яки физикадагы кебек формулалар кулланып җавап биреп булмый. Шулай итеп, алдан әйтү, фаразлау проблемасына фән аңлатма таба алмаячак. Һава торышын космос нигезендә алдан әйтергә тырышалар. Ул да күп дигәндә 4-5 көн өчен генә. Кешенең шундый эгоистлык ягы бар: ул үзенең киләчәген алдан белеп, үзен алда көтә торган ниндидер куркыныч әйберләрдән яклап куясы килә.

Икенчедән, астрологиянең үзенең бик зур тарихы бар. Анда күктәге җисемнәрнең урыннары күчү белән кеше һәм аның тормышындагы үзгәрешләрне, вакыйгаларны бәйләп карау омтылышы бар.

Мине астрологлар тарафыннан артык тәфсилле итеп әйтелгән фаразлар сагайта. Кайвакыт бу миндә ирония, юмор да уята. Тулаем алганда, безнең тормышыбызда аерым бер циклларның, периодларның кабатлануын күзәтергә була. Күпмедер күләмдә аерым бер боҗра буенча әйләнеш тә бар. Ул булгач, кайвакыт астрологларның сүзләре дә чынга аша, туры килә.

Һәрбер белгеч ниндидер күләмдә үз өлкәсендә фараз бирә ала. Сантехник торбаның ничә ел хезмәт итүен, табиб авыруның динамикасы турында сөйли. Мин үз чиратымда, психолог буларак, психиканың яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрүе турында әйтә алам. Минемчә, астрология — ул фән түгел. Беренче чиратта, ул безнең мәдәниятебезнең бер өлеше, дин кебек үк. Мәсәлән, дин фән аңлата алмаган әйберләрне аңлатып бирә. Астрология белән дә шулай ук. Ул футурологик сорауларны күтәреп чыгарга тырыша.

Минем күзәтүләрем буенча, астрологлар прогнозларын бары астрология нигезендә генә кормыйлар. Алар еш кына психология принципларын белеп эш итәләр. Алар төрле фәннәр белән бәйләнгән. Үз эчендә күп әйберләрне яраштыру нәтиҗәсендә туры килүләр дә була. Психология кушылган астрологик прогнозларда исә, күп әйбер психологиядән алынган. Моны башта психологлар эшләгән. Астрологларның күбесе астрология һәм башка өлкәдәге булган белемнәргә таянып эш итә.

«Аларның төп эше — сүз болгату»

Лилия Заһидуллина, журналист:

Кайчандыр мин дә эзотерика белән кызыксынып алган идем. Һөнәри кызыксыну да үз ролен үтәгәндер: астрологка да, хиромантка да, нумерологка да консультациягә бардым. Хиромант булып эшләүче ябык кына егет кулны тирләтеп бетергәнче әвәләгәч: «Бу егетең сиңа туры килми, сиңа минем белән йөрергә кирәк», — диде. Ул вакытта әле студент чак, кияүдә түгел. Аның яныннан эчем катып көлеп чыгып киттем. Әле шалтыратып, фаразларын искә төшереп тә ятты…

Үзен нумеролог дип таныштырган Людмила ханым Казан читендәге Осиново бистәсендә яши, аның фатирына да бардым. Ике сәгатьләп сөйләшеп утырган идек. Ул миңа илебезгә якын киләчәктә янаган афәтләр, җитәкчеләргә кагылышлы фаразлар да җиткерде. Чынга ашкандырмы, юкмы, әмма аның сүзләренең миңа көчле тәэсир иткәне хәтердә калмаган.

Гомумән, мондыйрак юнәлештә эшләүче кешеләр белән күп аралашырга туры килде. Аларның эшчәнлеге күбрәк сүз болгатуга корылган. Төрле психологик алымнарны ятлаган, кеше аңына үтеп керү серләрен белә торган, бу өлкәдә шомарып беткән кешеләр алар. Бәлки кемдер гап-гади аралашу, җылы сүз эзләп тә йөридер алар янына, кем белгән. Бәлки нечкәрәк күңеллерәкләре килеп кабадыр.

Үземнең яхшы танышларым арасында дистә еллар дәвамында астрологиягә чын күңелдән ышанган, тормышын алар кушканча корган кешеләр бар. Кая эшкә урнашу, кемгә өйләнү-кияүгә чыгу, баланы кайчан табу, аңа нинди исем кушу, кайсы мәктәпкә бирү, нинди йорт салу — тормыштагы җитди күренгән һәр сорауны астролог белән бергә хәл итә алар.

Үзләре акыллы, җитди, белемле кешеләр. Менә шуңа ышаналар — бетте-китте. Моның өчен шактый түгәрәк суммаларын да кызганмыйлар. Кайберләрен ишеткәч, мин хәтта ачылган авызымны озак кына яба алмыйча да торам. Алар үзләре моны: «Дөрес юнәлеш буенча китү өчен кирәк», — дип аңлата. Миңа гаҗәп, ә аларга шулай яшәү ошый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100