Смартфонлы урам сукбае: «Энекәшем фатирдан куып чыгарды»

Җиңү Проспекты метросында смартфонлы, зур-зур пакетлар өеме белән йөргән абыйга күпләрнең игътибар иткәне бардыр. Тормыш төбенә тәгәрәгән кешенең кулында смартфон түгел, шешә булыр иде. Энекәшләре тарафыннан алдау юлы белән фатирыннан куылган телефонлы сукбай язмышын гыйбрәт итеп сезгә дә тәкъдим итәбез.

Смартфонлы сукбай Рөстәм алтынчы ел урамда. Ул метро станциясендә дә үз кеше булып беткән инде. Үзе белән зур бер арба этеп йөрүче бу абыйга күпләрнең игътибар иткәне бардыр. Заманында төрле эштә эшли ул: трамвай да йөртә, сакчы да була. Тик аның тормышын җиде ятлар түгел, ә үзенең бертуганнары җимерә. 

(Ул үзен фотога төшерергә рөхсәт итми... Шуңа күрә йөзен күрсәтмичә генә төшергән фотосын куябыз).

Яхшы дәрәҗәле гаиләдә яхшы тәрбия алган малайларга, үскәч, нидер була. Моның сәбәпчесе дә бар: энекәшенең хатыны. Рөстәм абый сүзен дә: «Хатын-кыз үзе генә эш итми. Үзе, әнисе, күрше хатыны… Аңа аларга калган фатир гына җитмәде. Мине алдап, фатирсыз калдырдылар», — ди. Энекәшләре белән арасы ни сәбәпле бозылуын ачылып китеп сөйләмәсә дә, арада хатын-кыз торуын әйтте. 

Әтиләре - гаиләсе башлыгы Казанда төзүче булып эшкә урнаша. Аларга яңа фатир бирәләр. Коммуналь торактан яңа фатирга күчүне Рөстәм абый әле һаман да хәтерли. Ул фатирдан соң да алар әллә ничәне алмаштырырга өлгерә. Казан уртасында яшәүче әбиләренең фатиры да аларга кала. Энекәше белән хатыны әти-әни белән торырга теләмәгәч, бер фатирны аларга бирергә булалар. Үз көеңә яшә дә яшә бит инде. Тик юк, һаман нәрсәдер җитми адәм баласына. Әниләре торган фатирга да каныга килен дигәннәре. Әтиләре вафат булгач, хәтере начарланган әниләренең хәленнән оста файдалана алар.

— Беркөнне әни, подъезд төбенә чыгып, күрше апалары белән сөйләшеп утыра. Шул чак аек булмаган күрше абыйсы килеп, алардан аракы таптыра башлый һәм әнигә сылтанып җибәрә. Әни асфальтка барып төшә. Шуннан соң алмашынулары көчәйде. Энекәшнең хатыны да моны белә иде. Мин шуңа күрә гел әни янында булдым.

Шул ук чорда минем телефонымны урладылар. Гомумән, әллә нәрсәләрем югалды инде. Берничә көннән бер малай шалтыратып: «Сезнең телефоныгыз миндә. Килеп алыгыз», — диде. Шикләндем шикләнүен, тик чыгып киттем. Кайтсам, ишекне ачучы юк. Башта подъезд төбендә ярты сәгать басып тордым, аннары фатир ишеген шакып. 

Шунда күрше апа чыгып: «Әниеңне энекәшләреңә алып киттеләр», — дип әйтте. Шул хатын, аның әнисе, күрше хатыны минем өйдә юклыкны белеп, әни янына килгәннәр һәм бер документка кул куйдыртканнар да үзләренә алып киткәннәр. Шул фатир документны инде ул. Шалтыратып карадым да, инде соң иде шул. Аларга үз өлешләре тигән, минем дә өлешем бар иде дә бит, — дип сөйләде Рөстәм абый.

«Телефоныгыз миндә», — дип шалтыраткан егетнең дә намусына көч килә. Ул, Рөстәм абыйны табып, шулай эшләргә кушканнарын сөйли. Йомгак менә шулай сүтелә дә. 

«Мин анда артык»

Рөстәм абыйның үз гаиләсе, хатыны, уллары, оныклары да бар. Күңелдә ихтыярсыздан: «Ничек инде үз гаиләң булган көе сукбай булып йөреп була?» — дигән сорау туа. Бу сорауга җавап кыска булды: «Мин анда артык».

— Мин анда артык. Ике бүлмәле фатирда тугыз кеше яшиләр: хатыным, ике улым, аларның хатыннары һәм балалары. Хатын болай да аш бүлмәсендә йоклый бит инде. Кая инде анда барып кысылыйм.

— Ә кышларын кайда кунасыз соң?

— Дусларда. Йокларга гына урын табам мин.

— Балаларыгыз белән аралашасызмы?

— Берсе белән аралашам. Икенчесе белән килешә алмадык, — ди. 

Ничек кенә сорап карамадым: гаиләсе турында артык бер сүз дә әйтмәде. «Ничек яшәгәннәр, алга таба да шулай яшәсеннәр», — дигән сыман баш кагып кына куйды. Рөстәм абый алтмыштан узган инде. Тик ул лаеклы ялга чыгып, үзенә тиеш акчаны да тиешенчә ала алмый йөргән. Телефоны, ноутбугы һәм башка әйберләре белән бергә аның ни сәбәпледер документлары да юкка чыга. Хәзерге документсыз бер адым да атлап булмаган заманда сукбай тормышын күз алдына китерүе авыр түгел.

Тик барысы да үз җаена кире кайта: документларны кире эшләтеп, ничек тә пенсия акчасын ала ул. Хәзерге көндә дә шул пенсия акчасына җан асрый. Нәрсә дә булса бирәсе килгән кешедән ала, ә акча соранып утырмый. Тик ул алган минималь пенсия белән фатир турында сөйләү урынсыз булыр. Ул урамныкы. 

Җиде ятлар туганмы?

— Рөстәм абый, карале, теге сорау турында белештем бит мин, — дип бер яшь кенә егет килеп эндәште. Юк, ул егет кенә түгел, портфель тоткан горур кыяфәтле ирләр дә, формадагы абыйлар да килеп күрешә, апалар баш селкеп булса да китә аңа. «Җиде ятлар туган түгел» дип җырласак та, мондый хәлдә калганнарга нәкъ менә җиде ятлар туганга әйләнә икән.

— Миңа бер таныш хокук сакчысы килеп: «Рөстәм абый, мэр сине моннан алырга кушкан», — диде. Ә ник нәкъ менә мин? Бүтәннәргә утырырга ярый, миңа ярамыймы? Арбамны да тышта калдырам бит инде. Шул «туганнарның» эше инде ул, — ди.

Шулай да туган дигәннәреннән бераз шүрли икән. Кылганнары өчен бәддога укымый укуын, тик яхшылыкка өмете дә бөтенләй үк өзелмәгән әле. «Мин монда аларны сүгеп утырам, ә фатир бирергә уйласалар», — ди. 

Гыйбрәт булсын

Менә шушындый юллар аша үткән Рөстәм абый инде алтынчы ел урам биләүчесе. Гөлләр үстерергә, рәсем ясарга яратканын сөйләп туя алмый. Хәзер дә дәфтәр белән берничә каләмен кесәсенә тыгып йөртә, рәсемнәрен шунда ясый. «Мин бит „художник“!» — дияргә ярата. Кулында Xiaomi Mi A2 смартфоны. Инстаграмда, Вконтакте, WhatsApp месенджерларында да утыра абыегыз. Өч сим-картасы бар. Фәлсәфәче. «СССРны кире кайтарыр идем. Анда бар нәрсә тәртиптә иде», — дип сөйли. Исенә төшкән саен «Утыр әле яннарыма» җырын көйләп ала. 

— Казанда ниндидер ярыш чорында безне көнгә биш тапкыр тикшерәләр иде. Берсендә хокук сакчыларына: «Яңа гына тикшердегез бит әле. Мин нишлим инде шул арада?» — дидем. Берсе: «Чөнки син кеше түгел, г***о, бомж!» — дип кычкырды. Ярар, мин бомж булыйм, алар чын хокук сакчыларыдыр инде алайса, — дип тә әйтеп алды.  

Ниндидер хатын-кыз гына бозганмы бу гаиләне, әллә инде башка сәбәпләре дә бармы - алары безгә караңгы. Гомумән, халыкның сукбайларга карата карашы начар. «Исерек тәре, җүнле эшкә урнаша алмаган нәрсә», — дип тә, «Эчәргә акча соранып утыралар», — дип тә сүгәләр. Кызганыч, андыйлары да юк түгел. Кремльгә менгәндә исереп йоклап яткан хатын-кызларны да, салкында туңа-туңа акча соранган ирләрне дә очратырга туры килә Казан урамнарында. 

Нәрсә генә дисәк тә, туганнарның бер-берсенә каныгуы башка сыймаслык хәл. Чөнки җан тартмаса да, кан тарта ул. Ә Рөстәм абый язмышы гыйбрәт итеп сөйләрлек кенә булып калсын иде.