Атналык күзәтү: Пермьдә атыш, Элвин туе, Тарага сәяхәт, чит планеталар турында уйлану | intertat.tatar

Атналык күзәтү: Пермьдә атыш, Элвин туе, Тарага сәяхәт, чит планеталар турында уйлану

Бу атнада чыккан иң укылышлы язмаларга күзәтү.

Пермь университетында атыш: «Кешеләрне үтерергә теләге булуын әйткәли иде…»

Бу атнаның иң тетрәндергеч вакыйгасы — Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында 20 сентябрьдә, көндезге 11 ләр тирәсендә атыш була. Алты кешенең гомерен алып киткән, 28 кешене яралаган бәндәнең вәхши гамәлләре турында хәбәрне ишетүгә, Казанда 11 майда 175 нче гимназиядәге вакыйгалар кабат күңелне сызып үтте.

Атучы — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үзе дә Пермь университетының беренче курс студенты булган, юридик факультетта «суд экспертизасы» белгечлеге буенча белем алган.

Шаһитләр сөйләвенчә, атучы бинага бер каршылыксыз үтеп кереп, беренче каттагыларга ата башлаган. Аннары 8 нче корпуста шулай ук төрле якка атарга тотынган. Студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып качкан, аудиториягә кереп бикләнгәннәре куркуыннан тәрәзәләрдән дә сикергән.

Университетның сакчысы җинаятьчене кертмәскә тырышып караган, тик Тимур аны атып үтергән. Аннары аның 30лап тапкыр атканы билгеле.

Тимурның әтисе russian.rt.com сайтына сөйләвәнчә, улы бары тик компьютерлар белән кызыксынган һәм әнисе белән Пермьдә яшәгән. Әтиләре Самарада тора.

«Шок хәлендә мин, әле рәткә килә алмыйм. Нишләде ул?! Башта миңа әни шалтыратып, шундый хәл дип хәбәр итте. Мин шок хәлендә элекке хатыныма шалтыратам, ул полициядә иде. Ул да шокта, берни рәтләп әйтә дә алмады.

Элегрәк улымнан «ник берәр кая чыгып кермисең» дип сораганда да, «юк, йөрисем килми, мин компьютерда утырам» дия иде», — дип сөйләгән.

Тимур Бекмансуров коралны рәсми рәвештә алган. Казандагы атыштан соң аның өенә килеп коралын тикшереп тә киткәннәр. Төркемдәшләре бу егетнең кешеләрне үтерергә теләге булуын әйтә — бу хакта ул үзе дә әйткәләгән. Аның утлы коралы бар икәнен белә торып та, беркем дә моны чынга алмаган. Укытучы начар билге куйгач, ул «мин корал сатып алам да бөтенегезне атып бетерәм» дип әйткән булган.

Атуга ул ярты ел әзерләнә. Март аенда ау мылтыгы алырга рөхсәт сорый һәм комиссия үтә. Апрель аенда корал тотарга өйрәнә, лицензия ала һәм 20 мең сумлык төрек мылтыгы сатып ала. Май аенда корал сакларга рөхсәт ала. Июнь аенда атарга өйрәнә, августта патроннар ала. Һәм беркем шушы балага ни өчен утлы корал кирәк булган дигән сорау бирми! Кабат битарафлык, кеше гомерләрен өзгән битарафлык… 

Казанда Ленин бакчасындагы фонтан янында Пермь университетында һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырдылар. Фонтан янында кызыл җәймәле ике өстәл, өстәлләр янында «Пермь, кайгырабыз. Казан» дип язылган такталар тора. Өстәлләрдә канәфер чәчәкләре өелгән, шәмнәр яна… Мәрхүмнәрне жәлләп, бу атнада бөтен ил елады

Элвин Грейның туе гөрләде

Популяр җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) өйләнде.

Радик узган ел сөйгәне Инзилә белән никах укыткан иде. Ниһаять, яшьләр мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә булган. Никахны яшьләр Казанда уздырган иде, туй мәҗлесе Уфада Конгресс-холлда булды. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре белән туйның кунаклары Данир Сабиров белән хатыны Миләүшә Сабирова, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Зәйнетдин, Ябай-Малай һәм башкалар уртаклашты. Элвин Грей белән Инзиләнең бәйрәмендә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, тормыш иптәше Зилә ханым белән Айдар Галимов та бар иде.

Элвин Грейның продюсеры яшьләргә 20 миллион сумлык автомобиль бүләк итте! Менә ичмасам бүләк!

Яшьләр ширбәт аенда Төркиянең Бельдиби курортындагы элиталы отельдә ял итәләр. Rixos Sungate кунакханәсендә сентябрьдә бер атна ял итү 350-370 мең сум тирәсе тора. Люкс номерларга бәя 400 меңнән башлана. Элин Грей белән Инзиләне кунакханәдә матур итеп каршы алганнар. Урын-җирләрен роза чәчәкләре һәм сөлгедән пар аккошлар ясап бизәгәннәр.

Җырчының сторисларында отельнең территориясен, үзләренең су мотоциклларында йөреп күңел ачканнарын күрергә була.

Мәскәүдә яшәүче татар галиме Илдус Нургалиев: «Башка планеталарда да җан ияләре бар дип уйлыйм»

Бүгенге көндә Кояш системасыннан тыш төрле экзопланеталар табылып тора. Аларның берәрсендә безнең кебек акыллы җан ияләре яшәү ихтималы бармы?

Минемчә, бар. Әмма алар безгә охшамаган җан ияләре булырга мөмкин. Очратканда, без аларны танымаска да мөмкинбез. Мәсәлән, кайбер фантастик әсәрләрдә тере болытлар турында сүз бара. Берәр планетада кешегә дә, хайванга да, бөҗәкләргә дә охшамаган, әмма тере организмнар яшәргә мөмкин. 

Андый җан ияләре әлегә табылмадымы?

Әлегә юк. Метеоритлар, җиргә килеп җиткән башка ташларда аминокислоталар табылды. Әмма андый җан ияләре булу әлегә дәлилләнмәгән.

Күпләр өчен ачышларның ничек ясалуы кызык. Мәсәлән, Менделеев таблицасын төшендә күргән. Сезгә фәнни ачышлар ничек килә? 

Ул легендаларны, күбесенчә, фәнне популярлаштыручы кешеләр һәм сезнең кебек журналистлар яза. Аларның кайберләре, чыннан да, бик кызыклы, мавыктыргыч. 

Шәхсән үземә килгәндә, акыллы фикерләр, чишелешләр еш кына бу турыда уйламый башлагач туа. Өстәл артында бу мәсьәләне чишәм дип тырышып утырганда килми ул. Баш миендә фикер кайчакта бер үк сукмактан әйләнеп йөри дә йөри. Башка эш белән мавыга башласаң, тиз чишелеш килеп чыга. Мәсәлән, табигатькә сокланып, урманда агачлар арасында йөргәндә яки берәр физик эш белән шөгыльләнгәндә. Баш мие, кешенең психикасы безгә буйсынмый. Ул бит үзеннән-үзе дә эшли. Йоклаганда да эшли. Нейрофизиолог Бехтереваның баш мие һәм кеше икесе ике тормыш белән яши дигән сүзе бар. Кешенең баш мие нечкәлекләре әле дә ачыкланып бетмәгән. Синең зиһенең булса да, ул үз эшен үзе башкара. Акыллы фикерләр дә аңа көтмәгәндә килә. 

Фән өлкәсендә уңышка ирешү өчен иң мөһим сыйфатлар нинди?

Кыюлык, үз-үзеңә ышаныч, исбатлый белү кирәк. Мәсәлән, космология буенча нәтиҗәләр ясагач, мин бит башка хезмәттәшләр, институтлар белән бәхәсләшергә тиеш булам һәм бәхәсләшәм дә. Әгәр дә мин анык белмим икән, әлбәттә, авыз ачып үземнекен дәлилләргә әзер булмас идем. Мөмкинлек булгач, чыгыш ясыйм һәм аны кабул итәләр. Син безне ышандырдың, ә башкаларны ничек ышандырырсың?» — дип сорыйлар. 

Бу нәтиҗәләр фәнни журналларда бастырылып чыгарыла, әкренләп фән дөньясына кереп китә. Чөнки галимнәрнең: «О, Нургалиев бер итеп барысын да урынына утыртып куйды. Эйнштейн да ялгышкан икән, Ньютон да дөрес булмаган икән», — дигән, синең фикереңне бердәм кабул иткән реакцияләрен көтеп утырырга мөмкинлек юк. Шулай да ахырдан ачык трибунага чыкмыйча, үземә генә: «Мин дә шулай уйлыйм, синең белән килешәм», — дип килеп әйткәннәре бар. Килешәләр, ләкин әйтергә генә әзер түгелләр. Тагын бер кабатлыйм, фән өлкәсендә эшләү өчен кыюлык, үз-үзеңә ышаныч кирәк. 

Мәскәүдә яшәүче татар галиме, физик-теоретик, АКШтагы урта һәм югары белем буенча эксперт, Актаныш районы Такталачык авылы кешесе Илдус Нургалиев белән тулы интервьюны сылтама буенча кереп укырга була.

Тара шәһәренә сәяхәт: «Аларга һаман газ кермәгән, әмма Ермакка һәйкәл куелган»

Журналистыбыз Рифат Каюмов Омск өлкәсенә эш сәфәре белән барып, андагы татарлар белән аралашып кайтты. Аны бигрәк тә гаҗәпләндергәне Тара шәһәре булган. Тара — Омск өлкәсендә беренче рус мәркәзе булып санала. Биредә Күчем ханның гаскәре тар-мар ителеп, Себер ханлыгы руслар тарафыннан тулысынча алына. Тарада галим Габдрәшит Ибраһимов та туган.

«Өч көн рәттән фәнни докладлар тыңлап утыру ялыктыргач, мин «Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин белән шәһәрне җәяү әйләнеп кайтырга булдым. Конференциядән бер сәгатькә аерылып тору зыян салмас дип, шәһәргә чыгып киттек.

Матур бакча һәм яңа бина үзәктә генә булган икән. Театрдан ике йөз метр тирәсе генә читкә киткәч, шәһәрнең чын йөзе ачылды. Ташландык йортлар, җимерек тарихи биналар монда адым саен күзгә чалына. Иске йорт тирәләрен кеше буендагы кычыткан, әрекмән баскан. Капка төбе саен диярлек утын өемнәре ята. Себердән бөтен дөньяга газ кусалар да, Тара шәһәренә зәңгәр ягулык килеп җитмәгән. Шуңа күрә монда яшәүчеләр өйләрен утын һәм күмер белән җылытырга мәҗбүр. Шәһәр йортларының капка төбендә утын өелеп торуы мине нык гаҗәпләндерде.

Икенче гаҗәпләндергән әйбер — тротуарларда урыны белән бозау тизәкләренә тап булу. Тарада көтү чыга дисәң, малдан калган эз күбрәк булыр иде. Монда яшәүчеләр бозауларын арканга йөртәдер дигән фикергә килдем. Шәһәр янында гына Иртыш елгасы ага һәм яр буе яшеллеккә күмелгән», — дип яза автор.

Автобуста Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәре белән бәйле, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган тарих белән таныштыра.

— Тара — татарлар өчен генә түгел, руслар өчен дә җан тетрәткеч вакыйгаларга шаһит булган шәһәр. Тарихтан билгеле булганча, XVII гасырда Православие динендә реформалар башлангач, Рус чиркәвеннән староверлар төркеме аерылып чыга. Алар Никонның яңа тәртипләрен кабул итә алмыйча, Себергә качарга мәҗбүр булалар.

XVIII гасырда Петр I яңа реформалар уйлап чыгара. Тара шәһәренә күченеп киткән староверлар патшаның указларына буйсынмыйлар. Хакимият моның өчен аларны төрлечә җәзалый, меңгә якын кешене яндырып үтерә. Кешене куркыту өчен, киселгән башларны казыкка кагып элеп куюлар да була. Староверларны җәзалау Тарада илле еллап дәвам итә. Хәзерге тарихчылар әлеге хәлләрне искә алырга яратмыйлар, ләкин галимнәр ул вакыйгаларны белә.

Ермакка һәйкәл куелгач, мин хакимияткә: «Ник сез себер татарларын тар-мар иткән кешегә һәйкәл куясыз? Русларны искә аласыгыз килә икән, азапланып үлгән староверлар рухына чиркәүләрдә дога кылыгыз», — дип мөрәҗәгать иттем. Мине ишетергә теләмәделәр инде.

Шәхес культы елларында да Тара халкы газап күрә. Бу җирләр Себер булса да, мондагы кешеләрне дә сөргенгә сөрәләр. Халык дошманы исеме тагылган кешеләрне Салехардка һәм Васюган сазлыкларына җибәрәләр. Якын-тирә авыллардан үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне Тарада җыеп, атып үтерәләр. Бу көне-төне тәүбә итеп, дога кылып утыра торган урын.

Тарада яшәүче русларда мин шовинизм сизмәдем. Себер халкы — ул табигатьнең үзе кебек үк басынкы. Ермакка һәйкәл кую инициативасы боларныкы түгел, — дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

«Сайлау ничек планлаштырылган, нәкъ шулай итеп узган»

Россиядә 17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды. «Бердәм Россия» — 49,82%, КПРФ — 18,93%, ЛДПР — 7,55%, «Гадел Россия» — 7,46%, ә «Новые люди» — 5,32% тавыш җыйды. Сайлау уңаеннан сәясәт белгечләренең фикерен белештек.

Фатыйх Сибагатуллин, «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты:

Зур үзгәрешләр булмаячак, анда бит бер генә яңа партия, әз генә килеп керде. Анысы да көч-хәл белән. Аларның булуы зыянга эшләргә тиеш түгел дип саныйм. Безгә Дәүләт Думасына әзрәк башкаларны үткәрә башларга вакыт. Анда бит һаман Жириновский сөйли, «ЛДПР» Себердә бик күп тавыш алды. «РПСС» партиясендә рәтле кеше юк бит.

Сайлау ничек планлаштырылган, нәкъ шулай итеп узган. Сайлау узган, башыгызны катырмагыз. Бетте, - дип әйтте.

Марий Эл республикасында «КПРФ» җиңеп чыкты. Моның сәбәбен аңлатуны сорап, шул республикада яшәгән җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашевка мөрәҗәгать иттек.

Сайлаудан соң бернинди үзгәрешләр булмаячак, үзгәрешләр көтмим. «Новые люди» партиясе — Президент аппараты, Кириенко проекты бит ул. Алексей Нечаевның «Фаберлик» компаниясе бай, яхшы финансланган. Аларның бюджеты «Бердәм Россия» белән бертигез дип әйтергә була. Пиарланган, гадел, түрәләрне машиналарыннан төшерүче, корпоративлар үткәрми торган, Якутиянең элеккеге шәһәр мэры Сардана Авксентьеваның йөзен һәм авторитетын яхшы итеп кулландылар.

Бөтен кандидатларга да тигез, бертөрле мөмкинлекләр булмады. Хакимият партиясе һәм башка спойлер (көндәшләренең тавышларын үзенә ала торган) партияләргә яшел ут булды.

Бу сайлауларга, кызганыч, күбрәк 50-70 яшьлекләр килде. 30-40 яшьләр тирәсендәгеләр бик аз - 10 % килгәндер инде. Үзем күзәтүче булып утырдым. Яшьләр инде 1 % булды.

Марий Элдагы 30 еллар буена салынган система Татарстан, Чечня, Башкортстандагыдан бик нык аерыла. Марий Республикасында 4 башлык алышынды, түрәләр, бизнесменнар кланнары барлыкка килмәде. Бездәге 3 районда Татарстандагы кебек ысуллар кулланыла. Социаль хезмәт вәкилләре олы яшьтәге әби-бабайларга йөреп, 2-3 көн алдан өйдә тавыш бирәбез дип гариза яздырталар. Дөресен генә әйткәндә, күп кеше хакимият партиясе өчен тавыш бирә. Татарстанда феодаль-административ система басымы сизелә.

Бездә халык икенчерәк. Ә сездә кайда тавыш бирергә икәнен әйтәләр икән, сарык бәрәннәре кебек тыңлыйлар. Халыкның 2-3 %ы гына үзенчә уйлый, - диде Рамай Юлдашев.