Монреаль татарлары: Чит илдә яшәүче татарлар өчен бик мөһим сорау – татарча латин әлифбасы

Август аенда Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена Канаданың Монреаль шәһәреннән делегатлар катнашачак. Алар Татарстан башкаласына, татарлар җыенына нинди уй-теләкләр белән килергә әзерләнүе турында "Интертат" газетасына сөйләде.
Наилә Кудеки (Канаданың Монреаль шәһәре татарлары ассоциациясенә нигез салучы Талип Кудекинең хәләл җефете):

– Наилә апа, Монреаль татарлары күптәннән җәмгыятькә берләштеме?
– Татар җәмгыяте, берничә гаиләләр бергә очрашып, пикниклар оештырудан 20 ел элек эшли башлады. Сабан туйлары, Ураза гаетләрен, Корбан бәйрәмнәрен үткәрдек, тагын да арттык. Җәмгыятебезнең ишекләре hәр татар кешесе өчен ачык. Безнең Сабан туйларында матур бер гаилә дә корылды дип мактана алабыз. Шөкер, матур итеп ике кыз бала үстереп яшиләр. Бер елны андый да кызыклы хәл булды: Сабан туе вакытында, татар көйләрен ишетеп, турист татарлар табышып безгә кушылдылар, бергәләшеп бәйрәм иттек!
– Наилә апа, сез Монреальда кайчаннан бирле яшисез?
– Канадага күченгәндә миңа 11 яшь иде. Монреальда үстем, укыдым, гаиләмне кордым. Туган шәhәрем дип санамыйм, әмма Монреаль гаилә өчен искиткеч шәhәр – тыныч, артык зур, артык кечкенә түгел, университетлары да бар, үз рухы да бар.
– Чит җирдә яшәп татар телен саклап буламы? Гаиләдә үзара нинди телдә сөйләшәсез?
– Без гаиләдә татар телендә генә сөйләшәбез, мәҗбүри рәвештә. Безнең әти-әниләребез дә телне шулай саклады, безне дә өйрәтте. Хәзер ике улым да үсте, икесе дә татар телендә аралаша. Язуда, бәлки, авырлыклар була ала, чөнки без гел латин графикасые кулланабыз, Казанда бар кеше дә, китаплар да кирилл хәрефләрендә яза. Читтә яшәүче татарлар өчен бик мөhим сорау шулдыр – татар латин әлифбасы. Хәзерге вакытта яшьләр безнең җәмгыятебездә кечкенә балалар өчен ана теле дәресләре оештырып яталар. Бу бик яхшы эш, дәвамлы булсын.
– Наилә апа, сез Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена барырга әзерләнәсез, Казанда нәрсә күрергә телисез?
– Казан дигәч тә, хисләрне сүзгә җыеп булмый. Татар халкының башкаласына барам, андагы җәмгыятьне, тормышны, биналарын, Казанны күрәсем килә. Минем улым да, иремнең (Талип Кудеки – ул мәрхүм инде) булганнары бар иде. Бик яратып, рухланып кайттылар. Урамда татар телендә арашу, татар ризыклы кафелар күңелләренә хуш килде – алар өчен, читтә туып үскән һәм яшәгән кешеләргә, бик гаҗәпләндергеч рәхәт булды. Минем дә Казанга барып, татар мәдәнияте, тарихы, теле белән яшәп кайтасым килә.

Ләйлә Арифуллова:

– Ләйлә ханым, чит илдә яшәп, татар телен саклап буламы?
– Әлбәттә саклап була, аның өчен зур ихтыяҗ көче, теләк кирәк. Балалар мәктәптә сөйләшә торган телдә үзара бик тиз аралаша башлыйлар. Шунда, чит телдә эндәшеп караганда, нык торырга кирәк. Әдәби телне саклап калыр өчен яшьтәшләре белән аралашу бик мөhим.
– Казанда булганыгыз бармы? 
– Беренче тапкыр Казанда 15-16 яшьлек чагымда булдым. Әнием мине үзенең якын дусларына, Фәүзия Биктаһировага, кышкы каникулларга җибәргәли иде. Казанда мин чын татар зыялылары, бик белемле кешеләр белән таныштым. Шуларның берсе – Нәҗип абый Фәхретдинов. Ул вакытларда Нәҗип абый 70 яшьләрендә иде, әмма мине Казан белән, аның рухы, тарихы белән таныштыра алды. Сөембикә манараларына карап, “Малиновый звон” тыңлап йөрүләребез – гел дә йөрәгемнең түрендә. Казанга кайтуым да, якын бер йөрәк дустыма, яшьлегемә, хыялларыма кайтуым сыман. Әлеге кешеләр, Казан рухы минем йөрәгемдә бер хыял да тудырды. Мәктәпне бетергәч, хәтта Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керү турында хыялландым. Тормышка ашмавына кайвакыт бик үкенәм.
– Казанга нинди уй-теләкләр белән киләсез?
– Әйткәнемчә, Казанга мин үземнең яшьлегемә кайтам сыман. Казанны карап, аның hавасын суларга, Казан мәчетләренә керергә, татар китапларын, сувенирларын алырга планнарым зур. Татар театрлары, мәдәнияте белән яшисем килә. Тагын бер хыялым да бар – Зөлфәт Хәкимның иҗат юлы, аның җырлары бик ошый. Аның бер концертын, я иҗат кичәсен күрәсем килә. Мин хәтта аның җырын да башкарганым булды.

– Сез Монреальдә кайда чыгыш ясыйсыз?
– Монреальда русча җырларга яратучы кешеләрнең бер клубы бар. Шунда җыелышып җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз. Шул клубта җырлый башладым. Аннан соң, мин укыта торган мәктәптә дә, Монреальдагы зур концертларда да, яраткан – татар hәм испан телләрендә җырлый башладым. Кешеләр татар телен бик ошата, аның матурлыгы, көен-моңы үзенчәлеген тоя. Берничә кат татар теленә тәрҗемә ителгән “Титаник” җырын да башкардым, анысын бигрәк яраттылар. Эштән соң кайтканда, бик арган-талган вакытларымда машинада гел татар җырларын гына тыңлыйм. Иң яратканнарым - Айдар Галимов, Зөлфәт Хәким, Ильмира Нәгыймова. Әбиемнең сүзләре искә төшә: “Кызым, безнең татар көйләребездән дә моңлы, ягымлы көйләр бөтен дөньяда юк!”
– Ләйлә апа, сезнең хезмәтегез бик иҗади эш дип беләбез, нәрсәләр белән шөгыльләнүегез турында әз генә безгә дә сөйләсәгез иде.
– Мин үзем яраткан hөнәрләр белән шөгыльләнәм: укытам, җырлыйм, кешеләр белән бүлешәм. Еллар буе француз телен укытам. Былтыр Андрей Давыдушкин, “Запад-Восток” газетасының редакторы, миңа үземнең тапшыруны алып барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, озакка сузмыйча, мин “Мой театр” тапшыруын башладым. Төрле темаларга багышланган тапшыру, иммигрантларга француз теленең укыту спецификасыннан башлап, мәдәният, тарих, Монреальда яшәүче артистлар, шагыйрьләр, рәссамнар, музыкантлар турында тапшыру ул.
Апрель аенда редакция кушуы буенча Айрат Ишмуратов турында программаны чыгарган идем. Безнең бөтен дөньяда данлыклы татар композиторыбыз белән таныштыру минем өчен бик күңелле булды. Тапшыруымда аның белән язылган интервью да бөтен тыңлаучыларга бик ошады.

Фирдәүсә Хамадиярова:

Фирдәүсә апа Монреальга күптән күчендегезме?
– Әйе, 10 елдан артык инде. Күңелем белән гел дә туган шәhәремдә – Уфада. Мондагы татар җәмгыятебез безнең өчен – кечкенә туган як. Иң якын дусларыбыз, күңелле мизгелләребез татарлар белән бергә уза.
– Сез аралашкан татарлар татарча сөйләшәме?
– Әйе, сөйләшәләр, мин моңа бик шаккаттым. Еллар буе чит илдә яшәп, кешеләр матур итеп татарча сөйләшә. Минем өчен алар зур үрнәк. Мин чит илдә туган мәдәниятемә, туган телемә тагын да ныграк тартыла башладым.
– Димәк, сез җәмгыять тормышында актив катнашасыз?
– Булдыра алаганча тырышабыз. Бәйрәм саен милли ризыклар пешереп торабыз. Быел безнең хәтта милли бию дәресләре дә үткәрелә. Менә кызлар белән Сабан туенда биедек. Биюне Уфа шәhәрендә ансамбльдә биюче Алсу Ульмашева куйды: ул бездә милли бию дәресләрен алып бара, бик яратып йөрибез. Шулай ук профессиональ осталагым белән дә булышырга тырышам – костюмнар, күлмәкләр тегәргә ярдәм итәм. Әлбәттә, бер кеше генә түгел, бергәләшеп эшлибез.
– Казанны күргәнегез бармы?
– Казанга беренче тапкыр барам. Озак еллар буе хыялландым Казанны күрергә. Тарихи Ватаныбызны күрергә, туган туфрактан атлап йөрергә, хәтерне яңартырга барам.