Татарча туй котлаулары

Июль-август, гадәттәгечә, туйларга бай була. Бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләре белән, кайвакыт котлау да әзерләргә җитешмисең. Бу уңайдан Intertat.ru сезгә махсус “шпаргалка” әзерләде. Туйда котлау әйткәндә, әлеге шигырьләргә күз төшерсәгез, сездән дә матуррак теләк әйткән кеше булмас. Биредә яшь парларга дус-туганнардан гына түгел, әти-әни җиткерә торган котлаулар да бар.
1. Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап – гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач...

Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез – җиһанда иң гүзәл пар!

2. Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.

3. Абау, дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Күзем төшмәсен,
Күлмәгең дә килешкәне
Сайлап кия белгәнең.
Үзгәрде йөрүләрең,
Үзгәрде көлүләрең.
Әллә кайлардан күренә:
Бик бәхетле көннәрең.
Алдагы бәхет көннәрең
Бәхетле үтсен шулай.
Кияүгә гел карап торасың,
Бигрәк яратасың бугай.
Ә син, кияү!
Хәзер безнең зур нәселдә
Кияү булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә,
Саклый бел безнең кызны!

4. Арагыздан җил дә үткәрмичә,
Сер бирмичә һич тә ятларга,
Мәңге тугры булып калыгыз сез
Биргән вәгъдәләргә, антларга.
Икегезнең дә бүген нур чәчә йөзләрегез.
Сокланып каравыбыздан тимәсен күзләребез.
Туй гөрләгән чакта, бүген шулай
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Матур җырлар сезгә багышлыйбыз,
Якты киләчәктә генә уебыз.

5. Яшәгез сез матур пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып,

Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.

6. Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез.

Гомер буе икегез бер
Сукмактан атлагыз!
Бер-берегезгә мәхәббәтне
Үлгәнче саклагыз!

7. Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

8. Кияүнең әти-әнисе яшь парга әйткән теләкләр:

Сиңа атап әйтәм бу сүземне,
Әти кеше – терәк багана.
Саклаучы да, яклаучы да була
Баласына, сөйгән ярына.

Шуңа, улым, син беренче көннән
Хуҗа итеп той да үзеңне,
Әтиеңнән үрнәк алып, расла
Гаиләдә һәрбер сүзеңне.

Балаларың булсын сау-сәламәт,
Мал-мөлкәтең булсын, алтының.
Бу бит – минем ирем диеп, балкып,
Горурланып торсын хатының.

Шулай итеп матур яшәсәгез,
Без дә бик сөенеп яшәрбез.
Хатыныңа килен дип түгел,
Кызым диеп сөеп дәшәрбез.

Бүген сезнең бик тә истәлекле
Һәм бәхетле кызыл туегыз.
Көмеш, алтын, якут туйларгача,
Бергә булса иде уегыз.

9. Кәләшнең әти-әнисе теләкләре:

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,
Әле генә нәни кыз идең...
Кай арада үсеп буйга җиттең,
Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын
Сайлап алды синең йөрәгең.
Ак кар кебек туй күлмәген кию –
Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең
Нинди җаваплылык йөкләвен.
Туй күлмәге һәм кулдагы балдак
Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,
Бу вазыйфа булсын гомергә.
Насыйп булсын сезнең көмеш туйга
Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә
Кызартмадың минем йөземне.
Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм
Чын йөрәктән әйткән сүземне.