Форум белән конгресс арасында: 35-40 яшьлек милли җанлы активистлар Бөтендөнья татар конгрессында яңа структура даулый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен чираттан тыш җыелган утырышта Форум советы берочтан тагын бер җитди мәсьәләне уртага салып сөйләште. Ул да булса, картаю проблемасы.

Мәсьәлә, чыннан да, җитди – яше утыздан ерагаеп яшьлегеннән китеп барган актив татар яшьләре форумнан кайда китәргә тиеш? Алар, гомумән, китәргә тиешме?

Шунысы игътибарга лаек, Форумның уставында яшь чикләре беръяклы гына күрсәтелгән, ягъни, Форумга керү өчен яшең 18дә булырга тиеш. Ә чыгу чикләре күрсәтелмәгән. 

Күреп-белеп торабыз - Бөтендөнья татар яшьләре форумы нигезен яше утыздан узганнар тәшкил итә. Алар - милләт өчен янып йөрүчеләр. Ләкин форум - яшьләр өчен, ә урта буын алга таба алар үз энергиясен, белемен, актив гражданлык позициясен милләт өчен нинди форматта куллана ала – бу билгеле түгел.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессына җыелган әгъзаларның, устав белән алай билгеләнмәсә дә, олы яшьтә булуын күреп торабыз. 35-40 яшьлекләр конгресс өчен бик яшь булып чыга.

Шулай итеп, урта буын милли җанлы активистлар чыннан да структурасыз кала. 

Форум Советы утырышында әгъзаларның бер өлеше читтән торып, ягъни скайп аша катнашты. Шуларның берсе - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. 40тан соң кая барырга дигән мәсьәләре дә ул күтәрде.

“Яше утыздан арткан кешеләр үзләрен Бөтендөнья татар конгрессы системасында таба алсалар иде. Без ничектер Форумга ябышып калабыз. Форум кысаларында 35-40 яшьлек кешеләребез дә бар. Кызганыч, үзебезне Бөтендөнья татар конгрессы системасында тапмыйбыз. Бәлки, 40ка җиткән “яшьләребез” Форум кысаларында - попечительләр советындамы анда, консультатив советтамы - кала алсыннар иде. Алар форумның стратегиясен билгеләүдә катнашырлар, проект кысаларында эшне дәвам итә алырлар иде. Финанслар табу эшендә дә катнаша алалар”, - дип башлады ул сүзен.

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин рәислектән киткәннәр өчен шәрәфле статус уйлап чыгарырга тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, Айсин 2008-2012 елларда үзе дә форумны җитәкләгән шәхес. 

“Безнең Бөтендөнья татар конгрессын да, Татар федераль мохтариятен дә барлый ала торган Милли шура бар. Аңарчы Конгрессның башкарма комитеты үзе башкара һәм үзе алдында хисап ясый - бу дөрес түгел иде. Стратегик орган булырга тиеш. Инкыйлабка кадәр мәчетләрдә мөтәвалият бар иде. Алар финансларны да карый, иганәчеләр дә эзли, киңәш тә бирә иде. Бәлки Форумның да Киңәшчеләр шурасы булыр. Мин 35тән соң яшьләр форумыннан киттем дә, югалып тордым. Космоска киткән кебек булды. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Форум белән конгресс арасында ниндидер катлам булырга тиеш”, - дип аңлатты ул.

Скайп аша Форум советы утырышында катнашкан Төмән татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов: “37-38дә карт дип санамыйм, яшь дип саныйм. Ә яшьләр өлкәнрәкләрне куып чыгара башласалар, аларның китәр урыны юк”, - дип өстәде.

Мордовиядән Эмиль Бикмурзин: “Яшьләр бит тиз картая – биш-ун ел һәм инде син яшь түгел. Ниндидер системасы булдырылсын иде – горизонтальме, вертикальме, кураторлыкмы. Форум өстеннән форум төземичә генә, кеше киткәннән соң да проектлар дәвам итәрлек булсын иде”, - дигән теләк белдерде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының экс-рәисе, Совет әгъзасы булып калган Тәбрис Яруллин бер яктан бигүк яшь булмаган яшьләр фикере белән килешсә дә: “Безнең хәрәкәттә пенсиягә кадәр утырасым килми. Китә алмаганнар бихисап. Яше җиткән, идеясе дә булмаган кешеләр утыра. Без андыйга әйләнмик”, - диде.

Совет утырышында кунак буларак катнашкан Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мондый структура төзүгә карата үз фикерен белдерде: “Мин сезне тыңлап елмаеп куйдым. Егетләр, кызлар, сез инде бу яшькә җитеп картаюдан курка башладыгыз! “35 яшькә җиттем, китәсе килми”, янәсе. “Әйдәгез, берәр нәрсә уйлап табыйк – 50гә кадәр монда эшләп калыйк”, әйеме? Иллегә җиткәч, “Тагын бер совет ясыйк” диярсез. Яшь чагында монда ныклап эшләргә дә, яшең җиткәч үзеңә урын табып китә белергә кирәк. Сез совет өстеннән тагын бер бәләкәй совет ясамакчы буласыз. Сез бит мәнфәгатьләр конфликты тудырасыз. Кешегә 35 җиткәч советта калырга ярамый икән, күзәтүчеләр советы ясыйсыз. Сез бит аннары советка эш бирмәячәксез! Бөтен җирдән дә китә белергә кирәк. Тагын бер совет булса, әйтик, Руслан яшь кешегә: “Апаем, мин монда 20 ел эшлим. Күземә карап тор”, диячәк. Ул үзенең авторитеты белән теләсә кемне изә ала. Кирәк икән? шура сайлагыз, ләкин яшьләр яшь булып калырга тиеш - аның бөтен тәме шунда", - диде ул.

"Мин форум уставын караган идем – устав буенча яшь чикләре юк, үземне яшь дип санасам, мин дә арагызга керә алам икән. - дип дәвам итте Милли шура рәисе. - Сезгә ул мөһим булса, чик куярга була. Рәисне ничә тапкыр сайлау буенча да чикләү юк. Бер үк кешене һәр ике ел саен гомер буе сайлый аласыз. Хакимияткә килгән кешене аның коридорларыннан чыгару бик авыр диләр. Бер костяк белән барабыз да барабыз. Яшьләр үсә, сакал-мыек чыга, чәч агара, аннары коела башлый, ә без һаман яшь булып йөрибез”.

Шулай итеп, 35-40 яшьлекләрнең форумнан соң кайда барасы ачык сорау булып калды. 

  • Август аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы съезд үткәрәчәк. Дөрес, ул ике елга бер үткәрелгән алдагы съездлар кебек киң колачлы булмаячак, ә 120-150 кешелек җыйнак съезд булачак. Зур булмаса да, съезд зур проблемаларны хәл итергә алынырга тиеш була. Беренчедән, уставка үзгәрешләр кертеләчәк – мәсәлән, аның яшь чикләре билгеләнергә, рәисне сайлауга да чикләүләр кертелергә мөмкин. Съездда яңа рәис тә сайланачак. Әлегә форум рәисе вазыйфасын да, конгрессның башкарма комитетында яшьләр оешмалары белән эшләү буенча рәис урынбасары вазыйфасын да Ленария Мөслимова башкара.