«Кияү балакай дөрес әйткән, ычкынган бу» - инвалид бала тәрбияләүче ана язмышы | intertat.tatar

«Кияү балакай дөрес әйткән, ычкынган бу» - инвалид бала тәрбияләүче ана язмышы

Мин бу бала белән очрашканда, аңа 12 яшь иде. Өздереп виолончельдә уйный. Аякларында нык басып тора! Күз яшьләре аша сөйләнгән вакыйгалар бу бала белән булмаган кебек. Әмма чын! Ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз! Ана кеше чын йөрәге белән ышанганда могҗизалар була икән.

 «Әйдә, котылыйк, балалар йортына тапшырыйк»

«Балагыз йөрмәячәк…» Өметләргә бирелеп, кайсы гына табиб янына барып кермәсен, әнә шундый сүзләр әйтеп чыгаралар иде Рәмзиягә.

Улына куелган диагнозларны укыганда, әйтерсең лә бөтен хәреф аннан көлә иде. Ачуын бигрәк тә кабартучы, күңеленә хуш килмәгән табибларның «акыллы киңәшләр» язган кәгазь битләрен ертып ыргыткан, утка яккан чаклары да җитәрлек булды.

«Йөрмәячәк, имеш… Ә менә сез ничек аякка бастырып була икән дип уйлап карасагыз иде, юлларын табарга кирәк. Өметне өзәргә күп кирәкми, ямарга шактый җылылык кирәк», — дип үз-үзенә сөйләнеп утырган вакытлары да булмады түгел. Янында утырган сабые да, аны аңлаган сыман, күзләрен мелт-мелт ялтыратып, иреннәре белән нидер әйткән кебек.

«Нигә? Нигә миңа бу газаплар, Ходаем?! Нинди гөнаһларым өчен?» Шул сорауларны биреп тилерә-тилерә елаганда, Рәмзияне бу халәттән аның яңакларына суккалап ире генә коткара иде.

Хәзер ул да юк… Бу хәлләргә түзә алмыйча, «йөрмәячәк» баланы һәм юләргә сабышкан хатынны калдырып чыгып китте.

Бәлки шулай җиңелрәк тә булыр Рәмзия өчен, чөнки яраткан кешесенең көн дә: «Әйдә, котылыйк, балалар йортына тапшырыйк, аның кебекләр күп бит анда», — дигән сүзләре йөрәккә хәнҗәр кадый иде.

«Газиз балам минем, бирмим берсенә дә, үзем карыйм, аякка бастырам! Тик син йөриячәксең», - дип баласын юләрләрчә алып селкеде дә, елаудан үксегән кайнар кочагына кысты ана. Бала да әнисе белән килешкәндәй, назлы кочакта бер дә карышмый йоклап китте.

Инвалидлык кирәкми!

Коточкыч бер ел үтте… Аннан ике… Өч ел. Әмма Рәмзиянең улы тәүге адымнарын атларга җыенмады.

Соңга таба табибларга да йөрмәс булды. Ана күңелен мең кат кисәкләргә телгәләүче сүзләрне ишетеп, җаны арыган иде. Тормыш әкрен генә ага торды. Тиенләп акча җыеп ял йортына да барып кайттылар, озакка сузылган процедуралар, әллә нинди уколлар, массажлар… Тернәкләнү бер мизгелгә дә тукталмады, өч ел буе дәвам итте. Ә нәтиҗә юк та юк… Өмет кенә бар!

Шушы өч елда Рәмзия нык картайды. Тормыш сынавы белән көрәшә-көрәшә нык бетереште ул. Бала караудан тыш, яшәр өчен, баланы аякка бастыру өчен эшлисе дә бар бит! Һәр адым саен акча кирәк! Баласына гариплек төркеме алмыйча, бер тиен ярдәмсез яшәде. Аның баласы төркемгә чыгарга гарип түгел! Шулай уйлады Рәмзия.

Янында ярдәм кулы сузучы дуслары да юк иде шул. «Синдә психик авыру, баланы газаплыйсың», - дип эзләрен суыттылар.

Башка чара калмагач, Рәмзия фатирын сатарга булды. Фатир ачкычларын яңа хуҗаларга калдырып чыкканда, ул әле баласы белән бүген кайда куначагын белми иде. Шулай да «әниләр ташламас» дип уйлады.

«Кияү балакай дөрес әйткән, ычкынган бу»

Атна-ун көн эчендә тормышында тагын бер канаты каерылып сынды. Кызларының каты идәндә яткырган килеш баласын акырта-акырта елатып көн дә массаж, гимнастика ясатуына, көн-төн үзенең дә, оныкларының да елавына, шул елаудан шешенеп беткән моңсу күзләрне күреп йөрәкләре чыдаша алмады әти-әнисенең. «Кияү балакай дөрес әйткән, ычкынган бу», - дип уйлап, киңәшләшеп, фатирны кызларына калдырырга дигән карарга килеп, әти-әнисе дә чыгып киттеләр.

Рәмзия улы белән тагын икәүдән-икәү генә калды. Баласының күзләренә багып, көн дә аңа: «Йөриячәксең, улым! Үз аякларымны бирсәм бирәм, әмма аякка бастырам!» - диде. Ышану шулхәтле көчле иде Рәмзиядә, бер генә тапкыр да ул баласын гарипләр арбасында күз алдына китермәде, хәтта бу турыда уйламады да. Уйларга ярамый иде!

Арыган җанда һаман матур уйлар: ямь-яшел футбол кыры…Баласы киң кырны йөгереп үтә дә, капкага туп кертә. Рәмзия читтә горурланып басып карап тора…

Рәмзия көндез баласы белән шөгыльләнде, төнлә эшләде. Юк, ир-атлар белән йоклап түгел — компьютер артында үзен һәм баласын ашатучы эше бар иде аның. Тәүлегенә ике сәгать йокласа йоклады, йокламаса юк…

Рәмзия бүтән еламаячак!

Хәзер инде ул күпкә көчлерәк һәм әзрәк хәл алган иде. Баласы да аның сердәшенә әйләнгән — матур итеп сөйләшә башлады. 

Тынып калган тормышын айкап ыргытучы бер вакыйга булды беркөнне. Баласы Рәмзиягә таба кулларын сузып, ике адым атлады! Күпме көтелгән мизгел, күпме сабырлык, тырышлык, ышаныч иде бу адымнарда! Күкләргә алып чөйде, елый-елый тагын шешенде Рәмзия. Әмма ул инде бүтән еламаячак. Елмаячак кына! Бу бит бик зур җиңү!