«Бар, анаң янына кайтып кит, хәерче»: Хатыны куып чыгарган ир тарихы

Гаилә, тормыш таркалуда, ир белән хатын арасында мәхәббәт сүрелүдә, әлбәттә, ике якның да гаебе була. Шулай да, күпчелек очракта ирләрне гаеплиләр, хатыннарны кызганалар. Тормышында төрле хәлләр булган Искәндәр абзый шушы хәл белән килешмичә, шелтә белдереп мөрәҗәгать итте.

«Син ник язмаларыңда бик еш кына гел ирләрне гаепләп калдырасың. Гел хатын-кыз зары гына тыңлап йөрмә, тормыш таркалуга ирләр генә гаепле түгел. Менә мин сиңа үз тормышымны сөйләп күрсәтәм әле, язарсың микән?» — дип шалтыратты ир уртасы абзый. Сөйләгәннәрен язып алдым, сез дә укып карарсыз. Искәндәр абзый үзе дә укыр, бәлки…

«Кызны акылына карап сайла»

Булачак хатынымны мәктәптә укыганда ук очраттым. Сигезенче сыйныфта гашыйк булдым Даниягә. Почык борынын өскә чөеп йөри торган гадәте барын белсәм дә, һаман саен аңа тартылдым. Алар безгә караганда хәллерәк, бай иде, шуңа күрә берсеннән-берсе матур киемнәрне ул гына кия безнең класста. Сиксәненче елларда кием-салым хәзерге кебек бик юк иде бит ул. Ару киемнәрне районда сельпода ук дус-иш аралап бетерә. Даниянең әтисе шунда шофер булып эшли. Аңа да өлеш чыккандыр инде. «Кызны акылына карап сайла», дисәләр дә, хет нәрсә әйтсеннәр — яшьлектә күз матурга төшә. Акылы да әллә ни юк кебек түгел иде түгелен. Мәктәптән соң ул сәүдә буенча, мин авыл хуҗалыгы буенча укыдым.

Ошатып йөргәнне белә бит Дания дә. Үзе дә бөтенләй үк ошатмагандыр димим. Ну, ялындырды. Тулай торакка барам, алар өч кыз торалар. Бүлмә ишек төбендә таптанам сәгатьләр буе. Кинога, театрга чакырып карыйм, бармый. «Өстеңдәге киемең матур түгел», ди берсендә. Шуннан гарьләнеп кайтып киттем.

«Эшләгән акча хатынга кием-салымга китә»

Бер ай базарда йөк бушатып, шул акчага куртка алдым. Көз көне иде ул. Шуннан соң гына кинога йөри башлады. «Булганлыгыңны тикшереп карыйсым килгән иде», ди. Булганлыкны күп тикшерделәр өйләнгәч тә, анасы белән бергәләп. Әле ярый, бабай минем яклы. «Син кияү нык тор, бик усал, акча ярата торган аларның нәселләре, мин дә хатын сүзе тыңлап кердем сельпога. Анда аның дус хатыны эшли иде, шуның аша урнаштырды. Мин үзем районда түгел, авылда каласы кеше идем», — ди бер сөйләшеп утырганда.

Кибеткә сатучы булып керде хатын. Кибеткә нинди яңа мебель кайта, өйгә сыйса бөтенесен алып кайтып куярлык булып йөрде ул елларда. Бөтен эшләгән акча хатынга кием-салымга китә башлады берзаман. Машина тәгәрмәчен алмаштырырга акча юк, аңа туган көнгә барган саен яңа күлмәк аласы, күлмәгенә килештереп сапоги аласы.

«Дуңгыз алып үстерик, ул тиз үрчи, ди»

Сәүдәдә эшләүчеләр бер-берсенә байлык күрсәтеп мактаныша бит ул. Югыйсә, өйдә бөтен нәрсәне эшлим, сантехник, электрик эше дисеңме, бөтен эшне өйрәнеп үстем. Мактанчык димә, сеңлем. Кулы бер эш белмичә, шкаф ишегеннән төшкән шөрепне дә борып куя белми торган ирләр бар бит ул. Аның өстенә район җирендә булсак та, мал асрадык. Балалар үскәндә анысы да кирәк бит. Берзаман дуңгыз алып үстерик, ул тиз үрчи, акча тиз керә, ди бу. Сиксәненче елларда дуңгыз асраучы колхозлар бар иде бит. Бик әшәке талаштык ул вакытта. Миңа әйтмичә, өйгә өч дуңгыз баласы китерткән бу, беләсеңме? Ирне басынчак итү бит инде бу. Ничек мин нигеземә дуңгыз кертим. Ипи белән су эчеп яшим, ну, дуңгыз карамыйм, дип чыгып киттем. Ул көнне әниләргә кайтып кундым.

Икенче көнне эштән соң кайтуыма каян алып кайттырган шунда кире озаткан иде. Аңлыйсыңмы, акча җитмәгәннән кыланмый бит ул. Өйдә бөтен нәрсә бар, һаман кирәк, һаман җитми аңа. Әле ул алган киемнәренең барысын да кисә ярар иде.

«Гел канәгатьсез хатыннан арыдым»

Бер елны алтмыш мең сумга чәшке тун алдырды. Ярар, акча да жәл түгел. Яңа ел корпоративына бер генә киеп барды да, бетте шуның белән. Сиңа бу төс килешми, картайтып күрсәтә дигән дә бер дус хатыны, шуннан тун шифонерьга эленде дә, башка чыкмады. Икенче кыш җиткәч, сатуга да куеп карады, кем алсын аны район җирендә.

Менә шундый акчаны җилгә очыра торган, гел канәгатьсез хатыннан арыдым. Башны ташлап эчә башладым, ике еллап эчтем, беләсеңме. Бернәрсә күзгә күренми, балалар да, хатын да. Исерек эшче кемгә кирәк, эшемнән дә җибәрделәр. Хатын өйдән куалап чыгарды, «бар, анаңа кайтып кит, хәерче», диде.

«Хатын-кызлар үзләре дә сабыр, акыллы булсын иде»

Әнигә кайттым. Алга таба да болай яшәсәм үләчәгемне уйлый башладым. Дус малай аша Казанга хастаханәгә салдылар, эчкечелектән дәваланырга. Ул арада хатын аерылышырга гариза бирде. Ике ел эчеп, кешелектән чыгуга күпме еллар уртак йортка куйган хезмәтләрне оныткан хатын. Аерылыштык. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче хатын белән таныштым. Ире авариядә үлгән, унике яшьлек улы бар. Малосемейкада яшиләр. Бергә тора башладык. Бер-береңә хөрмәт, аңлашу булганда кечкенә бүлмәдә дә тынычлап яшәп була. Яши-яши анда калмадык. Мин дә эшкә кердем. Кулың эш белсә шәһәрдә ир-атка эш табуы кыен түгел.

Кредит алып ике бүлмәле фатир алдык. Аны түләп бетердек инде. Икебез дә дин юлында хәзер. Аллаһыма мең шөкер шушы хатыным белән очрашканыма. Икәүләп намазга йөрибез. Әйе, Даниянең туганнары, дуслары мине гаепли. Имеш, элек исереп йөргәнмен дә, хәзер намаз укыйм. Алар да укысын. Балаларыма ярдәм итеп яшәдем, аларны ташламадым. Йорт бүлешеп йөрмәдем. Аларын бер дә әйтми Дания. Аның комсызлыгыннан арып чыгып киттем бит балалар яныннан. Әзрәк хатын-кызлар үзләре дә сабыр, акыллы булсыннар иде. Син дә гел хатын-кыз зары гына тыңлап йөремә…