Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иректә ике тәүлек: Дагыстан кызларын Татарстанга нинди җилләр ташлаган?

Дагыстаннан килгән кызлар вакыйгасының ни белән тәмамлануы билгеле булды — кичә кичен аларны туганнары өйләренә алып кайтып киткән.

news_top_970_100
Иректә ике тәүлек: Дагыстан кызларын Татарстанга нинди җилләр ташлаган?
Салават Камалетдинов

Кызларга ватаннарыннан качарга ярдәм итүчеләр әйтүенчә, Айшат белән Патимат өйләрендә җәберләүгә дучар ителгән, шуңа күрә Казандагы кризис үзәгеннән аларны кемнәр «урлап» киткәнен ачыкларга ниятлиләр. Тагын бер каршылыклы версия буенча, имеш, кызлар күптән инде Казанны үз күзләре белән күрергә хыялланган. 

«Безне таптылар…»

Дагыстаннан килүче 20 яшьлек Айшат белән Патиматның исемнәре бу көннәрдә мәгълүмат чараларында еш телгә алынды. Кичә билгеле булганча, 18 октябрьдә кызлар Казанның «Әни йорты» («Мамин дом») кризис үзәгеннән юкка чыкканнар. Кызлар белән бергә Айшатның ике яшьлек нарасый кызы да эзсез югалган.

Айшат белән Патимат кризис үзәгенә рәхәт тормыштан килмәгәннәр. Кызлар белән аралашкан кешеләр сөйләвенчә, алар Дагыстаннан 16 октябрьдә качып киткәннәр. Үз ватаннарында аларны көчләп кияүгә биргәннәр. Бик астында яшәүләре, авыз ачып сүз әйтергә ирекләре булмавы хакында кызлар волонтерларга үзләре сөйләгән.

«Бер ай элек миңа Дагыстандагы коллегам, хокук яклаучы ханым мөрәҗәгать итте, кечкенә бала белән ике яшь хатынга республикадан качып китәргә ярдәм итүемне үтенде. Кызлар ирләре белән яшәргә мәҗбүр ителгәннәр иде. Аларны башта көчләп кияүгә биргәннәр, аерылып китәргә рөхсәт итмәгәннәр. Качып китү тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге алу өчен бердәнбер чара булып калган», — дип сөйләде «Благие дела» фонды президенты Алия Байназарова.

Дагыстаннан Волгоград аша берничә көн юл үтеп, 18 октябрьдә иртәнге дүрттә кызлар Казанга килеп төшә. Юлда аларны волонтерлар озата килә. Казанда аларны Алия Байназарова каршы ала. «Благие дела» фондының офисында Айшат һәм Патимат белән беренче эш итеп килешү төзиләр һәм хәтта кризислы хәлдән чыгу юлларын да билгелиләр. Кызларга эш урыны тәкъдим итәләр, сабыйга балалар бакчасында урын эзли башлыйлар.

«Баланы бакчага урнаштырабыз, хастахәнәдә табибка беркетәбез, психологик ярдәм күрсәтәчәкбез, дип әйттек. Кызларга үзебезнең булачак тегү мастерскоенда эш урыны тәкъдим иттек. Алар безнең тәкъдимнәрне сөенеп кабул итте, елмаеп-көлеп сөйләштеләр. Ниһаять, аларга башка тормыш белән яшәргә мөмкинлек туды. Кызларның берсе балачактан тегә булып чыкты, тегүче булырга белемнәре җитәрлек иде», — дип сөйләде фонд җитәкчесе.

Иртәнге биштә баласы белән Айшатны һәм Патиматны шәхси йортка — алдарак телгә алынган «Әни йорты» кризис үзәгенә алып киләләр. Әлеге йорт Казанның Киров районында урнашкан. Кызлар приютта урнашып та өлгермиләр, шул ук көнне кичен юкка да чыгалар. Бары тик волонтерларга хәбәр итәргә генә өлгерә алар, «Безне таптылар. Безне ментлар алып китте», — дип язып җибәрәләр.

Шул ук көнне кич белән туганнары кызларның эзен тапканлыгы билгеле була. Дагыстандагы хокук яклаучы ханымга шалтыратып яныйлар, Волгоградта булуларын, инде Казанга юл тотуларын әйтәләр. Янаулардан соң кызларны икенче урынга күчерергә уйлыйлар, әмма соңга калалар.

«Адресларыбыз беркая да язылмаса да, безне тиз арада табарлар дип уйлаган идек анысы. Кызларны башка урынга күчерү өчен иртәнгә кадәр вакытыбыз җитәр, туганнары килеп тапканчы ким дигәндә өч сәгать бардыр, дип уйладык», — ди Алия Байназарова. 

Шул вакыттан кызлар элемтәгә чыкмый. Югалганнан соң волонтерларга җибәргән бердәнбер хәбәрләре — видеохәбәр, анда кызлар көзге янында басып торалар, алар артында идәндә берничә пар ирләр аяк киеме күренә. Хәзер алар белән барысы да яхшы, алга таба ярдәмгә мохтаҗ түгелбез, дип ышандыралар.

«Үз теләкләре белән китәрләр идемени алар? Аш бүлмәсендә өстәлдә тәлинкәдә ашап бетермәгән ризыкларына кадәр калган. Күрәсең, ашап утырган чаклары булгандыр», — дип саный «Благие дела» фонды җитәкчесе. Кызлар юкка чыккач, Алия Байназарова полициягә гариза язган.

«Аларны ирләре кыерсытып яшәгән»

Светлана Анохина — Айшат белән Патиматка Дагыстаннан китәргә ярдәм иткән хокук яклаучы. Кызларның ватаннарында тормышлары яхшылардан түгел, дип сөйләде ул. Кызлар балачактан ук дус булганнар, икесен дә бик яшьләй, унсигезләре дә тулмаган килеш кияүгә биргәннәр.

«Кызларның берсе белем дә алмаган. Аны гел өйдә генә тотканнар. Үзенә әйтми, сорамый гына кияүгә биргәннәр. Ире аны гел кыерсытып, түбәнсетеп яшәгән. Әти-әниләренә зарлангач, алар кызларына түзеп яшәргә кушканнар. Икенче кызны ире шулай ук кыйнап торган, ул миңа хәтта фотолар да күрсәтте. Әлбәттә, мондый ирләре белән яшәргә теләмәүләрен аңларга була», — ди хокук яклаучы.

Качакларны урамнардагы видеокүзәтү камералары буенча тапканнардыр, дип уйлый Анохина. Светлана ханым әйтүенчә, кызларның берсенең әтисе Дагыстанда дәрәҗәле кеше санала. Аңа кызын табу авыр булмаган, күрәсең.

«Кызларның хәзерге вакытта кайдалыгын белмибез. Көндезге өчләр тирәсендә аларны туганнарына тапшырачаклары гына мәгълүм булды», — диде Анохина. 

«Казанны күрергә хыялланганнар»

Әлеге вакыйганың тагын бер версиясе дә бар. Аны агентлыкның чыганагы җиткерде. 

Иптәш кызлар, имеш, мәктәп елларыннан ук Казанга килергә хыялланган. Татарстанга алар Волгоград шәһәре аша килгән. Чыганак хәбәр иткәнчә, имеш, кызлар үзләренең кайдалыгын туганнарына үзләре җиткереп торган — СМС язганнар, хәтта Татарстанда Дагыстан диаспорасы вәкиле белән элемтәгә керергә ярдәм итүләрен сораганнар.

ТРда Дагыстан халыклары җәмгыяте җитәкчесе Шамил Газиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына кызларның кризис үзәгеннән киткәч кайда булуларын белмәве турында әйтте.

Шулай ук ул вакыйгадан хәбәрдар булуын, кызларның икесенең дә хәлле, яхшы гаиләләрдә тәрбияләнеп үсүләрен ассызыклады. Берсенең ире район үзәгендә теш табибы булып эшләвен, бизнес белән шөгыльләнүен, ике кибет тотуын өстәде.

«Бәлки, вак-төяк тавыш чыккандыр. Кызлар бик яшь бит әле. Ә теге Светлана Анохина, хокук яклаучы, аларны котырткан. Имеш, монда аларның ирекләрен кысалар, ә тегендә — кайдадыр — аларны яхшы тормыш көтә. Бәлки, кызлар дөрестән дә Казанны күрергә дип килгәннәрдер. Аларны җибәрмәгән булулары бар, ә кемдер аларны сәфәр чыгарга котырткан, нигә кемнедер тыңлап торасыз, үзегез теләгәнне эшләгез, дип әйткәннәрдер», — дип, үз фикерен белдерде Шамил Газиев.

Агентлыкка мәгълүм булганча, 19 октябрь кичендә Айшат белән Патиматны туганнары килеп алган.

«Кичә кызлар туганнары белән очрашты, хәзер алар өйләрендә, хәлләре әйбәт. Дагыстандагы органнар белән элемтәгә чыктым, кызлар белән бар да тәртиптә, алар барып урнашты. Әтиләре янында», — дип ышандырды Шамил Газиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100