Социаль иминиятләштерү фонды: «Протез, ортопед аяк киеме туры килмәсә, кабул итмәгез»

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дәүләттән бушлай бирелә торган савыктыру техник чараларының сыйфатыннан ни өчен канәгать түгел? Әлеге сорауга җавапны Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлекчәсендә узган түгәрәк өстәл утырышында табарга тырыштылар.

Мохтаҗларның 85 проценты канәгать

Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов кереш сүзендә быел башкарган эшләргә анализ ясады. Ул Татарстанда тернәкләндерү техник чараларына мохтаҗ кешеләрнең 85 проценты Россия Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан канәгатьләндерелгәнен белдерде. Агымдагы елда 28 меңгә якын кешегә техник чаралар тапшырылган. Татарстанда дәүләт тарафыннан тәэмин ителергә хокуклы 49,5 мең физик мөмкинлекләре чикле кеше бар икән.

Ташламалы категорияле Татарстан гражданнарын подгузниклар, коляскалар, протезлар, махсус аяк киемнәре, колак аппаратлары һәм башка техник чаралар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан быел 1 млрд 172 млн сум акча каралган. Шуның 1 млрд 70 млн сум өлешенә контрактлар төзелгән һәм компенсацияләр түләнгән, шул исәптән 33 мең данә товар өчен шәхси затларга 132 млн сум акча күчерелгән.

«Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов безнең хатка җавап та кайтармады»

Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы бүлекчәсе рәисе Жанна Халтурина физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә бирелә торган савыктыру техник чаралары сыйфатына карата дәгъвалар - илкүләм проблема ди. Моның сәбәбен ул ел саен контрактларны иң түбән бәя куйган бер үк фирмалар отуында күрә. Жанна Халтурина контракт системасы турындагы закон авыру кешеләрне сыйфатлы товар белән тәэмин итүгә комачаулый дип саный.

— Подгузниклар җитәрлек күләмдә бирелми һәм аларның сыйфаты да мактанырлык түгел. Авыру балаларга тиешле подгузникларның күләмен арттыруны сорап, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җәмәгать оешмасы исеменнән мөрәҗәгать иттек. Әлеге мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка да хат юллаган идек. Ул безгә җавап та кайтармады. Сорау һаман да ачык кала.

Техник савыктыру чаралары авыру кешенең хәлен җиңеләйтү максатыннан бирелсә дә, кызганыч, түбән сыйфатлы җайланмалар инвалидларның сәламәтлеген тагын да ныграк какшата, — диде Жанна Халтурина.

«Протез яки ортопед аяк киеме туры килмәсә, аны кабул итәргә кирәкми»

Жанна Халтуринаның ярдәмчесе Чулпан Агадуллина быел Социаль иминиятләштерү фонды уздырган өч контракт җәмәгать оешмасы тарафыннан контрольгә алынганын әйтте.

— «Радуга» оешмасы күп санлы шелтәләрдән соң гына ортопедик аяк киемнәрен җиренә җиткереп эшли алды, ләкин тиешле сроктан 2-5 айга соңга калды, — диде Чулпан Агадуллина.

Контракт сыйфатсыз үтәлеп, кулланучы тарафыннан дәгъва белдерелсә, подрядчы акча югалтачагын әйтте Павел Лоханов. Ул кулланучыларга подрядчылардан сыйфатлы эш таләп итәргә кушты.

— Контрактны үтәүче оешма вәкилләре сәламәтлеге чикле кешенең көчсезлеген аңлап, куркыту ысулларын кулланганы турында да ишеткән бар. Алар: «Техник чараны кабул итмәсәгез, моннан соң бернәрсә дә алмаячаксыз», — дип алдыйлар. Актта кулланучының имзасы булмаса, подрядчыга дәүләт акча күчерми. Протез яки ортопед аяк киеме туры килмәсә, аны кабул итәргә кирәкми. Басым ясалса, иҗтимагый оешмаларга яки безгә мөрәҗәгать итәргә була. Әлбәттә, документларга кул куйганчы һәм товарны кабул иткәнче шикаять белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, — дип аңлатты идарәче.

«Аукцион барышында 60 млн сумга экономия ясалды»

Социаль иминиятләштерү фондының инвалидларны тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Руслан Сәләхов 2020 елда контрактларның үтәлеше турында сөйләде.

 — 2020 елның беренче яртыеллыгында подгузниклар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын өчен, тендер 2019 елның декабрь аенда узган иде. 2020 елда 10 млн данә подгузник сатып алу өчен 4 контракт төзелде.

567 кресло-коляска сатып алынды. Сентябрьдә яңадан 240 коляска алырга конкурс уздыру планга кертелгән. ДЦП диагнозлы балаларга 385 коляска алу өчен бер контрактны өздек, чөнки товарны кабул иткәндә коляскалар техник яктан туры килмәве ачыкланды, — дип сөйләде Руслан Сәләхов.

— Без актка кул куймадык, чөнки сатучы безне алдарга теләде. Әгәр контракттан баш тартмаган булсак, кешеләргә шәхси реабилитация программасында язылмаган җиһаз китерелгән булыр иде. Без кабат аукцион игълан иттек һәм аның нәтиҗәсе сентябрьдә булачак, — дип өстәде Павел Лоханов.

— Кул приводы белән бүлмәдә һәм урамда йөри торган 525 коляска алу өчен контракт төзү дә планга кергән. Октябрьдә 3700 данә шундый ук коляска алу көтелә. 600 данәдән артык колак аппаратлары сатып алуга контрактлар төзелде.

Протез-ортопед эшләнмәләр сатып алуга 17 дәүләт контракты төзелде. Аукцион барышында 60 млн сум экономия ясалды. Бу өстәмә контрактлар төзергә мөмкинлек бирде. 205 аяк протезы сатып алынды. Өстәмә контрактлар ярдәмендә тагын 510 аяк протезы сатып алыначак. Быел 6 мең пар ортопед аяк киеме сатып алабыз, — дип дәвам итте сүзен Руслан Сәләхов.

«Кайчак даруларга караганда транспортта йөрү кыйммәтрәк чыга, шуңа күрә кешеләр бушлай дарулардан баш тарта»

Җәмәгать эшлеклесе, физик мөмкинлекләре чикле бала атасы Антон Головин инвалид бала тәрбияләүче бер гаилә үрнәгендә күп гаиләләрнең проблемалары турында сөйләде.

— Поликлиникада яхшы даруларның арзанлы аналогларын язалар. Тиешле даруларның барысын да, кагыйдә буларак, бер урыннан гына алып булмый. Аларны шәһәр буенча җыярга кирәк. Кайчак даруларга караганда транспортта йөрү кыйммәтрәк чыга, шуңа күрә кешеләр бушлай дарулардан баш тарта, — дип зарланды Антон Головин.

Иске ортопед аяк киеме тузганнан соң яңасын алу өчен, бер кочак документ күтәреп, кабат Фондка барырга кирәк, ди сәламәтлеге зәгыйфь бала атасы. Аның фикеренчә, урыннарда барлык мәгълүмат бар, эшчеләр бары тик документ эзләргә иренә.

— Бала биш минуттан артык утыра алмый торган коляска тәкъдим итәләр. Баланың үзенчәлеге шундый — баш зур, аяк-куллары — кечкенә. Бер гаилә хәйриячеләр ярдәме белән Германиядән 400 мең сумга коляска кайтарды, дәүләт 117 мең сум гына компенсация бирде.

Сыйфатлы колак аппараты да 160 мең сум тора. Дәүләт 20 мең сум күләмендә компенсация түли. Без бу балаларның җәмгыятькә файдалы кеше булуларын, киләчәктә үзләре акча эшләп, дәүләткә салым түләүләрен телибез. Башлангыч чорда дәүләт инвалид балага акча жәлләп, киләчәктә гомере буена аны ашатуны кулайрак күрә, ахрысы, — дип сөйләде Антон Головин.

Павел Лоханов сәламәтлеге чикле кешеләрне тәэмин итү өчен акчаның федераль бюджеттан күчерелүен әйтте.

— Без ел саен казнадан максималь күләмдә акча сорыйбыз һәм һәрвакыт ул бюджетның мөмкинлегенә килеп терәлә, - ди ул.

Шулай да, соңгы ике елда Татарстанга бүленгән акчаның күләме елына якынча 100 млн сумга арткан, ләкин техник чараларга бәяләрнең дә артуы сәламәтлеге чикле кешеләрне күбрәк тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

«Социаль навигатор“ проекты эшне җайлаштыра»

Социаль иминиятләштерү фондының дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру төркеме җитәкчесе Лия Ходжич 2020 елда Фонд тарафыннан күрсәтелгән электрон хезмәтләр күләме 20 процентка артуын белдерде.

— Быел Россия Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан «Социаль навигатор» дип аталган мобиль кушымта эшли башлады. Смартфонга «Социаль навигатор» урнаштырып, кулланучы Фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, техник чаралар алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныша, пособие күләмен исәпли ала. Шулай ук дәүләт хезмәтенең үтәлешен тикшереп торырга мөмкин. Кушымта ярдәмендә Фондның соңгы яңалыкларын белергә һәм кызыксындырган сорауларга җавап алырга да була.

— «Социаль навигатор» Фонд тарафыннан тәэмин ителүче кешенең шәхси ярдәмчесе булырга тиеш. Бу проект федераль дәрәҗәдә эшли башлады һәм Татарстан пилот регионнарның берсе булды. Без әлегә аның турында киң аудиториягә сөйләмибез, чөнки аерым кулланучылар арасында җитешсезлекләрне вакытында ачыклау максатыннан тест форматында сынап карыйбыз, — дип өстәде Павел Лоханов.

Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Ольга Пузанова сәламәтлеге чикле кешеләрне тикшерү буенча яңалыкларны җиткерде.

— 2021 елның 1 гыйнварыннан без индивидуаль реабилитация һәм абилитация программасын электрон рәвештә эшләргә бурычлы. Кулга документ бары тик шәхси гариза буенча гына биреләчәк. Реабилитация өчен кирәкле техник чаралар исемлеге һәр кеше буенча Социаль иминиятләштерү фондына электрон рәвештә тапшырылачак. Кулланучыга бер ведомстводан икенчесенә документлар күтәреп йөрергә кирәк булмаячак, — дип сөйләде Ольга Пузанова.

«Протезларым белән суда йөзәм, машина йөртәм»

Кышкы Паралимпия уеннары җиңүчесе, күп тапкыр дөнья чемпионы булган Ирина Полякова протез ясату тәҗрибәсе турында сөйләде.

— Протезларны миңа даими рәвештә «РИН» протез-ортопедия үзәге ясый. Анда мәктәп яшемнән бирле — 55 ел буе йөрим. Протез ясату өчен мине һәрвакыт шунда җибәрүләрен сорыйм.

Мин протезларым белән суда йөзәм, машина йөртәм, җәмәгать эшендә актив катнашам. Совет районы интернатында тәрбияләнүче инвалид балаларга ярдәм итәм. 10 процент эшемне мин кулларым белән башкарсам, калганын — аяк, ягъни протезлар белән эшлим.

Протезлар миңа ике елга бер тапкыр тиеш. Ә мин инде өченче ел искесен кулланам. Яңа протезлар артыннан мөрәҗәгать иткәч, Фондта миңа тендер уздыруны көтәргә тәкъдим иттеләр. Бу тендерны кайсы оешма отачагы билгеле дә түгел. Миңа конкрет оешма кирәк, анда минем тән төзелешенең бөтен үзенчәлеген беләләр. Бер тапкыр «Радуга» оешмасына барган идем, миңа анда ошамады, хәтта киеп карау этабына да җитә алмадым, — диде Ирина Полякова.

Павел Лоханов инвалидлыгы булган кешегә шәхси җитештерелә торган җиһазга заказ бирү өчен компенсация механизмы махсус оештырылганын әйтте.

— Әгәр аукционда җиңгән оешма канәгатьләндермәсә, сез үз мастерыгыз янына бара аласыз. Бу очракта компенсация суммасын көтү бераз уңайсызлык тудырачак. Гадәттә, компенсация суммасы ясаткан протезның бәясен капларга җитәрлек була, — диде ул.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар бертавыштан чараның файдалы булуын белдерде. Сәламәтлеге чикле кешеләрне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү киләчәктә чишелеш табарга ярдәм итәр дигән өмет калды. Шулай да, дәүләт тарафыннан тәэмин ителергә хокуклы кешеләрнең таләпләре соңгы 5 елда бераз үзгәргән төсле тоелды. Элегрәк култык таяклары, подгузниклар һәм башка көндәлек мөһим товарларның кулланучыларга барып ирешмәве көн кадагында торса, хәзер җәмәгатьчелекне бушлай бирелә торган техник чараларның сыйфаты борчый.