Санкт-Петербург татарлары: Россиянең икмәк ашата торган ике теле бар – татар һәм рус телләре

Санкт-Петербургта татарлар шәһәргә нигез салынган вакыттан - XVIII гасыр башыннан бирле яши, шәһәрдә 31 меңләп татар бар. "Татар-информ" Санкт-Петербургтагы билгеле шәхесләрнең - җырчы, рәссам, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклеләренең Татарстан, татарлар турындагы фикерләре белән кызыксынды.

"Ихлас дуслык атмосферасы - уңыш сере"

РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин

Мин Казанның Сукно бистәсе дип аталган районында тудым. Балачагым, яшүсмер чагым ихлас дуслык атмосферасында узды. Анда төрле милләтләр - әрмәннәр, руслар, чуашлар, татарлар яши иде. Бернинди глобаль бәхәс, җир бүлешү һәм, Алла сакласын, сугышлар булмады. Шундый тату атмосфера иде. 

Татарстанның уңышы шуңардадыр. Ике-өч кеше генә ниндидер эш башлаганда үзара килешә алмый, аларның бер-берсе арасында профессиональ яктан дустанә мөнәсәбәт юк икән, эшне башкарып булмаячак. “Аккош, кысла һәм чуртан” мәсәлендәге шикелле. Уңыш эш вакытында партнёрларның үзара яхшы мөнәсәбәтләренә бәйле.

Казан һәм Татарстан республикасы – без төзегән йорт. Мисалга тагын Яр Чаллы, чыннан да бөтен ил төзегән һәм хәзерге вакытта күп милләтләр яши торган Түбән Кама кебек гаҗәеп шәһәрләрне китерергә була. Анда минем дусларым, хезмәттәшләрем бар, анда минем “Мәһди” исемле беренче милли фолк-рок операм туды. 

Татарстанда гел киң күңеллелек, кунакчыллык, ихлас чиста елмаю бар. Шунда уңышның сере. Соңгы елларда Татарстан шулкадәр танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Мин елга бер-ике тапкыр булгалыйм. Монда минем тамырларым, туганнарым һәм мин шатланып кайтам. Мине шәһәрдәге хәтта зур булмаган үзгәрешләр дә, хәтта яңа юллар да гаҗәпкә калдыра. Яңа урамнар, яңа йортлар, курчак театры – әкият! Шәһәр искиткеч, заманча куәтле ситига әверелә. Һәм ул үзенең милли тамырларын, милли төсмерләрен югалтмый, традицияләрен, мәдәниятен саклап кала.

Татарлар гасырлар буена Россиянең эчке тормышына зур йогынты ясаган. Болгар, Казан ханлыгы чорларында да, хәзер дә. Мин Татарстанда булмаган, ләкин аның турында хәбәрдар кешеләрдән еш ишетәм: “Бу сезнең Татарстан!" - диләр. Бу юкка гына түгел бит, чөнки Татарстанда гел спортка, җәмгыятькә, сәясәткә кагылышлы мөһим вакыйгалар булып тора. Алар башка гади шәһәрләрдә, республикаларда үткәрелми бит. Бу - югары статус.

"Уңыш сере - татарларның үзендә"

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Винера Абдуллина:

Татарстанның уңышлы булуының сере, беренче чиратта, татарларның үзендә. Татарлар бик энергияле, максатчан, яңалыкка омтылучан һәм иң позитив халык. Бөтен яңалык, прогресс Татарстанда.

Татарстанда читтә яшәп, республика уңышлары өчен бик сөенәм. 


"Татарстаннан башка Россия тулы канлы дәүләт була алмас иде"

Рәссам Роберт Миф (Мифтехетдинов):

Мин Татарстанда тудым, әмма инде 28 ел анда яшәмим. Әти-әнием шунда, мөмкинлек булу белән рәхәтләнеп кайтам. Кайткан саен андагы зур үзгәрешләрне күрәм. Төзелешкә бәйле үзгәрешләр күп, Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Мәдәни яктан да үсешкә мөмкинлек бар, шуңа күрә Татарстан минем өчен үрнәк. Аннан күченеп килгән кешеләр буларак, монда да үз дәрәҗәбезне төшермәскә тырышабыз.

Уңышның сере, минемчә, республика җитәкчелегенең федераль үзәк белән тыгыз хезмәттәшлегендә. Аннары республикада күп халык вәкилләре яшәсә дә, Татарстан мөселман төбәге итеп кабул ителә. Безнең дәүләт һәрвакыт татарларга, Татарстан кешеләренә таянган. Россия өчен ул бар яктан да өлге. Татарстаннан башка Россия тулы дәүләт була алмас иде. Бөек Ватан сугышында да илне яклап күпме татар көрәшкән. Хәзер дә татарлар спортта да, мәдәнияттәдә уңышларга ирешкән халык. Татарстаннан киткән кешеләр дә эшчән, алар үрнәк булырга тели.

"Татарларга үзара ярдәмләшү хас"

Рәссам Илдус Вахитов:

Татарлар - бик дус халык, үзара һәрвакыт аралашып яши, гореф-гадәтләрен саклый. Моның шулай икәнен үз гаиләмнән дә беләм - минем әбием Коръәнне бик яхшы укый, татар даирәсендә танылган иде. Әлеге гореф-гадәтләр безнең буынга да күчте.

Әлбәттә, хәзер татарлар руслаша, югала, ләкин без барыбер милләтне саклыйбыз, ул безнең аңыбызда, каныбызда. Минем үземә татар йолалары бик якын. Кием, милли гореф-гадәтләр белән бәйлеләре генә түгел, милли кухня да якын. Әби дә, әни дә милли өчпочмаклар, пәрәмәчләр, кыстыбый пешерә иде, болар әле дә хәтердә сакланып калган.

Татарлар үзләре тумыштан уңышлы. Татар халкы үзе актив, акыллы, эшлекле. Бер-береңә ярдәм итү татарларда һәрвакыт булды, ул үзе бер традиция кебек. Татарлар бер эшкә тотына икән, алар аны һәрчак ахырына җиткерә, ниндидер нәтиҗәгә ирешә. 

Татарстанга килгән саен, аның матурланганын күрәм, андагы төзелешләр, тәртип таң калдыра. Татарстанда күп еллар бик акыллы, президент Минтимер Шәймиев идарә итте. Халыкның тырышлыгы да ышандырырлык иде, алар куелган максатларына ирешә, көрәш рухы, беренче булырга теләү Татарстанга уңыш китерде. 

"Барлык төбәкләр дә Татарстан кебек эшләсә, илдә тормыш күпкә яхшырак булыр иде"

Журналист, язучы Рәхим Теляшов:

Татарстан - илнең иң уңышлы, әйдәп баручы төбәге. Республика башка төбәкләргә сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында уңышларга ирешеп, яхшы эшләп, мөстәкыйль яшәү үрнәге. Зур совет энциклопедиясенең авыл хуҗалыгы бүлеген ачып карасагыз, анда Татарстандагы иген уңышы бөтен Советлар Союзы буенча уртача уңыштан ике тапкырга югары дип язылган. Әгәр барлык төбәкләр дә шулай эшләсә, илдә тормыш күпкә яхшырак булыр иде.

Татар эш сөючән, яхшы тәрбия алган. Күп балалар өч буын йогынтысында тәрбияләнә, ягъни, әти-әниләр, әби-бабайлар һәм балалар бергә яши һәм уңыш шуңа да бәйледер дип уйлыйм. Татарлар мөселман динендәге халык буларак, эчми торган милләт, мөгаен, бу да җитештерүчәнлеккә йогынты ясыйдыр. 

Хәзер Россия дип аталган ил элек Бөек Татар иле булган, ягъни татарлар куәтле мәмләкәт төзүчеләр, алар үзләренең психологияләре буенча дәүләтчеләр. Үзләре турында гына уйлап калмый, ә дәүләт эшләре турында да кайгырта. Руслар үзләрен община тормышы белән яшиләр дип яза, татарларда да община тормышы. Элек һәр авылда аксакаллар җыелып, гаилә, шәхси проблемаларны гына түгел, ә гомуми проблемалары да хәл иткән. Мондый бердәмлек тә өстәмә көч бирә.

Эшчәнлек, патриотизм, Ватанга тугрылык һәрвакыт татарларның канында. Мин “Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында” дигән китап яздым. Һәм төрле маршалларның татарларга биргән бәяләмәләрен мисал итеп китердем. Маршал Говоров иң авыр вакытларда Ленинград фронтында командующий була. Аңа һәйкәл ачтылар, чарада аның улы да катнашты, ул шулай ук хәрби җитәкче. Аннан: “Сезнең әтиегез, маршал Говоров татар хәрбиләре турында бик яхшы фикердә булган. Сез аның белән килешәсезме?” - дип сорадым. Ул: “Татарлар һәрвакыт әйбәт сугыша”, - дип әйтте һәм мин моны үземнең китапка да керттем.

Татарларның йогынтысы һәрчак көчле булган. Мин “Татарлар һәм руслар” дигән китап эшләдем. Ул татар теленең рус теленә тәэсире турында. Китап 27 тематик бүлектән тора. Петр Беренчегә кадәр рус кием атамалары арасында төрек-татар теленнән алынмаган бер генә сүз дә булмаган. Калфак, тун, казаки, халат, итекләр, ыштан, оеклар – болар рус телендәге татар сүзләре. Бу темага мин 500 битлек китап яздым. Ягъни, татарларның йогынтысы һәрчак сизелерлек һәм уңай була.

Татарстан төрле милләтләргә карата уңай мөнәсәбәт буенча безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Татарстанда беркайчан да милләтара конфликтлар булмады, республика төрле милләтләр белән ничек эшләү үрнәген күрсәтә.

"Россиянең икмәк ашата торган ике теле бар – татар һәм рус телләре"

"Изге юл" татар милли иҗтимагый оешма рәисе Гыйниатулла (Иниатулла) Кутуев:

Тарихи Ватаным Татарстан үзенең тырышлыгы белән гомер гомергә алда барган. Ник дисәң, татарның борынгы заманнардан калган тырышлыгы, эшкә бар күңелен биреп хезмәт итүе бар. Шуңа күрә байлык килә. Хәрәкәттә - бәрәкәт дигәннәр безнең әби-бабайлар. 1990 еллардагы бик авыр вакытларда да Татарстаныбыз хур булмады, үзен кимсетмәде, тырышып эшләде. 

Татарлар заманча, инновацион фикер йөртә. Көрәк белән эшләми, мотор куя. Татарстан мескен түгел, ул Мәскәүдән дә, бүтән җирләрдән дә ипи сорамады. Ул үз ипиен үзенең тырышлыгы белән, тир коеп тапты. Уңышка ирешүнең беренче юлы шул. Икенчесе, Татарстанда беркайчан да кичәге көнгә төкереп карамадылар, үткән тарих начар, киләсе тарих уңайрак булыр димәделәр.

Меңьеллык халкыбызның бик бөек тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар чыдаган, ул бик чыдам, бик тәртипле, үзен мин кем дип тотмаган, башка милләтләр белән дә дус булып яшәгән. 

Мин үзем Мордовиядә туып үстем, төмән татары, минем чыгышым шуннан. Ләкин мин тарихи ватаныма гашыйк. Үземне татар дип әйтәм дә, Казаның матур, Казанда Минтимер Шәрипович, Рөстәм Нургалиевич, диләр. Минем татарлыгымның тойгысы ул минем Казаным - тарихи ватаным. Без шул тәртиптә яшибез. Үзебезнең бик күп байлыгыбыз бар, татарлар тарихи ватаныбыз белән элемтәдә. Казанда булганда һәрчак сокланам - анда шундый тәртип, шундый тырышлык. 

Ләкин шунысы гына бераз уңайсызландыра. Мин иң беренче тапкыр 2000 елда Казанда булдым. Барганчы анда татарча гына сөйләшәләр дип, үземне татарча сөйләшергә өйрәтеп куйдым. Ләкин Казанда да күпчелек русча сөйләшә. Билгеле, рус телен белү бик кирәкле эш, рус телен белмәсә, ул кеше мескен, ул артта калган. Әмма татар кешесенә үзенең ана телен белмәсә, ярамый. Үзебезнең телне югалтмыйк, ул - безнең бурыч, ул безнең йөрәктә яшәгән тел. Мин мәдәният хезмәткәре, күп еллар мәдәният көллиятендә шәкертләр укыттым, педагог булгач, телне дә сакларга кирәк иде, шуңа күрә минем балалар да татарча белә.

Татарстанны бүген бөтен Җир шары белә, бөтен Җир шары хөрмәт итә. Ислам илләрендә генә түгел, бөтен төбәкләрдә дә Татарстан, Казан дип әйтсәң, шаккаталар, синең белән матур итеп сөйләшә башлый.

Россия белән татарлар мәңге, мин үземнең шәкертләремә дә әйтә идем. Россиянең икмәк ашата торган ике теле бар – татар һәм рус теле. Тарихта Карамзиннан да калган, аны безнең хөрмәтле президентыбыз Владимир Путин да еш әйтә - “Поскреби каждого славянина, оттуда посмотрят на тебе глаза татарина”. Россиядә Татарстанга бик матур караш, мин монда, Петербургта 60 елдан артык яшим, миңа беркем дә "син - кара йөзле кеше" дип әйтмәде, мин андый сүз ишетмәдем, минем балалар да ишетмәде, оныклар да ишетми. Без матур яшибез.

Күпмилләтле Татарстанның диннәре турында да әйтергә мөмкин. Казанга киләсең, чиркәүләрдә чаң сугалар. Ә мөәзинебез Кол Шәрифтән, яки минем иң яраткан Мәрҗани мәчетеннән азан әйтеп безне, мөселманнарны мәчеткә чакыра. Бу бөтен илгә үрнәк. Шуның белән бик шатланам, ул минем күңелне күтәрә. Беркем дә башка телдәге, диндәге халыкларны Татарстанда кагалар дип әйтә алмый. Татарстанда бар диннәргә, бар халыкларга бик җылы караш. Ул безнең татар дөньясының байлыгы. Татарның даны, татарның бишеге, билгеле, Казанда, Татарстанда.

1990 елларда, яңа заманда да безнең Татарстанның хуҗалары, беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович көймәне ярдан ярга кагарга, тормышның юнен бозарга бирмәде. Без тырышлык белән шул явыз вакытларны - 1990 елларны үткәреп җибәрдек.

Татарстан читтә яшәгән барлык мөселманнар өчен дә офис кебек

Эшмәкәр, меценат Габделбәр (Абдулбяр) Алимов:

Татарстан географик яктан уңайлы урында - Россиянең үзәгендә, аның мөмкинлекләре дә зур. Хәзер Татарстан Европа белән бик актив эшли, безнең кешеләр һәркайда. Татарстан читтә яшәгән барлык татарлар өчен дә офис кебек. Хәзер без Татарстан белән күбрәк эшли башладык. Дөньядагы барлык татарлар өчен дә Татарстан берләштергән структура булып тора.

Татарстан актив кешеләре аркасында шундый уңышка иреште. Беренче президентыбыз да, хәзер Рөстәм Миңнеханов та, шулай ук, яңарышларны, алгарышларны хуплый. Беренче икътисади мәйданчыклар да Татарстанда башланды бит, мәсәлән, Алабугада. Күп кенә башлангычлар нәкъ менә Татарстан белән бәйле. Татарстан ул лидер, без дә калышмаска тырышабыз.

Татарлар бик эшчән халык дип уйлыйм. Алар күп нәрсәгә ирешергә сәләтле, әгәр дә җитәкчелектә үз артыннан массаны ияртерлек, ышанычлы кешеләр, лидерлар тора икән, әлбәттә, Татарстан үсәчәк. Бүген анда өйрәнерлек нәрсә күп.

Мин Мәскәүдә тудым, Санкт-Петербургта яшим. Әлбәттә, аңлашылмаучанлыклар бар, безнең әти-әниләр үз вакытында безгә нәрсәнедер биреп бетермәгәннәрдер, без дә дөрес кабул итмәгәнбездер, бигрәк тә тел мәсьәләсенә килгәндә. Безнең бит геннар бар, алар безне үз тарихыбызга тарта, без аңларга тырышабыз. Мин Красное Селода татар милли-мәдәни үзәге төзеттем. Шушы үзәк кешеләрне берләштерә. Миңа төрле яшьтәге кешеләр килә - балалар, олы яшьтәгеләр, әби-бабайлар, бу, әлбәттә, берләшү. Болар барысы да мәдәниятебезне, көнкүрешебезне аңларга ярдәм итә. 

Мин үзем дә Татарстанга еш киләм, дин, мәдәният белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайларга тырышабыз.

"Россия алмаз кисәге булса, аның берничә кырын Татарстанга бирер идем"

Скульптор Әхнәф Зиякаев:

Татарстанны алмаз белән чагыштырыр идем. Алмазның кырлары никадәр күп булса, ул шулкадәр кыйммәтле була. Россия алмаз кисәге булса, аның берничә кырын Татарстанга бирер идем, алар безнең мәдәнияткә, менталитетка гүзәллек, матурлык биреп тора.


Безнең татарлар Иван Сусанин кебек адашмады

Санкт-Петербург Татар дворяннар җыены рәисе Сәлим Хәсәнов:

Мин Казанга беренче тапкыр икенче Бөтендөнья Татар Конгрессы узганда килгән идем. Мин ул вакытта иске Казанны күрдем, алда нәрсә булачагы аңлашылмый иде. Шәймиевнең акыллы, зирәк сәясәте нәтиҗәсе шул булды - ул үзенә фикердәшләр командасын туплап, республиканы үстерде. Стабиль, максатчан рәвештә үсәргә ярдәм итте һәм әкренләп аның нәтиҗәләре дә күренә башлады. IV Конгресска килгәч мин Татарстанның башка төбәкләргә караганда алгарак киткәненә, үскәненә игътибар иттем. 

Беренчедән, яхшы команда тупланган. Аннан соң татарлар үзләре дә гомер буе яхшы яшәргә тырыша. Татарлар арасында ярлылар булмаган, хәтта патша заманында да алар белемле булган! Болар барысы да генетик дәрәҗәдә җыелып килгән. Федераль үзәк белән Татарстан арасындагы дөрес аңлашу һәм яраклы шартлар ярдәм итте. Федераль хакимият, президент Владимир Путин, бигрәк тә ул идарә иткән вакытта бу башлангычларга булышты. Россиядә кемдер лидер булырга тиеш бит. 

Татарстан күпмилләтле республика булса да, анда нигездә татарлар яши. Бу эшләү өчен шартлар тудырды, эшмәкәрләр өчен инвестицион климат яхшы. Үз республикама ярдәм итәм дигән кырыс сәясәт яхшы эшләде, кайбер аерым кешеләр тарафыннан катаклизмнар килеп чыкмады. Халык ягыннан да терәк зур, татарлар гына түгел, анда яшәгән руслар, чувашлар - барысы да аңлый һәм болар республика җитәкчелеген уңышка алып бара. Ә уңышка барганда бергәләп барырга кирәк. Безнең татарлар Иван Сусанин кебек адашмады. Ул читтән яхшы күренә. Тагын бер кат әйтеп китәм, башта минем бик пессимистик караш иде, республиканың ничек төзеләчәге аңлашылмый иде. Ә хәзер Казан шундый матур шәһәр, бөтен Россиянең горурлыгы. 

Шәймиев татарларны өйрәтте, ул кешеләрнең берләшеп зур эшләр башкарырга сәләтле икәнен күрсәтте. Болгарны, Зөяне алыгыз. Зөя татар кешесе өчен нәрсә инде. Ул православие дине символы бит. Ләкин - юк. Нәкъ менә зирәклек, халыкның тегесе дә, монысы да бар икәнен аңлау, аларны бергә үстерү, яңарту җитәкчелекнең абруен күтәрә генә. Ни өчен шулай әйтәм? Чөнки җитәкчелек тарафыннан дөрес булмаган, акылсыз гамәл кылынса, ул Петербургта, Мәскәүдә чагылыш таба. Хәтерлим, конгресста бер сәясәтче Татарстанны тәнкыйтьләп сөйләде. “Сез бер авыл сәясәтчесе. Мондый чыгышларыгыз белән безгә, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга зыян гына саласыз”, - дидем. Чөнки татарлар дөньяда таралып яши торган халык. 

Татарстанның яңа президентына да Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен, ул көчле сәясәтче, икътисадчы һәм җитәкче. Безнең республика никадәр үссә, күршеләр дә тартылачак, алар да начар яшәргә теләми. Әлегә аерма җир белән күк арасы кебек бит. Татарстанга килеп керәсең, бөтенләй башка төрле. Сез аңа игътибар итмисез дә инде. Мин еш кына русларга һәм башка милләт вәкилләренә: “Татарларга ничек карыйсыз, мөнәсәбәтегез нинди?” - дип сорыйм, 99% очракта уңай җавап алам. 

Дөрес, мин бүген туган телне укыту сәясәте белән канәгать түгел. Нәрсә эшләргә? Федераль законнар, планнар бар. Без милләтне сакларга телибез икән, беренче чиратта, телне сакларга кирәк. Лев Гумилев әйткән бит - әгәр халык үз теленең 20 процентын югалта икән, бу милләт үз-үзен бетерүгә таба бара. Моны истә тотарга кирәк. Без русча фикерлибез, ләкин Татарстанда, Аллага шөкер, әлегә барыбер туган телдә уйлыйлар.

"Татарларда мич башында яткан Емеля-дурачоклар юк" 

Милли хәрәкәт ветераны Шамил Алюшев:


"Татарстан безнең тарихи ватаныбыз. Без сагынып яшибез. Моны читтә торган кеше аңлый. Үз илеңә, үз өеңә кайткач, йомшарасың, күңел күтәрелә. Мин Татарстанга килгәндә үз өемә кайтам дип уйлыйм. Без туган телебезне өйрәндек, хәзер дин үсә.

Без, татарлар, шундый - кемгә генә карасаң да - рәис, беркем дә буйсынырга теләми. Шуңа күрә татарлар белән идарә итү җиңел эш түгел. 

Татарлар элек тә, хәзер дә эш сөючән халык булды. Алар гадел, ватаннарына һәм намусларына тугры, эчми торган халык. Яхшы тормыш өчен тагын нәрсә кирәк? Безнең халыкта Емеля-дурачок кебекләр - мич башына утырып, аның йөреп киткәнен көтеп ятучылар турында әкият тә юк. Без барыбыз да эшлибез, һәркем уңышка ирешергә тели, бу уңышлар татар кешесе дигән төшенчәне барлыкка китерә. Чынлап та, акыллы итеп фикерли белгән, намусына тугры булган татар кешесен. 

Беренче чиратта, татар - ватан сакчысы, соңыннан ул төзүче, игенче, коммерсант, рәссам, язучы, шагыйрь. Татар халкы шуның белән көчле. 

Мин һәрвакыт әйтә килдем, Россия генофондына татарлар бик зур йогынты ясады. Матур, нык кешеләр, бу безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле илебез өчен бик зур терәк. Татарлар илне берләштерүче милләт Без мөселманнар, бу җирләрдә йөз еллар дәвамында яшибез, бу безнең уртак җиребез, уртак ватаныбыз. Халкыбызның җитеш тормышта, башка милләтләр, башка конфессия вәкилләре белән дуслыкта яшәвен телибез. Шушы үзара ярдәмләшеп яшәүдә Россиянең көче. XVIII гасырда рус морзаларының 40% процентын татарлар тәшкил иткән. 

Ислам безне яхшылыкка өйрәтә. Кем безгә җитәкче итеп җибәрелгән, без шуңа буйсынабыз. Тормышта дошманлык иң мөһиме түгел бит, ә безне берләштерүче көч мөһим. Без барыбыз да төрле, ләкин бергә без көчле. Миндә шундый тирән ышаныч яши.

"Уңыш сәбәбе - җитәкчелекнең дәвамлы булуында"

Җырчы Динар Байтимеров:

Минемчә, Татарстанның уңышлы булуының берничә сәбәбе бар. Беренче чиратта, җитәкчелекнең дәвамлы булуы. Ул совет заманнарыннан ук күзәтелә. Соңгы елларда да Минтимер Шәймиев алып барган курсны Рөстәм Миңнеханов дәвам итә.

Икенчедән, Татарстан халкы хезмәт сөючән. Татарстанга килгәч, һәрвакыт сөенәм, барысы да гел хәрәкәттә. Татарстан халкы үз төбәген бик ярата, аның өчен тырыша, үз җиренә тугры мәхәббәт саклый.

Татарстан күп позицияләр буенча беренче урында, без табигый ресурсларга бай. Иҗат кешесе буларак миңа кеше ресурслары якынрак, Татарстан чынлап та моңа зур игътибар бирә. Якыннарым, дусларым Татарстанга, Казанга барып кайтканнан соң, сокланып сөйли.

Бер елны Казанга 2 август көнне килдем. 2 августның нинди көн икәнен бөтен кеше дә беләдер инде, һава десанты гаскәрләре көне. Ул көнне кайбер милләт кешеләре урамда йөрмәскә тырыша. Җитмәсә, Рубин белән Спартак арасында матч булды. Әмма Казан үзәгендә, Бауман урамында бу көнне бик тыныч булды, беркем дә фонтаннарда су коенмады. “Спартак” фанатлары белән аралаштык, барысы да тыныч, тыйнак кына булды, үзебезчә, татарча, бернинди агрессия, негатив юк.

Ниндидер киеренкелек булган очракта, кешеләр энергетикасын кемнең яхшырак икәнен ачыклауга юнәлтә, ә гомуми эш моның белән отмый, ул туктап тора, ә кешеләр кемнең яхшырак икәненачыклый. Әгәр без киңәшләшеп эшлибез, үз көчебезне, талантларыбызны уртак эшкә багышлыйбыз икән, бу безнең позицияләрне ныгыта. Татарстанда милли проблемалар юк дип әйтә алам. Мин моны Татарстанда күрәм һәм алга таба да шулай булуын телим.

"Республика үзенең яшьләрен кайгырта"

Милли тикшеренү университеты (ИТМО) доценты Ринат Мәһдиев:

- Татарлар Санкт-Петербург шәһәрендә гасырлар дәвамында яши, беренче төзүчеләре арасында да татарлар булган. Мондагы татарлар килмешәк түгел, төп халык. Шәһәрдә җанисәп буенча 40 меңгә якын татар яши, үзләрен татар дип санаучылар 300 мең. Сабантуйларга 100 мең кеше җыела.

Бервакыт Минтимер Шәрипович шундый сүз әйткән иде: «Татарстанда кагылган һәрбер кадак Татарстанда кала». Дәүләт, шәхси, чит ил инвестицияләре, спорт үсеше Татарстанга күтәрелергә ярдәм итте. Монда Минтимер Шәрипович Шәймиевнең, хәзерге президент Рөстәм Нургалиевичнең идарә итү алымнарын атап әйтергә кирәк. 

Иннополиста узган ел булдым, студентларның мөмкинлекләре таң калдырды. Анда барысы да дөнья трендларына туры килә. Республика үзенең яшьләрен кайгырта. Минтимер Шәриповичның «Без булдырабыз!» дигән сүзе бик вакытлы, дөрес һәм күп елларга Татарстанның девизы булды. Татарлар һәм руслар – Россиядә дәүләтне барлыкка китерә торган милләтләр. Гумилев әйткәнчә, «Бердәмлек - Россиянең ныклылыгын тәшкил итүче көч». Без - Россия эчендә, без - Россия өчен, без - Россия белән бергә!