Татарлар ковидка каршы: «ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәр ясаган? | intertat.tatar

Татарлар ковидка каршы: «ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәр ясаган?

2020 елда федераль дәрәҗәдә үзләрен күрсәткән татарлар арасында Новосибирскидагы «Вектор» вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютов та бар. Һөнәренең үзенчәлекләре аркасында ул халыкка киң танылмаган.

Ә менә Татарстанда туып үскән яшь белгеч, «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясауны җитәкләгән Илназ Имаметдинов тагын да азрак билгеле. «Миллиард.татар» сайты коронавируска каршы иң куркынычсыз вакцинаны ясауда катнашкан ике татар кешесе турында яза.  

2020 елда Новосибирскидагы «Вектор» вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге турында белмәгән кеше калмагандыр. Һәрхәлдә, узган елда беренче санлы тема белән әзме-күпме кызыксынган һәркем бу үзәк турында ишетте. Коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән өч вакцинаның берсен «Вектор» үзәге ясады һәм ул клиник сынауларга кадәр барып җитә алды. «ЭпиВакКорона» прививкасын Россиядә март башында ясата башларга мөмкин булачак. Тулысынча синтетик булган «ЭпиВакКорона» иң куркынычсыз, вирус мутацияләренә тотрыклы һәм «побочкалары» аз булган вакцина булып санала.  

2016 елда әлеге режим объектын биология фәннәре кандидаты (хәзер доктор), Россиядәге 10 патент һәм 70 фәнни эш авторы һәм автордашы булган, 34 яшьлек Ринат Максютов җитәкли башлый. Аның турында рәсми белешмәләр шактый сай: 1982 елда туган. 2003 елда «биология» белгечлеге буенча Новосибирск дәүләт университетын тәмамлаган. 2003 елдан Роспотребнадзорның «Вектор» фәнни үзәгендә эшли. 2010 елда чәчәк авыруына (оспа) каршы кандидат вакцина эшләп чыгарган өчен академик Лев Сандахчиев исемендәге премиягә лаек була. 

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Ринат Максютов Атлантага (АКШ) Авырулар профилактикасы үзәгенә эшләргә киткән дигән расланмаган мәгълүмат та бар. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә аның бер аккаунты да юк, шулай ук гаиләсе һәм балалары турында да мәгълүмат бирелмәгән. Максютовның әтисе турында гына мәгълүмат бар. Ул — математик Әмир Зәкиевич, Новосибирскида туган, Новосибирск дәүләт университетын тәмамлаган һәм шулай ук «Вектор”да эшләгән.  

Узган елның 7 апрелендә Ринат Максютов Россия президентының коронавирус инфекциясенә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмәсендә катнашты. Ә инде бер атнадан Россия президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советының яңартылган составына керде, шуннан соң җитәкче галим турында бөтен ил белде.  

Әлеге видеода Ринат Әмирович Ирина Шихманга «Вектор» эшләп чыгарган вакцина турында сөйли.

Бу әңгәмәдә (Максютовның башка интервьюлары юк) Ринат Әмирович үзен ябык фәнни-тикшеренү институты җитәкчесенә хас булганча тота. Тулысынча рәсми булмаса да, сөйләме коры һәм эшлекле, үз-үзен тотышы әдәпле һәм тотнаклы (сүз уңаеннан, очучы Дамир Йосыповның манерасын хәтерләтә), уйлап, игътибар белән тыңлый, тулы һәм төгәл җавап бирә, йөзе ачык һәм мөлаем. Тик «үз вәкаләтләре чигеннән» чыга торган мәгълүматны белдерүдән тыела. Интервьюның түбәндәге өлеше моны дәлилли:

— Россия, Евросоюз һәм тагын кайда?

— Берничә илдә, шул исәптән Кытай Халык Республикасында да вакцина кулланырга әзерләр. Һәм безнең мәгълүматлар буенча, бу илдәге халыкның шактый өлеше вакцина ясаткан инде. 

— Ә андагы нәтиҗәләр нинди? Барысы да яхшымы?

— Саклау чараларын бар кеше дә ала. 

Коронавируска каршы вакцина ясауда «Вектор» үзәге тулысынча ачык.

… Беркем дә үзлегеннән эшләми, барыбыз да гомуми бурычны хәл итү өчен тырыша. 

— Әмма сез вакцинаның серен, мәсәлән, америкалылар өчен ачмыйсыз бит?

— Без тулысынча ачык. Киресенчә булганда, нәтиҗәләре яки вакцинаның тәэсире шик уятыр иде. Вакцинаны эшләү, лаборатория хайваннарында доклиник сынаулар һәм ирекле кешеләрдә клиник сынаулар турында мәгълүматларны тәкъдим итүдә без һәрвакыт ачык.

 «Аденовируслы» «Спутник V» вакцинасыннан аермалы буларак «ЭпиВакКорона» пептид антигеннар нигезендә ясалган. 

— Бу вакцинаның куркынычсызлыгы бик югары дәрәҗәдә, — дип сөйләде Максютов. — Ул тулысынча куркынычсыз, тулысынча ареактоген вакцина булып санала. Ягъни, аны олы яшьтәгеләр дә, хроник авырулары булганнар да, иммун-супрессив халәттәгеләр дә, аллергияле кешеләр дә куллана ала. Вакцинаның шушы ареактоген нигезе аны алга таба ревакцинацияләр уздыру өчен иң перспективалы препарат буларак кулланырга мөмкинлек бирә. Ул Ковид-19 белән авырганнарга да, беренче этапта вакцинацияне башка төр вакциналар белән кулланганнар өчен дә туры килә. 

Интернетта Ринат Максютов турында соңгы мәгълүмат 12 февральдә чыккан. Бу көнне Россиянең баш санитар табибы Анна Попова Россия Президенты исеменнән «Вектор» хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырган (бу хакта указ узган елның җәендә үк чыккан иде, әмма бүләкләрне тапшырырга эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирмәде). «Вектор»дагы 81 хезмәткәр «тормыш өчен куркыныч шартларда фидакарь һәм югары нәтиҗәле эш, гамәли медицина эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары һәм глобаль дәрәҗәдә йогышлы авыруларга каршы көрәш өчен» Лука Кырымский исемендәге орденга һәм Пирогов орденына лаек булды. 

Бүгенгә кадәр бернинди үзгәрешсез эшли торган тест-системаның «Вектор» фәнни үзәге булуын бөтен дөнья белә. Беренче тере вирус — «Вектор»да ачыкланды, беренче вакцина — «Вектор»да ясалды, дөньяда гамәлдә булган ун вакцинаның алтысы — «Вектор”ныкы, Гвинеядагы Эбола бизгәген «Вектор» җиңде, — дип язды Анна Попованың сүзләрен Кольцоводагы фәнни шәһәрчекнең матбугат хезмәткәре. 

Шунысы да кызыклы, «ЭпиВакКорона»ны җитештергәндә Ринат Максютовның беренче ярдәмчесе шулай ук татар егете — Татарстанда туып-үскән, 30 яшьлек Илназ Имаметдинов булды. Ул геном тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Узган елның апрелендә «Комсомольская правда» басмасы Илназның 24 яшендә үк кандидатлык диссертациясе яклавын язган иде. Галимгә хас буларак, ул вакцинаны үзендә дә сынап карады. 

Илназ Имаметдинов белеме буенча ветеринар, дипломны ул Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр факультетында алган. 

«Московский комсомолец» басмасында чыккан язманың бер өлеше:

«Безнең ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр факультетына Илназ 2006 елда керде, — ди сөйләде декан Евгений Марьин. — Беренче курстан ук фәнни түгәрәкләргә йөри башлады. Студентлар беренче дүрт курста авыл хуҗалыгындагы эре терлекләр мисалында ветеринарияне өйрәнә. Алар практика узу өчен хуҗалыкларга йөри. Илназ монда да алдынгы иде. Сыерлардан, дуңгызлардан, атлардан кан алганда Илназ бер дә куркып тормады, кыю булды. Төрле тәҗрибәләрдә катнаша иде. Кичләрен ветеринария клиникасына барып, йорт хайваннары белән эшләүче белгечләргә ярдәм итте. Ветеринариядә генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә талантлы булды. Мәсәлән, компьютерда һәм компьютер программаларын да бик яхшы аңлый иде, ноутбукларга ремонт ясады. Хәтта киләчәген IT-технологияләр өлкәсе белән бәйләр дип тә уйлаган идем. Әмма аны фән һәм вирусология мавыктырды». 

2011 елда Илназ Имаметдинов авыл хуҗалыгы академиясен кызыл дипломга тәмамлый һәм дәүләт комиссиясе тәкъдиме белән Ветеринария вирусологиясе һәм микробиологиясе фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына керә. Владимир өлкәсендә Вирусология һәм микробиология федераль тикшеренү үзәгендә эшләгән һәм шуннан «Вектор”га күчкән. 

Илназ үз эше турында бервакытта да сөйләми диярлек, предприятие ябык, яшерен. Аның вакцина эшләүдә катнашуын без телевизордан гына ишеттек», - дип сөйләгән иде аның танышлары «Комсомольская правда» басмасына.