Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

97 яшьлек сугыш ветераны Кави Хәсәнов: «Немецларны атып үтерергә базмадым»

Бөек Ватан сугышы башланганда Чиләбе өлкәсе Кунашак авылында яшәүче Кави Хәсәновка нибары 16 яшь була. 18 яше тулгач, үзе теләп фронтка китә. Алла теләсә, быел июльдә Кави абыйга 97 яшь тула. Кави абый бүген дә күнекмәләр ясый, озын шигырьләрне яттан укый, сугыш хатирәләрен кичә генә булган кебек сөйләп бирде…

news_top_970_100
97 яшьлек сугыш ветераны Кави Хәсәнов: «Немецларны атып үтерергә базмадым»
Салават Камалетдинов

«Кулга диплом алырга тиеш идек… сугыш башланды»

— Кави абый, фронтка ничек эләгүегез турында сөйләгез әле.

— Элек мәктәпләр җидееллык иде, мәктәпне бетереп булмады, тизрәк белгечлек алырга тырыштык. Биш сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, 1939 елда кәсепчелек училищесына укырга кердем. Слесарь белгечлеген үзләштерергә хыялландым. Хөкүмәт барын да үз өстенә алды: кием, ашау чыгымнарын капладылар.

1941 ел. Укып бетереп, кулга диплом алырга тиеш идек… Сугыш башланды. Училищега барып керсәк, директорыбыз, калган хезмәткәрләр хәрби кием кигән, аларны фронтка чакырганнар икән. Уку туктатылды. Диплом алу турында бөтенләй оныттык.

Безне төркемләп-төркемләп заводка берничә цехка җибәрделәр. Заводта 1943 елга кадәр эшләдек. 15-16 яшь дип кенә тормадылар, көненә 12 сәгать ат кебек эшләттеләр. Иртәнге 8.00дән кичке 20.00гә кадәр эшли идек.

1943 елда үзем теләп военкоматка бардым: «Армиягә барасым килә», — дим. Сиңа ничә яшь дип тә сорап тормадылар, алдылар. «Иртәгә үк кил. Үзең белән кирәк әйберләрне ал, өйгә кайту булмаячак», — диделәр.

Армиядә уку полкында 2-3 ай укыттылар, атарга, йөгерергә, дошманнан сакланырга өйрәттеләр. 1943 елның ахырында сугышка эләктем. Фронт минем өчен Смоленск өлкәсеннән башланды, аннан соң Белоруссиягә — 1нче Балтыйк буе фронтына җибәрделәр. Шунда беренче мәртәбә яраландым. Уң кулга пуля эләкте, кулсыз калдым, дип уйладым. Автомат тоткан килеш шул кулым катып калды.

Иваново өлкәсе госпиталенә алып киттеләр, кулга гипс салдылар. Ике ай тирәсе шунда яттым. Һәр иртә кулны күрсәтергә шәфкать туташы янына бара идем, кулга массаж ясап тордылар. Тора-бара бармаклар селкенә башлады. Гипсны алганнан соң, кул бөкләнгән килеш калды, хәрәкәтләнергә ашыкмады. Кулга хәрәкәт булсын дип, совхозга барып эшләп алдым.

Соңыннан Иваново өлкәсендә полк оештырдылар һәм мин янә сугыш кырына киттем.

«Немецларны атып үтерергә базмадык»

— Безне Украинага җибәрделәр, 2нче Украина фронтына эләктем, — дип дәвам итте Кави абый. — Армия штабын сакладык. Кулым төзәлеп беткәч, 4нче частькә элемтәче булып юлладылар. Элемтә батальонында сугыш беткәнче хезмәт иттем. Смоленск өлкәсеннән Көнбатыш Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша фронт юлларын уздым.

— Фашист белән күзгә-күз очраштыгызмы?

— Декабрь ахыры. Урыны-урыны белән кар ята иде. Пехотчылар торган җиргә аскарак төшеп, фашистларга атып та ала идек. Шулай да, немец солдатлары чолганыштан ычкынырга маташты.

Чолганыштан ычкына алган фашистларны якыннан күрдем. Ябыклар, ачлар иде. Будапешттан ерак түгел кукуруз басуы бар, аны җыеп алырга өлгермәгәннәр иде. Немецларның күптән ашамаганнары күренеп тора — туң кукурузны кесәләренә тыга башладылар. Без иртән шул кукуруз басуын чолгап алып, немецларны тота идек. Тоткач, документларын карый идек, әмма аларны атып үтерергә базмадык.

Башка очраклар да булды. Күрәбез: немецлар әләмгә охшаган ак япма күтәргән — бу аларның «биреләбез» дип әйтүләрен аңлата иде. Шундый өч солдат безнең кулга килеп эләкте. Ә без — икәү. Нишләргә? Атаргамы? Коралсызларны атарга өйрәтмәделәр безне. Ерак түгел безнең майор басып тора иде, янына барып хәлне аңлаттык та шул өч немецны тапшырдык. Немецларны нишләткәннәрдер — белмим, без үз эшебезне дәвам иттек.

«Будапештка бүтән бернинди немец гаскәре дә керә алмады»

— Будапештны алу мизгеле истә калган, — дип хатирәләрен бәйнә-бәйнә сөйләде Кави абый. — Будапештка якынлаштык. Хәрби җитәкчеләребезгә Югары командованиедән «Будапешт группировкасын камап алырга мөмкинлек бар», — дигән әмер төште. Безгә «яшел ут» бирделәр. Шәһәрне үтеп китеп, боҗра белән чолгап алдык.

Безнең һөҗүм итә торган частьләр туктап калды һәм ярымтүгәрәк оборона чылбыры булып бастылар. Хәтта аяк астындагы чирәм дә контрольдә иде. Будапештка бүтән бернинди немец гаскәре дә керә алмады.

Шул вакытта 2 һәм 3нче Украина фронтлары Дунай елгасының уң һәм сул як ярларыннан һөҗүм итә башлады. Алар: «Хәзер, без сезнең кирәгегезне бирәбез!» — дигәндәй һөҗүмгә бара иде.

Будапештны төрле частьләр өчешәр кат боҗрага чолгап алды. Араларында танк, пехота гаскәрләре дә бар. Очкычлар һавадан корал төшерә торды. Группировканы юкка чыгару өчен төрле яклап ярдәм иттеләр. Җиңеп чыга алдык.

«Сугышның тәмамланасын сиздек»

— Җиңү көнендә кайда идегез?

— Сугыш беткәндәрәк, 1945 елның 8 апрелендә яраландым — тезгә кыйпылчыклар эләкте. 10 көн таякка таянып йөрдем, мине тылга җибәрергә теләделәр. Минем кебек яраланучылар бар иде, иптәшләр белән аяк терәп каршы тордык, чөнки сугышның тәмамланасын сиздек. Җиңү көнен сугышкан урында каршы аласы килде. Шулай итеп, сугыш тәмамланганда без Вена шәһәрендә идек. Безнең гаскәрләр һөҗүмгә бармады.

Җиңү көнендә Вена шәһәрендәге частьтән Чехословакиягә юл тоттык. Шунда бәйрәм иттек. Дивизия парады булды. Сугыш тәмамланса да, армиядә хезмәт итү әле тәмамланмаган иде.

Мине комендант батальонына Венага җибәрделәр. Ике елдан артык хезмәт иттем. Хезмәт итү һаман тәмам булмаган иде. Без, яшьләргә: «Чик буе корылмалары җимерелгән, торгызырга кирәк», — дип аңлаталар иде. Хәрби-инженерлык академиясе карамагына юлладылар. Ул үзе тулы бер батальон иде.

Өйгә мин 1949 елда гына кире әйләнеп кайттым. 18 яшьлек егет булып киткән идем, 25 яшьлек ир-ат булып кайттым.

«Укыгыз, белем алыгыз», — дигән карар чыкса да, укырга вакыт калмаган иде. Гаилә кордым, эшләдем. Аннан ике баланы үстерергә, тормыш алып барырга акча эшләргә кирәк иде. Шулай да, укып карарга булдым. Кичке бишкә кадәр эшләп, ашап алганнан соң, кичке 19.00 сәгатьтә укый башлый идем. Чыдый алмадым. Бердән, өйгә төнлә кайтасың, ике балаңны йоклаган килеш кенә күрәсең, ә икенче көнне янәдән шулай кабатлана… Укуны ташладым.

Заводта слесарь булып эшли башладым. Бервакыт йөрәк тотып алды — мине ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Табиблар заводта эшләүне тыйды. «Башка тынычрак җиргә урнаш», — дип киңәш иттеләр. Башка заводка баруның мәгънәсе юк иде, Чиләбенең автотранспорт техникумында слесарьлек буенча белем бирә башладым.

«Абыйның үлеп калганы турындагы повесткасын тапшырганда, әни аңын югалтып егылган»

— Сезнең белән бергә китүчеләрнең күбесе кире әйләнеп кайтмагандыр…

— Юк шул. 1916 елгы Барый абыем армия сафларына беренче көннән үк китте, сугыштан кайтты. 1923 елгы Халит абыем 1944 елның 6 ноябрендә Польшада һәлак булды, абый артыннан сугышка мин киттем. Миннән соң 1927 елда туган Габделвәли энем Япония сугышына киткән.

Әнинең йөрәге ничекләр түзгәндер… Олы абый каты яраланып кайтты. Шул яралану харап итте аны, озак яшәмәде.

Күршедә рус дустым бар иде, бергә уйнап йөрдек, бергә үстек. Сугыштан кайткач, аларның өенә кердем. Командование Мактау кәгазен һәм I орденын җибәргән булган… Ләкин дустым гына җитми иде шул — 2 майда Берлинда һәлак булган ул. Минем урамнан биш күршем кайтмады. Калган урамнарны әйтеп-санап та тормыйм. Кайтмаучылар бихисап.

— Сугыштан кайтмаган абыегызның үлемен әниегез ничек кабул итте?

— Белмим, ничек кичергәндер. Күршеләр сөйләве буенча, хат ташучы абыйның Польшада үлеп калганы турындагы повесткасын тапшырганда, әни аңын югалтып егылган.

Бездә электр кермәгән, радио юк иде. Военкоматтан килеп: «Сезгә иртәгә электр кертәбез», — дип ышандырганнар. Электр кертү үлгән улыңны кайтара алмый шул. Бармак киселеп китсә дә күз төбендә яшь чыга, ә менә әни абыйның үлемен ничек йота алгандыр…

Әни белән әти карт иделәр, сугышка бармадылар. Үлеп калган улларына военкомат белешмә бирде, шуннан кечкенә генә пенсия ала торган иделәр.

«Яшем турында уйламадым. Хәзер дә уйламыйм»

— Җиңү көнен хәзер дә көтеп аласызмы?

— Минем Яңа елым 9 майдан башлана. Бу көнне барысы да паркка чыга. Бәйрәм итә һәм калганы онытыла. Балаларның сугышка, сугышта булган вакыйгаларга исләре китми. Мәктәп программасы китапларында да сугыш көне 1-2 абзац белән генә күрсәтелгән.

Элек без пионер, комсомол, аннан соң партиягә керә идек. Мин хәтта партия бюросы сәркатибе булдым. Путевкаларны да иң элек сугыш ветераннарына бирәләр иде. Хәзер игътибарга алу юк. Миңа фатир сорап ике тапкыр гариза язарга туры килде — реакция юк. Хәзер бирәбез дип ышандырдылар инде, 97 яшькә җиткәч. Картлардан бу йортта мин берүзем сугыш ветераны.

— Алла боерса, Сезгә быел июльдә 97 яшь тула. Нәселегездә озак яшәүчеләр бармы, ничек шулай бу?

— Әти — 89 яшендә, әни 90 яшен тутырып китеп барды. Яшем турында уйламадым. Хәзер дә уйламыйм. Кеше олыгайган саен дингә тартыла бит ул. Тормышның асылы, үлем турында сорауларга җавапны диннән табып була. Үлем — кешенең язмышы. Ә дин моңа сине әзерли. Шуңа күрә мин бер дә борчылмыйм.

— Сез дингә бирелдегезме?

— Партия кешесе булгач, дингә каршы идек. Олыгайгач кайбер сүрәләрне ятладым, «Бисмиллаһ» дип уянам, ашап бетергәннән соң «Аллаһу әкбәр» дип амин итәм. Әти белән әни дин өлкәсеннән укымышлы булмасалар да, дингә ышанып яшәде. Мәчеткә барып уку булмаса да, әтиләр җомга намазларын бер өйгә барып җыелышып укыдылар.

— Сугыш вакытында намаз укыган кешеләрне очратмадыгызмы?

— Үзбәкләрне күргәнем булды. Алар бер яшерен урын табып, шунда кереп китәләр иде. Намаз укыйлар дип чамалый идем. Сугыш вакытында динне телгә алучы, дин дип бәйләнеп йөрүче булмады.

Озак яшисең килсә, күнекмәләр яса, дөрес туклан һәм шигырьләр ятла

— Шулай да, Кави абый, озак яшәүнең сере нәрсәдә?

— Дисциплинада, ягъни тәртиптә. Аннан соң, иртәнге күнекмәләрне бер дә калдырмыйча ясыйм мин. Бүгенге көндә дә ясыйм. Яшьрәк вакытта ятып, утырып, басып эшләгән булсам, хәзер ятып һәм утырып эшлим. Бу бик мөһим. Күнекмәләрне ясамасам, башым авырта башлый.

Ашауга да игътибар бирергә кирәк. Мин итне һәр көн ашарга тырышам, ите йомшак булганга күбесенчә тавык, күркә ите белән тукланам. Сөт өсте (сливки) эчәм. Көн саен кичке якта бер кашык бал кабам. Кәрәзе белән капсаң, бигрәк тә файдалы.

Зиһен әйбәт булсын өчен күп итеп китаплар укыдым. Яраткан әсәрләрем — «Анна Каренина», «Тихий Дон». Шигырьләрне дә яратып укыйм. Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, Шота Руставели, Андрей Дементьевларның шигырьләрен яттан беләм.

Элек «Васильево» шифаханәсенә барып ял итү модада иде. Юллама бирмәсәләр, үзем сатып алым бара идем. Мин килгәч, «әһә, хәзер әдәбият сәгатьләре булачак», — дип елмаеп әйтәләр иде. Шундагы ял итүчеләргә рәхәтләнеп төрле шигырьләрне укый идем.

Бер елны туганан туган абыем шагыйрь, драматург Кадыйр Даянга кунакка Башкортстанга киттем. Кичке аш ашап утырганда, ишек шакыдылар. Яшь кенә егет килеп керде. Абый аңа: «Менә Чиләбедән энем кайтты әле», — диде. Алар абый белән эш бүлмәсенә китте, мин йокларга яттым. Иртән абый: «Кичә килгән кешенең кем икәнен беләсеңме? Мостай Кәрим иде ул», — дип аңлатты. Шул мизгел хәтердә калган.

— Өегез бик чиста, ярдәм итеп торучылар бармы?

— Оныклар килеп йөри. Бәйрәм көннәрендә үзем дә аларга акчалата булышам. Бергә җыелып булмый шул, көннәр хәтәр, аерым-аерым киләләр. Тузан суырткыч, кер машинасы бар. Кер юдырам, коверларны үзем тузан суырткычы белән чистартам. Җыештыру эшләрен оныкчыгым килеп башкарып китә.

«Хәзер бай кешеләр күбәйде, «патша“лар артты»

— Тормыш иптәшегез Бибисара апа да гүр иясе булган… Матур тормыш кичердем дип әйтә аласызмы?

— Сугышка киткәндә йөргән кызым юк иде. Без бит кыз эзләп йөрмәдек. Булачак хатыным Бибисара белән сугыштан кайткач кына таныштым. Дөресрәге, таныштырдылар. Аңа кадәр бер очракны сөйләп үтәм.

Югары очта яшәгән медицина университетында укып йөри торган бер матур кыз белән таныштым. Матур гына йөрдек. Моны әни белеп алды, ул кызымның әнисе белән «кисешкән» булып чыкты: «Шуның кызы белән йөрисеңме? Булмас!» — дип яулыгын идәнгә ташлады. — «Мин сиңа үзем кыз табып бирәм», — диде әни.

Аннан, Бибисара белән таныштырдылар. Таныштырганчы баштан күрсәттеләр. Гаиләсе зур иде аның. 1950 елның 18 июлендә өйләнештек. Яратыштык, бик яхшы тордык. Аңа минем белән җиңел булды. Ул өлкән хисапчы булып эшләде. Хезмәт хакы 140-150 сум иде. Хәзер генә миллионлап алалар… Ә мин 300-350 сум ала торган идем.

Ул кичке алтыга, мин кичке дүрткә кадәр эшләдек. Кесәмдә һәрчак сетка бар иде — кайтышлый кибеткә кереп ашамлыклар ала идем. Балалар мәктәптән кайткан була, мин ашарга пешерә тора идем. Аш, пылау — яраткан ризыкларым.

Ике кызларыбыз — Рәисә белән Әнисәне икенче шәһәргә (Казанга) укырга җибәрдек, ашатып, киендереп тордык. Торыр урыннары да бар иде. Кайчак, биш сум акча белән кала торган идек. Шунда ук кияүгә дә чыктылар. Бер аяк — Чиләбедә, бер аяк Казанда иде. Очкычка утыра идек тә, 45 минуттан Чиләбедән Казанга оча идек. Болай йөреп бетеп булмас дип, 1987 елда Казанга күчендек.

…Исән булса, өйләнешүебезгә 72 ел булыр иде. 79 яшендә аритмия белән китеп барды. Аның үлемен авыр кичердем. Бер-ике ел авырып, салкын тиеп йөрдем.

— Сез хәзерге тормыштан канәгатьме?

— Хәзер бай кешеләр күбәйде, «патша»лар артты (Кави абый русчалатып «царьки» диде — авт). Һәр байның үз җире бар, үз җирендә ни тели, шуны кылана, үзе хуҗа булып йөри. Ярар ла, зыян китермәгәннәренә бер сүз әйтеп булмый, үз файдасына кулланып, халыкка зыян эшләүчеләр бар шул…

Матди яктан бар да яхшы булса, әлбәттә, канәгать. Акчаң булды икән, кибеткә, базарга йөгерәсең. Ни телисең, шуны аласың. Акчаң булмаса, кызыгып карап торасың. Бәйрәм көннәрендә җитәкчеләр дә килеп китә, гади халык та килеп котлый, бүләкләр бирәләр. Хөкүмәт яхшы пенсия бирә. Аллага шөкер дип яшим.



Галерея: Сугыш ветераны Кави Хәсәнов белән әңгәмәдән фоторепортаж

Хәсәнов Кави Басыйр улы — Бөек Ватан сугышы ветераны. 1925 елның 8 июлендә Чиләбе өлкәсе Кунашак татар авылында туа. 18 яше тулгач, Чиләбе өлкәсе военкоматына үз теләге белән бара. 1943 елда фронтка алына. Сугышта элемтәче була. Смоленск өлкәсе, Көнбатыш Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша фронт юлларыннан уза. Җиңү көнен Вена шәһәрендә каршылый.

1987 елдан Казанда яши. «Полет» берләшмәсендә слесарь булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң Чиләбе автотранспорт техникумында слесарьлек белгечлегендә укыта. Хатыны — Бибисара, кызлары — Әнисә, Рәисә. Хәзерге вакытта Казанда яши.

29-30 июнь көннәрендә каһарманлыгы өчен Дан ордены белән бүләкләнгән. Немец пулеметын туктатып, роталарында штурм вакытында зур ярдәм күрсәткән. 1945 елның 13 июлендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100