«Абый әҗәтен түләмәс өчен, мине биргән»: Чит кеше урлап, кияүгә чыккан кызлар тарихы

Кыз урлау йоласы безнең бабайлар заманында гына түгел, хәзерге көннәрдә дә бар. Бер белмәгән кешенең хатыны булып киткән кызлар арасында бәхетлеләре дә, бәхетсезләре дә очрый.

Бу йола инде күптән юкка чыккан, дип уйлаган идем башта. Элек кичләрен әбиләр белән капка төбендәге эскәмиягә утырып, көнбагыш чирткәндә, кыз урлау йоласы турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладым. Ә хәзер кыз урлау бармы? Бу йола әлегәчә сакланып калганмы? Элек һәм хәзерге заманда кызларны урлау турындагы тарихларны сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

«Дустым өчен урладым, үзем өйләндем»

Бу хәл моннан 35-40 ел элек Татарстанның бер авылында булган. Әлеге пар белән мин социаль челтәрдә таныштым. Ул апа белән абыйның юмор хисе бик көчле. Икесе дә бер-берсенә охшаган. Әллә инде бергә торып, кешеләр чыннан да бер-берсенең копиясе булмы?!.

Сафия апа, көлеп ире белән танышу тарихын сөйләде.

«Мин яшь вакытта чибәр идем, теземә кадәр җиткән кара чәчем бар иде. Буй-сыныма авылдагы кызлар көнләшеп карый иде. Егетләр артымнан күп йөрде. Аларны әти себереп чыгарып җибәрә иде. Берсенә дә күңелем тартмады. Насыйбы шул булгандыр», — дип башлап китте ул сүзен.

Сафия апага авылына кунакка кайткан бер егет гашыйк була. Урамнан үткән кызга шунда ук күзе төшә кунак егетнең. Дусты да бу кызны ошата. Ләкин әйтергә кыенсына.

«Ринат беренче күрде. Дусныкына ничек күз салыйм», — дип искә ала Хәзәр абый.

Кызга гашыйк булган Ринат аны урларга уйлый. Дустына да бу хакта хәбәр итә. Авыл егетләре аны озатырга комачаулаячак, дип килешәләр. Алар үзләренекен башкага бирмәгәннәрен белгән егетләр, шушы адымга барырга була.

«Әни күрше әбигә икмәк кертеп бирергә кушты. Ул ялгызы гына яши иде. Шуңа да әни аны кызганып, азык илттерә торган иде. Ул көнне әбидән чыгуга ук, башыма яулык капладылар да арбага салып, каядыр алып киттеләр. Ых та итәргә өлгерми калдым. Бик каты курыккан идем», — дип искә ала Сафия апа.

Кем урлады дип борчылдыгызмы?

Ничек борчылмаска инде. Әниләрне уйладым. Алар кайгырачак, бөтен хуҗалык кала, дип еладым. Килеп туктагач, мине күтәреп, өйгә алып керделәр. Шунда беренче тапкыр күрдем инде мин Хәзәрне. Ачу да килде, ошаттым да бу егетне. Үзе кызарган, елмаеп миңа карап тора. «Хуш килдең, килен!», — дип мине котлый башладылар.

Баксаң, Хәзәр мине үзенең дусты өчен урлап кайткан булып чыкты. Күңел төште. Әммә, сиздермәскә тырыштым. Ул арада Ринат килеп керде. Башына яулык каплаган бер кыз да аның артыннан керде. Яулыгын ачсалар, минем олы апам булып чыкты. Ринат мин дип, олы апамны алып кайткан. Хәзәр дустына булышыйм дип, мине. Бу хәлдән өйнең хуҗасы чыгу юлын тапты. Кемне алып кайттыгыз, шуңа өйләнегез, диде. Менә шулай Хәзәргә кияүгә чыктым, - ди Сафия апа.

«Дустым өчен урладым, үзем өйләндем», — дип көлә Хәзәр абый.

«Егеткә суктым да аттан төшеп калдым»

Бу Халидә апа тарихы. «Чүттән генә яратмаган кешегә кияүгә чыкмый калдым», — дип сөйләде ул.

Миңа ул вакытта 18 яшь кенә иде. Әтием тизрәк мине кияүгә бирергә тырышты. Минем укыйсым килә иде. Укырга гына ирек бирмәделәр. Әти-әни фикеренчә, хатын-кызның төп бурычы — гаилә кору, балалар үстерү. Матур кыз идем. Артымнан йөрмәделәр түгел. Тик мин генә күрше егетен яратып йөрдем. Башкаларга карыйсым да килмәде. Ул егет минем турыда уйлап та бирми иде. Яныннан үтеп китеп тә карадым, тәрәзәсенә кулъяулык чигеп эләктереп киттем. Сүз дә юк. Карамый гына бит бу миңа.

Артымнан эт койрыгы кебек йөгереп йөргән бер егет бар иде. Ачуым килә иде шуңа. Бәлки ул күрше егетен куркытадыр дип уйладым. Урманнан җиләктән кайтып килгәндә, мине эләктереп алып, атка салдылар. Ат чаптыра, җиләкләрем коелды. Мин кычкырып, теге егеткә суктым да аттан төшеп калдым. Тәгәрәдем тау буйлап. Ничек кирәк алай торып, авылга йөгердем. Теге егет куркып, аты белән качты.

Өем авыл читендә иде. Аңа килеп җитәм дигәндә генә, минем башымны кемдер каплады. Бер әйбер күрмим. Үзем кычкырып елыйм. «Җибәрегез», дип кычкырам. Артык барасы да булмады. Елап шешенгән күзләрне ачканда, каршымда күрше егете басып тора иде.

Сөям сине, минеке бул, ди. Ул мин аны яратмый дип уйлаган, урларга булган. Шулай итеп, яшьлегемдә бер көндә ике кеше урлады. Берсеннән качтым. Икенчесе белән инде 50 ел бергә торабыз.

«Әниләргә оят булмасын өчен, ризалык бирдем»

Гадәти шәһәр кызы Лизаны 18 яшендә урлаганнар. Ул «әниләргә оят булмасын», дип, кияүгә чыгарга ризалашкан.

Үз тормышым, дусларым бар иде. Мин алга таба укып, укытучы булырга хыялландым. Ләкин хыялларны чынга ашырырга язмагандыр инде. Мине урладылар. Теләгем юк иде. Абыем бер кешегә хәйран гына сумма акча тиеш булган. Акча түләмәс өчен ул мине үзенең дустына бирергә ризалашкан.

Минем абыйның дустын күргән бар иде. Балачактан бирле ул күзәтеп килде. Бер тапкыр килеп кочакларга теләгән иде. Гаиләмә ашарга әзерләгән вакыт, кулымдагы пычакны бугазына терәдем. Кагылып кына кара, дидем. Ул көлде генә. Беркайчан да абыем шулай эшләр дип уйламадым. Аның дустына да барасым килмәде.

Бу хәл ничек булды соң?

Укудан кайтышлый мине машинага кертеп утырттылар. Мин урлаган кешеләрне күрмәдем. Фатирга алып кайттылар. Анда абыйның дусты утыра иде. Ишекне бикләп, безне икебезне генә калдырдылар. Мин ваннага кереп бикләндем. Әтиләр, абый килмичә чыкмыйм, дидем. Мине тыңламады да. Ишекне ач, яисә ватам, диде. Телефоным да җитмәсә югалган иде.

Бер-ике сәгаттән абый килде. Миңа аның дустына кияүгә чыгарга тиеш икәнлегемне әйтте. Бик каты еладым. Әгәр чыкмасам, абыйны төрмәгә утыртабыз дип янадылар. Мин ризалык бирдем. Хәзер яшибез, ике балабыз бар.

Мин бәхетсез. Мин укымадым, теләгемә ирешә алмадым. Ирем миңа хыянәт итә. Ләкин мин үз өемә кайтып китә алмыйм. Алар миннән ваз кичәрләр иде.

«Мин аның караватында шәрә килеш уяндым»

19 яшьлек Резедәне дә урлаганнар.

Кеше гадәти тормыш белән яшәгәндә аның белән ниндидер начар әйбер булачак дип уйламый. Дусларым белән шәһәр артына, дачага ял итәргә киттем. Кышкы салкын көн иде. Анда чаңгыда шуып, ял итәргә план корган идек. Шул барудан өйгә кайтмадым да инде. Анда без белмәгән биш егет бар иде. Без үзебез сигез кыз. Тагын дүрт егет бар иде. Без белмәгән бер егет кич буе миңа карады. Исеме дә сәер иде әле аның. Беренче ишеттем. Байсал.

Дусларыңа да әйтмәдеңме? Ничек кеше тулы өйдән сине урлап китә алды соң ул?

Чаңгы шуганда да яныма килеп танышырга тырышып караган иде, мин аңа каршы килдем. Ул вакытта мин егетем белән ташлашкан гына вакыт иде. Беркемне дә янымда күрәсем килмәде. Дус кызларым да әз булса да онытылып торырсың дип, мине урамга алып чыгарга булдылар. Ник ризалашканмын дип уйладым ул вакытта. Кич белән теге егет тагын яныма килеп карады. Мин «юк», дидем.

Кызлар белән урманнан агач ботаклары җыеп кайтырга булдык. Мин алардан әзрәк читкә киткән идем, теге егет каршыма килеп чыкты. Аннан куркып калдым. Кире чигенеп, күз кая күрә шунда йөгердем. Бозга аяк басканымны су астына киткәч кенә аңладым. Ул егет мине судан тартып чыгарды. Машинасына кадәр кулында күтәреп барды. Мин аңларлык хәлдә түгел идем.

Икенче көнне мин аның караватында шәрә килеш уяндым. Ул минем дусларга хәбәр иткән. Безне өйләнешәбез, дип сүз тараткан. Өйгә кайта алмадым. «Кемгә кирәк син», диде ул миңа. Өйләнешкәч кенә, мине алдаганы хакында белдем. Үкендем. Ләкин берни дә үзгәртеп булмый иде инде. Балаларыбыз бар. Ләкин мин аны яратмыйм. Балаларымның атасы булганга күрә хөрмәт бар. Җәберләми. Сораганны эшли. Башка әйбер миңа кирәкми инде.