Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирҗәм авылында янгын: «Әйберләрне алып чыгам дип, үзе дә агулана язган»

Арча районы Мирҗәм авылында Халидә белән Мөнир Зәһретдиновларның өй белән мунчалары янып, көлгә әйләнгән. Хәзер социаль челтәрләрдә салкын көздә бернәрсәсез урамда калган гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыялар.

news_top_970_100
Мирҗәм авылында янгын: «Әйберләрне алып чыгам дип, үзе дә агулана язган»

«Әйберләрне алам дип, үзе дә агулана язган»

Җомга көнне төшке аш вакытларында Марий Эл белән чиктәш Мирҗәм авылында янгын чыга. Дөрләп янган өйдән документларны гына алып чыгарга өлгерәләр. «Мунча өйалдысында кыска ялганыштан килеп чыккан дип әйтәләр», — дип сөйләде Зәһретдиновларның кияүләре Марат Сәлахов.

Халидә белән Мөнир Зәһретдиновларның икесенә дә алтмыш тирәсе. Мөнир абый, пенсиядә булса да, хуҗалыкта механизатор булып эшләгән. Янгын чыккан көнне дә басуда җир эшкәртеп йөргән ул. Ә Халидә апа шул авылда яшәүче 99 яшьлек әнисенең хәлен белергә киткән була. Өйдә унтугыз яшьлек уллары лекция язып кала. Саба аграр көллиятенә икенче курста белем алучы егет сентябрьдә хуҗалыкта эшләргә дип калган була.

— Кайнеш лекция язып утырган җиреннән ис сизеп, йөгереп чыга. Мунча өйалдысын ачып җибәрүгә төтен бәргән. Аларның өй белән мунча бергә. Мунча яклары кирпечтән, өй калай белән тышланган иде. Берничә метрдан мал сарае башлана. Ут калай аша лапаска каба алмаган, диварын кызарткан, тик янып китмәгән, — дип сөйләп китте Марат Сәлахов.

Егет ишегалдында ятучы су шлангын алып кереп, сибеп тә карый. Тик төтенгә түзә алмый.

— Булмый бу дип, пластик тәрәзәне ватып, урамга берничә әйберне тотып аткан, кычкырып караган. Кычкырганга кеше килмәгәч, урамга чыгып кычкырган. Ә ул урамда кешеләр дә күчеп китеп беттеләр, берничә йорт кына калды. Шуннан бер апа ишетеп алып, МЧСларга шалтыраткан, авылдашларны чакырган.

Кайнеш документларны алган, телевизорны алып чыга алган. Авылдагы яшь егетләр төшеп җитеп, аны өйдән алып чыкканнар. Әле кеше килмәсә, әйберләрне алам дип, агуланасы да булган... — ди Марат Сәлахов.

«Әле ярый җилле көн түгел иде»

Миҗрәм - Балтачтан егерме-утыз, Арчадан илле чакрым ераклыкта. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр ут өйгә бөтенләе белән күчеп беткәч кенә килеп җитә. Йортның бер ягы кирпечтән, икенче ягы агачтан, калай белән тышланган да була. Кирпеч ягы янып бетә, агач якның да эчке ягы караусыз хәлгә килә, тик тышка чыгып җитә алмый. Терәлеп торган күршеләрне дә Ходай саклаган.

— Авылда бер абыйның ут сүндерә торган җайланмасы бар, ул бик күп янгыннарны сүндерде инде. Ул да менеп караган, көче генә җитмәгән. Әле ярый җилле көн түгел иде, күршеләрнең дә йортлары китә иде, — дип сөйләде Марат Сәлахов.

Янгынның сәбәбе дип, мунча өйалдысыныда килеп чыккан кыска ялганышны атадылар. Хуҗалар кичтән кызу итмичә генә мунча ягып керә, тик янгын чыкканда инде икенче көннең төш вакыты җиткән була. «Ул мунча суынып беткән иде инде», — ди алар.

«Салкын көздә бернәрсәсез калдылар»

Хәзерге көндә йортсыз, җирсез калган Зәһретдиновлар күршедәге буш йортта торалар. Янган өйләрен дә, авыл халкы белән бергә сүтеп, җыештырганнар. Кияүләре әйтүенчә, Аллага тапшырып, казыклар да кага башлаганнар.

Мөнир абыйның туып-үскән нигезе була бу йорт. Әти-әни нигезен ташламыйм дип, авылда калган кеше ул.

— Бабай элек полициядә эшләгән булган. Аңа Арчада да, Казанда да эш тәкъдим иткән булганнар. «Мин авылга кайтам, әти-әни нигезендә торам», — дип калган. Ул авыл бетеп, кечерәеп бара инде. Шулай да шул өйне ныгытып, матурлап, ремонт ясап куйганнар иде. Бар уңайлыклары да бар иде. Әле яңа гына машина да алганнар иде. Хайваннар да тоталар, пенсиядә булсалар да, эшлиләр, тик тормыйлар, — дип сөйләде алар турында кияүләре Марат.

Зәһретдиновлар гаиләсе салкын көз аенда йортсыз, җирсез — бернәрсәсез калган. Тамчыдан күл җыела, ди бит халык. Зәһретдиновлар гаиләсенә ярдәм итү өчен реквизитларын калдырабыз. Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә фаҗигаләрдән, кайгылардан сакласын иде.

Реквизитлар:

Сбербанк: 40817810062002787390 (Саляхов Марат Радикович)

89397416800 (телефон номеры картага беркетелгән)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100