«Бүтән бала алып кайтасым килми»: бәби табу - гомерлек психологик ярамы? | intertat.tatar

«Бүтән бала алып кайтасым килми»: бәби табу - гомерлек психологик ярамы?

Бала тапкан хатын-кыз — әллә нинди мәхшәрдән исән калган кеше кебек, хәтта барысы да уңышлы төгәлләнгән очракта да болай дип әйтү артык булмас.

Кайвакыт психологик яралар шулкадәр авыр була ки, хәтта бала табып үстерәсе килми башлый. Бу очракта проблема нәрсәдә? «Әлбәттә, бала табу коточкыч авыр, бар хатын-кыз да бала таба, син дә табарсың. Хатын-кыз көчле ул, авыртуны да, бөтен начарлыкны да оныта», — диләр. Әмма моның белән килешеп бетеп булмый!

Бу темага ачыктан-ачык сөйләшергә кирәктер. Беренчедән, хатын-кызлар алда үзләрен нинди зур сынау көткәнен белергә, бала табуга әзерлекнең сабый бүлмәсен матурлау яки бәләкәчне пеленкага төрү буенча мастер-класс узу гына түгеллеген аңларга тиеш. Икенчедән, бу акушерларның хатын-кызга саксыз гына түгел, ә ихтирамсыз мөнәсәбәттә булып, аларга тагын да ныграк авырлык китерә торган совет чоры гинекологиясе системасын үзгәртергә ярдәм итәчәк.

«Бала тапканнан соң аңымны югалтканмын»

Мәрьям, 31 яшь, 3 яшьлек баласы бар:

Ни гаҗәп, минем йөклелек чорым бик җиңел узды — токсикоз да булмады, сару да кайнап җәфаламады. 38нче атнага хәтле эшләдем һәм спорт белән шөгыльләндем. Бала табу процессы турында бернинди дә мәгълүмат өйрәнмәдем. Бары тик дөрес сулау буенча бер көнлек курска гына барып кайттым да, шуның белән шул. Мин баламны бик җиңел табачагыма 100 процент ышанган идем, чөнки организмым яшь, сәламәт, янәсе, башкача була да алмый. Әмма барысы да без уйлаганча гына бармый.

Мин гап-гади, түләүсез, өйгә якын булган роддомда таптым. Мине анда алып килгәндә көчле тулгакларым башланган иде инде. Миңа ягымлы, тыныч акушерка һәм тупас, кырыс табиб эләкте. Авыртудан үләр дәрәҗәгә җитеп ятам, ә мине тынычландырасы, кәефемне күтәреп җибәрәсе урынга табиб түзүемне һәм кычкырмавымны таләп итә. Авыртулар шулкадәр көчле, түзә алмаслык инде, кая инде анда кычкыруларны уйлап, контрольдә тотасың! 

Акушер кыз миңа ничек дөрес суларга икәнен әйтеп тора, ләкин мин үземнән нәрсә теләүләрен аңларлык хәлдә түгел идем. Теге бер көнлек курсларда алган белемнәрем баштан очып юкка чыкты, берни хәтерләмим. Табиб дорфа итеп кенә миңа да, балама да ярдәм итмим, диде. Бу сүзләр дә әллә ни рухландырып җибәрмәде, үзем белән берни дә эшли алмый идем.

Ирем белән бергә бала табудан баш тартуымның хата булуын менә шул вакытта аңладым инде. Ул бик теләгән иде, әмма мин каршы килдем, имеш, бу бары тик хатын-кыз эше генә. Кызганыч, бу минутларда якын кешемнән нинди дә булса ярдәм тояр идем.

Хәтерлим әле, акушерка һәм табибның үзара сөйләшкәндә кесарев кисеме ясарга кирәк булыр дигән сүзләрен ишеттем. Чөнки бала дөрес ятмаган. Бу сүзләр мине айнытып җибәргән кебек булды. Башымнан: «Тәк-тәк, үземне кулга алырга кирәк, кесарев кисеме кирәкми, мин баламны үзем таба алырлык хәлдә», — дигән уй сызылып үтте. Белмим, нәрсә булгандыр, әмма берникадәр вакыттан соң балам дөрес итеп әйләнеп ятты. Шунда табиб: «Әзерлән, тиздән табачаксың», — диде.

Мине креслога яткырдылар, тулгакларым башланды. Белмим, ул күпме дәвам иткәндер, әмма миңа гомерлек булып тоелды. Балам шактый зур, 4 килограммга якын иде. Минем 160 см буй һәм ябык кына гәүдәм өчен бу зур иде. Баланың башы чыга алмыйча азаплады. Мин көчәнәм, табиб: «Ныграк көчән, син хатын-кызмы, юкмы?» — дип акыра. Бу коточкыч. Дәүләт роддомнарында моның гадәти хәл булуын ишеткән идем инде, әмма ышанасым килмәде. Ә минем берни дә барып чыкмый. Шулвакыт акушерка кайчы алды да, кисеп җибәрде… Бөтен нәрсәне сизеп яткан, тере тәнне кисүнең авыртуы әйтеп бетергесез иде, әлбәттә. Кискәннән соң мин баламны шундук таптым дияргә була.

Баламны күкрәгемә куйганнан соң бу мәшхәр тәмамланыр дип уйлап ялгышканмын. Акушерка кискән җиремне тегә башлады, һаман да бернинди уколсыз, наркозсыз. Ул вакытта авырту басылган иде инде, шулай да сизеп яттым.

Әле баладан соң плацентаны да чыгарасы булуын башыма да китереп карамадым. Мин аны ничектер үзе чыга торгандыр дип уйладым. Әмма плацентаны чыгарырга өлгермәдем, аңымны югалттым. Соңыннан белдем: бала тапканда күп кан югалтканмын икән. Миңа наркоз ясадылар, шуннан соң плацентаны кул белән кереп алдылар, соңыннан кан салдылар.

Палатада аңыма килдем, ә янымда чиста-пөхтә итеп төрелгән кызым мес-мес килеп йоклап ята иде. Бала тапканнан соң тернәкләнү шактый тиз узды (хәер, әле берничә ай юньләп утыра һәм йөри алмадым) һәм дүртенче көнгә безне өйгә чыгардылар.

Бу турыда нәрсә әйтә алам? Бу минем өчен бик авыр булды. Тән авыртуы көчле булганга гына түгел. Мин очрашырга мәҗбүр булган кайбер мизгелләр турында алдан башыма да китереп карамаган идем. Яхшырак әзерләнгән булсам, барысы да тынычрак, йомшаграк узарга мөмкин булуын соңрак кына аңладым. Әгәр табиблар сулыш алу турында әйткәндә миннән ни теләгәннәрен аңлаган булсам, тулгаклар алдыннан баланың дөрес ятарга тиешлеген, әле нарасыеңны тапканнан соң плацентаны да чыгарасы икәнен, кайчы белән кисү, кан салу ихтималы да барлыгын белгән булсам… Ә мин боларның берсен дә белмәдем.

Әйе, бала табу — табигый процесс, әмма без барысын да ничек эшләргә кирәген белә торган песиләр түгел шул.

Йөкле дус кызларыма да төрле курсларга йөрергә, хатын-кыз анатомиясе турында укырга киңәш итәм. Үзеңнең гинекологыңа да сораулар бирергә кирәк, моның бернинди ояты да юк бит. Әлбәттә, һәрбер хатын-кызның бала табуы уникаль, берсенеке икенчесенә охшамый, моңа 100 процент әзер булып тора алмыйсың. Әмма мөмкин кадәр ныграк әзерләнергә кирәк. Соңыннан барлыкка килергә мөмкин өзлегүләр турында да хәбәрдар булу комачау итми.

Бөтен авыртулар, начар хисләр онытыла диләр миңа, әмма бу алай түгел. Мин үземнең ничек бала тапканымны әле дә хәтерлим. Әлегә моны тагын кабатларга әзер түгелмен.

«Авыртуларым балама нәфрәт булып күчте»

Гөлсинә, 36 яшь, 5 яшьлек баласы бар:

Бу минем өченче йөклелек иде. Беренче икесендә иртә срокларда ук яралгының үсеше тукталып калган иде, аларны кырып алдылар…

Бу баламны да югалтырмын дип бик куркып йөрдем. Йөклелегем дә авыр узды — башлангыч срокларда бала төшү куркынычы булды, саклану өчен берничә мәртәбә хастаханәдә яттым. Бары тик 34нче атнада, баламның үпкәләре формалашкач кына, хәтта балам вакытыннан алдарак туса да барысы да уңай хәл ителәчәк дип бераз җиңел сулап куйдым. Әкренләп әзерләнә башладым.

Тулгакларым төнлә башланды. Нәрсә белән чагыштырырга да белмим, шулкадәр көчле авырту иде ул. Шул вакытта клизма куябыз, диделәр. Әле дефекация процессы бетмәгән, ә мине инде ашыктыра башладылар, тизрәк бала тудыру бүлмәсенә алып керергә тырыштылар. Ул вакытта әле миңа әйберләрне җыярга, компрессион оекларны кияргә кирәк иде. Коточкыч иде ул, тулгак вакытында аякларыңа оек киясең, әле клизманың да тәэсире бетмәгән, түзәрлек түгел.  

Бәдрәфкә барырга сорадым, ә миңа: «Юк, „родовойга“ бар, эшләреңне шунда эшләп бетерсең», — диделәр. Чак барып җиттем. Мондый вакытларда пациентканы тыңларга яки инде һичьюгы табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерергә комачауламаска кирәктер дип уйлыйм.

Бала тудыру бүлегенә китеп җиткәч, кан китте. Табиб һәм акушерканың нидер сөйләшкәнен хәтерлим. Миңа эпидураль анестезия ясадылар, әмма аның тәэсире 15 минуттан артыкка җитмәде бугай. Соңыннан мине креслога яткырдылар, кан килү туктамый, әмма кинәт кенә тулгакларым бетте. Шуннан соң бала чыксын өчен эчемә баскалый башладылар. Бик авырттырып, көчле итеп бастылар. Гәрчә, бу алым рәсми рәвештә тыелган булса да…

Улым тугач, ул шундук кычкырмады. Ул вакытта бик курыктым, ләкин аның белән бар да яхшы булды. Әмма минем белән генә түгел.

Кинәт кенә кан басымым төште һәм плацентам аерылмады, миңа наркоз ясадылар. Аңыма килгәндә палатада идем инде. Тәнемдә көчле ертылулар бар иде, бик нык авыртты, хәтта ятактан тора, аягыма басып йөри алмадым. Әмма баланы карарга, аңа күкрәк сөте имезергә кирәк иде. Бик авырлык белән генә бирелде бу. Моны ничек эшләргә икәнен роддомда да беркем аңлатмады. Ничек булдыра аласың — шулай ашат. Бик сәер инде.

Гомумән, миңа күп нәрсә сәер тоелды. Мәсәлән, бала табып ярты сәгать узуга синең янга кәгазь күтәреп киләләр, гепатитка һәм туберкулезга каршы вакцина ясатырга ризалык биреп имза куюны таләп итәләр. Бала тапканнан соң ук хатын-кыз бик үк адекват хәлдә булмый инде. Әле ярый мин мондый процедура буласын белә идем, аңа алданрак әзерләндем. Ә мин белмәгән булсам?

Әмма иң зур күңелсезлекләр мине бала тапканнан соң көткән икән. Өзлегүләр булу ихтималы турында миңа беркем дә берни әйтмәде. Ә алар миндә җитәрлек булган.

Бала тапканнан соң калган җөйләрем аерыла башлады. Әмма табиблар моңа әллә ни игътибар итмәде һәм мин шул килеш өйгә кайтып киттем. Ярты ел дәвамында мине коточкыч авыртулар җәфалады. Шуның аркасында яхшылап йоклый алмый идем. Төнлә шул авыртулар аркасында баламны карарга да тора алмаган чаклар булды, иремә рәхмәт инде, ул бик булышты. Әле өстәвенә, күкрәкләремдә лактостаз да булды, чөнки баланы ничек дөрес имезергә икәнен беркем дә аңлатмады. Шуның аркасында югары температура интектерде.

Шушы авырлыклар аркасында бала табудан, әни булудан бернинди бәхет-шатлык хисе дә кичерә алмадым. Беренче вакытларда әнием бик нык ярдәм итте. Баланың миндә ачу уятканын хәтта әни дә күрде, аңлады, чөнки тәнемдә, гәүдәмдә барлыкка килгән үзгәрешләрдә аны гаепле дип саный идем. Эчемдә балама карата ачу-нәфрәт уяна башлады. Өстәвенә, үзе дә көйсез иде — аз йоклады, гел кулда күтәреп йөртергә кирәк, елый, кычкыра…

Мондый мизгелләр турында да бөтен кеше дә сөйләми. Чөнки алай кабул ителмәгән, янәсе, балаңа карата мондый хияләр кичерү дөрес түгел. Чөнки балалар — ул шатлык һәм бәхет.

Кайвакыт ул чактагы авыртуларны һаман да тоям кебек. Бала тапканнан соң биш ел вакыт узды, әмма җөйләрем әле дә кайвакыт авыртып куя. Бала тапканнан соңгы ярты елны исемә дә төшерәсе килми, чөнки ул җәһәннәмгә тиң булды.

Бәлки табиблар миңа мөмкин булган рисклар һәм өзлегүләр турында сөйләгән булса, мин рухи яктан ничектер әзерләнгән булыр идем. Әмма бездә бала табучы хатын-кызларга шундый мөнәсәбәт — алар үзлегеннән бар нәрсәне дә белергә тиеш дип уйлыйлар. Болай булырга тиеш түгел.

«Көчле һәм озакка сузылган авырту икәне генә истә калган»

Фәридә, 26 яшь, 5 һәм 2 яшьлек балалары бар:

Беренче йөклелегем искиткеч тыныч, җиңел узды — ул вакытта миңа 21 яшь иде, дүртенче курста укыйм. Укытучылар, җитәкчелек белән сөйләшеп, өйдән генә уку турында килештем. Тынычлап кына дәресләрне әзерлим, укыйм. Мин үзем теләп, бөтен курслардан баш тарттым, бала табу табигый процесс һәм ул җиңел узачак дип уйладым. Иң мөһиме — паникага бирелмәскә. Ул вакытта нервларымны бик сакладым, моны иң мөһим бурыч дип уйладым. Һәм бала табу чыннан да әзме-күпме тыныч узды. Бары тик моның бик көчле һәм озакка сузылган авырту икәне генә истә калды.

Икенче баламны табуга берничек тә әзерләнмәдем, нәрсәсе бар инде аның, әле күптән түгел генә таптым бит. Барысы да икенче тапкыр табу җиңелрәк дип әйтә. Ләкин минем очракта алай булмады шул.

2,5 елдан соң тагын бала табарга баргач, кинәт кенә беренче тапкыр бала тапкандагы авыртулар исемә төште, үземне контрольдә тота алмый башладым. Тулгакларым вакытында роддомнан чыгып качасым килде, колакларым шаулый, авырту аркасында берни аңламыйм. Табиблар да әллә ни ярдәм итмәде, алар катлаулырак хәлдәге хатын-кызлар янына китәләр, мин аларны күрмәдем дә диярлек.

Көчәнә башлаганда палатада үзем генә идем. Ун минутлап кычкырдым, ярдәмгә чакырдым, әмма беркем дә килмәде. Шуңа бик күп көчемне әрәм иттем. Соңыннан тупасрак кына бер акушерка килде. Шулай да бу әзме-күпме ярдәм иде. Мин баламны акча түләмичә таптым. Бәлки түләүле бүлектә тапкан булсам, яхшырак карарлар иде. Нәтиҗәдә, бала чыгу юлында башы белән төртелеп калды. Баланың башы тулысынча күгәргән иде, Аллага шөкер, моның бернинди тискәре йогынтысы да булмады, бу бик сирәк күренеш, безгә бәхет елмайды дияргә була. Ләкин табиблар әйтүенчә, мин табигый юл белән җиңел генә бала таптым.

Бала тапканнан соң беренче көннәрдә җайлы гына булмады. Шулай да, икенче бала белән күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк инде, чөнки минем тәҗрибәм бар. Хәтерлим, беренче баламны тапкач, миндә дөнья кадәр сорау туды, бу сорауларга роддомда беркем дә җавап бирмәде, аңлатмады.

Мәсәлән, мин кыз баланың корсагын аска каратыпмы, әллә өскә каратып юындырыргамы икәнен белми идем. Шуны сораганнан соң шәфкать туташлары күзләрен генә акайтып карадылар, берни аңлатмадылар. Бары тик прививкалар ясату буенча гына җанга тиделәр.

Кызганыч, бала тапканда һәм аннан соң нинди проблемалар килеп чыгарга һәм аларны ничек чишәргә икәнен Россиядә ачыктан-ачык сөйләү кабул ителмәгән. Кемдер куркыта гына, кемдер берни дәшми — тегесе дә, монысы да ярдәм итми. Без барыбыз да ниндидер чоңгылда яшәгән кебек, кешеләр бер-берсенә ышана алмый, чөнки гаепләүдән, таянычсыз калудан курка. Минем өчен бала табу чын мәгънәсендә психологик җәрәхәт булды һәм миңа моны җиңәргә беркем дә ярдәм итмәде. Үземә ерып чыгарга туры килде. Хәер, вакыт узгач, авырлыклар онытыла һәм бераз җиңеллек килә.