«Көн саен очрап торган кадерсезлек бу» - авылда олы кешеләрне котларга тиешләрме? | intertat.tatar

«Көн саен очрап торган кадерсезлек бу» - авылда олы кешеләрне котларга тиешләрме?

Апас районы Дүртөйле авылында гомер итүче Зәкия Вафинаның 8 август көнне 85 яшьлек юбилее булган. Зәкия апаның килене Гөлнара Вафина авыл җирлеге башлыгы тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә игътибар булмауга шелтә белдерде.

«Үзидарә рәисе әнине кешечә котламады»

«8 август ял көне иде, безгә кунаклар килде. Әнинең туган көнне үткәрдек, барысы да әйбәт булды, — дип сөйли башлады Гөлнара Вафина. — Без ниндидер бүләк, котлау көтмәдек. Дәүләт Путин исеменнән котлау хатын 90 яшькә генә җибәрүен беләм.

9 август көнне төштән соң, сәгать өченче киткән иде, ишеккә шакыган тавыш булды, «Зәкия апа» дип әнине чакырдылар. Әни яткан иде. Кем икәнен сорадым, ул авыл советы башлыгы булуын әйтте. Кулында әйбере юк, берәр үтенеч белән килгәннәрдер инде, дип уйладым.

Әни 45 ел терлекчелек тармагында эшләде, ул ферма мөдире иде. Гомере буе бөтен Апас районына кирәк булды. Әнине Буа районында да белә иделәр. Әни бит 45 ел эшләгән! Ул бит 45 көн генә түгел. Әле лаеклы ялга чыккач та эшләп йөрде.

Әнине чакырдым, ул ишек төбенә чыкты. Мин дә карап торам, авыл советы җитәкчесе мине күреп тора. «Зәкия апа, синең кичә туган көнең булган икән», — ди. Әни «әйе» дип җавап бирде. «Менә район җитәкчесе сезгә открытка биреп җибәрде», — ди. Ул А4 форматының яртысы кадәр, тышында район рәсеме, ә эчендә әнигә котлау сүзләре язылган кәгазь иде. Ул әнигә шуны тоттырды да китә башлады.

Мин дә: «Шуның белән беттеме?» — дип куйдым.

Үзидарә рәисе: «Бездә андый чыгымнарга акча юк», — диде.

«Бакчагызда чәчәк беткәнме?» — дидем. Ул миңа борылып та карамады, чыгып китте. Аңлавымча, дүшәмбе көнне планерка булган да, шунда открытканы тоттырып җибәргәннәрдер.

Тагын шунысы ачуны чыгарды. Берничә көн элек безнең авылда туып-үскән хатынны җирләргә алып кайттылар. Ул зиратка килеп, җил тизлегендә өч мең сум акчаны алып киткән. Акча алу өчен биш секунд эчендә килеп җиткән.

Бу хакта Апас районының Инстаграм сәхифәсенә комментарий язып куйдым. Алар минем белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат сорадылар — барысын да язып җибәрдем. 12се көнне минем язу юк иде. Мин тагын яздым. Аннан соң тагын бер тапкыр элемтә өчен мәгълүмат сорадылар, тагын җибәрдем. Әлегә кадәр беркем дә килмәгән.

Минемчә, котларга киләсең икән — кешечә кил, килмисең икән — синнән беркем дә көтми. Безгә бүләге дә кирәкми инде. Матур сүзләрне кызганмыйча, әйбәтләп котла бит инде. Чәй ясап бирәбез, өстәл әзер иде, олы кешенең күңеле булыр. Ял көне булса да, 15 минут вакыт табып була бит. Әнине бервакытта да котлаганнары булмады, открыткалар да килгәне юк, бу беренче тапкыр.

Әйе, Олылар көненә чәйгә дә чакыралар, бәйрәмнәр дә ясыйлар, тик әни алай йөри алмый шул».

«Бераз хатам булды…»

Гөлнара Вафина белән сөйләшеп бетергәч, Татар Пүчинкәсе авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдиновка шалтыраттым. Ул тыныч кына, хата ясаганын әйтте.

«Мин район башлыгыннан открытканы кертеп бирдем. Чәчәкләр бирмәдем шул. Соңыннан үзем дә уйладым инде: бераз хатам булды. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, бер бүләк алып бирәчәкмен, Алла теләсә.

Бөтен кешегә барып булмый бит, акчасы да кирәк. 90 яшьлеккә без бүләкләр дә, чәчәкләр дә тапшырабыз. Олылар көнендә бәйрәм үткәрәбез, олыларны чәйгә җыябыз. Өлкән яшьтәгеләрне Корбан ашына да җыябыз. Зәкия апа андый чараларга бик сирәк килә шул», — дип сөйләде ул.

«Берсенә барасың, ә икенчесе онытылып калырга мөмкин»

Күрше-тирә районнардагы авыл җирлекләрендә хәлләр ничегрәк?

Тәтеш районы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов:

Без 80, 85 яшьлек белән котламыйбыз. 90 яшь булса гына котлыйбыз. Анда, гадәттә, районнан котлау җибәрәләр, Россия Президентыннан открытка килә, үзебезнең акчага бүләк алабыз. Андый чыгымнар район һәм авыл советы бюджетында каралмаган. Әгәр кеше озак вакыт берәр оешмада эшләгән икән, бәлки шул оешма котларга мөмкиндер, — диде.

Буа районы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуртдинова:

Бездә 90, 95 яшьлеккә районнан акча бирелә. Юбиляр килергә рөхсәт итсә, бергә барып тапшырабыз. Юбиляр районнан килүчеләргә каршы булса, үзем генә илтеп тапшырам. Мин әле сентябрь аеннан гына эшлим, 80, 85 яшьлек белән котларга барганым юк, дөресен әйтәм.

Юбилярларны котлар өчен бюджетта акча каралмаган. Үзем ешрак авыру, якыннарын югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтергә тырышам. Берсенә барып, икенчесе онытылып калса, дөрес булмый. Кемгәдер бер төрле чәчәк булган, икенчесенә башка төрле ди, ул да ошамаска мөмкин. Барлык юбилейларны искә калдырып та булмый. Менә бер әбигә 90 яшь тула, туган көне августта, ә мин июльдә дип ялгышканмын, әзерләндем. Килергә җыенабыз дип кызына шалтыраттым да: «Туктагыз инде, Сиринә Ильясовна, августта гына бит», — диләр. Менә шулай да була.

Әлбәттә, без өлкәннәргә күбрәк игътибар бирергә тиеш, мин килешәм. Бәлки. алар 80, 85 тулгач та килеп котларлар дип көтәләрдер. Хәзер 80, 85 яшьлек белән котлауны тәртипкә кертеп җибәрсәм, читтә яшәүчеләр дә бар бит, алар үпкәләргә мөмкин. Мәсәлән, мин Ижауда яшәүче әби янына бара алмыйм, ул миңа рәнҗер, — дип сөйләде.

«Авыл башлыгы үзе күчтәнәч бирсә дә ярыйдыр»

Әлеге тема буенча без «Интертат»ның Инстаграм аккаунтында да сораштыру үткәрдек. Менә андагы кайбер комментарийлар.

«Җирле үзидарә башлыгы нәрсә генә эшләп бетерсен инде! Аларны котларга фонд юк бит. Нигә читтән котлау һәм бүләк көтәргә? Балалары, туганнары җыелып бәйрәм ясасын әбигә. Идарә җитәкчесе 90 яше тулганнарны котлый, үз акчасына чәчәк ала. Хәзер кеше үзгәрде, кемнәндер, нәрсәдер көтә. Безнең әби 92 яшендә үлде, аны килеп котлаганнарын хәтерләмим. Әнигә 70 тә җитмәгән иде, үлде, котлап өлгермәделәр. Аллаһка шөкер, шушы яшенә җитте дип үзегез олылагыз!»

Гөлчәчәк: «Безнең Азнакай якларында ул яктан җитәкчеләребезне мактап туярлык түгел, Аллаһка шөкер. Олы кешенең аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала бит».

Гүзәл: «Минем әнине 70 яки 75 яше белән котларга онытканнар иде. Авыл җыенында барлык кеше сөйләгәннән соң, әни сүз алган да: „Мине барыгыз да белә. Бу авылга килгәннән бирле күз алдыгызда. Мине юбилей белән котларга онытканнар, шуңа күрә, торып кул чабыгыз әле“, — дигән».

Рушания: «Узган ел әнкәйгә 80 яшь тулды. Чир вакыты булгач, котларга җай булмагандыр, быелгы Сабан туенда әйтеп узарлар, дип уйлаган идек — булмады. Үпкәләргәме, юкмы?»

Рәсимә: «Минем фикерем: ул авыл башлыгы үзе күчтәнәч бирсә дә ярыйдыр инде, олылар авылда күп түгелдер. Ул открытканы почта аша бирсәләр ярый иде, эш күрсәтер өчен ник күтәреп килгәндер».

Розалия: «Кайбыч якларында да шундый ук хәлләр. Кешесенә карап котлыйлар. Туган-тумачасына карап. Үзләренә булсын открыткалары, түрәләрдә кешегә карата мөнәсәбәт юньле түгел».

«Хезмәте өчен рәхмәт тә ишетмәгән әбиләр күз алдында»

Бу темага карата журналист Алсу Исмәгыйлева да үз фикерен белдереп пост язган.

«Хәзер яшьләр эш эзләгәндә акча турында гына уйлый», — дигән сүзне ишеткәнегез бардыр.

Ә нәрсә турында уйларга тиеш алар? Хезмәтенә күрә бәясе турында уйлап, дөрес эшлиләр.

Чөнки менә бу буын — Зәкия апалар буыны күз алдында. Дистәләгән еллар буе колхозда «таяк»ка яисә өч тиенгә хезмәт куеп, аяк-кулларына, биленә-җилкәсенә авыру алган һәм хезмәте өчен рәхмәт тә ишетмәгән әбиләр күз алдында. Ни күргән соң бу апалар? Ни күргән?

Әле дә хезмәтләре өчен рәхмәт көтүләре табигый. Чөнки хезмәт белән горурланып яшәгәннәр, әле дә, сорасаң, «гомерем буе колхозда эшләдем, балам» дип, горурланып сөйләячәкләр. Чөнки хезмәттән башка берни күрмәгәннәр алар. Бар булмышлары шул. @official_apastovo , аңлыйсызмы аларга җитәкчелек игътибарының, җитәкчелектән җылы сүзнең ни өчен шулкадәрле кадерле булганын? Эх, сез! Сансызлык күрсәтеп, дан казанасыз.

Дөнья дөрес якка бара ул, яшьләрнең дә уе дөрес. Зәкия апа хәзер эшләсә, фермер дип аталыр иде, аның хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән экологик чиста ризыкларны зур бәягә сатып алыр идек. Рәхмәте дә читтә калмас иде. Чөнки хәзер шулай. Хезмәтнең бәясе алдан йөри.

Мондый очраклар меңләгән инде. Иң зур проблема түгел бу, әйе. Көн саен очрап тора торган кадерсезлек бу. Хезмәт кадере турында уйланырга тагын бер сәбәп», — дип яза ул.