Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чемпионатка 5 еллык әзерлек һәм Кызыл мәйданнан да зуррак ярыш мәйданы: Казанда узачак WorldSkills турында 8 факт

Татарстанда узачак иң зур вакыйга – һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышына санаулы минутлар калып бара. Ачылыш алдыннан оештыручылар журналистларга бу чарага әзерлек һәм катнашучылар турында кызыклы фактларны сөйләде.

news_top_970_100
Чемпионатка 5 еллык әзерлек һәм Кызыл мәйданнан да зуррак ярыш мәйданы: Казанда узачак WorldSkills турында 8 факт

1 факт: Профилар 5 ел әзерләнә, җыелманың һәр катнашучысы инде хәзер үк чемпион

2 факт: WorldSkillsның төп “фишкасы” – һәр һөнәргә катгый таләпләр

3 факт: Эшче һөнәрләре – уңышлы карьера башлангычы

4 факт: WorldSkillsның Kazan Expoдагы ярышлар территориясе Кызыл мәйданнан да зуррак

5 факт: WorldSkills төгәлләнгәннән соң ярышлардагы кыйммәтле җиһазларны Казандагы көллиятләргә тапшырачаклар

6 факт: Барлык компетенциядә катнашучылар да янгын сүндергеч, ручка һәм кофемашинадан башка эшли алмаячак

7 факт: WorldSkills экспертлары күнекмәләргә гадел бәя бирү өчен ярышларда шәкертләре белән аралашмаячак

8 факт: FutureSkills компетенциясе киләчәктәге һөнәри күнекмәләрне ачарга һәм яңа икътисад шартларында “цифрлы эшсезлектән” котылырга ярдәм итә

Бу хакта тулырак журналистларга бөтен дөнья буенча ун чемпион кергән WorldSkills Советының WorldSkills Champion trust әгъзасы Анна Прокопеня сөйләде. Ул күп этаплы сайлаулар узып, WorldSkills хәрәкәтенә 2014 елда кушылган. Инде бер елдан соң Анна Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Россияне тәкъдим иткән һәм “Кондитер эше” компетенциясендә җиңгән. Хәзер чемпион-кондитер үз компетенциясендә Россия җыелмасын әзерли һәм WorldSkills эшчәнлеге турында күп фактлар белә.

1 факт: Профилар 5 ел әзерләнә, җыелманың һәм катнашучысы инде хәзер үк чемпион

Ярышларга әзерләнү төрле илләрдә төрлечә дәвам итә һәм 5 елга кадәр сузылырга мөмкин.

Ярышларда 22 яшькә кадәрле яшьләр катнаша ала. Бары тик берничә компетенциядә генә яшь чиге 25 була ала.

“Җыелмада үз урыныңны яуларга кирәк. Конкурс һәрвакытта да бик җитди. Шуңа күрә без WorldSkills халыкара ярышларына килгән һәркемне инде хәзер үк чемпион дип атыйбыз”, - диде Анна Прокопеня.

2 факт: WorldSkillsның төп “фишкасы” – һәр һөнәргә катгый таләпләр

WorldSkillsның төп үзенчәлеге – аның стандартлары. Нәкъ менә алар бу хәрәкәтне башкаларыннан аерып тора да инде.

Дистәләгән һөнәрне энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнү белгечләргә уникаль биремнәр эшләргә ярдәм итә. Һәм алар WorldSkills ярышларында катнашучыларның теге яки бу өлкәдә үз осталыкларын тулысынча ачарга ярдәм итә.

“Бездә төгәл регламент бар, ул конкрет һөнәрнең стандартларыннан гыйбарәт. Һөнәрне тулысынча колачлый торган биремнәр төзелә. Башка ярышларда, мәсәлән шул ук кондитерлардан карамель яки торт ясый белү генә таләп ителә. Ә без аларның үз компетенцияләрендә бөтен нәрсәне дә эшли белүләрен таләп итәбез”, - диде әңгәмәдәш.

Аның сүзләренчә, ярыш тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча WorldSkills белгечләре стандартлар әзерли. Һәм алар киләчәктә мәгариф системасына кертелә.

“Бу планда Россия иң алдынгы илләрнең берсе булып санала. Монда чыннан да WorldSkills стандартлары мәгариф өлкәсендә кулланыла”, - диде эксперт.

3 факт: Эшче һөнәрләре – уңышлы карьера башлангычы

Хәзерге заманда эшче һөнәрләр карьера баскычыннан югары атлау өчен чын трамплин булып тора. Бөтен дөньяда дистә меңнәрчә яшь кеше үз компетенциясендә һөнәри үсеш алып югары хезмәт хакы түләнә торган һәм абруйлы эшләрдә эшли. Иң мөһиме – үз сәләтеңне даими камилләштереп тору.

“Бу соңгы чик түгел, ә уңышлы карьераның башы. Һәрбер эшче һөнәрнең дә билгеле бер дәвамчанлыгы, карьера үсеше бар. Һәм кеше чыннан да үсәргә тели икән, ул һичшиксез моңа ирешәчәк”, - дип саный Анна.

Ул WorldSkills буенча Бельгиядән үзенең коллегасын мисалга китерде. Ул “Ресторан эше” компетенциясендәге ярышларда призлы урыннар яуламаган. Әмма ярышларда аның тырышлыгына Лондонның элиталы ресторан вәкилләре игътибар итә һәм аны эшкә чакыралар. Ә бер елдан соң инде бу кешене Парижның билгеле "Ритц"кунакханәсенә җитәкче вазифасына, администратор булып эшләргә чакыралар.

Шуңа күрә WorldSkills чыннан да тормышта трамплин булып тора. Ул талантлы кешеләргә уңыш юлы күрсәтә”, - диде Анна Прокопеня.

4 факт: WorldSkillsның Kazan Expoдагы ярышлар территориясе Кызыл мәйданнан да зуррак

WorldSkills дөнья чемпионаты узачак Kazan Expo ярыш кластерлары территориясе илнең иң төп мәйданы – Кызыл мәйданнан өч мәртәбә зуррак.

“Ярыш кластерларының мәйданы бик зур. Ул 75,8 мең квадрат метрны тәшкил итә. Моны Кызыл мәйданның территориясе (якынча 25 мең кв. метр – редакция искәрмәсе) белән чагыштырырга була. Кунакларга шактый күп йөрергә туры киләчәк, шуңа да уңайлы аяк киеме кияргә кирәк”, - диде спикер.

Ул хәзер әлеге зур мәйданда 56 компетенция буенча ярышларга соңгы әзерлек эшләре баруын да әйтте.

Соңгылары алты секторга бүленәчәк – төзелеш һәм мәгълүмати технологияләрдән башлап, мода һәм җәмгыять сервисларына кадәр.

5 факт: WorldSkills төгәлләнгәннән соң ярышлардагы кыйммәтле җиһазларны Казандагы көллиятләргә тапшырачаклар

WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру өчен спонсорлар тарафыннан сатып алынган кыйммәтле җиһазларны ярышлардан соң Казандагы көллиятләргә тапшырачаклар. Чемпионатта дистәләрчә миллион сумлык станоклар, мичләр һәм махсус җиһазлар кулланылачак.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый масштаблы ярышлар уздыру катлаулы бурыч. Монда WorldSkills хәрәкәте спонсорлары зур роль уйный. Алар катнашучылар өчен кыйммәтле җиһазлар, станоклар, мичләр һәм машиналар тәкъдим итә.

“Безнең ярышларның үзенчәлеге шунда – барлык җиһазлар да шәһәрдәге көллиятләргә биреләчәк. Шуңа күрә чемпионатның Татарстанда уздырылуы аркасында, Казандагы көллиятләр бик саллы материаль ярдәм алачак”, - диде Анна Прокопеня.

Ул мисалга ЧПУ станогының уртача бәясен атады. Бу ярышларда кулланылачак станокның бәясе 3 млн тирәсе.

“Өстәвенә компетенциядәге 20-30 катнашучыга ким дигәндә шушындый 15 станок таләп ителә”, - диде спикер.

6 факт: Барлык компетенциядә катнашучылар да янгын сүндергеч, ручка һәм кофемашинадан башка эшли алмаячак

WorldSkills чемпионатындагы 56 компетенциянең дә әзерлек гаризасында өч бер төрле таләп бар – төрле өлкәдәге профессионаллар янгын сүндергеч, ручка һәм кофемашинадан башка эшли алмаячак.

WorldSkills Champion trust катнашучысы Анна Прокопеня сүзләренчә, ярышлар башланыр алдыннан һәр компетенция өчен дә оештыручылар кирәкле җиһазлар исемлеген төзи.

“Флористка да, станокчыга да, кондитерга да янгын сүндергеч, ручка һәм кофемашина кирәк булачак”, - диде әңгәмәдәш.

Шулай ук ул ярышларда төрле компетенция вәкилләре файдаланачак чыгым материалларының статистикасын да әйтте. Оештыручылар нәширләр өчен 150 мең бит кәгазь, сантехниклар өчен 30 мең шөреп һәм “Ресторан бизнесы” компетенциясе өчен бер мең коктейль трубочкалары сатып алган.

“Шулай ук пешекчеләргә 450 баш киеме, флористларга 24 мең чәчәк, 22 беспилотник һәм 2 вертолет сатып алынды”, - диде Анна Прокопеня.

7 факт: WorldSkills экспертлары күнекмәләргә гадел бәя бирү өчен ярышларда шәкертләре белән аралашмаячак

Ярышлар вакытында катнашучылар үзләренең остаз-экспертларының берсе белән дә элемтәгә керә алмаячак. Биремнәрне үтәү буенча бөтен эшне дә алар үзләре башкарырга тиеш булачак.

Моннан тыш нинди дә булса биремне башкару өчен коралларның чикле булу да WorldSkillsның бер үзенчәлеге. Ярыш мәйданнарында оештыручылар белән килештерелгән җиһазларны гына кулланып булачак. Болар барысы да катнашучылардан югары дәрәҗәдәге оешканлык һәм осталык таләп итә.

Үз профессияләрендә югары дәрәҗә һәм тәҗрибә күрсәткән, теге яки бу индустрия вәкилләре эксперт булачак.

“Һәр катнашучының үз эксперты бар. Алар эшче һөнәрләренә стандартлар гына биреп калмый, ә ярышларны да бәяли. Һәм эксперт үзенең шәкертенең (компатриот – Ти. искәрмәсе) эшенә бәя бирергә тиеш түгел”, - диде Анна Прокопеня.

Ул экспертларын үз билгеләрен махсус электрон системада куячакларын да әйтте. Ярышлар ахырында иң соңгы сумма һәр компетенциядә җиңүчене ачыклаячак.

8 факт: FutureSkills компетенциясе киләчәктәге һөнәри күнекмәләрне ачарга һәм яңа икътисад шартларында “цифрлы эшсезлектән” котылырга ярдәм итә

Әлеге дөнья беренчелегендә Future Skills – киләчәк һөнәрләре блогы аерым урын алып торачак. Kazan Expo территориясендә алар өчен "Кластер F" дип аталган аерым павильон бирелгән. Future Skills компетенциясен Россия тәкъдим иткән һәм ул бу чемпионатның үзенчәлеге булып тора, диде әңгәмәдәш.

“Безнең дөнья бик тиз үзгәрә. Әлеге инициатива ярдәмендә WorldSkills Russia киләчәктә нинди һөнәрләр һәм күнекмәләр актуаль булачагын һәм аларның кайсысын хәзердән үк үстерергә кирәклеген ачыкларга ниятли”, - диде Анна.

Аның сүзләренчә, чемпионат программасында Future Skillsның барлыкка килүе, бүген алган белемнең киләчәктә хезмәт базарында  актуаль булмавынна котылырга ярдәм итәчәк.

“WorldSkills Russia экспертлары киләчәк һөнәрләре темасына бик зур тикшеренү уздырды һәм алар арасыннан ихтыяҗ зур булганнарын сайлады. Бу компетенцияләр буенча Future Skills павильонында ярышлар узачак та инде”, - дип йомгаклады Анна.

Future Skills компетенциясе җәмгыятьнең цифрлы трансформациясенә йөз тота. Космик технологияләр, беспиолтниклар, реверсив инжиниринг (булган детальләр нигезендә җитештерүне кире торгызу) һәм искереп бара торган һөнәрләр белән мәгариф эшчәнлеге алып баруга бәйле. Бу киләчәк икътисадында "артык кешеләр" проблемасыннан котылырга ярдәм итәчәк. Ягъни, бөтен җирдә дә хезмәтне роботлаштыру һәм цифрлаштыру бүген кешеләр башкара торган күп кенә гадәти һөнәрләрне алыштырачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100