«Әнисен озата алмады» — Чаллыда ковидтан вафат укытучы Ләйлә Габдуллинаны озаттылар | intertat.tatar

«Әнисен озата алмады» — Чаллыда ковидтан вафат укытучы Ләйлә Габдуллинаны озаттылар

Кичә Чаллыда бик күпләрнең яраткан укытучысы, остазы һәм хезмәттәше Ләйлә Габдуллинаны соңгы юлга озаттылар. Дөньядагы иң әйбәт кешеләрнең тагын берсен зәхмәтле чир алып китте. Моннан берничә көн элек кенә әнисен югалткан Ләйлә Батухановна үзе дә мәңгелек йортка күчте.

«Ул КФУ филиалының йөрәге иде»

Кичәге иртәм бик авыр хәбәр белән башланды. Социаль челтәрләрдә хөрмәтле укытучыбыз Ләйлә Батухановнаның вафаты турындагы язмаларны күреп, сүзсез калдым. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент, бик күп еллар Казан федераль университетының Чаллы филиалында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасында эшләгән Ләйлә апабыз арабыздан китеп барган.

Кояш кебек җылы, йөзеннән беркайчан нурлы елмаюы төшми торган Ләйлә Батухановна — университетыбызның йөрәге иде. Бу сүзләрне бернинди икеләнүләрсез әйтә алам. 

Филиал студентлары аны бүген шаян, кызыклы лекцияләре белән, «яраткан укытучыбыз» дип искә төшерә. Ә студент тормышы белән кайнап яшәүчеләр аның турында «икенче әниебезне югалттык» дип яза. Филиалыбызда аның катнашыннан башка бер генә чара да узмады шул. КВНга әзерләнәбезме без, «Студентлар язы»намы, спектакль куярга җыенабызмы - һәрвакыт студентлары янәшәсендә булды ул. Ләйлә Батухановнаның залда утыруы гына да безгә әйтеп бетермәслек көч, энергия бирә, җиңүләргә рухландыра иде. 

Ләйлә Батухановна белән соңгы елларда гына күрешкәнебез булмаса да, социаль челтәрләр аша актив тормыш алып баруын, күп сәяхәт итүен, һаман да эш, студентларым дип яшәвен күреп соклана идем. Үзе дә замана белән бергә атлап, студентлары арасында яшь кызлардай йөреп, мәңге картаюны белмәс кебек иде ул…

Бу хәбәрне ишеткәч, янә Ләйлә Батухановнаның социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә күз салдым. Әле 11 майда гына укытучым туган көне уңаеннан котлаулар кабул иткән. Ә бүген инде аның стенасына йөрәкләрне телгәләрлек югалту сүзләре язалар.

Ләйлә Батухановна ВКонтакте челтәренә соңгы тапкыр 18 июнь көнне кергән. Үзенең хәле турында сораучыларга җавап язгандыр ул. Ничек кенә авыр булса да: «Хәлем алга таба бара, бирешмим», — дигәндер. Миңа, нигәдер, шулай тоела. Чөнки Ләйлә Батухановна гел позитив уйлар белән яшәүче, күтәренке рухлы кеше иде. 

Остазыбыз — Казанның танылган сәүдәгәрләре Әҗимовлар нәселеннән. Ул һәрвакыт үзенең килеп чыгышы, тамырлары белән, татар кызы булуы белән горурланып яшәде. Әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Батухан аганың батырлыклары турында еш сөйли иде. Татарчасы чамалы булса да, белгән кадәр сөйләшергә тырышты. Хәтта аның татарча сөйләмендәге русча акценты да ничектер тупас яңгырамады.

«Бу чирне җиңәр дип уйлаган идек»

Ләйлә Батухановнаны шәһәрнең Тәүбә мәчете янында соңгы юлга озаттылар. 35 градус эссе булуга карамастан, халык шактый җыелган иде. Якыннары, хезмәттәшләре, студентлары килгән. Кулларында чәчәк бәйләмнәре…

Теләгән кешеләр мәетне юып, соңгы юлга әзерли торган мәетханә эченә үтеп, Ләйлә Батухановна белән саубуллаша алды. Мин кермәдем… Укытучымның йөзен исемдә элеккечә ягымлы һәм елмаючан итеп калдырасым килде. 

Ләйлә Батухановнаны Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә 10 июньдә китергәннәр. Моннан берничә көн элек кенә шушы ук хастаханәдә коронавирустан соң инфаркт кичереп, әнисе Наҗия ханым вафат була.

«Әле 14 июньдә генә кайнанамны җирләдек. Әниебезне апага караганда иртәрәк салдылар. Үпкәләренә 8 процент зарар килгән иде. Шушы коронавирус фонында инфаркт булды дип әйттеләр. Ләйлә апа әниебезне җирләргә дә бара алмады. Әнине җирләгәндә нык авырый, сөйләшерлек тә хәле юк иде инде аның. 

КТ үпкәләренең 35 проценты зарарлануын күрсәтсә дә, ковидка тапшырылган ПЦР-анализ нәтиҗәсе тискәре килде. Сатурациясе дә башта әйбәт иде, шуңа күрә аны хастаханәгә салырга теләмәделәр. Үзенең дә ятасы килмәде. Өйләренә табиб килеп йөргән. Әни белән атна-ун көн өйдә үзләре дәваланганнар.  

Бәлки хастаханәгә иртәрәк керергә кирәк булгандыр. Хәзер берни дә әйтеп булмый инде. Башыбызга сыймый, уйламаган-көтелмәгән югалту. Ничек булса да җиңеп чыгар дигән идем. Хәле бик авыр булгандыр, йөзләре үзгәргән, бөтенләй үзенә охшамаган», — дип сөйләде Ләйлә Батухановнаның энесенең хатыны Людмила Әҗимова, күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Ләйлә Батухановнаның озатырга бертуган энесе, улы Айдар һәм кияве дә килгән иде. Кызы Айгөл, үзе дә авыру сәбәпле, әнисенең җеназасына килә алмаган.

«Айгөл дә читтә калмаган шул. Ул бу чирне җиңелрәк формада кичерә. Баласы да кечкенә булгач, өйдә дәвалана. Аның хәзер температурасы төште инде», — дип сөйләде Людмила ханым. 

«Тормышыгыз юкка үтмәгәнлекне искә төшерегез…»

Кайгылары йөзләренә чыккан ике ханым янына киләм. Ләйлә Батухановна соңгы вакытта ТИСБИ идарә университетының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли иде. Алар шундагы хезмәттәшләре булып чыкты. Ләйлә Батухановна турында сорауга, икесе дә күз яшьләренә буылып: «Сөйли алмыйбыз», — дип гафу үтенделәр. 

Ләйлә Батухановнаның элекке хезмәттәшләре һәм студентлары:

КФУ фәнни-тикшеренү институтының элекке директоры, икътисади теория һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире Анатолий Макаров: 

«Ләйлә Батухановнага дүрт көн элек бер видео җибәрдем. Архивны карап утырган вакытта, очраклы рәвештә килеп чыкты. Анда Ләйлә Батухановнаның университетта хор оештырып йөргән вакытлары төшерелгән. Ул хорны бөтен күңелен биреп, бик җентекләп эшләде, талантларны бөртекләп җыйган иде. Видеоны карагач, аның күз яшьләре булачагын да белдем. Ләкин барыбер җибәрдем. «Әлеге роликны карагыз да, тормышыгызның юкка үтмәгән булуын тагын бер кат искә төшерегез», — дип яздым. Ләйлә Батухановна бу видеоны карарга җитешкәндер дип өметләнәм….

Ләйлә Батухановна көче белән университетыбызда бик күп эшләр башкарылды. Күпме талантлар ачылды. Ул оештырган «Ике йолдыз» фестивале, «Турслет», «Зимние забавы» уеннарын гына искә төшерегез. Студентлар белән оештырган һәр чараның идеологы Ләйлә Батухановна иде. Ул аларны үзе уйлап таба, матур итеп тәкъдим итә. Озак та үтми, аның идеяләрен башкалар да күтәреп алып, янып йөри башлыйлар. Үзе артыннан ияртә белә иде ул.

Ул «эшлим» дигән сүз барлыгын белмәде. Ул студентлар, алар тормышы белән, матур бер гармониядә яшәде.

Тормышны ярату аңа әти-әнисеннән үк күчкән дип уйлыйм. Ләйлә Батухановна белән танышканчы ук, мин аның әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Батухан аганы якыннан белә идем. Соңрак миңа аның үзе кебек үк искиткеч кызы белән эшләргә насыйп булды. 

Һәр кешенең шатлыгына сөенеп, кайгысына борчылып яшәүче, эчкерсез кеше иде Ләйлә Батухановна».

Лейла Батухановнаның элекке студенты Гөлшат Гатина: 

«Университетка килгәч, без читлектән чыккан бәбкәләр кебек идек. Шул бәбкәләрне үз канаты астына алучы Ләйлә Батухановна булды. Ул һәркайсын якын итте, беребезне дә кире какмады. Кем генә аның ишеген кагып керсә дә, һәрберебезне кочагын җәеп каршы алды. Барыбызның да проблемаларын тыңлап, аларны хәл итәргә, булышырга тырышты. Безнең университетның җаны Ләйлә Батухановна кабинетыннан башлангандыр. Хәзер мин укыту процессы турында сөйләмим. Студентларның чын тормышы әнә шул «Студентлар язы», концерт, фестивальләр, бергә җыелуларда башлангандыр.

Бүген аның безнең арабыздан китүе бик зур югалту. Безне җыйнап, бергә туплый торган кешебез бар иде. Аны алыштырырлык кеше, кызганыч, башка юк. Ул ул барыбыз өчен дә дус, укытучы, якын кеше, икенче әни булып кала. Һәрвакыт йөрәгебездә булырсыз, Ләйлә Батухановна».

Ләйлә Батухановнаның элекке студенты Алинә Хөснетдинова: 

«Һәрвакыт Ләйлә Батухановнаның әти-әнисенә карата булган мөнәсәбенә соклана идем мин. Аның әтисе — Батухан ага — бик кызыклы шәхес. Ләйлә Батухановна без — студентларына аның белән очрашу да уздырган иде. Ләйлә Батухановнаның тормышка гашыйк булуы әтисеннән күчкәндер. Ә менә сабырлыгы — әнисе — Наҗия ападан. Гаиләсен бик ярата иде Ләйлә Батухановна. 

Ә шәхсән үзенә килгәндә минем өчен Ләйлә Батухановна һәм университет ул бер иде. Аларны бер-берсеннән башка берничек тә күз алдына китереп булмый. Аның студентлары юкка гына аның турында «безнең икенче әниебез» дип әйтмиләр. Барыбыз белән уртак тел табып, һәрберебезнең йөрәгенә тирәнтен үтеп кергән шәхес ул. Аның безне берәр вакыт ачулангананын хәтерләмим. Ләкин ачуланмаса да, кайвакыт аның сүзләреннән соң шулхәтле оят була иде. Ул бик күпләрнең язмышын үзгәрткән, бик яхшы мотиватор булган кеше. Аның турында сөйләргә сүзләр, язарга кәгазь җитмәс. Университетны тәмамлаганнан соң да барыбызның да тормышы белән кызыксынып, безнең өчен борчылып яшәде. Укытучы гына түгел, алтын йөрәкле кеше иде ул Ләйлә Батухановна».

«Нур» яшьләр оешмасы директоры урынбасары, Ләйлә Батухановнаның элекке студенты Евгений Сироткин Ләйлә Батухановна белән узган атнаның сишәмбесеннән алып җомга көнгә кадәр элемтәдә булган. Аның белән соңгы тапкыр 18 июнь көнне язышканнар.

«Ләйлә Батухановнаны югалтырбыз дип уйламадым. Бик көчле кеше иде бит, терелеренә өметләндем.

Остазыбыз эчкерсез, ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Мин аны шәһәрдәге тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары булды дип әйтүдән дә тайчынмыйм. Ул үз эшен, студентларын, хезмәттәшләре гомумән, кешеләрне бик ярата иде. Ләйлә Батухановна бик күп яхшы студентлар тәрбияләп чыгарды. 

Коронавирус беркемне дә аяп тормый, сайланмый. Барыгызга да үз-үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз дип әйтәсем килә. Ә Ләйлә Батухановнаның туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм».

Чаллы педагогия көллиятенең педагогия бүлеге мөдире Венера Хәйретдинова:

«Без Ләйлә Батухановна белән ул КФУ филиалында директор урынбасары булып эшләгәндә танышкан идек. Минем өчен ул hәрвакыт үрнәк булып тора иде. Бик зыялы, сабыр, ягымлы, тормышны сөючән, актив hәм бик позитив кеше.

Ул һәрвакыт бик акыллы, төпле киңәшләрен бирә иде. Аны хезмәттәшләре, студентлар бик хөрмәт итәләр иде… дип әйтергә дә телем әйләнми… Күңел ышанмый…»

Остазыбызның улы Айдар барлык килгән кешеләргә рәхмәт сүзләре белдерде, әнисенең изге күңелле, якты кеше булуын искә алды. Берничә көн элек кенә әбисен, ә бүген инде әнисен югалткан Айдар, никадәр сабыр булырга тырышса да, ахырдан күз яшьләрен тыя алмады.

Остазыбызның чәчәкләргә күмелгән җәсәден ак машина мәңгелек йортына алып китте.

Ләйлә Батухановнаның якыннары, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, хөрмәтле укытучыбыз!