Бөек Ватан сугышы фотоларда | intertat.tatar

Бөек Ватан сугышы фотоларда

Бүген Бөек Ватан сугышы башланганга 80 ел тулды. 1941 елның 22 июнь иртәсендә СССРга Германия гаскәрләре басып керә. Илдә фашистларга каршы аяусыз көрәш башлана. Дәһшәтле сугыш 1418 көнә сузыла. Яу кырында һәм тылда 26,6 млн чамасы кеше һәлак була. Сезгә сугыш еллары фотоларын тәкъдим итәбез.