Шамил Садыйков: «Чаллыда татар редакцияләрен милли матбугат үзәгенә оештырабыз» | intertat.tatar

Шамил Садыйков: «Чаллыда татар редакцияләрен милли матбугат үзәгенә оештырабыз»

Чаллыда милли журналистикада үзгәрешләр көтелә: «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте милли матбугат үзәге оештырырга ниятли.

— Чаллы — татар шәһәре. Милләтебезнең иң актив шәһәрләренең берсе, анда милли тормыш һәрвакыт кайнап торган. Соңгы елларда татар матбугат чаралары сүлпән эшләве, үсеш булмавы зур проблема булып тора иде. Казанда бит милли матбугат үсә: «Татар-информ», «Интертат» эшендә үсеш бар, ике радио ачылды, балалар өчен интернетта махсус проектлар ясала, журналларга яңа сулыш өрелде. Без Чаллыда да милли тормыш үсешенә ихтыяҗ тоябыз. Республика җитәкчелеге тарафыннан да Чаллыда милли-мәдәни тормышны үстерергә дигән зур бурычлар куелды, — дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул Чаллыда соңгы елда башкарылган эшләргә дә тукталды.

— «Күңел ТВ» дигән яңа телеканал ачылды. Тарихта булмаган хәл бу. Чаллыда әле соңгы дистә елда телеканаллар ачылганы юк иде. Бу музыкаль канал, Таттелекомда 33нче төймә. Музыкаль программалар чыгаралар, актив эшләп киләләр.

Узган елда Чаллыда «Тәртип FМ» эшли башлады. Тәүлек әйләнәсе эшли торган татар радиосы. Чаллы өчен зур эшләр бу.

Безнең планда — Чаллы ТВ каналында татар телендә яңалыклар күләмен арттыру. «Перезагрузка» дигән формада эш башлап җибәрдек. Татарча программалар күләме артачак.

Шушы үзгәреш фонында гәҗит-журналлардан активлык күренмәде. «Шәһри Чаллы»ның тиражы кечкенә, социаль челтәрләрдә актив эшләмиләр, «Көмеш кыңгырау»ның да тиражы зур түгел, «Мәйдан»ны әйтеп тә торасы юк. Әмма коллективлары яхшы. Аларга яңа технологияләр, социаль челтәрләрдә эшләү алымнары җитми.

Без ниятләдек, җитәкчелек белән дә сөйләштек тә, татар редакцияләрен берләштереп, зур гаилә итеп, татар матбугат үзәге рәвешендә үстерергә килештек. Татарларга җыелып, матбугат конференцияләре, очрашулар оештырырга, программалар яздырырга, түгәрәк өстәлләр үткәрергә, гомумән, татар җәмәгатьчелеге белән эшләү урыны кирәк. Шул бинада ниндидер коворкинг зона оештыру нияте бар. Ремонт ясап, аудитория белән элемтәне киңәйтү кирәк, — дип билгеләп узды Шамил Садыйков.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры фикеренчә, «Татар-информ» тәҗрибәсе уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

— «Татар-информ» нигезендә үз вакытында «Интертат», «Атна вакыйгалары»н берләштерү «Татар-информ» ның зур үсешенә китерде. Аерылганны — аю, бүленгәнне бүре ашар, диләр бит. Безнең ният — бердәмлектә, бер-беребезгә булышып эшләү. Редакцияләрне кимсетү, ябу турында сүз бармый. Редакцияләр ничек булган, шулай кала. Редакцияләрнең хәзерге баш редакторлар вазифаларын башкаручыларын даими баш редакторлар итеп билгелибез, бер-берсенә булышып эшләячәкләр. Журнал — гәҗиткә, балалар гәҗите олылар гәҗитенә, олылар гәҗите балаларныкына булышырга тиеш. Бер-берсенә булышу, синергетик көч белән эшләү файдага китерәчәк, — дип саный Шамил Садыйков.

Ул балаларны социаль челтәрдә эшләргә өйрәтү максатыннан, «Татмедиа Junior» проектының Чаллыда филиалын ачарга җыенуларын да әйтте.

— Чаллыда балалар өчен проектлар эшләү ихтыяҗы бар. Чаллы ТВ белән бергә шушы эшне башлап җибәрергә кирәк. «Көмеш кыңгырау»га балалар шигырьләр, хикәяләр язалар. Тик хәзерге балалар Интернетта, социаль челтәрләрдә утыралар, алар өчен «Көмеш кыңгырау”ны югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Гәҗит кенә булып калмасын, QR код белән видеопроектлар эшләү нияте дә тора, — диде Шамил Садыйков.

Ул яңа кадрлар әзерләү системасын оештыру бурычы торганын да әйтте.

— Иң кыены — кадрлар. Татар журналистларын каян алырга? «Татмедиа»ның медиа мәктәбе бар бит, шул рәвешле, кадрлар әзерләү, укыту эшен Чаллыда да башларга кирәк. Яшь кадрларны үзләре дә укытачак, без дә җибәрербез, онлайн да эшли алабыз. Чаллы яшьләрен укытып, журналистлар әзерләү бурычы тора.

Бу эшләрнең барысы өчен дә акча кирәк, әлбәттә. Яңа җиһазлар алырга, ремонт үткәрергә булышырга ниятлибез. Чаллыда милли матбугат үзәген булдырып, милли тормышны җанландырырга, яңа системада эшләргә җыенабыз. Ремонт эшләренә әзерлек бара. Җиһазларны да карыйбыз. Актив чор хәзер, — диде Шамил Садыйков.

Әлеге планнарны шушы ел дәверендә тормышка ашыру ниятләнә.

— «Көмеш кыңгырау»га бер ставка бирәбез. Алар үзләре журналист кирәк дип сораганнар иде. Иртәгә «Шәһри Чаллы» редакциясе делегациясе «Татар-информ», «Интертат» базасында укырга килә. «Татар-информ», «Интертат» дәрәҗәсенә җиткерергә иде аларны да. Үзгәрергә кирәк, хәзерге рәвештә калдырып булмый аларны. Андагы матбугат чараларының активлыгы бик мөһим.

«Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Йосыпова мондый үзгәрешләрне яхшыга юрады.

— Чаллы халкы милләткә, телгә карата сизгер, 90нчы елларда милли хәрәкәт оешуы да шуның дәлиле. Татар матбугатына да сизгер караш. Медиаүзәк була дигәч, планнар кора башладык. Татар кешеләрен чакырып, матбугат конференцияләре уздырырга ниятлибез, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Резеда Йосыпова 15 февральдә газетага редактор булып килгәч, эш шартлары түбән булуына игътибар иткәнлеген әйтте.

— Журналистларның эш шартлары начар иде. Безнең җитәкчелек аны да исәпкә алыр дип уйлыйбыз. Гомергә ремонт күрмәгән җирдә ремонт планлаштырыла. Бүген тендерга әзерләнәбез. Шартлар уңайлы булса, иҗат итәргә дә күңеллерәк булачак. Компьютерлар, эш урыннары да Казан журналистларыныкы кебек булыр дип уйлыйбыз, — диде.

Баш редактор газета-журнал белән генә шөгыльләнеп калмыйча, социаль челтәрләрдә дә эш алып барганнарын һәм бу эшне үстерәчәкләрен әйтте. «Видеолар төшерү өчен дә аерым урын әзерләп куйдык. „Татмедиа“ камералар вәгъдә итте. Фотоаппаратлар да булачак. Андый уңайлы шартлар безне кызыктыра», — дип белдерде.

«Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Ризидә Гасыймова балалар газетасы өчен журналистлар мәктәбе оештыру нияте булуын әйтте.

— Моңа кадәр мәктәпләргә чыгып китеп, мастер-класслар оештыра идек, хәзер балаларны үзебез чакырып, үзебезнең студиядә оештырып булыр иде. «Көмеш кыңгырау“ - республика күләмендә исеме, үз укучылары, хәбәрчеләре булган басма. Киләсе яртыеллыкта да укучыларыбызны саклап калырбыз, дип ышанабыз», — диде Ризидә Гасыймова.