Балык бистәсе бренды: Кама буе, халык, балык һәм мәрмәр ит

Балык Бистәсе – урысча әйткәндә Рыбная Слобода оригиналь исем белән аерылып тормый. Интернетта актарынсаң, Кострома өлкәсенең Галич шәһәрендә дә Балык Бистәсе бар, Рыбинск шәһәре дә 1777 елга кадәр шулай аталган, Санкт-Петербургның Рыбацкое районының да тарихи исеме - Балык Бистәсе.

Балык Бистәсенең гербында көмеш ятьмәдәге алтын балык сурәтләнгән. Дөрес, Балык Бистәсендә балык булса да, чынбарлыкта ул бренд дәрәҗәсенә җитмәгән булып чыкты.

“Акчарлак” нәшрият йорты директоры, Яңа Арыш авылы кызы Рузилә Сафина Балык заводын, экологияне һәм ял итү урыннарын беренче планга чыгара.


- Беренче чиратта – районның чиста табигате, Кама, - ди ул. - Балык Бистәсе булгач, Балык заводы булырга тиеш. Кешеләр яхшы балык алырга Балык Бистәсенә килсеннәр иде. Кеше хәзер натураль продукт дип “үлеп китә”. Казанда аның “Балык Бистәсе” дип аталган сату ноктасы булсын. Мөмкинлегем булса, глава урынында булсам, су буйларында ял йортлары эшләр идем. Андагы урманнар, сулар - бездәге табигать байлыгы беркайда юк. Кешенең шәһәр шау-шуыннан аерылып торасы килә. Безнең район экологик чиста як, Казаннан 80-90 чакрым ераклыкта урнашкан, сәнәгать предприятиеләре юк. Анда бер-ике көнгәме, берәр атнагамы барып ял итәрләр иде.

- Шәл хәзер икенче планга калды, - дип дәвам итә Рузилә. - Аның белән ерак китеп булмый. Без бит хәзер шәл япмыйбыз. Без чиста продуктка, экологиягә, ялга мохтаҗ кешеләр.

Рузиләнең үз туган авылы да район бренды булырга лаек. Беренчедән, Яңа Арыш авылы дүрт ягыннан урман, чишмәләр белән әйләндереп алынган булса, икенчедән, ул авылдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан.

- Ул без белгәннән бирле 9 Майда бабаларының каберенә кайта иде. Нигезен бетермәве, анда кайтып йөрүләре дә, өлкәннәргә карата ихтирамы да хөрмәт уята. Алар авылны әйләнеп карап йөриләр. Авылын оныталмаган кешенең күңелендә иман яши инде.


“Татарстанның  милли сәүдә маркасы” директоры Илсур Сафиуллин: “Изгеләр ашы”, язучылар, артистлар, шәл бәйләүчеләр.

“Балык Бистәсе татар мәдәниятенә зур өлеш керткән район – язучылар, артистлар чыккан”, - дип башлады ул. Сүз уңаеннан, Илсур Миңнуровичның бертуган сеңлесе Илсөяр Сафиуллина – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Тинчурин театрында эшли.


“Балык Бистәсе - һөнәрле як – шәл бәйләүчеләр, агач эше осталары... – дип дәвам итте Илсур Сафиуллин. - Минем туган Иске Арышта борынгыдан килә торган “Изгеләр ашы” дигән бәйрәм бар. Ул Изгеләр чишмәсе янында уздырыла. Андый бәйрәм башка җирдә юк. Анда кешеләр нәрсә бирә ала, шул ризыкны җыеп - бөтен авыл белән аш пешереп ашыйлар. Узган ел 37 сарык суелды, тавыкның чуты юк”

Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләй дә Илсур Сафиуллин тәкъдименең беренче өлеше белән килешә - районның бренды итеп үзен һәм сәхнәдәшләре белән каләмдәшләрен атады.

“Кешеләре! Безнең кебек иҗат кешеләре, - диде ул икеләнер урын калдырмаслык итеп. - Балык дииммени инде?Артистлары гына түгел, шагыйрьләре белән дә. Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗанов – исеңдә калдыр!


Тарихчы-галим, язучы, тарих фәннәре кандидаты, укытучы Нурулла Гариф алгы планга кул тимәгән табигатьне һәм Казан ханлыгы чорындагы Чаллы шәһәрлеген чыгара.


“Кама буе күренешләре, анда кеше аягы басмаган утраулар да бар. Бездә урманнар күп һәм зур. Кыргый табигатьтә техника белән дә көне буе адашып йөрерлек".

Борынгы Чаллы шәһәре 1553-56 елларда Казан ханлыгының башкаласы булып тора. Шушы җирлектә үк бик билгеле суфый башлыгы Идрис Зөлмөхәммәт углының кабере, төрбәсе, изге чишмә бар. Шушында ук Чаллы бәкләренең кабер ташлары, 1930 елда "Мәскәү явы килгәндә шәһит киткән Сайтәк бәкнең" кабере... 1774 елгы сугышка бәйле һәйкәлләр... Борынгы Чаллы төбәге, гомумән, тарихи һәйкәлләргә бик бай. Әмма алар күп очракта каралмаган, туристларга “Менә без нинди!” дип, ташландык хәлдә ятуларын күрсәтсәң генә инде...

Журналист Рөстәм Исхаков:  шәл, балык, тәрәзә рамнары.

Бөтен татар милләтенең телен, сәнгатен, мәдәниятен кайгыртып яшәгән журналист “кече ватаны” турында артык мәгълүмат әйтә алмады: “Шәл, балык, чана белән арбалар, бизәкле тәрәзә рамнары ясыйлар. Гербында балык – балык үрчетәләр”, - дию белән чикләнде.

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов: Чулман, су, балык.

Сәхнәдән “Без – Балык Бистәләре төшеп калган егетләр түгел” дип мактанып куярга яраткан җырчы “Брендыбыз балык инде. Нефть юк бит, скважина дия алмыйм. Борынгыдан бабаларыбыз килеп утырган Чулман буйлары, су, җилкән... Балык Бистәсе – шагыйрьләр ягы”, - диде.

Аның каравы район газетасының баш мөхәррире, популяр җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов районның бүгенгесе турында җентекләп сөйләде. Балык Бистәсенең бренды итеп Кама буен, борынгы шәһәрлекләрен һәм “урыс мраморын” саный. Игътибар! "Мрамор" дигәндә ит турында сүз бара.

“Дәүләт программасы нигезендә Кама буйлары яңартыла. 27 миллион сумга бик матурладылар. Шуннан пароход белән китеп, Берсутка барып, Чаллы шәһәрлеген күрсәтеп туристик маршрут төзелә.

Балык Бистәсе - тарихи район. Безнең җирләрдә - борынгы Чаллы, Кашан, Трой-Урай (Троицкий-Урай) шәһәрләре урнашкан булган. Казанны алгач та, Чаллы шәһәрлеген күпме алалмыйча торганнар! Котлы Бөкәш музее бик бай. Аны Кәримулла Ахунов дигән бер фанат эшләп калдырды.

Биш көчле инвесторыбыз бар. Районга “Рус мраморы” килеп керде: “Кызыл шәрыкъ” мәрмәр ит чыгарачак. Президент фундаментын салып китте. Аның бер этабы тапшырылды инде. Бик көчле производство! Керемнәре - миллиардлар.

Район балыклы түгел иде, хәзер чөгә балыгы үрчетү буенча миллиардлы проект гамәлгә ашырыла”.

Сез Балык Бистәсендә яшисез, әгәр...

1.  Балык Бистәсендә балык юклыгын беләсез.
2.  Балык Бистәсенең балыкның атамасында һәм гербында гына икәнен беләсез.
3.  Үзегезнең балык ашыйсыгыз килсә, “Хлебный” кибетенә барып, кильки консервасы аласыз.
4.  Теш пастасы кирәк булганда да “Хлебный”га барасыз.
5.  Балык Бистәсендә балык кына түгел, җәен су да юк.
6.  Балык Бистәсе авыл дисәгез, сезнең ачуыгыз килә, чөнки Балык Бистәсе авыл түгел, шәһәр тибындагы бистә.
7.  Светофор ул һәр торак пунктта бер данә генә булырга тиеш дип уйлыйсыз - чөнки Балык Бистәсендә бер генә светофор бар.
8.  “Поле чудес” - ул тапшыру түгел, ә бистәнең бер өлеше.
9.  Дөньядагы иң бай кешеләр - укытучылар дип уйлыйсыз, чөнки бистәдә иң күп хезмәт хакын алар ала.
10.  Әгәр кеше бай, әмма укытучы түгел икән, димәк, ул Лаештагы майонез заводында - Самаренкинда эшли.
11.  “Шанхай” – ул Кытайдагы шәһәр түгел, Күгәрчен авылы.
12.  Балык Бистәсендәге һәр икенче кеше – “Шанхай”дан.
13.  Йортка газ ялгыйсы булса, Сабага барасыз - райгаз шунда.
14.  Салым түлисе булганда да Сабага китәсез,салым инспекциясе - Байлар Сабасында.
15.  Әмма Сабага баруга бер дә нервыгыз чыкмый, чөнки санэпиднадзорга йомышы төшкәннәр Мамадышка бара.
16.  Сбербанкка йомышы төшкәннәр бөтенләй авыл хәлдә, чөнки аларга Каманың икенче ягына - Чистайга барасы.
17.  Бала табасы булса да елганың икенче ягына – Алексеевскига барасы.
18.  Тешне дәвалатырга теләүчеләр Питрәчкә бара.
19.  Хәтта сөннәткә дә Питрәчтә утырталар!
20.  Әмма Татарстанның иң-иң текә районы барыбер Балык Бистәсе, чөнки Татарстанның Президенты Сабада түгел, Балык Бистәсендә туган!