Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек килеш самокатта йөрү - хокук бозумы?

Мәскәү районы җәмәгать судында 54 яшьлек Дмитрий Хотухов эше буенча беренче утырыш узды. Аны исерек килеш электросамокатта йөргән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә телиләр.

news_top_970_100
Исерек килеш самокатта йөрү - хокук бозумы?
Гүзәл Хөсәенова

Казанның Мәскәү районы җәмәгать судында моңа кадәр булмаган процесс башланды — Казанда яшәүче 54 яшьлек Дмитрий Хотуховны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы эшне карый башладылар.

Бу эшнең үзенчәлеге шунда: ир-атны электросамокатта йөргәндә туктаталар. Бу хәл август кичендә Ибраһимов проспектында була. ДПС инспекторлары Дмитрий белән сөйләшкәндә алкоголь исен сизеп ала. Алар шаһитларны чакыра һәм ир-атка алкотестерга өрергә тәкъдим итә.

Ир-ат моны башбаштаклык дип кабул итә һәм тикшерү узудан баш тарта, әмма медицина учреждениесенә баруга каршы килми. Әмма барып җиткәч, Дмитрий медицина тикшеренүе узудан кинәт кенә баш тарта.

Инспекторлар аңа исерек килеш йөргән өчен беркетмә төзи, ә самокатын штрафстоянкага алып китәләр. Дмитрийга бу ошамый, өенә кайткач, ул участковый чакырта һәм инспекторларга каршы гариза яза. Аннары ул самокатын авылга кайтарып куя.

«Самокатымны берәрсенә бүләк итәчәкмен яки сатачакмын. Аның урынына документсыз йөрергә рөхсәт ителгәнен алачакмын», — дип сөйләде Дмитрий.

Ул күзе төшкән беренче самокатны сатып алган булган. Яңа транспорт чарасы өметләрен аклый — ул уңайлы һәм мобиль булып чыга. Дмитрий шәһәрдә генә йөрми, авылга да самокатта кайткалый. Августта булган шушы хәлгә кадәр юлда күңелсезлекләргә очраганы булмаган.

«Самокатта йөргәндә аварияләргә эләкмәдем. Мин гомумән сак йөрим — документларны карасагыз, автомобильдә йөргәндә дә минем бар да тәртип икәне күренә», — диде ул.

Дмитрий исерек килеш самокатта йөрүне гаеп эш дип санамый. Аның фикеренчә, самокат белән идарә иткән кешене «тиз йөгерә торган» җәяүле дип санарга була, әмма йөртүче дип атау дөрес түгел.

Аның адвокаты Андрей Семенов, закон буенча караганда, самокатны транспорт чарасы дип санау дөрес түгел дип инандырырга тырышты. Шул сәбәпле, исерек килеш самокат йөрткән кешенең правасын алу да дөрес түгел, ди ул.

Семенов һәм Хотухов бер инспекторның телефоннан ясалган скриншотларына да игътибар итте — алар административ эшкә беркетелгән. Ул төнне инспекторлар самокатның характеристикасы, шул исәптән егәрлеге турында мәгълүматны Интернеттан тапкан. Мондый дәлилләр адвокатка шикле булып тоелган.

«Хөрмәтле суд, бу дәлилләрне эш материалларыннан алуыгызны сорыйм, чөнки алар закон бозып алынган», — диде адвокат.

Утырышта шәһәрнең ЮХИДИ вәкилләре бу хәлнең үз версияләрен сөйләде. Инспектор Евгений Филиппов сөйләгәнчә, ул төнне Хотухов медицина тикшеренүеннән баш тарткан һәм самокатка документларны да күрсәтмәгән.

Ә Хотухов инспектор белән килешмәде. Суд залында ук ир-ат, янәсе, паспортының һәм самокатка документының күчермәсе булган кәгазьне күрсәтте.

«Барысын да бер биттә эшләп булганда, нигә миңа ике кәгазь», — дип шаяртты Хотухов кәгазь битен судьяга тапшырганда.

ЮХИДИ хезмәткәре шулай ук юлда самокат йөртүче роле турындагы мәсьәләне аңлатырга тырышты. Аның сүзләренә караганда, ирне мопед шоферына тиңләштерергә мөмкин булган, чөнки 600 Вт куәтле самокат 50 км/сәг тизлек белән йөри ала.

Инспектор сүзләренчә, тоткарланган ир үзе ЮХИДИ хезмәткәрләренә шәһәр урамнары буйлап самокатта ничек куып йөрүе турында горурланып сөйләгән. Сөйләшүнең бу мизгеле хәтта видеорегистратор язмасына да эләккән икән.

«Бу без медоешмадан кайтканда булды. Хотухов самокатта тизлек арттыруы турында бер генә мактанмады, ул хәтта үзенең иң югары тизлеген дә билгеләп куйган булган», — диде Филиппов.

Суд ике якның да дәлилләрен җитәрлек дип санамады — киләсе утырышта шаһитларны тыңлаячаклар, шулай ук видеорегистратор язмаларын да караячаклар.

Мондый каршылыклы эш Казан судында беренче генә түгел икән. Элегрәк Яңа Савин районы суды шуңа охшаш тәртип бозу буенча хөкем чыгарган булган. Ул вакытта машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ир-атка электросамокатта йөргән өчен төзәтү эшләре билгелиләр.

Шуңа охшаш тагын бер хәл ике атна элек булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина юлында самокатта барган ике ир-атны туктата. Алар икесе дә инспекторларга исерек булып тоела — ир-атларга шулай ук медицина тикшеренүе узарга тәкъдим итәләр.

Берсе киреләнеп тормый, ризалаша — анализ 0,456 промилле күрсәтә. Нәтиҗәдә, инспекторлар икесенә дә беркетмә төзи: берсенә исерек килеш йөрткән, икенчесенә — тикшеренү узудан баш тарткан өчен.

Шулай да, якын арада Россия Юстиция министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертүне карарга тиеш. Самокатларны юл хәрәкәтендә катнашучыларның аерым категориясенә кертү планлаштырыла.

Җәяүлеләр йөри торган урыннарда хәрәкәт иткәндә самокат йөртүчеләр сәгатенә 20 км дан да югары тизлектә йөри алмаячак дип фаразлана. Аларга исерек килеш йөрү рәсми рәвештә тыелачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100