Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча реклама: «акбур балавыз», «үсеш алучылар карточка», «җан өчен гель»

Көн дә диярлек почта тартмамнан рус телендә язылган реклама кәгазьләренә юлыга идем, бу юлы алганы шаккаттырды әле.

news_top_970_100
Татарча реклама: «акбур балавыз», «үсеш алучылар карточка», «җан өчен гель»

Ни өченме? Чөнки 30 яшемә җитеп, кулыма беренче тапкыр үземнең туган телемдә язылган реклама кәгазе алдым. Беренче чиратта, кичергән горурлык хисләремнән башым әйләнде. Күз алдымда бары татарча сүзләр, татар хәрефләре «биеште», шуңа хаталар әллә ни күзгә бәрелмәде.

Башка чакта аның ише кәгазьләрне күз йөгертеп кенә чыгып, өйгә дә алып кермичә, чүплеккә генә ташлап калдыра идем, бу юлы кулым моңа бармады. Очына-очына өйгә кереп, бик кадерле бүләк алган сыман, балаларның буе җитмәс урынга ук алып куйдым. Эшләремне бетереп, җайлабрак утырып, почтамда миңа калдырган кәгазьне җентекләп карарга тотынган идем… Канатларым тиз шиңде!

Йөземә кызыллык йөгерде, кайбер тәрҗемәләр ирексездән көләргә мәҗбүр итте. Кайсы сүзләрнең мәгънәсен гомумән аңлый алмадым.

«Шарик ручка зәңгәр, очлык». Бу — синяя шариковая ручкадыр, мөгаен, әмма «очлык» дигәне нәрсә аңлата икән моның? Очлы ручканымы? Яки шул ук «гелевая ручка пиши и стирай» дигәннең тәрҗемәсе бигрәк «усал» яңгыраш алган татар телендә: «гель-ручка, зәңгәр, яз-сөрт». «Шарик ручкасы» мөгаен, «шариковая ручка”дыр инде…

Пластилин белән фломастерларны нишләптер пенал эченә салып куйганнар, гәрчә алар пеналда булмаса да. «Пеналда пластилин, пеналда фломастерлар» дип тәрҗемә ителгән.

«Восковые мелки» — «балавызлы акбурлар» урынына «акбур балавыз» килеп чыккан. «Чертежные карандаши”ны артык тәрҗемә итеп маташмаганнармы, әллә тәрҗемә итеп бетерергә онытып калдырганнармы — «чертеж карандаши, катысы агач» булып калган.

«Шар үсә» дигән бер кызык уенчык бар икән. Зурая торган шар микән инде бу, әллә кабартырга кирәк булырмы моны, аңламассың.

«Үсеш алучылар карточка» — «развивающие карточки”дыр, мөгаен. «Прописи”ның ни өчен «төсле язулар» дип тәрҗемә ителгәне шулай ук аңлашылмады, бәлки эчендә язулары төследер.

Кәгазьнең арткы битен карап тормаслар дигәннәр ахры, монда хәлләр тагын да аянычрак. Ярар, «җыю тартмасын» рәсеменә карап «копилка» икәнен аңларга була, ә «таякка таяк диффузор ароматизаторы”ның нәрсә икәнен аңлаган кеше аңлый, аңламаган баш кашый, дигәндәй…

Без, татарлар, яратып, авыз тутырып «чуен казан» дигәнне «казан чугун» дип җиңелләштергәннәр. «Противень глубокий с решеткой”ны тәрҗемә итәргә бөтенләй онытканнар. Иң авыры булган, күрәсең…

«ПВХ белән ажурный кайма белән» шулай ук рәсем буенча гына өстәл эскәтере икәнлеге аңлашыла. «Миска» «коштабак», булмый микәнни ул?!

«Кухня сөлгеләр комплекты» дигән урында «сөлгеләре» дип бер хәреф кенә өстәсәләр дә, һичьюгы, колакка ятышлы булыр иде, минемчә.

Иң кызык һәм иң кызганыч тәрҗемә дип «җан өчен гель һәм шампунь» диелгән сүзләрне таптым бу кәгазьдә. Чыннан да, җан әрнеткеч бит! Әле кайнар линия буенча нидер аңлатуыбызны да сораганнар… Алар безгә үзләре ни өчен телебезне шулхәтле ватуларын аңлатырга тиеш түгел микән бу очракта?! Иң беренче биттә үк «шок» дип язып куйганнар. Татар кешесе өчен шок булмый ни булсын монда?!

Рекламаны татарча вариантта эшләдек, татарлар хәзер безгә күбрәк агылачак дип уйлап эшләнелгән эш микән бу?

Нишлибез? Тырышканнар дип бәяне жәлләп куябызмы, әллә татар телен мыскыл итү дип кабул итәргәме… Баш каткан…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100