Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агач эше остасы Рөстәм Шәймәрданов: «Юньлерәк итеп ашар өчен, кулың эш белергә тиеш»

Фанатларча янып, эшләгән эшеңнән ләззәт алып яшәү — бәхеттер ул. «Һөнәрне дөрес сайлаганмын. Мәктәпне яратам, балаларны яратам, агач эшен яратам. Үз эшеңә шулкадәр бирелгәнлек булмаса, кырык ел бер урында бер эштә эшләп булмас иде», — ди агач эше остасы Рөстәм абый Шәймәрданов.

news_top_970_100
 Агач эше остасы Рөстәм Шәймәрданов: «Юньлерәк итеп ашар өчен, кулың эш белергә тиеш»
Энҗе Габдуллина

Авыл балта осталарына бай. Хәзерге заманда бура бурап, бүрәнәдән йорт салулар сирәк булса да, балта остасының дәрәҗәсе югары. Кулыннан эш килгән кешене кем яратмасын, ди. Яз, җәй айлары җитте исә, пычкы, балта тавышы, агач һәм, әлбәттә, цемент исе бөтен авылга тарала, кемдә нинди төзелеш барганы турында инде һәр капка төбендә фикер алышулар башлана. «Кем сала икән? Остасы кем икән?», «Остасы шул икән», «Ә ул оста әйбәт сала инде», — ише сөйләшүләр булмый калмый, әлбәттә. Осталарны авыл һәрвакыт мактап һәм данлап йөртә. Бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел бит.

— Элек авылда һәр яз саен бура бурап, йорт салалар иде. Мин укудан кайткач, һәрвакыт өй салынган җирдә була идем. Агач исе иснәп, осталарның эшләгәнен карап торып, шулар кебек эшләргә тырышып үстем. Менә алар ничек эшләгән, дүртенче-бишенче классларда өйрәнгәнем әле һаман истә, һаман да алар кебек эшләргә тырышам, — ди Актаныш районы Такталачык авылында яшәп ятучы җирле оста Рөстәм абый Шәймәрданов.

Агач эшенә мәхәббәт шулай кечкенәдән сеңгән аңа. Аның авылда бура бурап салган йортлары да бихисап инде. Агач белән эшләргә кирәк икән — Рөстәм абыйсыз булмый. Сүз уңаеннан, балта остасы белән агач эше остасы аерыла. Балта остасы, ягъни «плотник» өйләр салса, агач эше остасы, ягъни «столяр» агачтан төрле җиһазлар ясаучы була.

Балта остасы дигәннән, балта осталарының кулында хәзер балта түгел, пычкы. Чүкеч белән кадак кагучылар да юк инде — шуруповерт бар бит. «Йорт салам дигән кешегә бөтен нәрсә әзер хәзер», — ди Рөстәм абый.

— Балта белән эшләү бик юк, чөнки тактасын, бүрәнәсен кырлап бирәләр — барысы да әзер. Әзер бүрәнәне таш өйгән кебек өясе генә кала. Осталарның йорт салу өчен иң кирәкле кораллары — бензин пычкылары булсын. Партнер дип йөртәләр аны. Пычкы белән кисеп, агачтан скульптуралар да ясап куялар.

Хәзер өй салам, өйне яңартам дигән кешегә мөмкинлекләр күп. Чөнки техника алга китте, кораллар бик күп. Элек җитмәгән коралларны үзебез ясый идек. Элек кул эше күп булса, хәзер механикалаштыру, автоматлаштыру бик алга китте. Чүкечне дә бик сирәк кулланалар, шруповерт бар бит, — дип сөйләде ул.

«Миңа хезмәт кирәк»

Кул эшенә мәхәббәте көчле булган Рөстәм абый укытучылык һөнәрен сайлый. Актанышның Татар Ямалысы авылы мәктәбен тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесының хезмәт бүлегенә укырга керә. Өлкәннәр еш кына: «Нәрсә язган, шул булыр», — дип әйтергә ярата. Рөстәм абыйга да укытучы булу язган, күрәсең. Монда инде бәхет йолдызлары кисешкән: туры килгән һөнәре дә, яраткан шөгыле дә бергә — хезмәт укытучысы була ул.

— Нәселебездә дә мәктәп белән бәйле бер генә кеше дә юк. Әти гади колхозчы, әни авыл советы секретаре булып эшләде. Мәктәптә укыганда ук пионер, мәктәп эшендә актив идем. Безнең директор Наҗия апа: «Рөстәм, син тумыштан укытучы кеше. Укытучылар әзерли торган җиргә бар», — дигәч, аның сүзе белән киттем педагогия көллиятенә.

Бер ел алдан гына Минзәлә педагогия көллиятендә хезмәт бүлеге ачылган чор була ул. Кечкенәдән үк кул белән нәрсә дә булса эшләргә өйрәнгән ир балага кул хезмәте кергән һөнәр кирәк була, билгеле.

— Минзәлә педагогия көллиятендә техник белемнәр дә бик көчле иде. Агач эше, слесарь, электротехника, модельләштерү, эретеп ябыштыру эшләре — барысына да өйрәттеләр. Машина йөртү таныклыгын да шуннан алып чыктык. Гомумән, ир баланы кызыктыра торган һөнәрләр күп иде анда, — дип сөйләде Рөстәм абый.

«Юньлерәк итеп ашар өчен, кулың белән тотып эшләргә кирәк»

Армиядән февраль аенда кайткан яшь белгечкә эш таба алмыйлар, чөнки ул вакытта мәктәпләр тулы була. «Менә икенче елга Такталачык коррекцион интернат-мәктәбенең хезмәт укытучысы армиягә китә, сиңа урын булыр», — дип өметләндерәләр. Яшь белгеч бүтән җиргә барып та карамый, чөнки хезмәт укытучысы булгач, аңа хезмәт кирәк. 1980 елның октябреннән бирле ул Такталачык коррекцион мәктәбендә абый да, әти дә, бабай да.

— Коррекцион мәктәп булгач, төрле балалар килә. Шаяннары да, шуклары да, мөмкинлекләре чиклеләре дә бар. Мөмкинлекләреннән чыгып, эшнең авырлыгын сайлыйсың. Сәламәтлекләре чикле балаларга да, гомумән, бөтен балаларга да эшне шәхси якын килеп оештырырга тырышабыз.

Мин аларга барысына да әти кебек. Барысына да «улым», «кызым» дип эндәшәм. Ягымлы мөгаләмә булгач, алар да каршы килмиләр. Яхшы сүз — җан азыгы, диләр бит. Аларны әрләп эшләтеп булмый, фәкать яхшылык белән генә эшләтеп була. Кырык ел эшләү дәверендә балалар үз балаларым кебек инде миңа хәзер. Алар мине ярты сүздән аңлыйлар, — ди Рөстәм абый. 

Гомумән, коррекцион мәктәп балаларны тормышка әзерли. Тегүчелек, авыл хуҗалыгы өлкәсе, йорт эшләре, ягъни кер юарга да, ашарга пешерергә дә, үсемлекләр үстерергә дә, тегәргә дә, үз-үзеңне карарга да өйрәтәләр. Рөстәм абый исә ир балаларны агач эшенә төшендерә.

— Агачтан тормышта үзеңә кирәк булган җиһазлар эшлибез. Урындыклар, өстәлләр, эш кораллары. Кирәк булса, тәрәзә рамнары, куна такталары да ясыйбыз. Без балаларны һәрвакытта да тормышка әзерләргә тырышабыз. Тормыш булгач, хезмәт куймыйча гына булмый. Чөнки кем эшләми, шул ашамый. Юньлерәк итеп ашар өчен, кулың белән тотып эшләргә кирәк. Кулың эш белмәсә, яшәве дә авыр. Үз хезмәтең белән яшәргә кирәклеген, кеше өстендә яшәмәскә, намус төшенчәләрен сеңдерергә тырышабыз, — дип сөйләде ул.

«Сайлап алган профессиягезгә тугры калыгыз»

Рөстәм абыйның өендәге остаханәсе такталар, кораллар, җиһазлар белән тулы. Урам якка кадәр агач исе таралган. Эштә дә остаханә, өйдә дә остаханә аның. Тормыш иптәше Дания апа да гомер буе коррекцион мәктәптә тәрбияче булып эшли. Хәзер лаеклы ялда. Кызларның икесе дә әтиләре юлыннан педагогия юнәлеше буенча китәләр. Рөстәм абыйга кызлары гел малай онык бүләк итә. «Оныкларым гел малайлар. Алар өчен остаханә янына җәйге йорт ясап куйган идек. Ялга кайтсалар, гел минем карамакта бит», — ди бәхетле укытучы, тормыш иптәше, әти һәм бабай.

Һәрвакыт хөр күңелле, калын тавышлы агач эше остасы Рөстәм абыйның кирәк җирдә әйтелгән кирәк сүзе, тормышны яратуы үрнәк булырлык. Остаханәдән бушаган арада умарталарын да карап килә ул. Аларны да, балаларны караган кебек, ипләп кенә карый.

— Талант - ул ярты бәхет. Талантны үстерергә кирәк, аның өчен тырышлык һәм теләк кирәк. Эшеңә булган мәхәббәтне фанатизм дәрәҗәсенә җиткермичә, син эш эшли алмыйсың. Эшеңне яраткан кебек тормышны да яратырга кирәк. Сайлап алган профессиягезгә тугры булыгыз. Җаның теләгән эшне бушка да эшләп була. Эшләгән эшең җаныңа ләззәт бирерлек булырга тиеш. Матурлык тудыргач, аңа сокланып куясың, — ди Рөстәм абый Шәймәрданов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100