Атта йөрү - егетлек! - Әлдермештәге чемпионнар нәселе турында | intertat.tatar

Атта йөрү - егетлек! - Әлдермештәге чемпионнар нәселе турында

Кечкенә вакытында аның турында Әлдермеш авылында «ат җене кагылган бу малайга», диләр иде. Чөнки ул дәү әнисенең энесе Әдһәм янында көнозын атка утырып йөри, яисә колхоз атларын караша, чистартыша, печән сала.

«Атны сайлап куярга куштылар»

Үзе йодрык хәтле генә булса да, терекөмеш кебек тере ул. Тота да алмыйсың аны: әле монда, әле тегендә чаба. Чөнки аны контрольдә тотып кына, 5- 10 минут атка атланып йөрергә рөхсәт итәләр бит! Беркөнне авылның бер агае шаяртып: «Энем, бар, колхоз рәисеннән кереп ат сора, сиңа бирә ул», — дигән. Ленар ишекне көч-хәл белән тартып ачса да, килеп тә кергән, өстәл кырыена ук килеп баскан да. «Вакыйф абый, минем атта чабасым килә. Син миңа ат бир», — дигән. Монысы шаяртырга яраткан, күрәсең. Җитди кыяфәткә кереп, накладной алган да, «Ленарга бушка ат бирегез», — дип язып, кул куеп, пичәт сугып чыгарган.

Әй, шатланганын күрсәгез иде, атлар хуҗасы янына атлап түгел, чабып менгән ул. «Миңа ат бирделәр, сайлап алырга куштылар», — дип кулындагы пичәтле кәгазьне сузган ферма мөдиренә. Әлбәттә, бөтенесе эшнең нидә булуын аңлап, рәхәтләнеп көлгәннәр. Атлар бригадиры акыллы кеше булган, күрәсең: «Энем, син иртәгә әтиең белән кил», — дигән. Үзе эштән кайтышлый Госмановларга кереп, барысын да сөйләп чыккан.

Улларының ат яратканын белгән әти-әнисе озаклап киңәшкәннәр.

«Атка атланып чабасы килә бит, нәселдән киләдер инде. Сәйфулла бабай атсыз тормаган. Хәтта ярышларда да катнашкан. Баланың хыял канатларын кисеп булмый. Алыйк без ат». Нәрсәгә? Ничек?

«Искәндәр, әйдә, буаз тананы колхозга тапшырып, алыштырып алыйк. Сөтне күп бирә торган токымнан. Колхозга да файда булыр. Киләсе елга сыерыбыз тагын бозаулар, Алла боерса», — дигән Минҗофар ханым. Атны өлкәннәр киңәшеп, бала атланып йөрерлеген, акыллысын сайлап алганнар.

Алтынчы сыйныфта — беренче кубок

Ленар шунда ук ат өстенә пуля кебек атылып менгән дә әлегә кадәр бүтән төшмәгән, дигән кебек килеп чыккан язмышы. Аны ашатып, су эчертергә алып төшеп, ялларын тарап — көнозын «эштә». Әнисенең сүзен дә тыңлый. «Ярар, әни», — дип кенә тора. Тыңлаучан булып үсә. Дәү әтисе Госман, аның туганнары, әнисе укытучы. Тыңламыйча гына кара. Сабантуйларда ярышларда катнаша. Беренче кубогын алтынчы сыйныфта укыганда ат ярышында яулый.

Көне-төне ат белән мавыккан баладан, әлбәттә, укуда гел «5»леләр көтеп булмый инде. Шулай да тырышып укый ул. Гаиләдә район, республика, Россия чемпионы үсә.

Бер булганнан бар да була, дигән халык әйтеме бар бит. Педагогия институтының спорт факультетында өченче курста ук унҗиде яшьлек Альбинага өйләнә. Әнисе Филсинә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергән бу баланы Минҗофар ханым килен итеп түгел, кызы итеп кабул итә. Киңәшләрен бирә, тормышта яшәргә өйрәтә. Кайнана улына сабыр, акыллы хатын итеп тәрбияли кыз баланы. Альбина белән Минҗофар гомер буе дус-тату яшиләр. Бер тапкыр да сүзгә килмиләр. «Әни», «кызым» дип кенә торалар. Лилия Фазулина (Госманова): «Миңа кайвакытта әни туган апаны миңа караганда да күбрәк ярата кебек тоела», — ди елмаеп.

Йөгән ышанычлы кулларда

Бүгенге көндә Ленар Госманов — күп балалы гаилә хуҗасы. Нәселле чабыш атлары асрыйлар. Шәхси крестьян хуҗалыгында ит, ит продуктлары җитештерәләр, хәләл ризыкны үз кибетләрендә саталар. Уллары Марат, кызлары Әдилә алты яшьтән чабышларда катнашып үстеләр. Хәзер инде Мөхәммәд тә атта йөртүне сорап йөдәтә. «Мин дә, әти, атта чабам», — ди.

Чемпионнар династиясе җиңүләр яулый. Әдилә зур ярышларда катнаша, беренчелекне яулый башлады. Узган ел бөек шагыйребез Габдулла Тукай уйнап үскән Кырлай басуларында 40 километрлы арада узышта Россия чемпионы кубогын алды. Бүгенге көндә Татарстанның, Биектау районының үз чемпионы бар! Кыз бала! Уйлап кына карагыз, ә! Горурлык бит!

Тагын бер могҗизалы хәл турында сөйләп китми мөмкин түгел! Бәлки туры килүдер яки Ходай Тәгаләнең сиздерүедер. Әдиләне район бала тудыру йортыннан алып кайткандагы хәл — «күктәгеләр»дән билге. Капка төбенә кайтып җитү белән, абзарда ябулы атлар берьюлы дәррәү кешнәп каршыладылар Әдиләне. Шушы мизгелдә барысы да шатлыктан елап җибәрделәр.

Әдиләнең исә нәни чагында ук яраткан уенчыклары атлар булды. Алты яшендә атка утырып чаба башлады ул. «Атлар белән сөйләшәм мин. Алар аңлый. Мине бик яраталар. Мәсәлән, минем „Бурхана“ атлы гарәп чабышкым бар. Аны башка жокейга бирсәм, күзләре моңсулана. Ә үзем атлансам, шатланганын күрсәгез иде. Күзләре очкынланып тора. Сикерә, уйный. Шуның белән җиңү яулыйбыз без. Финишка җиткәндә: „Әйдә, җаным, тырыш, түз инде“, — дип эндәшәм мин аңа йомшак кына итеп. Кайчагында ул минем күңелдәгене дә укый шикелле. Тугры дустым бит», — ди Әдилә Ленар кызы.

Атта йөрү - егетлек!

Сәйфулла, Хәбибулла, Фәтхулла, Фәйзрахман, Госман, Искәндәр, Ленар, Динар, Марат, Сәид, Мөхәммәд — Әлдермештә тармакланган тугыз буын нәсел агачы бу. Минҗофар Ибраһим кызының тагын бер улы — фермер. Динар сыер асрый, сөт продуктлары җитештерә.

Минҗофар Госманова укытучы гына түгел әле, гомере буе җаваплы эшләрдә булды, район хакимиятендә хезмәт куйды. Кызы Лилия дә әнисе кебек җитди кеше. Бүген җаваплы эштә — икъдисатчы.

Ләкин балалар бәхете өчен ике яктан да туганлык, дуслык кирәк. Минҗофар ике киленен дә мактап туя алмый. Икесе дә уңган. Балалар тәрбияләүдә чын әни ролендә алар. Җиде онык — җиде куаныч. Барысы да тәртиптә. Гөлназы үзе кебек укытучы булса, Альбинасы — бизнес эшендә. Икесе дә балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртәләр. Йорт-җирне ялт итеп торалар. Ирләрен хөрмәт итеп яшиләр.

Минҗофар Ибраһимовна кодасы Фоат Хәлиуллинга бик рәхмәтле. Кияве Ленар Госмановка шәхси хуҗалык оештырып, чабыш атлары үрчетә башлаганда ярдәм итеп җибәрде. «Оныклар өчен яшибез бит. Бик тәмле бит алар», — ди Филсинә ханым. Бу нәселдә дә ике кызда — алты онык.

Минҗофар Ибраһимовна «Без тарихта эзлебез» дигән Россия конкурсына әзерләнеп йөргән арада бөтен гомере күз алдыннан узды. «И, ул атлар белән күрмәгәннәр калмады инде. Ничә абзарны гына кимереп бетерделәр», — диде көлеп. Һәр ике яктан да ат ярышларына әзерләнүләрнең, тирән кичерешләрнең чик-чамасы юк. Тик бердәмлек, туганлык, киңәшләшеп яшәү барысын да кичерергә ярдәм итә.

Бүген Ленар Госманов янында бала-чага өзелеп тормый. Атта йөрү — татарда егетлек бит ул! Ленар абыйлары, бәлки, булачак чемпионнарны тәрбиялидер! Тумыштан табигать сынаулар өеп биргән авыру балаларга да ярдәм итә ул. Атлар җанны тынычландыра. Алар кешене эчтән тоемлый. Атлар дәвалый. Ленар, атны дөрес сайлагансың! Тормыш атың йөгәнле, ышанычлы кулларда, армый гына атласын! Абынмасын! Ходай Тәгалә сакласын!