Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кечкенә кызын күрә дә алмыйча китте җанкисәгем»: юл һәлакәтендә өч бала әтисе вафат

Артем Балашов бала табу йортына кызын каршы алырга барган җирендә юл һәлакәтенә очрый. Бер ай хастаханәдә ятканнан соң вафат була. Бүген аның өч бала белән берүзе калган хатыны Регинага ярдәм кирәк.

news_top_970_100
«Кечкенә кызын күрә дә алмыйча китте җанкисәгем»: юл һәлакәтендә өч бала әтисе вафат

«Бу мендәрдә әти исе калган»

Тол калган күп балалы әни — Регина Балашова белән ничек итеп сүз башларга да белмәдем. Ире Артем белән танышу мизгелләрен искә төшерде ул башта.

«Без булачак ирем белән интернет аша таныштык. Бераз телефоннан аралашкач, очраштык, кавыштык. Гомер буе белгән кеше кебек иде ул миңа. Артемга кадәрле тормышым булмаган да төсле, әйтерсең, мин яшәмәгән дә ул чакта.

Башта бер ипотека алдык. Без ул вакытта Чаллыда тора идек әле. Ике ел элек әнисе рактан үлеп китте. Әтисе инде ул яшь чакта ук үлгән булган. Аннары Казан читендәге Царевога күчәргә булдык. Экологиясе дә әйбәт, балаларыбыз өчен перспективалар да күбрәк дип уйладык. Башта Казанда да фатир эзләп караган идек. Озак таба алмый азапландык, Царевога килдек тә бер күрүдә ошаттык бу урынны.

Бу фатирыбызга иремнең күп кул көче керде. Барысын да үзе төзәтә, ясый, карый иде. Улыбызны һәрвакыт үзе белән алып йөрде, аны бөтен әйбергә дә өйрәтте. Машинабызның бер җире ватылып китсә дә, «Әйдә, улым, шуны төзәтеп кайтыйк әле», — дип алып китә иде. Хәзер Егор елый: «Мин бик сагынам әтине. Ул миңа шундый кирәк. Әти яткан иде, аның исе калган», — дип мендәрне кочып елый. Кечкенә кызыбыз Софияне күрә дә алмыйча, кулына алып бер сөя дә алмыйча китте бит җанкисәгем», — дип елады Регина.

Әни кешегә баласын табар алдыннан ковидка тест тапшырырга кушалар. Ул баласын 29 декабрь көнне таба. Тест уңай нәтиҗәләр күрсәткәнгә, кызын алып калалар, ә Регинаның үзен йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәләр. «Мине анда бик яхшылап тикшерделәр: кандагы кислород күләмен дә үлчәделәр, КТ да үткәрделәр. Барысы да тәртиптә булгач, хастаханәдән үзем гариза язып чыктым. Баланың тесты да тискәре булгач, әтисе килеп алсын дип әйттеләр. Бик шатланып, бәбиебезне өйгә алып кайту мизгелләрен көттек.

Чаллыдан булышырга дип әнием дә килгән иде. 4 гыйнвар көнне алар ирем белән икәү бала табу йортына Софиябезне алып кайтырга киттеләр. Миңа чыгарга ярамый иде, өйдә калдым, изоляциядә. Барып кына җитә алмады җанкисәгем», — дип сыкранды ул.

«Ул яшәр дип өметләндем»

Күз яшьләренә буылып тавышы ишетелми башлагач, Регина бераз тын алып тора да, алга таба сөйләргә көч таба иде. Ире турында ул бер генә тапкыр да исеме белән әйтмәде. Яратып, сагынып «җанкисәгем» дип сөйләде аның турында.

«Бик өметләнгән идем терелеп чыгар дип. Исән калмас дию уемда да юк иде. Табибларга рәхмәт инде, шундый тырыштылар, иремнең гомерен саклап калу өчен барысын да эшләделәр.

Цареводан шәһәргә бару өчен борылыш ясап чыгарга кирәк. Әни инде иремә: «Әйдә тизрәк, турыдан гына барыйк», — дип әйткән хәтта. Минем җанкисәгем тыңламаган аны. Юлда бик сак, әйбәт йөри иде. «Камаз астына эләгүең бар алай, кагыйдә бозмыйм, әйләнеп барабыз», — дип киткән ул.

Мин өйдә булганда әллә нәрсәгә эчем пошты. Ике тапкыр кисәк кенә йөрәгем авыртып алды. Иремә шалтыратып карадык, ул телефонын алмады. Безнең бит ватсапта Царево төркеме бар. Һәлакәт булгач ук юлда зур бөке хасил булган. Шул төркемдә юл һәлакәтенә эләккән үзебезнең машинаны күргәч, аяк асларымда җир убылып киткән кебек булды. Әнигә шалтыраттык. Аннары мин хастаханәгә чыгып чаптым. Ниләргә генә Ходай миңа шундый язмыш язгандыр?!

Бер ай хастаханәдә ятканда ирем бер тапкыр да аңына килмәде. Ул ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган иде. Комага китте, бөерләре эшләми башлады… Аның ияге чәрдәкләнеп беткән, бармагы өзелгән булган. Аяклары яралы, ашказанының яртысын кисеп атканнар иде. Теше үпкәсенә кадәр төшкән булган. Аннары бөерләре дә рәтләнеп киткән кебек булды бер мәлне… Терелеп чыгачагына өметләндем шул, бер генә минутка да өметемне өзмәдем.

Мин хастаханәгә көн аралаш барып йөрдем. Барып йөрер җир бар, күңелдә өмет яшәде… Өмет, ышаныч яшәтте, йөртте. Беркөнне юлга чыктым да — аңлыйм, ә бит барыр җир юк икән башка. Менә бу бик авыр, коточкыч. Янымда юк шул минем җанкисәгем», — дип өзгәләнде Регина.

«Әни өч көн йоклый алмады»

Артемның машинасына «Камаз» килеп бәрелә. Шундый каты юл һәлакәтеннән Регинаның әнисе могҗиза белән исән кала.

«Әни шул юл һәлакәтеннән соң өч көн йоклап китә алмый газапланды. «Күз алдымда киявемнең үлеп ятуы һәм «Камаз» гына тора», — дип сөйли иде әни. Юл һәлакәте булгач, әни кычкырып ярдәм сораган. Кешеләр килеп, тәрәзәне ватып, әнине чыгарганнар. Машинаның бер исән җире дә калмаган. Әнинең башы бәрелгән һәм башка җирләрендә дә гематомалары күп иде. Могҗиза белән генә исән калды әнием.

Әни әлегә миңа ярдәм итеп тора. Бераздан ул кире Чаллыга китәр инде. Анда дәү әниебез бар, аны да карарга кирәк.

Кызым Алинә 6 класста укый, миңа бик булыша. Аллага шөкер, сеңлесен ашата да, киендерә дә. Улыбыз Егор 1 сыйныфта укый. Ирем белән чиратлашып дәресләрен хәзерләшә идек. Кечкенә кызым София да инде елмаеп маташа. Аны кулга алгач ук рәхәт булып китә, тынычланып киткәндәй булам», — ди ул.

6 февраль көнне кич белән Регинага шалтыратып, иренең үлүен хәбәр итәләр. Күршеләре Регинаның авыр хәлен ишетеп, тиз арада акча җыешалар. «Күршеләр ярдәм итеп торалар, Аллаһка мең шөкер. Алар җыйган акчаны да күмүгә тоттык.

Белмим алга таба ничекләр яшәрмен. Мин эшсез идем, аннары ирем дә: «Җаным, өйдә генә утыр, балаларны, өйне кара. Аннары эшләрсең, өлгерерсең әле», — дия иде бит. Бөтен кеше дә балаларың бар, син алар өчен яшәргә тиеш, дип тынычландыра мине. Ходай шулай язгандыр инде», — ди Регина.

Ярдәм итик

Балашовлар гаиләсенең бурычлары бик зур — өч миллион сум ипотекалары бар.

Артем пандемия аркасында эшсез калган була. Кредитка «Газель» машинасы алып, шунда эшләп китмәкче була ул. Яңа эш тә таба. Хәзер өч бала белән бернинди ярдәмсез һәм керемсез калган Регина өстендә ипотека да, кредит та бар. «Миңа нинди акча килә, бөтенесе дә ипотеканы түләүгә китеп бара. Машина кредитын да түлисе бар. Ай саен фатир өчен түләү бик күп — 7-8 мең. Ничекләр генә ерып чыгармын. Моңа кадәр бала туу өчен бирелгән бөтен акчалар да шуңа китте», — дип өзгәләнә Регина. Шулай да дөньяда яхшы кешеләр барлыгына ышана ул.

Өч бала белән берүзе калган Регина Балашовага ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

6390 0262 9048 0967 95 (Сбербанк)

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89600607953 (Балашова Регина Исламовна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100