Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу бәхетне җиде ел көттек»: Чаллыда яшәүче гаиләдә өч игезәк туган

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 25 гыйнвар көнне өч игезәк бала дөньяга килә.

news_top_970_100
«Бу бәхетне җиде ел көттек»: Чаллыда яшәүче гаиләдә өч игезәк туган
Владимир Васильев фотолары

Бәхетле әни — Кристина Максименко. Аны бала тудыру йортыннан каршы алырга дип, Чаллыдан ире Данил Феофантов һәм туганнары килә. Әти кеше кулына зур-зур пакетлар, чәчәк бәйләмнәре тотып әле бина эченә керә, әле чыга. Үзе әзрәк югалып калган кыяфәттә, нәрсә булганын төгәл генә аңлап та бетерми кебек.

«Дустым белән кич урамда йөргәндә каршыма өч игезәк кыз очраган иде. Ышанып бетә алмадым моңа, шулай була аламы икән, дип уйладым. Икенче көнне УЗИдан соң хатыным өч бала көтүе турында хәбәр итте. Аптырап калдым. Әле күргәнем юк бит, һаман ышанып та бетә алмыйм. Көтмәгәндә өчләтә бәхетле булдым», — ди әти кеше. Әти кеше инде балалар тәрбиясе белән бәйле видеолар карап, төрле мәкаләләр белән дә танышып өлгергән.

Данил белән Кристинаның беренче балалары бу. Йөклелек чорын Кристина яхшы үткәрә, хастаханәдә ятарга туры килми аңа. Йөклелегенең 28нче атнасында аны Чаллы хастаханәсенә салалар, аннан соң Казанга перинаталь үзәккә табиблар күзәтүе астына күчерәләр. Сабыйлар кесарев кисеме юлы белән туа. Әлеге операция вакытында зур бригада — 16 кеше эшли.

«Дөресен генә әйткәндә, куркып та калдым әзрәк. Ходай безгә шундый бүләк ясады бит», — дип сөйли Кристинаның әнисе Эльвира, күз яшьләрен сөртеп.

Балаларга исемне дә бөтен гаилә белән сайлаганнар: Мирон, Матвей һәм Валерия.

«Мин гаиләдәге иң яшь кеше, апамның беренче ярдәмчесе булырмын. Балалар карашырга әзермен», — ди яшь әнинең сеңлесе Ангелина.

«Хис-кичерешләремне сөйләп аңлатып кына булмый, әйтеп бетергесез. Өч бала икәнен белгәч, курыкмадым, мин куркып тора торганнардан түгел, — ди көр тавышлы Кристина. — Бу бәхетне җиде ел көттек. Бер сер әйтәм: дога кылырга кирәк, Аллаһы Тәгаләдән сорарга. Балалы кешеләр сиңа берәр бала әйбере бүләк итсә дә яхшы. Йөклелек чорында үземне тыныч тотарга тырыштым, күңел халәтеннән дә күп нәрсә тора».

Бу бәхетне җиде ел көттек. Бер сер әйтәм: дога кылырга кирәк, Аллаһы Тәгаләдән сорарга.


«Бөтен катлаулы очракларны да безнең перинаталь үзәк кабул итә. Өч игезәк туу — сирәк күренеш, бу булачак әнинең организмы өчен дә авыр. Балаларның җитлекмичә туу куркынычы зур. Өч игезәкнең дә болай икешәр килограмм булып тууы бигрәк тә сирәк очрый», — ди бала тудыру бүлеге мөдире Светлана Гобәйдуллина.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100